Яңа ел кичәсе
материал на тему

Яңа  ел бәйрәменә сценарий. "Мәче Базилио һәм төлке Алиса маҗаралары". 1-9 класслар өчен  бәйрәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_kichse.docx37.52 КБ

Предварительный просмотр:

Алып баручылар чыга.

1а.б. Чәчәк кебек ап-ак карлар ява

Туган якны сагынып кыш килде

Ак бүздәй йомшак кар белән,

Җирне биләүләп төрде

2Кыш ул үзе йөрими ялгыз гына

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне

Нинди бәйрәм?-диеп сорасагыз

Бүген бездә чыршы бәйрәме

1а.б. Хәерле кич хөрмәтле укучылар, укытучылар, һәм бәйрәмебез  кунаклары. Менә тиздән, бик тиздән үзенең өр-яңа шатлыклары,  мәшәкатьләре, матур бәйрәмнәре белән 2017 нче Яңа ел туган җиребезгә аяк  басачак.

2а.б. Нинди булыр ул? Әле тузан да кунмаган ак кәгазьдәй 2017 нче  елның тарих битләренә ниләр язылыр? Һәркемнең алдан беләсе киләдер, мөгаен. Бер уйласаң иске һәм яңа елны бары бер мизгел аерып тора. Һәм   менә шул мизгел дә әйтеп бетергесез өметләр белән тулачак.

1а.б.Тәңкә-тәңкә карлар яусын

Бар дөнья тулсын

Карлар кебек безнең көннәр

Ак һәм пакь булсын.          

         

Ә хәзер сүзне 1-4 класс укучыларына бирәбез. Нәни дусларым, Кыш бабай суыкны һәм карны бик ярата. Ул безгә тизрәк килеп җитсен өчен, юлны кар белән капларга кирәк. Кар бөртекләре, килегез монда очып. (Кар бөртекләре биюе)

 Алып баручылар дәвам итә.

2а.б. Бәйрәм булгач бәйрәм инде. Бер- беребезгә изге теләкләр, ихлас күңелебездән чыккан кайнар котлаулар җиткерү үзе матур гадәт. Ә без исә сезне иң беренчеләрдән булып тәбрикли алуыбызга шатбыз. Сүзне мәктәбебезнең директоры урынбасары _____________________на  бирәбез.

Котлаулар.

1а.б. Яңа өмет белән яңа еллар килэ.

 Ачылсыннар ябык капкалар.

 Бар кешелек өчен теләк телик.

 Кушылсыннар безгә башкалар.

2а.б. Күз яшьләре онытылып торсын

 Артта калсын кайгы-борчулар.

 Элеккечә утлар Янып торсын,

 Балкып торсын шулай чыршылар.      

Сезнең алда  Стәрлебаш җиренең яшь талантлары конкурсында җиңүче  Клявлин  Денис! Каршы алыгыз.  

№2    Клявлин  Денис (8 кл)

Б. (Базилио)(Танып) Әй, Алиса, син түгелме соң бу?

А.(Алиса)  ( Сөенеп) И-һи –һи , әйе шул. Котымны алдың. Нишләп йөрисең?(Кылана).

Б. Ә-ә, минме? Мин балаларның бәйрәмнәрен бозарга дип килгән идем.

А. (Шатланып.) Мин дә шуңа йөрим ич, иһи-һи-һи –һи.

Б. Әйдә, хихылдап торма әле монда. Эш турында уйларга кирәк.

А. Ничава , мин барында курыкма син.

Б.(Серле итеп пышылдый). Беләсеңме?

А. Беләм!

Б. Нәрсә беләсең соң син, чүпрәк баш! Әйбәтләп тыңлап бетер!

А. (Кыланып колагын куеп тыңлый). Ярар, ярар.

Б. (Як-якка каранып ала) Балаларның чыршыларын урларга кирәк.

А. Әйе шул, чыршылары булмагач, бәйрәмнәре дә бозылыр.

Б. Кемдер килә, әйдә качып торыйк.

Алып баручылар керә

1а.б.. Син нишләп соңга калдың? Без бит бәйрәмне алып барабыз. Әнә күпме халык җыелган.

2а.б.. Ә чыршы кайда соң?

1а.б.. Әйдә алып киләбез                                  .Җитәкләшеп чыгып китәләр.

(Качкан җирдән Базилио белән Алиса чыга).

Б. Әһә, тегеләр чыршыга киттеләр.

А. Безгә ничек тә бу балаларны алдалап чыршыны урларга кирәк.

Б. Әнә, чыршыны алып та киләләр .

А. Әйдә , тагын качып торыйк.( Качалар).

(Чыршы булып киенгән баланыны җитәкләп а.б. керә).

1а.б.. Менә чыршы да булды.

2 а.б.. Ә хәзер башлангыч классларны алып килергә кирәк.

1а.б. Чыршыны калдырып китәбезме?

2 а.б. Без бик тиз килеп җитәбез бит.

1 а.б. Чыршы , син безне көтеп тор , без тиз генә  башлангыч классларны  чакырып киләбез. (Китәләр).

Чыршы. ( Елап җибәрә.) Үземне генә калдырып киттеләр.

(Арттан Б белән А якынлаша. А бер ягыннан килеп куркыта да, Чыршы икенче якта торган Б кулына ава).

Б. Әһә, менә чыршы безнеке.

А. Бизәргә кирәк моны.

Б. Чуртым белән бизикме аны?!

А. (Уйлап тора.) Таптым! ( Бер капчык тартып чыгара , аннан рогатка ала. ) Менә монсын узган җәйдә бер малайдан колагын борып алдым. Кырлай урманында кошларга атып йөри иде. (Чыршыга элеп куя.

“ 1”ле, “2” ле билгеләрен ала. ) Ә боларын юлдан таптым.

Мәктәптән кайтучы балаларның сумкасыннан төшеп калганын күрдем дә, туктале мин әйтәм, кирәге чыгар, дип тыгып куйган идем.

Б. (Убырлының кулыннан алып әйләндереп-әйләндереп карый.) Кара әле әй, бигрәк матурлар.

А. (Шүрәленең кулыннан тартып ала. ) Әйдә, тизрәк элеп куярга кирәк.

Бик кызыксаң, минем чормада ике капчык бар әле ул. (Элә).

Б. Һи-и-и, бигрәк матур булды инде.

        (Икесе бергә җырлап бииләр, Чыршыны да кулыннан тотып мәҗбүри биетәләр, әйләндерәләр).

Б. Һәм А. Чыршы яшел тунын киеп,

Чыгып басты уртага.

Киендердек, бизәндердек,

Әзерләндек Ёлкага.        

              Җырлыйбыз да, биибез дә,

            Без чыршы тирәсендә.

               Чыршысыз калды балалар

             Яңгырчы мәктәбендә.

Б. Әйдә, бау бир , бәйлибез.

А. (Бау тартып чыгара.) Һи- и, бар ул андый нәрсә, мә.

(А бау алып килә. Чыршыны өстән аска кадәр бау белән әйләндереп бәйлиләр).

Б. Һи –и-и, бәйрәмнәрен тәки бозабыз бит, әй. Әйдә , күтәрдек.

(А кабаланып әле капчыгы янына йөгереп килә, әле чыршы янына, кайсын тотарга белми. Шулай ике арада бераз йөгереп йөргәч, көчкә капчыгын бер кулына тотып, бер кулы белән Б Чыршыны күтәрергә булышып, чыгып китәләр.       А/б йөгереп керә).

1 а.б. Ә чыршы кайда соң?

2 а.б.  Юк... Кая китте икән?

1 а.б. Нишлибез инде хәзер? башлангыч сыйныфлар да килеп җитәр.

2 а.б. Аларга нәрсә дип әйтербез?

1 а.б. Без үзебез гаепле. Чыршыны кунакка чакырдык, ә үзебез үзен генә калдырып киттек.

2 а.б. Их, табылса бүтән алай эшләмәс идек

1 а.б. Табылмас шул инде. Шушы Яңа ел бәйрәмендә берәр могҗиза булса гына инде. Яңа ел бәйрәмендә бөтен теләкләр дә үтәлә, диләр бит.

2 а.б. Их, хәзер бер тылсым иясе килеп чыксын иде.

(Тылсымчы керә).

Т. Я кайсыгыз мине чакырды?

1 а.б. Сез кем буласыз?

Т. Танымыйсызмыни?

1-2 а.б. икесе бергә. Тануын таныйбыз да...

2 а.б. Тылсымчылар әкиятләрдә генә була дип уйлый идек.

Т. Әйе, Яңа ел бәйрәмендә барлык әкият геройлары да әкиятләрдән чыгып, мәктәпләргә, балалар янына киләләр. Явызраклары төрле начарлыклар эшләргә мөмкин. Ә дус , бердәм балаларга алар берни дә эшли алмыйлар. Менә бүген сезнең мәктәпкә төлке Алиса  белән мәче Базилио килделәр , Чыршыны шулар урладылар.

1а.б. Ах, Чыршыны калдырып китмәгән булсак...

2а.б. Хөрмәтле Тылсым иясе, зинһар безгә Чыршыны коткарырга ярдәм итегез.

Т. Ярдәм итәрмен. Ләкин сезгә дә тырышырга туры килер. А Чыршыны 2 табышмак белән сихерләп бикләп куйды. Чыршы мәктәптә укымагач,  табышмакларның җавабын белми.

1 а.б. Тизрәк әйтегез ул табышмакларны. Без табышмак чишәргә яратабыз.

Т. (1 а.б.-га ) Беренче табышмакны син тыңла.

Чылт-чылт күзле,

Адәм төсле йөзле,

Үчекләшер үзе.

Ходайның бойрыгы -

Бардыр койрыгы.

1 а.б. Таптым! Маймыл – бу табышмакның җавабы.

Т. (2 а.б.- га) Ә хәзер син тыңла.

Укталы да, чукталы,

Муены яшел нукталы,

Түбәсендә тарагы,

Койрыгында урагы,

Тәпиендә сәнәге,

Шул ни булыр, я әле?

2 а.б.Белдем! Әтәч!

Т. Булдырдыгыз, акыллы балалар икәнсез. Тагын бер соравым бар әле. Әйтегез әле, ни өчен бу табышмаклар маймыл һәм әтәч турында булды икән?

1к. Узган ел – маймыл елы иде.

2к. Ә Яңа ел әтәч елы булачак.

Т. Булдырдыгыз. Хәзер А белән Б Чыршыны монда алып килерләр. (Тылсымлы таягын болгап җибәрә).

(Чыршыны җитәкләп Б белән А керәләр).

А. Балалар безне гафу итегез инде , без ялгышканбыз.

Б. Без бүтән алай эшләмәбез.

Т. Гафу итәбезме аларны?

1 а.б. Әйдәгез, гафу итик, бәйрәмне бозмыйк.

2 а.б. Әнә башлангыч класслар  да килә.

  1. Оркестр  Яңгырчы мәктәбенә   кунакка   оркестр килгән.  Каршы алыгыз 2 класс укучыларын.

  1. 1-4 класс  Бию   Шәп клоуннар биюен карап китик әле. Сәхнәдә  1-4 класс укучылары.

  1. 2класс  Җыр  2 нче класс укучылары безгә  җыр бүләк итә.

1 алып баручы(залга карап) Дуслар! Димәк, без бүген нинди бәйрәмгә җыелдык?

Балалар: Яңа ел бәйрәменә, чыршы бәйрәменә!

2 алып баручы: Дөрес әйтәсез. Ә сез беләсезме бу бәйрәмдә иң зур кунак кем?

Балалар: Кыш бабай!

1 алып баручы: Кыш бабайны чакырыйкмы бирегә?

Балалар: Чакырыйк!

2 алып баручы: Алайса болай эшлик: Мин сезгә сораулар бирәм, сез дөрес итеп җавап бирергә тырышыгыз, җавабыгызны “Әйе” яки “юк” сүзе белән генә әйтегез.

Сораулар:

-Кыш бабайны бөтен кеше белә, әйеме?

-Ул нәкъ 7дә килә, әйеме?

-Кыш бабай - әйбәт бабай, әйеме?

-Ул эшләпә һәм галош кия, әйеме?

-Тиздән кыш бабай килер, әйеме?

-Ул бүләкләр алып килә, әйеме?

-Чыршыбыз бик матур, әйеме?

-Чыршыда күркәләр үсә, әйеме?

-Чыршының энәләре кызыл, әйеме?

-Кыш бабай суыктан курка, әйеме?

-Ул Кар кызы белән дус, әйеме?

1 алып баручы: Сез җавапларны дөрес бирдегез. Хәзер Кыш бабайны һәм Карсылуны чакырырга да була. Алар ни өчендер күренми бит әле, нәрсә булды икән? Әйдәгез әле,кычкырып карыйк. Бәлки безнең тавышны ишетеп килеп җитәрләр.

Бергә: Кыш бабай!Карсылу!Килегез безгә!

Җыр/музыка

Кыш бабай һәм Кар кызы керәләр

Кыш бабай: Исәнмесез, кадерле дуслар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм  җитәкче иптәшләр, кадерле балалар! Яңа ел белән барчагызны!

Кар кызы: Исәнмесез, балалар

Исәнмесез кунаклар.

Яңа ел белән сезне

Яңа бәхетләр белән.

Яңа елда зур үсегез

Көн дә артсын көчегез

Ел үсәсен ай үсегез.

Илгә хезмәт итегез

Яңа елда уңышлар

Телим сезгә мин, дуслар

В:  Саумы , Кыш бабай! Син алып килгән Яңа ел белән! Әйдә түрдән  уз! Хәерле сәгатьтә!

К. Яңа ел бәйрәмегез мөбарәк булсын, сый тулы өстәлләрегез түгәрәк булсын. Менә без дә Кар кызы белән тайгалар,тундралар кичеп, басуларны кар бөртекләре белән бизәп, урманнарны ак кар юрганга төреп, сезнең бәйрәмгә килеп җиттек. Ә сезнең бәйрәмегез әкияттәгедәй матур икән. Нинди мәһабәт чыршыгыз, бизәкләре күзнең явын алырлык! Әмма утлары янмый бугай. Әйдә әле кабызыйк, кызым!

Чыршы,  чыршы,  кабын  син, утларыңны  балкыт  син!

Дусларым! Чыршы  янына  чакырам,

Матур  итеп  басыгыз.

Әйлән-бәйлән уйный-уйный,

Җырлап-биеп  алыгыз.                                              Хоровод

А.б. Кыш бабай, бик арыдың бугай, утырып ял ит.  Ә без  сезгә үзебезнең һөнәрләребезне күрсәтербез.

К.б. Әй, балалар беләләр шул, Кыш бабаларының  җыр-бию  яратканын. Әйдәгез,әйдә!Бик рәхәтләнеп карыйбыз.

1) .Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз.

Яңа җырлар җырларбыз, диләр 1-4 класс укучылары. Каршы алыгыз!

 Җыр 1-4 класс

2) Яшел чыршы, тезелешеп

Әйләнәбез тирәңдә.

Куанабыз Яңа елга

Син кунакка килгәнгә ди 2 класс укучысы  

Бию  2класс

3)6 класс

Карсылу: Безнең күңелне күрдегез,

Рәхмәт сезгә, дусларым.

Сезгә  үземнем  җырымны бүләк итәм.

Карсылу җырлый

Пычкы тотып А бн Б керә.

Б-Вот өшедек без суыкта. Безнең дураклар илендә болай да салкын.  Иччү кемнер  Кыш бабай  дип кычкырып йөри, болай да суык!

А-Зарланып утырма. Хәзер зур агач табабыз, кисәбез, и күп итеп   учак ягабыз һәм җылынабыз.

Б-О! Менә агач!  Озын, зур, купшы.   Утын күп чыгачак моңардан.

А-Карале, чү ты  бу агач бизәлгән. Тәтиләр, фонариклар.

Б-Кайгырма, хәзер кисәбез чыршыны, тәтиләрен җыябыз,  төймәләр эшлибез  һәм сатабыз  Дураклар илендә.Акчалы булачакбыз.

А- Акчаны ничек бүләбез?  Сиңа 2 алтын, миңа 3 алтын.

Б-Туктале, Алиса, ашыкма, башта чыршыны кисәргә кирәк. Кайда безнең пычкы?

(Чыршыны кисәргә әзерләнәләр.)

Алиса чыршыдагы ачкычны күрә

А- Б,кара нинди кызык ачкыч, прәме Буратиноныкы кебек! (Кабып карый)

Б-Без юлда күргән өйнең ачкычы түгел микән?  Исеңдәме, аннан шундый тәмле ис килә иде.

А-Бәлки анда алтыннар да бардыр...  Әй, ташла чыршыны. Без  ул өйне ачсак, җылынабыз да ашыйбыз да, бай да булабыз.

Б-Дөрес әйтәсең А, яшер ачкычны. Әйдә  өйне эзлибез.

1 алып баручы Ишетәсезме, дуслар? Сизәсезме, дуслар?

2 алып баручы Сизәбез, ……..бик яхшы сизәбез.

1 алып баручы Нәрсә сизелә,…….?

2 алып баручы Яңа ел чыршысын әйтәм инде. Быел ул бигрәкләр хуш исле. Аны сизми калу мөмкинме соң?

1 алып баручы Тагын ниләр сизелә, дустым?

2 алып баручы Тәмле мандарин исе килә...

1 алып баручы Тагын?

2 алып баручы Тагын нәрсә сизеләме? Бүген кешеләр ягымлырак, күзләреннән нур ташып тора...

1 алып баручы Нигә шулай икән соң ул?

2 алып баручы Ничек шулай булмасын? Бүген бит бездә Яңа ел бәйрәме.

1 алып баручы Баштук шулай диләр аны.

2 алып баручы Әйдә,......... соравыңны яңадан кабатла.

1 алып баручы Ишетәсезме, дуслар?

2 алып баручы Сизәсезме, дуслар?

Бергә: Яңа ел килә! Яңа ел килә!

2 алып баручы бергә (тамашачыга карап):

Кадерле дуслар! Яңа ел белән сезне! Ул сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, шатлык алып килсен!  Каршы алыйк Яңа елны!   Музыка

Яңа ел:  Исәнмесез! Мин - яңа ел, сезне бәйрәм белән тәбрик итәм!

Яңа  йортның ишеген ачкан кебек

Сезнең янга мин дә килеп кердем,

Нигезләрем минем ныклы булсын,

Котлы булсын бу ел, котлы булсын!

Беләм, миннән һәркем нидер көтә,

Шатлык,  бәхет, сөю өмет итә.

Җирдә бәхет, һәрчак ныклы булсын,

Котлы булсын бу ел, котлы булсын!  

К: Яңа ел! Шушы мизгелдән син җир йөзе белән хакимлек итә башлыйсың. Мин аны сиңа тапшырам. Син аның матурлыгын һәм тынычлыгын сакла.

Я\е: Кабул итеп алдым, Кыш бабай. Теләкләреңне үтәрмен.балаларның да, өлкәннәрнең дә уй-хыялларын, изге ниятләрен тормышка ашырырга ярдәм итәрмен.          

Мин сезгә үзем генә килмәдем.  Каршы алыгыз минем дусларны!                

1а.б. Зур өметләр баглап, эре атлап,

 Өр-яңа ел килде җиремә.

 Имин тормыш,куанычлар гына

 Алып килсен туган илемә.

2а.б. Ә иске ел инде Яңгырчыдан,

 Тавыш-тынсыз гына чыгып бара.

 Ишегалдындагы Кыш бабабыз

 Үрелә-үрелә аңа карап кала.

1а.б. Хуш киләсең,әйдә, өр-яңа ел

 Төкле аяк белән уз түрдән.

 Барлык хыялларны ашыр чынга,

 Өметебез сиңа бик зурдан.

.А.б.Яңа елга атлый халык

Иркен якты юл буйлап.

Сезне биергә чакырып

Гармуннар тора уйнап.

1.а.б. Кыш бабай,

Сине бик уңган диләр.

Күрсәт әле, һөнәреңне,

Әйдә, бер биеп җибәр.

              Барысы да бииләр

К: Кызым, безнең ачкыч кая икән?  Алып килгән бүләкләребезне өләшик  балаларга!

1В: Нинди ачкыч, Кыш бабай? Чыршыда эленеп торган түгелме?

К, К: Әйе!

2В: Ачкычны бит төлке Алиса белән мәче Базилио алып китте. Әле алар  безнең чыршыны  кисә яздылар.

К: Менә бәла! Әйдә инде кызым, эзлик аларны.

Б:Килеп тә җиттек, менә Өй дә монда.

Өй боргалана, әле бер ягы, әле икенче ягы белән баса.

Б- Ну  елгырсың да инде, өйкәем. Артыңнан куып җитеп булмый. Кая соң моның алды-арты? Нишләргә? Балалар, әйтеп җибәрегез әле, бу өйгә нәрсә дип әйтәләр әкиятләрдә?

(балалар) Миңа алдың белән, урманга артың белән бас! Тизрәк карыйк аның эчен! Нәрсәләр  бар икән анда? Яле, өйкәем, миңа алдың, Алисага артың белән борыл.

