Сыйфатларны өйрәнү өчен дидактик материаллар
методическая разработка (6 класс) на тему

Агмалетдинова Роза Николаевна

Сыйфатларны өйрәнү өчен таблицалар һәм күнегүләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syyfatlarny_oyrnu_ochen_didaktik_materiallar.docx77.35 КБ

Предварительный просмотр:

Р. Н. Агмалетдинова

Сыйфатларны

өйрәнү өчен дидактик материаллар

Казан

2011

Р. Н. Агмалетдинова

Сыйфатларны

өйрәнү өчен дидактик материаллар

47 нче сыйныф укытучылары өчен методик кулланма

Казан – 2011

УДК З7З.167.1

ББК 81.2 Тат – 7

         А 4

   

   

    Агмалетдинова Р.Н. – югары категорияле укытучы,    

                педагогика фәннәре кандидаты

Рецензенты – Ч. М. Харисова, педагогика фәннәре докторы,

                ТДГПУ профессоры

   Агмалетдинова Р.Н

    Сыйфатларны өйрәнү өчен дидактик материаллар: 4–7 нче сыйныф укытучылары өчен методик кулланма/ Р.Н.Агмалетдинова. – Казан, 2011. – 70 б.

   Методик кулланмада сыйфат сүз төркемен өйрәнү һәм кабатлау өчен таблицалар һәм төрле характердагы күнегүләр тәкъдим ителә.

  Әлеге методик кулланмадан татар һәм рус урта гомуми белем бирүче мәктәпләрнең  4–7 нче сыйныф укучылары, татар теле укытучылары файдалана ала.  

Сыйфат

Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? сорауларына җавап булып килә торган мөстәкыйль сүз төркеме сыйфат дип атала.

Сыйфат исемне ачыклап килә.

Ул ачыклап килгән исем сыйфатланмыш дип йөртелә.

Төссез hәм соры көннәр үтеп киттеләр. (Г. Хәсәнов)

Бу мисалдагы төссез hәм соры сүзләре – сыйфат; көннәр сүзе – сыйфатланмыш.

Сыйфатлар предметның төрле билгеләрен белдерәләр:

  1. төсен: яшел алма, ак чәчәк;
  2. тәмен: тәмле аш, ачы суган;
  3. формасын: түгәрәк өстәл, яссы таулар;
  4. күләмен: биек агач, киң елга;
  5. физик сыйфатларын: салкын су, куе чәй;
  6. эчке яки тышкы характерлы билгеләрен: ягымлы кеше;
  7. урынга мөнәсәбәтеннән килеп чыккан билгесен: күктәге йолдызлар, өстәлдәге ризык;
  8. вакытка мөнәсәбәтеннән килеп чыккан билгесен: кышкы кич, көзге җил;
  9. предметның булуын яки булмавын билге итеп белдерәләр: кояшлы көн, тозсыз аш.

Сыйфат төркемчәләре

Сыйфатлар ике төркемчәгә – асыл һәм нисби сыйфатларга бүленә.

Асыл сыйфат предметның  саф, үз билгесен белдерә: матур, кызыл, юаш, тыйнак, түгәрәк.

Нисби сыйфатлар предметның башка предметка яки күренеш һәм төшенчәгә мөнәсәбәтеннән (нисбәтеннән) килеп чыккан билгене белдерәләр: төшке аш, иртәнге кояш, көзге яңгыр. 

Асыл  сыйфатлар

Нисби сыйфатлар

дәрәҗәгә куела:

 сап-салкын

дәрәҗәгә куелмый: җәйге

исемләшә:

Юмартның күләгәсе киң.

исемләшү сирәгрәк очрый:  Алмаларның

җирдәгеләрен а́лма.

абстракт исемнәр ясала:тырышлык

абстракт исемнәр ясалмый

күпчелеге тамыр, ясалмалары да бар: ямьле

купчелеге ясалма: язгы, урмандагы

төрле җөмлә кисәкләре (аергыч, хәбәр, хәл) була:Матур күлмәк кигән.

