" Муса Җәлил -безнең күңелләрдә" ачык чара.
план-конспект на тему

Сагирова Ляйсан Ахнаповна

" Муса Җәлил -безнең күңелләрдә"  ачык чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon musa_zhalil-beznen_kunellrd_kich.doc54 КБ

Предварительный просмотр:

Алып баручы.

        Ерак Оренбург далаларында адашкандай бер татар авылы урнашкан. Кышын йортның түбәләренә кадәр кар күмеп китсә, җәен кояшның җылы нурлары астында коена әлеге авыл. Авылнын нәкъ уртасында калкулык бар һәм аннан ерак түгел елгага төшкән урында шифер түбәле, матур итеп буялган йорт бар. Кайчандыр бу йорт урынында башка йорт булган һәм шул йортта моннан 100 ел элек гаиләдә 6 нчы бала булып нәни Муса дөньяга аваз салган.

         Башка барлык балалар белән ул яланаяк чыклы үлән буйлап йөгергән, Нит елгасында су коенган, әнисенең бишек җырларын тыңлаган һәм әбисенең кешеләрнең канын эчүче дию пәриен җиңүче батыр егет турындагы әкиятләрен тыңлап үскән.

         Бераз үсә төшкәч Мусаны мәдрәсәгә бирәләр. Анда укыганда ул үзен бик тырыш, аңлы бала буларак таныта. Корбан бәйрәмендә Корьән сүрәләрен яттан укып авыл картларын шак каттыра.

         Соңрак исә Оренбург шәһәрендәге Хөсәения мәдрәсәсендә белем ала.

         Шунда исә беренче шигырьләрен яза, оста итеп рәсем ясарга өйрәнә.

         Ә бераздан татар шигъриятенең йөзек кашларыннан саналган герой-шагыйрь Муса Җәлилгә әверелә. Муса Җәлилнең исемен бөтен дөнья халкы белә, чөнки Ватанны өзелеп яратуы һәм үлемсез шигырьләре аны тугрылык, батырлык, каһарманлык үрнәгенә әверелдерәләр.

1 нче укучы   Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,

                 Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,

              Кирәк икән үләм аягурә

                Балта белән башым киссәң дә.

 

2 нче укучы  Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

               Һәм үләргә кыю ир булып,

               Гомерем минем, моңлы бер җыр иде,

                      Үлемем дә яңгырар җыр булып.

3 нче укучы  Туфрак күмер тәнне, күмә алмас

             Ялкынлы җыр тулы күңелне

             «Үлем» диеп әйтеп буламы соң

        Җиңеп үлгән мондый үлемне?

4 нче укучы  Син яшәмә җирдә файдасыз бер

                              Түмгәк булып тигез урында.

             Янып калсын гомерең маяк булып,

                              Үзеңнән соң килгән буынга.

«Кызыл ромашкалар» җыры башкарыла.

 

Алып баручы.

        Әйдәгез, ак ромашкадагы кызыл тапларны бергәләп юып төшерик. Ромашкаларның һәрвакыт ак булуларын теләп викторинаны башлап җибәрәбез.

  1. Муса Җәлил кайда һәм кайчан туган?(Оренбург өлкәсе, Мостафа авылы, 1906 ел 15 февраль)
  2. Муса Җәлилнең әтисенең исеме ничек ? (Мостафа)
  3. Беренче шигыре ничәнче елда һәм нинди псевдоним астында чыга? ( 13 яшьтә, «Кечкенә Җәлил)
  4. Муса Җәлилнең әнисенең исемен әйтергә.(Рәхимә)
  5. Муса Җәлилнең туган авылы нинди елга буена урнашкан? (Нит елгасы)
  6. Муса гаиләдә ничәнче бала була? (Алтынчы)
  7. Җәлил ничә көн тоткынлыкта була.(791 көн)
  8. Муса Җәлилнең кызының исемен әйтергә. (Чулпан)
  9. Муса тоткынлыкка ничәнче елда эләгә? (1942 елда)

10.Шагыйрь ничәнче елда һәм ничек үлә? (1944 елның 25 августында гильотинада башын кисәләр.)

11.Бу юллар кайсы шигырьдән? («Күршеләр»)

        Күршем беркөн базардан

        Алып кайтты бер кәҗә.

        Оныта алмыйм бу муллыгын

        Аның шушы көнгәчә.

Рәсем конкурсы үткәрелә.

   

Алып баручы.      

        Табигатьнең иң гүзәл почмагына урнашкан туган җире аның күңелендә мәңге җуелмас эз калдыра.

5 нче укучы  [ Бу камышлар- минем танышларым,

                        Бу сөмбелләр минем сеңелләр.

                        Бу урманның бөтен кошлары-

                        Йөрәгемнең яшьлек дуслары.]  –дип яза ул үзенең туган                                 җиренә дан җырлап.  

          «Чишмә» җыры башкарыла. Җ.Фәйзи көе.

Алып баручы.        

         Муса Җәлил шигырьләрендә балаларны хезмәт сөяргә өнди, табигатьне яратырга һәм аны сакларга чакыра, шул ук вакытта ялкау һәм озак йокларга яратучы балалардан көлә, аларны тәнкыйтьли.

 

 «Куян» шигыре.

  Җыр «Сәгать»

Алып баручы.

Аның уенлы җырлары балаларга күңел ачарга, рәхәтләнеп ял итәргә ярдәм итәләр.

Күмәк рәвештә  « Күрсәт әле үскәнем» уенлы җыры башкарыла.

 

Алып баручы.

Дәһшәтле 1941ел. Илебезгә явыз дошман бәреп керә. Аяусыз Бөек Ватан сугышы башлана.

1 нче укучы. [ Талаучылар килде ил чигенә,

                        Бәхетебезне тартып алырга

                        Күтәрел ил дошман өеренә

                Соңгы көрәш, соңгы давылга,] - дип Муса Җәлил илебез халкын Туган ил өчен изге көрәшкә чакыра.

2 нче укучы.   Бу сугышта минем исән калу

                  Булса булыр бәлки икеле

                  Шунысы ачык, ләкин

                  Бу атака

                  Безгә барыбер җиңү китерер.

 

Алып баручы.

Кызганычка каршы, Туган ил өчен барган сугышларның берсендә өлкән политрук Муса Җәлил аңын югалткан хәлдә дошман кулына эләгеп, әсирлеккә төшә.

3 нче укучы.  Кичер мине илем, синең бөек

                       Исемең белән килеп сугышка.

                       Данлы үлем белән күмәлмәдем

                       Бу тәнемне соңгы сулышта.

4 нче укучы.  Юк, мин сине тузан бөртегедәй

                Сансыз гомерем өчен сатмадым.

                        Волхов шаһит: изге сугыш антын

                        Соң чиккәчә керсез сакладым.

Алып баручы.

          Автоматын ташларга мәҗбүр булган Муса дошманга каршы көрәшүен үткен сүзләре белән дәвам итә.

5 нче укучы.  Кешеләр сугыша, кан коя,

                        Киселә меңнәрчә гомерләр.

                        Төн буе улашып якында         

                        Иснәнеп йөриләр бүреләр.

         «Бүреләр» шигыре башкарыла..

          «Маэмай» җыры.

1 нче укучы.  Күтәр,  илем,  халык байрагыңны

                Буяп җирнең канлы яшенә

                        Үлем булсын нуры ана канын,

                Бала канын эчкән вәхшигә.

         

         «Вәхшәт» шигыре.

Алып баручы.

Муса Җәлил гаиләсен өзелеп сагынуын да шигъри юлларга салган.

2 нче укучы.   Мин моңарчы синең көтү белән

                   Көчле булдым сугыш кырында.

                        Синең сөю, серле тылсым булып,

                       Саклап килде йөргән юлымда.

3 нче укучы.  Постта торып бүген таң аттырдым,  

                       Чулпан йолдыз калыкты нурланып,.

                       Чулпан кызым шунда күз алдыма

                               Килеп басты сузып кулларын.

Алып баручы.

          Муса Җәлил кызына булган мәхәббәтен бишек җырларына да салган.

         «Бишек янында» җыры.

         «Кызыма» бишек җыры.

«Чыршы җыры»

 «Карак песи» җыры.

Алып баручы.

Кулларына богау салынса да, Муса Җәлилнең шигырьләр язуын туктата алырлык көч табылмый. Ул гомеренең соңгы көненә кадәр Ватанга тугры булып кала, намусына тап төшерми.

4 нче укучы.  Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр

                  Шигыремдәге изге антыма.                

                  Бар җырымны илгә багышладым,

                        Гомеремне дә бирәм халкыма.

5 нче укучы.  Җырлап үттем данлы көрәш юлын,

                       Җырлап килдем тормыш языма.

                       Соңгы җырым палач балтасына

                       Башны тоткан килеш языла.

         

             «Җырларым» җыры башкарыла.

        

1 нче укучы.  Әйтче, Муса, шундый батырлыкны

                  Кай җиреңдә саклап йөреттең?

                  Кемнән алдың мондый горурлыкны,

                  Нинди ялкыннарда чыныктың?

2 нче укучы. Җиңәр өчен шундый дошманнарны

                       Корычтай булгандыр беләгең.

                 Сөйләр өчен палач битенә төкереп,

                 Куш булгандыр синең йөрәгең.

3 нче укучы.  Син күрсәттең, Муса, үзең теләп,

                 Матурлыкның ничек туганын.

                 Син күрсәттең үзең эшләп,

                 Батырлыкның ничек булганын.

4 нче укучы.  Шулай чыныга икән корычлар,

                  Шулай сынала икән кылычлар.

                Шулай туа икән җыр даны

                   Мәңгегә җырларлык булганы.

           Сәйфи Кудаш  «Әйтче, Муса»

     

Алып баручы.      

            1944нче елның 25 августында Муса Җәлил җәзалап үтерелә, ләкин аның исеме үлемсез. Муса Җәлилнең исемен мәңгеләштергән шигырьләре, буыннардан буыннарга күчеп, аның батырлык үрнәген киләчәккә алып барыр. Мәңгелек дан аңа!

           

            «Муса абый һәйкәле» җыры.  Ә.Хәйретдинов көе.

1 нче укучы.  Муса абый һәйкәленә

                Чәчәкләр куябыз без

                Муса абый шигырьләрен

                Йөрәккә уябыз без.

2 нче укучы.   Соңгы сулыш алганда да

                 Баһадир булып калган.

                 Шигырьләре Моабитның

                 Стеналарын ярган.

3 нче укучы.  Муса абый ил өстенә

                Һәйкәл булып калыкты.

                Уяу булырга чакыра

                Җирдәге бар халыкны.

1-2 укучы.  Җәлилчеләр булып үсик без!

3-4 укучы . Туры булсын эшебез!

5-6 укучы . Үткен булсын сүзебез.

7-8 укучы . Алдагы зур көрәшләрдә-

Барысы       Бетмәс булсын көчебез!

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы муниципаль бюджетлы “Кама Аланы беренче номерлы урта гомуми белем бирү учреждениесе”

                     

Тема:  “Муса Җәлил – безнең күңелләрдә”

( 3 нче сыйныф)

 

                   

                                                                       Татар теле һәм әдәбияты

                                                                       укытучылары

                                                                       Сәгыйрова Ләйсән Әхнәф

                                                                       кызының  

                                                                        татар теле

                                                                        атналыгында уздырылган ачык чарага

                                                                        план-конспект.

2013 ел

                                                                                                 

                                                                           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык чара "Ярат математиканы"

Төрле класс укучылары җыелма командасы өчен математик ярыш...

Тамчы- шоу. Ачык чара.

Укучыларның әдәбият фәненнән алган белемнәрен ныгыту, Бөек Җиңү һәм сугыш турында белемнәрне арттыру....

Сыйныфтан тыш ачык чара "Боз озату" кичәсе.

Исәнмесез, хөрмәтле туганнар! Без  бүген төрки бабаларыбыздан калган, ләкин ниндидер сәбәпле юкка чыгып баручы йола бәйрәменә җыелдык. Элек елга-инешләрдә боз кузгалган көн бер олы бәйрәмгә әйлә ...

Ачык чара рус телле укчыларга

Татар телен аңлавын күрсәтү.Татар теленә кызыксыну тәрбияләү...

"Герой шагыйрь- Муса Җәлил" ачык чараның план-конспекты.

quot;Герой шагыйрь- Муса Җәлил" ачык чараның план-конспекты....

Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә.

     М.Жәлил безгә бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган шагыйрь. Аның ижатын белмәгән, анын искиткеч көчле рухына сокланмаган кеше юктыр. Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары...