Дидактик материаллар
учебно-методический материал на тему
Предварительный просмотр:
Татар афоризмнары арасында әдәби - эстетик кыйммәте буенча да, сан ягыннан да төп урынны, һичшиксез,мәкальләр алып тора.
"Мәкаль" атамасы безгә гәрәп теленнән кергән. Аның мәгънәсе "сөйләү", "әйтеп бирү", "урынлы әйтелгән сүз" дигәнгә туры килә. Мәкальләр үз эчләренә халык акылын, вның мең еллар буена тупланып килгән бай тормышын тәҗрибәсен сыйдырганнар.
Авыр тормыш тилмертә, җиңел тормыш тилертә.
Агач күрке - яфрак, адәм күрке - чүпрәк.
Адым-адым - юл булыр, тамчы-тамчы - күл булыр.
Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.
Азгын ауга чыкса, артыннан гауга чыгар.
Азгынга ияргән азар, бозгынга ияргән бозылыр.
Акыллының уендагы акылсызның телендә.
Ак эт бәласе - кара эткә.
Алдан кычкырган кәккүкнең башы авырта.
Алла бу кулыңны теге кулыңа мохтаҗ итмәсен.
Алладан курыкмаганнан курык.
Алма агачыннан ерак төшми.
Алпарына күрә толпары. (алпар - рыцарь)
Алтмыш көн атан булганчы, алты көн бура бул (атан - печкән дөя; бура - айгыр дөя)
Алтыдагы - алтмышта.
Алтын - таш, алабута - аш.
Ана күңеле балада, бала күңеле - далада.
Арба ватылса - утын, үгез үлсә - ит.
Ата малы - атналык.
Ат аунаган җирдә төк кала.
Ат дагалаганда бака ботын кыстырган ди.
Ат күрке - ял, егет күрке - мал.
ыныч колагым.
Ач хәлен тук белмәс.
Ачның ачуы яман.
Ашаган белми, тураган белә.
Ашаганда колагың селкенсен, эшләгәндә йөрәгең җилкенсен.
Ашаган малда өмет бар.
Ашыккан - ашка пешкән.
Аю “аппагым”, керпе “йомшагым” дип әйтә ди (баласына).
Аягың тәпелдәмәсә, авызың чәпелдәми.
Бакырны күпме ешсаң да алтын булмас.
Бала баласы балдан татлы.
Бала итәктә чакта сөйдерә, итәктән төшкәч көйдерә.
Бала күздән, адәм сүздән зыянлый.
Балалы өй - базар, баласыз өй - мазар. (мазар - зират)
Баланы биләүдән, хатынны тәүдән өйрәт.
Баласы елак булса, анасы чирак була. (чирак - ныклы)
Бал “бал” дисәң бер бетә, бармак тыксаң - гел бетә.
Балык башыннан чери.
Барлы булсаң - гөл сибәрләр йөзеңә; ярлы булсаң - көл сибәрләр күзеңә.
Бар чагында - бүредәй, юк чагында - шүредәй.
Батырга да ял кирәк.
Батыр ярасыз булмый.
Батыр яуда сынала.
Башлаган эш - беткән эш. (Ташлаган эш - үткән эш.)
Без капчыкта ятмый.
Беләге бар берне егар, белеме бар меңне егар.
Белмәгәннең беләге авыртмый.
Белмәү гаеп түгел - белергә теләмәү гаеп.
Бер казанга ике тәкә башы сыймый.
Бер картлыкта - бер яшьлектә.
Бер кискән ипи кире ябышмый.
Бер рәхмәт мең бәләдән коткара.
Бирим дигән колына чыгарып куяр юлына.
Бит күрке - күз, тел күрке - сүз.
Бишектәге бишкә төрләнә.
Брат братның көтү көткәненә рад.
Букка тимә, сасысы чыгар.
Букка ярамаган көрәк бук көрәргә кирәк.
Булырдайның бугыннан билгеле.
Бурдан кала, уттан калмый.
Бурның бүреге яна.
Былтыр кысканга быел кычкырмыйлар. (Г.Тукайдан)
Бүре баласы бүреккә салсаң да урманга карый.
Бүре баласын үзе карасын.
Бүредән курыккан урманга бармас.
Вәгъдә - иман.
Дус башка, дошман аякка карар.
Дөнья куласа - әйләнә дә бер баса.
Дөрес сүзгә җавап юк. / Туры сүзгә җавап юк.
Дөя дә бүләк, төймә дә бүләк.
Дүрт аяклы ат та абына.
Егет булса мут булсын, ике күзе ут булсын.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
Егетлек кадерен карт белер.
Егет сүзе бер булыр.
Еракка яшерсәң, якыннан алырсың.
Ерактагы кояш җылырак.
Икәү белгәнне ил белә.
Ил авызына иләк каплап булмый.
Иренгән ике эшләр, саран ике түләр.
Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас.
Иртәгәсе өчен ишәк кайгырган.
Йомшак агачны корт баса.
Калган эшкә кар ява.
Каләм изгегә тартыр.
Капкан саен калҗа булмый.
Кара ипине җиксенсәң, кара көнгә калырсың. (җиксенү - ялку, өнәмәү)
Кар астыннан карга бугы да табылмый.
Кара халык - кара сарык.
Карама беләкккә - кара йөрәккә.
Карга күзен карга чукымый.
Картлык - шатлык түгел.
Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың.
Кемнең кулында - шуның авызында.
Кем эшләми - шул ашамый.
Керереңнән алда чыгарыңны уйла.
Керәшеннең акылы - керәле дә чыгалы.
Кеше булган кешенең һәр нәрсәдә эше бар.
Кешегә баз казыма - үзең төшәрсең.
Кешегә калган көнең - караңгы төнең.
Кешегә ышанма, бозга таянма.
Кеше күңеле пыяла, нык кагылсаң уала.
Кешене тыңла, үзеңнекен эшлә.
Кеше сүзе кеше үтерә. / Кешенең бер сүзе кеше үтерә.
Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә.
Киенә белми киенгән - оят җире күренгән.
Китап - белем чишмәсе.
Коега төкермә, суын үзең эчәрсең.
Корал эшләр, ир мактаныр.
Коры кашык авыз ерта.
Кул кулны юа, кул битне юа.
Кунак ашы - кара-каршы.
Кунак булсаң, тыйнак бул. (килә белсәң китә бел)
Кунакта яхшы, өйдә биш битәр.
Кырык мирнең көен көйләгәннән бер арбаның чөен чөйләгәнең артык.
Кыскалыкта - осталык.
Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленер.
Көнче көн күрмәс.
Көчең барда эшлә, тешең барда тешлә.
Көчленеке закон.
Көчле яман түгел - үчле яман.
Күздән ерак - күңелдән ерак.
Күз курка - кул йолка.
Күл болганыр - бер тонар, ил болганыр - бер тынар.
Күп йөрегән ни белер? Күп укыган - шул белер.
Күпкә китсә бал да ачы.
Күпне белсәң, тиз картаерсың.
Күпне теләсәң, аздан коры калырсың.
Күрәчәгең булса, күркә талап үтерер.
Күршенең тавыгы да күркә булып күренә.
Күршенең теле шеште - бәләсе безгә төште.
Күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе - ботак тишеге.
Май ашаган карга да кышлый, бук ашаган карга да кышлый.
Майда туның калдырма.
Майламасаң таба купмый.
Май чүлмәге тышыннан билгеле.
Мал да ашаган җиренә кайта.
Мал иясенә охшар.
Морҗаң кыек булса да төтене туры чыксын.
Ни чәчсәң, шуны урырсың.
Ният иткән - морадына җиткән.
Очкыннан ялкын кабына.
Оясында ни булса, очкынында шул булыр.
Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың.
Сабыр иткән - морадына җиткән.
Сабыр төбе сары алтын.
Сакал агармый акыл керми.
Сакланганны саклармын, дигән ходай.
Сакның сагы ятар, саксызның башы ятар.
Санаулы көн тиз үтә.
Сереңне ачма дустыңа - дустың сөйләр дустына.
Син дә мулла, мин дә мулла - атка печән кем сала?
Сукыр күп күрер, саңгырау күп ишетер.
Сәбәпсез яфрак та селкенми.
Тамчы тама-тама таш тишә.
Татар түрә булса, чабатасын түргә элә. (тупас гадәтләрен калдырмый)
Тау белән тау гына очрашмый.
Ташның олысын дус ташлый.
Таяк ике башлы.
Терсәкне тешләп булмый.
Тиле тиккә кызыгыр.
Тиле “тиле” дигән саен тигәнәк буе сикерә.
Тимерне кызуында сук.
Тимер тоткан тилмермәс.
Тормыш ул - яши белсәң кубыз кебек, белмәсәң - дуңгыз кебек.
Тотылмаган - бур түгел.
Турысын әйткән - туганына ярамаган.
Туры сүзгә җавап юк.
Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
Тычканга - үлем, песигә - көлке.
Тәвәккәл таш яра.
Уеннан уймак чыга.
Уйнап әйтсәң дә уйлап әйт.
Уку - энә белән кое казу.
Улым, сиңа әйтәм - киленем, син тыңла.
Утсыз төтен булмый.
Халык әйтсә хак әйтер.
Харам килгән әрәм китәр.
Хезмәтенә күрә хөрмәте.
Хисаплының малы исәпле.
Ходай бүрегә бәхет бирсә, тешен сындырып бирә ди.
Хәерченең акчасы әтәч булып кычкыра.
Хәйләсез дөнья файдасыз.