А-нигә тагы? Әпәт алтын-бүләкләрне урлап качмакчы буласыңмы?  Юк инде, килеп чыкмас. Яле, өйкәем, миңа алдың, песигә артың белән борыл!

Б-Юк, миңа алдың,

А- Юк, миңа

Өй әйләнеп йөри

А- Б, тыңлале, син нәрсә белән өйне ачмакчы буласың? Ачкыч бит миндә!

Б- Ах, сине !  Бир ачкычны, Алиса!

А-Бирмим!

Б- Әһә, ачкыч миндә! Өй, син кая?  Тиз генә миңа алдың, чыршыга артың белән борыл!  

Ишеккәем, ачылсана,

Миңа бүләкләрне бирсәнә!

Өйдән пима чыгып оча.

К: Менә сез кайда икән! Һаман яман эш эшләвегез! Бирегез әле ачкычны! Балалар бүләкләр көтә!

Б: Аха, хәзер!  Бүләкләр   үзебезгә кирәк!

К: Әле шулаймы? Яле тылсымлы таягым,  Туңдыр үзләрен, эһе-һей.

Б\А: Ай-һай, суык! Без болай да өшеп, җылына алмый идек. Ә  бүләкләрегез дөрес түгел, өегез дә алдак! Менә!  Алыгыз ачкычыгызны, ул безгә кирәкми.

К: Ә-ә, туңдыгызмы? Яңадан җылыныр өчен   1,2,3,4,- бии башлагыз шундук!  Музыка

А/Б:  Рәхмәт, бабакай, менә җылындык тек җылындык!  Китсәк тә буладыр....

  К: Менә ачкычны сезгә тапшырам. В  Укучылар, дусларым! Сезнең барыгызның да уңган, булган икәнлегегез күренеп тора.

 Сезне тагын бер кат Яңа ел белән котлыйм. Сезгә бәхет, шатлык, укуыгызда, эшегездә зур уңышлар телим, бәхетле булыгыз. Бик кызганыч, ләкин безгә китәргә вакыт җитте. Безне әле башка мәктәпләрдә дә көтәләр.  

Кар кызы:Хушыгыз  дусларым, хушыгыз. Сезгә  иминлек, матурлык, татулык  телим.

Яңа ел:  хушыгыз, барыгызны да бәйрәм белән.

В1-2: Сау бул Кыш бабай!   Сау бул Карсылу, киләсе елга кадәр.

1нче ал.б.:Әйе  дуслар, әлдә әле бәйрәмнәр бар. Бүгенге  көннәрдән ничек атлар идең? Өмет белән тулы хисләреңне дөньяга ничек белдерер идең?

2нче ал.б.:  Шулай дустым! Кара тирә-ягыңа , яныңда туганнарың, дусларың  , якташларың бар. Бәхет телә син аларга. Һәр елмаюлы карашны  шундый  ук  җылы  караш  каршыласын. Бер-береңә изгелектән бөек эшләр башлана. Яңа елга беренче адым изгелек  булсын.  Бәйрәмебезне җыр – биюләр белән дәвам итик.

1)  Шушы сәхнәдә  бер биеп тә китик әле, дуслар!  Ковбой  биюе! Каршы алыгыз!    

2) Җырлыйбыз да, биибез,

Зурлыйбыз Яңа елны.

Яңа елда яңа утлар,

Яктыртсын Яңа елны!      

2а.б. Ераклардан алган кебек дәшеп

 Каршыладык аны бергәләп.

 Кышлар карлы, җәйләр чыклы булсын,

 Котлы булсын Яңа еллар!  Чәчәк атсын туган җир.

Озын гомер бирсен ходай сезгә,

Кояш бирсен сезгә яктылык.

Балаларыгыз гына түгел, оныкларыгыз да,

Китерсеннәр сезгә яктылык.

Ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен

 Сәламәтлек- үзе бәхет бит ул,

 Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.

Гомеребезнең тагы бер елы узып китте. Сизми дә калдык, әле кайчан гына Яңа ел, Яңа ел җитә дип йөргән идек, инде менә тагы да яңасы килеп җитте.

Яңа ел – ул башланмаган яңа өмет,

Яңа ел – ул башланмаган яңа дәфтәр,

Кер тидермә битләренә, саклап актар.

 Хөрмәтле дуслар, шуның белән безнең Яңа ел кичәсе тәмам.