Әмирхан Еникинең "Матурлык" хикәясе буенча презентация
презентация к уроку на тему

Ибраева Ләйсән Расих кызы

Әмирхан Еникинең "Матурлык" хикәясе буенча презентация

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mirhan_eniki.pptx74.21 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Әмирхан Еники “Матурлык” хикәясе

Слайд 2

Шәкертләр Чуар-күл Ишле

Слайд 3

Сүз кем турында? Иң ярлы, сәләтле, тигез, сабыр холыклы, ялагайлана, масая белми, тыйнак шәкерт. Кешедән әйбер сорарга яратмый, мәдәрәсә тормышы өчен кирәк бөтен нәрсәсе бар. Калын дәрес-китапларына мохтаҗ. Булганнарын пөхтә тышлап, кадерләп саклый. Скрипкада уйный белә.

Слайд 4

Кемнең өе сурәтләнгән? Шыр кырда утырган бәләкәй генә ялгыз өй үзе искереп-тузып, яртылаш җиргә кереп беткән. Салам түбәсе череп, каралып, тирескә әйләнә башлаган. Өйнең кайбер бүрәнәләре бүселеп чыккан, ишек тәрәзәләре кыйшайган, ә тәрәзә пыялалары тора-бара инде яшькелт-зәңгәр төскә кергән... Капка юк, койма юк, тик урам яклап та, кыр яклап кына ике рәт киртә сузылган.

Слайд 5

Портрет хуҗасын табыгыз Киндер күлмәк өстеннән шундый ук киндер алъяпкыч буган, оек-чабаталы хатын. Бөтен битен-күзен кайчандыр кичергән рәхимсез чәчәк зәхмәте тәмам бозып бетергән. Сул күзе бөтенләй кысылып, ә уң күзе иләмсез зураеп калган. Шадра, чалыш, һич йомылмас, кашсыз-керфексез акайган күзле йөз.

Слайд 6

Кем портреты? Өйдән кечерәк буйлы, ак чырайлы, җирән сакаллы, арык-өшән генә абзый чыкты. Өстендә киндер күлмәк, тез башларына зур ямаулар салынган киҗеле ыштан, башында мескен бүрек, аякларында тула оек белән тузган чабаталар.

Слайд 7

Бу кем? Хозыр Ильяс төсле ап-ак сакаллы, ап-ак күлмәк ыштаннан. Бары тик башындагы түбәтәе генә күксел кара. Кипкән, зур, каты куллы. Күзләре ачык булса да, дөм-сукыр.

Слайд 8

Хикәядә нинди матурлык турында сүз бара?

Слайд 9

Өй эше Бәдретдиннең әнисенә мөнәсәбәтен үз сүзләрегез белән язып килегез


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исем темасы буенча презентация

Исем темасын өйрәнгәндә...

"Тәмамлык" темасы буенча презентация материалы

Презентационный материал можно использовать при объяснении темы" Дополнение" в татарских группах...

Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча презентация

Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча презентация. Дәрес темасы: "Авылда кунакта" ( рус төркеме өчен)....

ГТукай"Карлыгач"шигыре буенча бәйләнешле сөйләм дәресе буенча презентация

Бу презентация "Карлыгач" шигыре буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе буенча төзелде....

"Сүзләр патшалыгында кунакта" темасы буенча презентация.

"Сүзләр патшалыгында кунакта"  уен-дәресенә презентация....

"Җиләк - җимешләр"темасы буенча презентация

1 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен " Җиләк - җимешләр" темасы буенча презентация"...

2 нче сыйныф буенча татар теленнән "Тамырдаш сүзләр " темасы буенча презентация

Тамырдаш сүзләр темасы буенча презентация. Укучылар өчен файдалы тест....