Хәрәкәттә - бәрәкәт.
Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит.
Чакырган җиргә бармасаң, чакыруга зар булырсың.
Чебен дулап тәрәзә ватмый.
Чиләгенә күрә капкачы.
Чирен яшергән - үлгән, бурычын яшергән - бөлгән.
Чир китә - гадәт кала.
Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул.
Читне макта - илеңдә тор. (Шәһәрне макта - авылда тор.)
Эт авызыннан сөяк алып булмый. ("Алырсың, эт авызыннан сөяк!")
Эт котырса, төнгә табан.
Эт күңеле - бер сөяк.
Эт оясында көчле.
Этсез куян тотып булмый.
Эт симерсә иясен тешли.
Эт этлеген итәр.
Эт эченә сары май килешми.
Эт өрер - бүре йөрер.
Эше барның ашы бар.
Эшлегә сәгать җитми, эшсезгә сәгать үтми.
Эшләгәнең кеше өчен булса - өйрәнгәнең үзең өчен.
Эшләмәсәң эш көне - ни ашарсың кыш көне? (колхоз мәкале)
Эшчән бәхетен эшендә күрер, ялкау бәхетен төшендә күрер.
Эшчәнгә эш язган.
Предварительный просмотр:
Габдулла Тукай
Туган тел
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!
Хәсән Туфан
Туган тел
Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе
Җитсен иде һәрбер күңелгә,
Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,
Үзләренең асыл телендә.
Атом көче, радио заманында
Күрсәм иде шуны мин тагын:
Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә
Тапса фәкать кардәш, туганын.
Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын
Кем аркылы, ничек белдем мин?
Бишектә үк мине өйрәтүчем,
Туган телем - бәгърем, син ул, син!
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,
Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен
Син аңлаттың миңа, туган телем,
Син өйрәттең миңа һәммәсен.
Шәүкәт Галиев
Туган телем
Әнкәм сөеп-сөеп әйткән,
Әткәм чөеп-чөеп әйткән,
Апам биеп-биеп әйткән
Матур сүзләр җанымдадыр!
Әбкәм сыйпап-сыйпап әйткән,
Бабам сыйлап-сыйлап әйткән,
Абзам сынап-сынап әйткән
Зирәк сүзләр аңымдадыр!
Язда уйнап-уйнап үскән,
Җәйдә буйлап-буйлап үскән,
Көздә уйлап-уйлап үскән
Туган телем канымдадыр!
Телгә тимә - аңга тимә,
Телгә тимә - канга тимә,
Телгә тимә - намга тимә,
Телгә тимә - җанга тимә.
Роберт Миңнуллин
Туган телемә
Асыл сүзләреңне, туган телем,
Биреп торчы миңа азга гына.
Бөтенләйгә түгел – вакытлыча,
Тик җитәрлек гомер азагыма.
Синнән алган һәрбер сүземне мин
Күз карасы кебек саклар идем.
Ул сүзләрнең затлыларын сайлап,
Дога итеп кенә ятлар идем.
Ул сүзләрем җырларга әйләнгәч,
Мин кайтарып сиңа бирәчәкмен.
Исраф булмас ул сүзләрең миндә,
Җыры булыр алар киләчәкнең.
Әйтә алмыйм әле: ул сүзләрдән
Аз булса да дөнья үзгәрерме?
Тик югалтмам, туган телем, синнән
Алып торган асыл сүзләремне.
Зөлфәт
Туган тел хакында
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип -
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип -
Күзләреңә яшьләр тыгыыр -
Туган телең әнә шул булыр!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле Контроль – исәпләү материаллары 11 нче сыйныф (рус төркеме), 3 вариантта
Контроль – исәпләү материаллары11 нче сыйныф (рус төркеме), 3 вариантта 1. Татар теленнән белем эчтәлеген тикшерү өчен 9-10нчы сыйныф материаллары алынды:Авазлар hәм хәрефләр. Синонимнар hә...

Дәресләрдә уеннар, күрсәтмә Һәм дидактик материаллар куллану
Дәресләрдә уеннар, күрсәтмә Һәм дидактик материаллар куллану...
2 нче сыйныфта арадаш аттестация һәм агымдагы өлгерешне тикшерү өчен методик материаллар һәм якынча бәяләү материаллары
2 нче сыйныфта арадаш аттестация һәм агымдагыөлгерешне тикшерү өчен методик материаллар һәмякынча бәяләү материаллары...

V-IX сыйныфлар өчен татар теленнән милли-төбәк компонентларына нигезләнеп төзелгән дидактик материаллар
Милли горурлык, туган төбәгеңне ихтирам итү хисе туган якның талантлы шәхесләре үрнәгендә тәрбияләнә.Аларның иҗатын өйрәнү, әсәрләре буенча фикер алышу укучылар күңелендә тирән эз калдыра.Бездә ...


