"Сыйфат фигыль"
презентация к уроку

Гарипова Гульназ Раисовна

"Сыйфат фигыль" темасын кабатлау өчен презентация

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл cyyfat_figyl.pptx2.31 МБ
Файл 14_dekabr_2016_achyk_deres.docx42.83 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

( 7 сыйныф рус төркеме) Казан шәһәре Идел буе районы 78 нче лицей « Фарватер » Гарипова Гөлназ Рәис кызы – татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Слайд 2

С Ы ЙФ А Т И Г Ы Л Ь

Слайд 3

« Сыйфат фигыль » темасына схема т өзү Сыйфат фигыль Билгеләмә характеристика мисаллар Капма-каршы мисаллар

Слайд 4

Фонетик күнегү

Слайд 5

Дәреслек белән эш 34 бит 5 күнегү

Слайд 6

МИКС ПЭА ШЭА Как скажите, что поющий человек молодой. Посоветуйте другу сходить в зоопарк, приехавший в наш город . Посоветуйте другу сходить на концерт артистов, приехавших из Москвы.

Слайд 7

Карточкалар белән эш

Слайд 8

ТЕСТ Җаваплар: 1. А 2 . Ә 3. Ә, Б 4. А 5. Б

Слайд 9

Дәрескә нәтиҗә ясау

Слайд 10

Өй эше а ) сыйфат фигыль кергән мәкальләр язып килегез ; б) сыйфат фигыльләрне кулланып, “Кышкы табигать” темасына кечкенә күләмле инша языгыз

Слайд 11

Булдырдыгыз!!

Слайд 12

Иг ъ тибарыгыз өчен рәхмәт!

Слайд 13

1 2 3 4 5 Прилетела бабочка. Она вместо указки. Попытайтесь вслед за ней пробежаться глазками. К үзләргә зарядка



Предварительный просмотр:

Казан шәһәре

Идел буе районы

Татар теленнән 7 нче Г сыйныфының рус төркеме өчен

“Сыйфат фигыль” темасына грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресе эшкәртмәсе

Башкарды: 78 нче лицей “Фарватер”ның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарипова Гөлназ Рәис кызы

14 декабрь  2016 ел

“Сыйфат фигыль” темасына грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресе эшкәртмәсе

 (7 сыйныфта үткәрелгән татар теле дәресе)

Максат:  1) укучыларның “Сыйфат фигыль” темасы буенча алган белем һәм күнекмәләрнең тирәнлеген, укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү;

          2)актив фикер йөртү осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен үстерү; тыңлап алу, аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү, актив аралашуга тарту, төркемдәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү, бердәм хәрәкәт итеп белем тупларга өйрәтү;

                 3) башкаларны тыңлый, аларның фикерләрен хөрмәт итә белү хисен тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, мэнэдж мэт, техник чаралар, төрле биремнәр язылган карточкалар, схемалар, музыка.

Материал: Хәйдәрова Р.З., Малафеева Р.Л. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 7нче сыйныф өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2014.

Шәхескә кагалышлы нәтиҗәләр: 

  • башкаларга карата кадер-хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү;
  • дөрес сөйләм формалаштырырга омтылыш булдыру;
  • җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү.

Метапредмет нәтиҗәләре: күнегүләрдә очрый торган яңа сүзләрне тормыш белән бәйләп, истә калдыру.

Предмет нәтиҗәләре:

Дәрес материалын уңышлы үзләштергән балалар түбәндәге белем һәм күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

  • сөйләмдә яңа сүзләрне урынлы куллану;
  • үз фикерен дөрес итеп әйтә белү;
  • укуга җитди караш тәрбияләү;
  • сүзлек байлыгын арттыру.

Дәрес барышы:

I Оештыру. (Слайд №1)

  1. Исәнләшү.

 - Исәнмесез, укучылар!

      - Исәнмесез!

  1. Уңай психологик халәт тудыру.

Якты чырай, якты кәеф

Күрәм мин йөзегездә

Исәнмесез, хәерле көн,

Телим мин барыгызга. 

-Әйдәгез,төркмнәрдәге дусларыбыз белән исәнләшик, уңышлар телик!

Бир бишне ун булсын

Эшләребез уң булсын.

II Актуальләштерү.

  1. Дәресебезне башлар өчен, безгә әлеге башваткычны чишәргә кирәк.

