Хәл төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау
учебно-методический материал (8 класс) по теме

Сахапова Лейсан Ильдусовна

8 нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon hl_torlren_gomumilshterep_kabatlau7_klass.doc77 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Мамадыш муниципаль районы

Түбән сон урта гомуми белем мәктәбе

Хәл төркемчәрен гомумиләштереп кабатлау

(Дәрес эшкәртмәсе)

Башкарды:  татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Сахапова  Ләйсән Илдус кызы

2017 ел


Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

(8 нче сыйныф өчен)

Тема: Хәл төрләрен гомумиләштереп кабатлау.

Максат: 1. Хәл һәм аның төрләре буенча өйрәнгәннәрне ныгыту, белемнәрне билгеле бер системага салу.

2. Хәлләрне таный, аларның төрләрен дөрес билгели, төрле хәлләрне сойләмдә урынлы куллана белү күнекмәләрен үстерү.

3. Укучыларда тирә-юньдәгеләргә һәм әниләргә карата мәрхәмәтлелек, олы җанлылык һәм ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедиа; презентация; тестлар; Ә. Еники  Сайланма әсәрләр. – К: “Хәтер”, 2002; аудиоязма; магнитофон.

Дәрес тибы: гомумиләштереп кабатлау дәресе.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, биремнәр үтәү, мөстәкыйль эш,  дәреслек белән эш, модельләр белән эшләү, иҗади эш алымнары.

Дәрес барышы

   I. Башлам.

  1. Оештыру эше, уңай психологик халәт тудыру.
  2. Дәреснең темасын һәм максатын җиткерү.
  • Укучылар, без сезнең белән инде берничә дәрес җөмләнең кайсы кисәген өйрәндек.
  • Без хәлләрне өйрәндек.
  • Әйе, ә бүген без сезнең белән хәл һәм аның төрләре буенча өйрәнгәннәрне ныгытып, аны бер системага салырбыз, сезнең әлеге тема буенча алган белемнәрегезне , төрле хәлләрне сөйләмдә урынлы куллана белүегезне тикшерербез, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек турында сөйләшербез. Бүгенге дәрестә бөтенегезнең дә актив булуын телим.  

II.Укучыларның белемен актуальләштерү.

(Җөмлә кисәкләре турында өйрәнгәннәрне искә төшерү)

2 слайд. Җөмлә кисәкләренең шәҗәрә агачы.

Укучылар , уйлап карагыз әле, һәр кешенең үз шәҗәрә агачы була. Һәм алар гомер буена ничек тирән итеп тамыр җәя. Сезнең каршыгыздагы олы шәҗәрә агачы да тамырларын бик тирән җәйгән.  Бу агач “Җөмлә кисәкләре” дигән горур атама йөртә. Карап китик әле. Менә аның тамыры ике олы тармакка аерылган – ике бертуган дисәк тә була.  

1.Аларны ничек дип атар идек?

Көтелгән җавап: баш кисәкләр, иярчен кисәкләр.

2. Баш кисәкләрнең тармаклары ничә?  Алар ничек дип атала.

Көтелгән җавап: ия һәм хәбәр.

3. Иянең нинди туганнары бар?

Көтелгән җавап: гади ия, тезмә ия.

4. Иянең бертуганы хәбәрнең нинди туганнары бар?

Көтелгән җавап: фигыль хәбәр, исем хәбәр.

5. Карагыз әле, иябезнең тармаклары тукталса да, хәбәребез тагын да тамыр җәйгән? Болары кемнәр?

Көтелгән җавап:

  1. Гади фигыль хәбәр, тезмә фигыль хәбәр, кушма фигыль хәбәр

 2.  Гади исем хәбәр, тезмә исем хәбәр, кушма исем хәбәр.

   

  Алга таба шәҗәрәбезнең икенче тармагына әйләнеп кайтыйк. Баш кисәкләрнең икенче бертуганы иярчен кисәкләр дидек.

1. Иярчен кисәкнең туганнары кемнәр микән?

Көтелгән җавап: тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагыч, модаль кисәкләр.

2. Әйе, тәмамлык та ике тамыр җәйгән бит. Болары кемнәр?

 Көтелгән җавап: туры һәм кыек тәмамлыклар.

3. Ә аергычның нинди туганнры бар?

Көтелгән җавап: тиңдәш аергыч, тиңдәш түгел аергычлар.

4. Никтер аныклагыч бер тамырда җәймәгән. Ә модаль кисәкләр җәйгән, алар кемнәр дип уйлыйсыз?

Көтелгән җавап: эндәш сүзләр, кереш сүзләр.

5. Һәм инде менә иң күп тармаклысы – хәл. Карагыз әле, бик күп балалы зур гаилә башлыгы булып чыкты бит әле хәл.

Әйдәгез бу гаиләгә аерым тукталып китик.

3.Өй эшен тикшерү.

3 слайд. Хәлләр гаиләсе. (Хәл билгеләмәсе язылган)

      Менә бу безнең хәл исемле гаилә башлыгы. Аның кырында сигез  баласы. Әмма алар үз исемнәрен әйтергә теләмиләр. Әйдәгез әле исемнәрен әйттерик. Менә күрәсезме алар кырыенда җөмләләр бирелгән. Шушы җөмләләрдән дөрес сорау куеп, хәлләрне табыйк. Һәм алар исемнәрен үзләре үк әйтерләр.

  1. Балаларым! Басуыбыз эчендә бер хәзинә бар. Әмма кай җиренә күмелгән икәнен белә алмадым. (Дәрдемәнд)

Көтелгән җавап:  Хәзинә кайда?-  Эчендә.  Кая күмелгән? –Жиренә.

Димәк кайда? кая? кайдан? кебек сораулар эш яки хәлнең ....  белдерә.

 Көтелгән җавап: Урынын. Димәк бу хәлнең исеме – урын хәле.  

  1. Хәзер миңа элеккегә караганда иртәрәк торырга туры килә. (Абдулла Алиш) Бу җөмләне кем тикшерә?

Көтелгән җавап. Кайчан торырга туры килә? – Хәзер. Кайчан? Качанга чаклы?  кайчанга кадәр? Кебек сораулар эш яки хәлнең вакытын белдерә. Икенче хәлебезнең атамасы – вакыт хәле.

  1. Алдымда ак кар җәелгән ялтырап, ап-ак булып,

Энҗе мәрҗәннәр чәчелгән өстенә вак-вак булып. (Шәехзадә Бабич)

Көтелгән җавап. Җәелгән ничек? – Ялтырап, ап-ак булып.

                             Чәчелгән ничек? – Вак-вак булып.

Ничек? ни рәвешле ? кебек сораулар эш яки хәлнең рәвешен белдерә. Өченче  хәлебезнең атамасы – рәвеш  хәле.

  1. Ләкин бу биш-алты сәгать миңа күз ачып йому кадәрле дә тоелмады. (Г. Ибраһимов)

Көтелгән җавап. Тоелмады никадәрле? – Күз ачып йому кадәрле дә.

Никадәрле? күпме?ни дәрәҗәдә? ничә тапкы? кебек сораулар эш яки хәлнең күләмен белдерә.Дүртенче  хәлебезнең атамасы – күләм  хәле.

  1. Агачлардан җанга ятыш әйберләр ясар өчен, ничәмә ничә корал кулланалар. (Ф. яруллин)

Көтелгән җавап: Ни өчен кулланала? – Ясар өчен.Ни өчен? ник? нигә? кебек сораулар эш яки хәлнең сәбәбен белдерә.Ул – сәбәп  хәле.

6. Ял итәргә,  тамакны туйдырырга туктаган идек. (Г. Әпсәләмов)

Көтелгән җавап. Ни өчен яки нинди максат белән туктаган идек? – Ял итәргә, туйдырырга туктаган идек.

Ни өчен?  нигә? нинди максат белән? кебек сораулар эш яки хәлнең нинди максат белән эшләнүен белдерә  – максат  хәле.

  1. Җиргә бассам, арта егәрлегем,

     Күккә баксам, иркен тын алам. (Э. Мөэминова)

Көтелгән җавап. Нишләсәм арта? – Бассам. Нишләсәм тын алам? – Баксам. Нишләсә? нинди шартта? кебек сораулар эш яки хәлнең нинди шарт белән эшләнүен белдерә. Җиденче   хәлебезнең исеме  – шарт  хәле.

  1. Көн, кичкә авышса да, үзенә күрә матурланып китте. (Х. Хәйруллин)

Көтелгән җавап. Нишләсә дә матурланып китте? – Авышса да.

Нишләсә дә? нәрсәгә карамастан? кебек сораулар эш яки хәлнең киресе булачагын белдерә. Димәк, сигезенче   хәлебезнең исеме  – кире  хәл.

-Әйе, хәлләр безгә үз исемнәрен әйттеләр. Әмма исемнәрен белү генә җитәме икән соң? Әйдәгез әле без алар белән якыннанрак танышып, дуслашырга тырышып карыйк әле.  

Дәфтәрләрне ачып бүгенге теманы язып куыйк.

II.Укучыларда булган белемнәрен куллана алу күнекмәләрен булдыру.

Экранда бирелгән өзектән хәлләрне табып, үзләре ачыклап килгән җөмлә кисәге белән парлап язып алырга.

