Фразеологизм буенча биремнәр
материал (7, 8, 9 класс) на тему

Фразеологизм буенча биремнәр олимпиадага әзерлек өчен ярдәм итәр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл frazeologizm_buencha_biremnr.docx24.83 КБ

Предварительный просмотр:

Фразеологизмнар (тотрыклы сүзтезмәләр)

http://gzalilova.narod.ru/accept.pngкимендә ике сүздән торалар;
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngтелдә үзгәрешсез яшиләр;
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngсөйләмгә әзер килеш килеп керәләр;
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngсоставындагы сүзләр арасына башка сүз өстәү мөмкин түгел;
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngбербөтен мәгънә аңлаталар;
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngҗөмләнең бер кисәге булалар;
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngкүчерелмә мәгънәдә кулланылалар.

Ирекле сүзтезмәләрдән ничек аерылалар?
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngИрекле сүзтезмәләр составындагы сүзләрне алыштырып була, ә фразеологизмнардагы сүзләрне алыштыру мәгънә үзгәрүгә китерә.
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngФразеологизмнарны бер сүз белән дә әйтеп була. Мәсәлән, түбә күккә тию - сөенү.

Мөстәкыйль эшләү өчен биремнәр

1. Күңел ничек кителә? Фразеологизм белән әйтегез.
2. Ике саны белән башланган 5 фразеологик әйтелмә языгыз.
3. “Куш йөрәкле” дип нинди кешегә әйтәләр?
4. Туксан тугыз саны белән башланган 3 фразеологик әйтелмә языгыз.
5. “Күз буяу” ничек була?

6. Бер саны белән башланган 5 фразеологик әйтелмә языгыз.
7. Кеше кайчан кош өстендә кала?
8. Кеше кайчан колагын сала?
9. Тамак, борын белән бәйле икешәр фразеологик әйтелмә языгыз.
10. Тел һәм теш белән бәйле бишәр фразеологик әйтелмә языгыз.

11. “Йөрәктән чыккан”, “йөрәккә тоз салу”, “йөрәк җитү” фразеологик әйтелмәләренең мәгънәләрен сүзлектән табып аңлатыгыз, языгыз.
12. Биш саны белән башланган 5 фразеологик әйтелмә языгыз.
13. Кешенең күңелен ничек күреп була?
14. Дүрт саны белән башланган 5 фразеологик әйтелмә языгыз.
15. Йөзе ак булу; итәккә тагылу; исәпкә бар, санган юк. Мәгънәләрен сүзлектән карап языгыз.

16. Татар һәм рус телләрендә мәгънәләре белән туры килә торган фразеологизмнарны парлап языгыз.
а) Озын сүзнең кыскасы, төпсез көймәгә утырту, күрмәгәнен күрсәтү, җир тишегендә, имәндә икән чикләвек.
ә) Вот где собака зарыта; короче говоря; у черта на куличках; показать, где раки зимуют; обвести вокруг пальца.
17. Фразеологизмнарны кулланып, “Минем дустым” дигән темага хикәя төзегез. (Мәсәлән, сер сыя торган, сер дустым, тамчы да курыкмый, алтын куллы, таш йөрәкле, тел дигәндә телен сала, ачык чырайлы һ.б.)


18. Г.Әхмәтованың "Мин көнне ничек үткәрдем?" исемле шигыреннән фразеологик әйтелмәләр табыгыз. Ничәү булды?
Бармакка бармак сукмадым,
Ахры, сул аяктан тордым.
Урын-җирне дә җыймыйча,
Мәктәпкә китеп бардым.
Борыным салынган иде,
Очрады, ярый, җан дустым.
Күңел күтәрелде бераз,
“Исәнме!”, дип, кулын кыстым.
Без икәүдән–икәү генә –
Яттан шигырь сөйләп бардык.
Көне буе баш күтәрми,
Җиң сызганып белем алдык.
Судан коры чыктым бүген:
Сорадылар – җавап бирдем.
Сүзгә кесәгә кермичә,
Матур итеп сөйли белдем.
Тел очында торган җавап,
“Эһ” дигәнче, башка килде.
Сүзне сүзгә ялгый белдем.
Алдым шулай яхшы билге.
Башым күккә тия язды,
Борын күтәрмәдем ләкин.
“5” ле алгач, кәеф яхшы,
Ал да гөлгә әйләнде көн.
Очып кына кайттым өйгә,
Әниемнең мин уң кулы.
Бөтен савыт-сабаларны
Ялт иттерде үскән улы!
Шайтан аяк сындырырлык
Иде йокы бүлмәсендә.
Трай тибеп эш чыкмас, дип,
Гөл иттердем һәммәсен дә!
 

19. Фразеологизмнарның татарча эквивалентларын табыгыз:
Камня на камне не оставить - ...
И в ус не дует - ...
К чёрту на куличках - ...
Высосать из пальца - ...
Как в воду опущенный - ...
Аршин проглотил - ...
Быть на седьмом небе - ...
Бить баклуши - ...
Заблудиться в трёх соснах - ...
Во все лопатки - ...
Вымотать душу - ...
Ворон считать - ...
Глаз не сомкнуть - ...
Голова содовая - ...
Голова идёт кругом - ...
Держать язык за зубами - ...
Задать стрекоча - ...
Ехать в Тулу со своим самоваром - ...
За семью замками - ...
Закинуть удочку - ...
Зарубить на носу - ...


20. Бирелгән фразеологизмнарны 5 синонимик ояга аерып языгыз.
Килмәгән җире юк; ай бирде кояш алды; агач атка атландыру; җанга ягымлы; әлифне таяк дип тә белмәү; күз күрде кулга тимәде; каеш биреп юкә алу; агачтан сандугач кына ясамый; сукыр тавыкка бар да бодай; кура җиләге күк; алтын куллы; төп башына утырту; күзнең явын алырлык; артыннан күз дә иярми; кәкре каенга терәтү; белмимнең беләге авыртмый; баскан җирдән ут чыгара; суырып йотарлык; аягы җиргә тими; сай йөзә; кулыннан килмәгән эше юк; яшен тизлеге белән; төпсез чанага утырту; кулы кулга йокмый.

21. Фразеологизмнарны русчага тәрҗемә итегез.
Төпсез мичкә - ...
сүзне җилгә ташлау – ...
кул селтәү – ...
колак чите белән – ...
яман күз – ...
уртак тел табу – ...
сай йөзү – ...
дүрт куллап – ...
ике тамчы су кебек – ...
озын телле – ...
акылга утыру – ...
кармак салып карау – ...
көймәсе комга терәлү – ...
күз буяу – ...
борын төбендә - ...
һуштан язу – ...
бәхет йөзлеге белән туган – ...
кесәгә сугу – ...
ана сөте белән керү - ...
теле кычыта – ...
баш вату – ...
теше тешкә тими – ...
алтынга күмү - ...
кулга алу – ...
булса булды, булмаса юк – ...
башын салу – ...
озын сүзнең кыскасы – ...
яттан белү – ...


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәйдәрова Р.З. дәреслекләре буенча татар теленнән имтихан биремнәренә җаваплар

Хәйдәрова Р.З. дәреслекләре буенча татар теленнән имтихан биремнәренә җаваплар...

Абдулла Алиш әкиятләре буенча тест биремнәре.

Абдулла Алишның тормыш юлы һәм аның  әкиятләре буенча тест биремнәре....

Сүз төзелеше һәм сүз төркемнәре буенча биремнәр

8нче сыйныф( татар төркемнәре) өчен сүз төзелешен  кабатлауга биремнәр. Сорауларга җавап, сүзне мәгънәле кисәкләргә таркату һәм сүз төркемнәрен ныгыту өчен...

Казан университеты темасы буенча биремнәр (мөстәкыйль эшләү өчен карточка)

Казан    университеты  темасы  буенча  биремнәр (мөстәкыйль  эшләү  өчен   карточка)...

Аудирование буенча биремнәр

Ишетеп аңлау биремнәре...

Теркәгеч темасы буенча биремнәр

Теркәгеч темасы буенча биремнәр...

Текст буенча биремнәр

М. Галиев «Җиңәсем килде»...