(Слайдта)    

(С)

(Ы)

(Й)

(Ф)

(А)

(Т)

(И)

(Г)

(Ы)

(Л)

(Ь)

Горизонталь буенча: предметның билгесен белдерә, нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә;

Вертикаль буенча: эш, хәл, хәрәкәтне белдерә, нишли? нишләде? нишләр?

 сорауларына җавап бирә.

-Дөрес,укучылар, рәхмәт. Менә шушы 2 сүз төркеменең дә билгеләренә ия булган нинди фигыль төркемчәсе килеп чыкты? (Сыйфат фигыль)

- Димәк, дәресебезнең темасы нинди булыр инде? (Сыйфат фигыль)

- Укучылар, “Сыйфат фигыль”нең тәрҗемәсен әйтегез әле. (причастие).

- Нәрсә ул сыйфат фигыль? (татарча һәм русча җавап бирәләр)

- Әйе, дөрес укучылар. Сыйфат фигыль – сыйфат сүз төркеменә охшаган. Ә фигыль буларак, заман белән төрләнә.

- Димәк, дәресебезнең максаты- сыйфат фигыль темасы буенча өйрәнгәннәрне искә төшерү, ныгыту, сыйфат фигыльләрне сөйләмдә һәм язма эшләрдә дөрес һәм урынлы куллана белү күнекмәләре булдыру.

III Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

  1. Укучылар, алдагы эшне без төркемләп эшләрбез. Моның өчен өстәлдәге ак кәгазь  (А4 форматында) битләрен алып, анда сыйфат фигыль темасы буенча белгәннәребезне язабыз. Моның өчен сезгә 3 минут вакыт бирелә.

(МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР структурасы)

 

  Ә хәзер һәр өстәлдә дә 2нче номерлы укучы 3нче номерлы укучыга язганнарын укый ( 30 секунд);

-3нче номерлы укучы 4нче номерлы укучыга язганнарын укый ( 30 секунд);

-4нче номерлы укучы 1нче номерлы укучыга язганнарын укый ( 30 секунд);

-1нче номерлы укучы 2нче номерлы укучыга язганнарын укый ( 30 секунд);

(СИМАНТИНИУС РАУНД РОБИН структурасы)

Кычкырып укыйлар:

-1нче номерлы өстәлдәге 2нче номерлы укучы сыйфат фигыльнең билгеләмәсен укый;

-2нче номерлы өстәлдән 3нче номерлы укучы сыйфат фигыльнең характеристикасын укый;

-3 нче номерлы өстәлдәге 4нче номерлы укучы сыйфат фигыльгә мисаллар укый;

-2нче номерлы өстәлдән 1 нче номерлы укучы сыйфат фигыльгә  капма-каршы мисаллар укый.

 -Укылганнар белән барыгыз да килешәсезме, укучылар? Төзәтүләр юкмы?

  1. Фонетик күнегү. (Слайд №3)
  •  Ә хәзер һәрвакыттагыча аудирование күнегүләрен эшләп алабыз.

а) прослушайте и назовите причастия настоящего времени:

Җырлаучы кыз, укылган китап, бии торган маймыл, барасы юл, яраткан эш, ял итүче кеше.

ә) прослушайте и скажите, что изменено во втором предложении каждой пары:

Сәхнәдә җырлаучы кыз бик матур иде.

Сәхнәдә җырлый торган кыз бик матур иде.

Яраткан китабым юк иде.

Яраткан сумкам юк иде.

Безнең эшлисе эшләр күп әле.

Безнең эшлиячәк эшләр күп әле.

  1.  - Укучылар, “Сыйфат фигыль” темасы буенча белемнәребезне тирәнәйтүне дәвам итәбез.
  • Дәфтәрләрне ачтык, числоны, сыйныф эше язабыз.

34 бит 5 күнегүне дәфтәрләрдә эшлибез

- Укучылар, әйдәгез язган җөмләләребезне төркемдә тикшерик. (СИНГЛ РАУНД РОБИН) (һәр укучы, 1 җөмлә әйтә түгәрәк буенча, 1 укучы башлый).

2. Ял итү ( МИКС ПЭА ШЭА)

 - Мин хәзер музыка кабызгач, сез урындыкларны этеп куясыз һәм бии башлыйсыз. Музыка туктауга үзегезгә пар табасыз.(музыка туктагач) Экранда бирем бирелә:

Как скажите, что поющий человек был молодой. (Җырлаучы кеше яшь иде) (Кемнең буе озынрак, шул башлый) 30 секунд вакыт бирелә.

Посоветуйте другу сходить в зоопарк, приехавший в наш город (Дустым, безнең шәһәргә килгән зоопаркка бар). (Кемнең кулы зуррак, шул башлый)

Посоветуйте другу сходить на концерт артистов, приехавших из Москвы. (Дустым, Мәскәүдән килүче артистларның концертына бар ). (Кемнең аягы зуррак шул башлый)

  • Молодцы, укучылар!Рәхмәт урыннарга утырдык.

  1. СОРТ КАРДОС  (Укытучы әзерләгән карточкалар белән эшләү

1. 1 укучы карточкаларны укый, өстәлгә төзә.

2. Укучылар ничә категориягә бүлү турында фикер алышалар.

3. Категориягә бүләләр.

 Карточкалар:  мин укыган текст,  шәһәрдән кайткан дуслар,  дәрестә тыңламаган укучылар, шатланган бала; матур җырлаучы кыз, ял итүче балалар, табигатьне яратучы кешеләр, Татарстан аша агучы елгалар; мин яши торган йорт, без укый торган мәкалә, сез эзли торган китап, матур сөйли торган кеше;мин укыйсы китап, син сөйлисе шигырь, без утыртасы агачлар, эшлисе эшләр

Нәтиҗә ясау.

 -Нинди категорияләргә бүлдегез? Ни өчен?(категория: Үткән заман, хәзерге заман ( 2 формасы), киләчәк заман)

  1. ТЕСТ (Слайд 13)
  1. “Сыйфат фигыль” ничек тәрҗемә ителә?

а) причастие

ә) деепричастие

б) прилагательное

2. Сыйфат фигыль булган җөмләне күрсәтегез:

а) Ул бүген мәкәпкә барган.

ә) Казанга бара торган автобус килде.

б) Укучы матур итеп җырлый.

3.Сыйфат фигыльнең кушымчаларын күрсәтегез:

а) –ган/-гән, -кан/-кән, -нан/-нән

ә)-ачак/әчәк,-ячак/-ячәк, -ыр/-ер, -ар/-әр/-р, -асы/әсе, -ыйсы/-исе

б) –учы/-үче, -а/-ә торган, -ый/-и торган

4. Дөрес тәрҗемәне күрсәтегез: матур җырлаучы кыз

а) красиво поющая девочка

ә) девочка красиво поёт

б) девочка поющая красивую песню

5. Бирелгән сүзләрдән сыйфат фигыль ясагыз: тыңлама, укучылар

а) укучылар тыңламый

ә) тыңлагыз укучылар

б) тыңламаучы укучылар

IV. Йомгаклау

  1. Дәрескә нәтиҗә ясау. (Слайд 14)

-Укучылар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?  (Сыйфат фигыль турында)

- Нәрсәләр эшләдек? (Сорауларга җавап бирдек, сыйфат фигыль билгеләмәсен кабатладык, диалоглар төзедек)

2. Өй эше бирү (Слайд 15)

ә) сыйфат фигыльләр кергән мәкальләр язып килегез.

б) сыйфат фигыльләр кулланып , “Кышкы табигать”  темасына кечкенә күләмле  инша языгыз.

  1. Саубуллашу (Слайд 16)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле дәресе. Сыйфат фигыль

8 нче сыйныфның рус телле укучылар төркемендә үткәрелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе - грамматик күнекмәләрне формалаштыру дәресе. Ул коммуникатив технологиягә нигезләнеп төзелде.Дәреснең темасы...

Татар теле дәресенә презентация. Сыйфат фигыль

" Сыйфат фигыль" темасы буенча рус телле укучылар өчен  төзелгән презентация 8 нче сыйныфта  кулланыла. Укучылар  слайдлардагы материалдан  2 дәрес дәвамында файдалана алалар....

Презентация "Сыйфат фигыль"

7сыйныф өчен дәрес. Сыйфат фигыль заманнарын өйрәнү....

Дәрес конспекты"Сыйфат фигыль"

11 слайдтан торган дәрес эшкәртмәсе. Дәре башында үткәннәрне искә төшерү, ребус ярдәме белән дәрес темасына күчү....

. Хәзерге заман сыйфат фигыль

Хәзерге заман сыйфат фигыль темасы буенча дәрес планы тәкъдим итәм....

үткән заман сыйфат фигыль

7нче сыйныфның татар төркеме...

Сыйфат фигыль

Сыйфат фигыльне кабатлау...