 

Бәдретдин - безнең мәдрәсәдә иң ярлы шәкерт. Аңа авылыннан бернинди дә ярдәм килми. Тик базарга килүчеләр  бик сирәк кенә аңа әнисе җибәргән ипине яки берәр йомарлам майны кертеп чыгалар. Бәдретдин шуны да бик кыенсынып: «Әнкәйгә әйтегез, мин ач түгел!» - дип алып кала. Һәм шул майны ул ни өчендер без белән чәнчеп ашый иде. Шәкертләр аңардан: «Нигә алай итәсең?» - дип сорыйлар. Ә ул : «Май озаккарак җитсен өчен  шулай эшлим,» - дип җавап бирә торган иде.

                                                                    ( Ә. Еники «Матурлык» )

(Укучылар биремне дәфтәрдә үтиләр)

Укучыларның җаваплары тыңлана: мәдрәсәдә шәкерт, иң ярлы, авылыннан килми, базарга килүчеләр, бик сирәк кенә кертеп чыгалар, бик кыенсынып алып кала, ни өчендер чәнчеп, чәнчеп ашый иде, нигә алай итәсең, озаккарак җитсен өчен, шулай эшлим.

Нәтиҗә ясала: димәк, хәлләр төрле сүз төркемнәре белән белдерелгән җөмлә кисәкләрен ачыклап килергә мөмкин.

  1. Ә. Еники иҗатын искә төшерү. “Матурлык” хикәясе турында мәгълүмат бирү.
  • Әлеге өзек Ә. Еникинең “Матурлык” хикәясеннән алынган иде. Искә төшерик әле: Ә. Еники исеме сезгә танышмы? Аның нинди әсәрләрен укыганыгыз бар?

( Укучыларның җаваплары тыңлана. Ә. Еникинең “Бала”, “Курай” хикәяләрен искә төшерәләр.

IV. Белем һәм күнекмәләрне тикшерү.

Тест

  1. Җөмләнең нинди кисәге хәл дип атала?

А) Җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап, нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең? сорауларының берсенә җавап бирүче иярчен кисәк;

Б) Җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклап, кемгә? нәрсәгә? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? кебек сорауларның берснә җавап бирүче иярчен кисәк;

В) Җөмләдә эш яки хәлнең кайда, ничек, кайчан, нинди шартларда үтәлүен яки үтәлмәвен белдерә торган иярчен кисәк.

2. Мәгънәләре ягыннан хәлләр ничә төргә бүленә?

А) 6;

Б) 8;

В) 9.

3. Хәлләр күбрәк җөмләнең кайсы кисәген ачыклыйлар?

А) фигыль белән белдерелгән кисәген;

Б)  исем белән белдерелгән кисәген;

В)  алмашлык белән белдерелгән кисәген.

4. Бирелгән җөмләдәге хәлнең төрен билгеләргә.

Китапны ике генә көнгә алдым.

А) күләм хәле;

Б) максат хәле;

В) вакыт хәле.

5. Бирелгән җөмләдәге хәлнең төрен билгеләргә.

Кызлар, җырлый- җырлый, ашлык чистарталар.

А) максат хәле;

Б)  шарт хәле;

В)  рәвеш хәле.

6. Бирелгән җөмләдә хәл кайсы сүзне ачыклап килгән?

Сочинениене дәфтәрләр арасына куйдым.

А) сочинениене;

Б)  арасына;

В)  куйдым.

7. Бирелгән җөмләдә хәл нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

Кичен көтү кайтты.

А) исем белән;

Б) рәвеш белән;

В) фигыль белән.

2. Дөрес җаваплар белән танышу.

(Экранда дөрес җаваплар чыга. Укучылар бер-берсенең эшенә билге куялар.)

1. в);    2. б);    3. а);    4. а);    5. в);    6. в);    7. б).

”ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР” структурасы  буенча физкультминут.

  • Урындыкларны этеп куябыз.  
  • Бер-бер артлы тезелеп басабыз. (Бию көе яңгырый)
  • Беренче булып баскан  укучының хәрәкәтләрен кабатлыйбыз.

(Музыка туктагач,  алдагы укучы артка күчә,  кабат бию көе җибәрелә, икенче укучы лидер була, шулай дәвам итә)

Укучылар бииләр, укытучы сорау бирә:

1. Татар телендә ничә килеш бар? - АЛТЫ (укучылар 6 кеше җыелырга тиеш)

2. Җөмләнең ничә баш кисәге бар? – ИКЕ

3. Хәлнең ничә төркемчәсе бар? – СИГЕЗ

4.

5.

  1. Аудиоязмада “Матурлык” хикәясеннән өзек тыңлау һәм аның буенча фикер алышу, әсәрне укырга тәкъдим итү.

Өзектән күренгәнчә, Ә. Еникинең “Матурлык” хикәясендә шул дәрәҗәдә ярлы шәкерт булган Бәдертдиннең авылга кайтучы иптәшләрен үзләренә алып кереп, аларны кунак итүе, чәчәк авыруыннан бите бозылып калган әнисен иптәшләренең күзенә күрсәтүдән оялмавы, киресенчә, аның әнисенә карата булган чиксез мәхәббәте сурәтләнә. Әлбәттә, әсәрдә сүз кешенең тышкы матурлыгы хакында түгел, ә рухи матурлыгы турында бара. Тормышта  Бәдретдин кебек олы җанлы, шәфкатьле, өлкәннәрне хөрмәт итүче кешеләр күбрәк булса, җәмгыятьтә явызлык бетәр, бары яхшылык кына тантана итәр иде. Әлеге әсәрне укысагыз, сез моңа тагын бер кат инанырсыз. (Китап күрсәтелә, укырга тәкъдим ителә.)

Хәл  төрләрен файдаланып, “Тирәбездә яхшы кешеләр” дигән темага иҗади эш башкару.

Әйе, кеше җир йөзенә бәхет өчен  яратылган. Бәхетле булу өчен, үз тирәңдәге кешеләрнең сине ихтирам итүе кирәк. Ә моның өчен без үзебез дә тирә- юньдәгеләргә мәрхәмәтле һәм ярдәмчел булырга тиешбез.  Сезнең тирәдә дә Бәдретдин кебек матур сыйфатларга ия кешеләр бармы соң? Әйдәгез, күңелебездән шундый сыйфатларга ия затларны барлыйк һәм, хәл төрләрен файдаланып, караламага алар хакында кыска күләмле сочинение язабыз. Сочинениенең темасы “Тирәбездә яхшы кешеләр” дип атала.

        (Берничә укучының язмасы тыңлана һәм нәтиҗә ясала.)

         Димәк, сезнең язмаларны тыңлагач, безнең Мамадыш төбәгенең шәфкатьле кешеләргә бай булуына тагын бер кат инандык. Без моның белән горурлана алабыз, шулай бит. Сез дә язмагыздагы кешеләрнең яхшы сыйфатларын үзегездә булдырырга тырышыгыз һәм башкаларга булыша алуыгызга сөенеп яшәгез. Сезнең уңай сыйфатларыгыз турында гына сөйләсеннәр. Сез өйдә әлеге язмаларыгызны тулыландырып, дәфтәргә язып килергә тиеш буласыз. Үзегез кулланган хәлләрнең асларына сызарга онытмагыз. Әйдәгез, көндәлекләрне ачып, өйгә эшне язып куйыйк.

   

   V. Өйгә эш бирү 

        1.  Хәл төрләрен файдаланып, дәрестә язганнарны тулыландырып,  “Тирәбездә яхшы кешеләр” дигән темага  сочинение язарга.

 

2. Хәлләр халык авыз иҗатында күп кулланыла икән, аеруча мәкальләрдә. “Татар халык мәкальләре” китабыннан хәл кергән мәкальләр эзләдем һәм әлеге китаптагы мәкальләрнең 33% нда хәлләр кулланылуына инандым. Гомумән, без, үзебез дә сизмәстән, хәлләрне сөйләмдә бик еш кулланабыз. Алардан язучы һәм шагыйрьләребез дә бик оста файдаланып, төрле образ - сурәтләр тудыралар.

Бу чыннан да шулаймы, юкмы икәненә ышану өчен татар халкының мәкаль һәм әйтемнәре китабыннан 10 мәкаль язып алып клергә

VI.. Йомгаклау.

1. Нәтиҗә ясау.

- Шулай итеп, без бүген хәл төрләре буенча өйрәнгәннәрне тагын бер кат ныгыттык, сезнең белемнәрегезне бәяләдек, хәлләрнең сөйләмдә киң кулланылучы җөмлә кисәге булуына тагын бер кат инандык. Димәк, нинди җөмлә кисәге хәл дип аталды инде?

- Хәлләр нәрсәгә карап төрләргә бүленәләр?

- Сез хәлнең нинди төрләрен беләсез?

2. Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

Урок-презентация "Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау"

Урок по татарскому языку моңно проводит с учаәимися в 6 класса, который является татарским и обучается по стандартной программе: 4 часа в неделю....

Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз  ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыла...

Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау

 6нчы сыйныф ."Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау" темасы буенча үткәрелгән дәрескә  презентация. 1.Алмашлыклар турындагы белемнәрне ныгыту.2.Бәйләнешле сөйләм телен, фи...

Фигыль төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау

Тема: Фигыль төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлауМаксат:1) укучыларның теманы ничек үзләштерүләренә контроль ясау, белемнәрен системалаштыру;2) өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә и...

Фигыль төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау

Тема: Фигыль төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлауМаксат: 1) укучыларның теманы ничек үзләштерүләренә контроль ясау, белемнәрен системалаштыру;2) өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ...

Фигыль төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау

Фигыль төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау...