Сыйфат дәрәҗәләре
методическая разработка на тему

Нуриева Лейсан Закариевна

Төрле дәрәҗәдәге биремнәр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon diagnostik_biremner_nurieva.doc38.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сыйфат дәрәҗәләре

Автор: МБББУ “Инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 33нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуриева Ләйсән Зәкәрия кызы

Класс: 6

Предмет нәтиҗәсе: Сыйфатны төрле дәрәҗәләргә куя белү, тексттан сыйфатның төрле дәрәҗәләрен таба һәм сөйләмдә куллана белү.

Биремнәр:

I дәрәҗә: Бирелгән сыйфатларны артыклык, кимлек, чагыштыру дәрәҗәләренә куеп языгыз.

Ак, яшел, тәмле, кара, тозлы.

Тикшерү ысулы

Ачкыч: Ак, ап-ак, аксыл, аграк; яшел, ямь-яшел, яшькелт, яшелрәк; тәмле, бик тәмле, тәмлерәк; тозлы, нык тозлы, тозлырак.

II дәрәҗә: Җөмләләрдән сыйфатларны табып астына сызыгыз, дәрәҗәләрен билгеләгез.

1.Бу каенлыктагы каеннар елмайган сабый йөзедәй яп-якты, ап-аклар, әгәр озаграк карап торсаң, күзләрне камаштыра. 2. Җир өстенә яз яшькелт келәм япкан, гөл – чәчәкләр зәңгәр, кызыл чәчәк аткан. 3. Зәңгәр күзле кешеләр, теш дәвалауны җиңелрәк кичерәләр. Яшел һәм соры күзлеләр дә авыртуга артык илтифат итмиләр. Кара күзлеләр өчен теш бораулау машинасы чын мәгънәсендәге җәза коралы булып тоела.

Тикшерү ысулы

Ачкыч: 1.Бу каенлыктагы каеннар елмайган сабый йөзедәй яп-якты, ап-аклар (артыклык), әгәр озаграк карап торсаң, күзләрне камаштыра. 2. Җир өстенә яз яшькелт (кимлек) келәм япкан, гөл – чәчәкләр зәңгәр (гади), кызыл (гади) чәчәк аткан. 3.Зәңгәр(гади) күзле кешеләр, теш дәвалауны җиңелрәк кичерәләр. Яшел (гади) һәм соры (гади) күзлеләр дә авыртуга артык илтифат итмиләр. Кара(кара) күзлеләр өчен теш бораулау машинасы чын мәгънәсендәге җәза коралы булып тоела.

III дәрәҗә: Сыйфатның төрле дәрәҗәләрен кулланып, “Көзге уңыш” дигән темага  6 – 7 җөмләдән торган хикәя языгыз.

Тикшерү  ысулы:

Аналитик шкала:

Текст бәйләнешле-1б.

Текстта 6-7 җөмлә бар-1б.

Хатасыз язылган-1б.

Гади дәрәҗәдәге сыйфат бар-1б.

Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат бар-1б.

Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфат бар-1б.

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфат бар-1б.

2. Метапредмет нәтиҗәсен тикшерү бирем структурасы:

Тема: Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

Класс: 6

Метапредмет нәтиҗәсе: танып-белү гамәлләре ( аерым билгеләре буенча предметларны берләштерү, чагыштыру, классификацияләү)

Бирем: бирелгән исемнәрне 2 төркемгә бүлеп яз.

Марат, Чулман, су, әни, чана, Алабуга, “Көмеш кыңгырау”, Каюмов, Яр Чаллы, урам,такта,  Татарстан, йолдыз, кибет, Йолдыз, мәктәп.

Тикшерү  ысулы: ачкыч

Ялгызлык

Уртаклык

Марат, Чулман, Алабуга, “Көмеш кыңгырау”, Каюмов, Яр Чаллы, Татарстан, Йолдыз.

су, әни, чана, урам,такта, йолдыз, кибет, мәктәп.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

сыйфат

сыйфат турында төшенчә...

Сыйфат темасы буенча контроль дәрес.

Рус мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен....

сыйфат

татар теле дәресләрендә  БДИга әзерлек рәвешендә үткәрелгән дәрес...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау. Презентация

Рус мәктәпләренең татар төркемендә татар теле дәресенә презентация...

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре....

: Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

Сыйфат.Сыйфат дәрәҗәләре....