Күлмәге матур.

Ул матур тегә.  

гадәттә аергыч,

сирәк кенә хәбәр була: Ишеге йозаклы.

Сыйфат дәрәҗәләре

Асыл сыйфат белән белдерелгән билге төрле дәрәҗәдә булырга мөмкин.

Сыйфатларның дүрт дәрәҗәсе бар:

гади

чагыштыру

артыклык

кимлек

Гади дәрәҗәдәге сыйфат предметның гадәти билгесен белдерә:

матур

бәхетле

әдәпле

салкын

эшчән

зәңгәр

якты

биек

киң

     Татлы булса һавалары,

      Ләззәтле булса җиле,

     Шифалы булса сулары,

     Ул – минем туган илем.

            (Р. Вәлиева)

Чагыштыру дәрәҗәсе бер предметтагы билгенең башка предметтагы шундый ук билгедән артыграк булуын белдерә һәм  –рак–рәк кушымчалары ярдәмендә ясала:

эрерәк

олырак

сарырак

эссерәк

җылырак

күңеллерәк

Чит илдә йөреп мин ачык аңладым: кеше өчен үз иленнән дә изгерәк, үз иленнән дә кадерлерәк, үз иленнән дә гүзәлрәк ил дөньяда юк ул. 

                                       (Г. Кутуй)

Тартыкка беткән сыйфатларга чагыштыру дәрәҗәсе кушымчасы ялганганда, кушымча алдыннан [ы] яки [э] авазы ишетелсә дә, язуда бу авазлар күрсәтелми

зуррак           [зурыракъ]                                                                                    

матуррак      [матурыракъ]                                                                                        

таррак           [тарыракъ]                                                                                          

зәңгәррәк     [зәңгәрэрәк]                                                                                          

  1.  рак –рәк кушымчасы алдындагы саңгырау [к],[къ] тартыклары яңгырау [г],[ гъ] тартыклары белән чиратлаша.

   [к] [г]                   [къ] [гъ]                      

биек- биегрәк         ак- аграк                                                сирәк- сирәгрәк     нык- ныграк                                                                                    

нәзек- нәзегрәк     суык- суыграк                     

Артыклык дәрәҗәсе бер предметтагы билгенең барлык башка предметтагы шундый ук билгедән күпкә артык икәнлеген белдерә һәм берничә төрле юл белән ясала:

Сыйфатның беренче иҗегенә [п] яисә [м] авазы өстәлеп ясалган көчәйткеч кисәкчәләр ярдәмендә

  ап-ак                              

кап-кара

нәп-нәзек                          

зәп-зәңгәр        

  сап-салкын                    

туп-туры                    

чуп-чуар

куп-куе

зуп-зур

буп-буш

кып-кызыл                      

җып-җылы

сып-сыек

коп-коры                        

соп-соры

оп-озын

ямь-яшел                        

күм-күк                                  

яп-яңа       өр-яңа

кап-кара    чем-кара

Кар шикәрдәй ап-ак, чип-чиста. 

                                     (Ә. Еники)

Иң, җете, үтә, дөм, шыр, чалт кисәкчәләре ярдәмендә. Бу кисәкчәләр аерым языла!

иң

җете

үтә

дөм

шыр

чалт           

иң көчле

җете сары

үтә ачык

дөм сукыр, дөм караңгы

шыр надан

чалт аяз

Бер ук сыйфатны кабатлау юлы белән

Парлы

Тезмә

зур-зур

озын-озын 

яхшының яхшысы

матурның матуры

 Димәк, төнге суыклар бетте, елның иң күңелле, иң ямьле вакытлары җитте!     (Г.Хәсәнов)

 Актан-ак нәни энҗеләрен балкытып, ландыш чибәрләр сибелде.   (Г.Хәсәнов)  

 Кимлек дәрәҗәсе бер предметтагы билгенең икенче бер предметтагы гадәти билгедән кимрәк икәнлеген белдерә:

 Алсу яз чәчкәсе, зәңгәрсу яз нуры, саргылт яз йолдызы – яшь үлән арасында нинди генә тәүге чәчәк күренми!  (Г. Хәсәнов)

 Кимлек дәрәҗәсе төсне һәм тәмне белдерә торган кайбер сыйфатлардан –гылт/-гелт,

-кылт/-келт;-кылтым/-келтем, -ылҗым/-елҗем,-сыл/-сел, -ча, -су кушымчалары ярдәмендә ясала:

саргылт                       аксыл

  яшькелт                      күксел

әчкелтем                    карасу

күгелҗем                    алсу

  салкынча                     җиләс

Кайбер сыйфатларга кимлек дәрәҗәсе кушымчалары ялганганда, сыйфатның соңгы авазлары кыскара:

яшел – яшькелт

сары – саргылт

     кызыл – кызгылт

     әче – әчкелтем

 соры – соргылт

Тирәкләр соргылт мамык очырды.         

                                    (Г. Хәсәнов)

Ак яллы яшькелт дулкыннар корабны рәхимсез кыйный. 

                                    (М. Юныс)

Сыйфатларның ясалышы ягыннан төрләре

тамыр: юмарт, зирәк, матур

ясалма: кояшлы, тозсыз, уйчан, язгы, көләч, эшчән, ертык, урмандагы, басынкы

кушма: үзсүзле, күпмилләтле

парлы: очсыз-кырыйсыз, аклы-кызыллы

тезмә: аз сүзле, биш катлы, зәңгәр күзле, киң җилкәле

  Кирәген алды үзсүзле бала!

                                      (З. Мансур)

 Алпан-тилпән йөри бәбкә сусыл-яшел үзәндә. (М. Галиев)

  Кыска буйлы, киң җилкәле Гата үз киңәшен әйтте. (К. Нәҗми)

   

Сыйфатлар җөмләдә күбрәк аергыч hәм хәбәр булып килә:

Көзнең салкын hәм ачы җилләре сары яфракларны әйләндерә-әйләндерә йөртәләр дә, ниhаять, киң инеш өстенә илтеп салалар.

                                     (Г. Гобәй)

 Күк йөзе саф, нурлы, зәңгәр,   Чиксез матур, ягымлы,

 Карап туялмыйсың аңар,

Ала ул күз явыңны. (Ш. Маннур)

Татар телендә күп кенә сыйфатлар, фигыльне ачыклап, җөмләдә хәл булып килә:

 

Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел. (Ш. Маннур)  

Сыйфатларның исемләшүе

Сыйфат, сыйфатланмышы төшеп калганда, җөмләдә исемләшә.

Иселәшкән сыйфат сан (матурлар, кечкенәләр), тартым (матурым, кечкенәсе), килеш (матурларын, кечкенәсенә) белән төрләнә; җөмләдә ия яки тәмамлык булып килә:

Эшчән эштән туймас, ялкау ялга туймас. (Мәкаль)

Парлылар йөри көймәдә

Аккошлар йөзгән сыман.

                       (Х. Туфан)

Эшлегә көн җитми, эшсезгә көн үтми. (Мәкаль)

Акыллыга баш кыйбат, акылсызга мал кыйбат. (Мәкаль)

 

СЫЙФАТЛАРГА МОРФОЛОГИК АНАЛИЗ ЯСАУ

Сыйфатларга морфологик анализ ясаганда, башта төркемчәсе, әгәр асыл булса, дәрәҗәсе әйтелә, аннары нинди җөмлә кисәге булуы һәм ясалышы ягыннан төре билгеләнә.

Исемләшкән сыйфатны тикшергәндә, башта сыйфат билгеләре әйтелә, аннары исемләшүе искәртелә, саны, тартымы, килеше әйтелә, ахырда җөмләдәге вазифасы һәм ясалышы ягыннан төре билгеләнә:

Яхшы сүзне ишетәсең килсә, яманны сөйләмә. (Мәкаль)

Яхшы – сыйфат, асыл сыйфат, гади дәрәҗәдә, сүзне  сүзен ачыклап килә, җөмләдә аергыч, тамыр сүз.

Яманны – сыйфат, асыл сыйфат, гади дәрәҗәдә, исемләшкән сыйфат, берлек санда, тартымсыз, төшем килешендә, җөмләдә тәмамлык, тамыр сүз.

Күнегүләр

1. Нинди хәреф төшеп калган?

Сыйфатларның дәрәҗәсен билгелә.

салкынр...к

эссер...к

кызылр...к

яшелр...к

ныгр...к

нәзегр...к

тыйнагр...к

биегр...к

2. Күп нокталар урынына тиешле хәрефләр куеп чык.

Сыйфатларның дәрәҗәсен билгелә.

... п - иске

т...п - төз

... р - яңа

ч...м - кара

җ...п - җылы

д...м сукыр

ч...лт аяз

и...  борынгы

...тә кыю

җ...те сары

3. Тиешле кушымчалар куеп чык.

Сыйфатларның дәрәҗәсен билгелә.

ак...

күк...

сар...

сор...

кыз...

яшь...

җылы...

салкын...

зәңгәр...

әч...

4. Тиешле сыйфат ясагыч кушымча ялгап, яңа сүзләр яса.

төз...

уй...

көл...

сер...

ач...

кунак...

җәй...

бас...

сиз...

хәйлә...

5. Синонимик рәтләргә ялгыш кергән     сүзләрне тап.

  Яхшы,  хуш,  әйбәт,  ярыйсы,  уңай,  ару,  туры,  шәп.

  Эчкерсез, гади, самими, гадел, хәйләсез, ихлас күңелле, беркатлы.

  Сылу, сынлы, сөйкемле, нәфис гәүдәле, буй-сынлы, зифа, ягымлы.

  Шәфкатьле, мәрхәмәтле, йомшак күңелле, газиз, кече күңелле, хәлгә керүчән, рәхимле.

6. Бирелгән сүзләрдән сүзтезмәләр төзе.

                                       

шигъри                            әдәбият

фәнни                              фильм

нәфис                              сәнгать

әдәби                               оркестр

сынлы                              хезмәт

матур                               повесть

маҗаралы                        мирас

тынлы                              әсәр

тарихи                             кичә

рухи                                 вакыйга

7. Күп нокталар урынына тиешле сыйфатлар куеп укы.

Сыйфатларның дәрәҗәләрен билгелә.

1) Әнкә чәберчек тагын да ...   .

                                  (Г. Хәсәнов)

2) Аркалары шул җиләк яфрагыдай ...   .

                                            (Г. Хәсәнов)

3) Алар      ...        җилдә  әкрен  генә чайкалып утыралар.

                                                                  (Л. Ихсанова)                

4)    ...            тавык та    ...      йомырка сала.

                                                       (Мәкаль)                                                                                                                                            

5)  ...         урам гөрләп тора күңелле шат җырлардан.

                                                                 (М. Җәлил)

     Сайлап алу өчен сүзләр: ямь-яшел, кичке, җиләс, кап-кара, нәфисрәк, ап-ак.

8. Күп нокталар урынына тиешле сыйфатлар куеп укыгыз.

     Сиздермичә, ... салкыннар да башланды.  Елгаларны   ...   ...   боз каплады.  Бары тик агым  ...   урыннар  гына  Кыш бабайның     ...  суыгына бирешми.   Боз кырыйларында  ...  чәчәк таҗлары күренде. Яз сулышы   ...    ...   чәчәкләр үстерсә, кыш сулышы      ...  һәм   ...  чәчәкләр үстерә. (Г. Хәсәнов)                        

      Сайлап алу өчен сүзләр: юка, сокландыргыч, тере, зәңгәр, иссез, салкын, чеметкеч, ак, көчле, каты.

9. Күп нокталар урынына тиешле кушымчалар куеп, диалогны укыгыз.

    Я,  матур  сайрыйммы?      дигән Гөберле бака.  Тавышым минем сандугачныкы...    матур...      ,  әйеме?

   Сандугачныкы...    матур дип булмый инде анысы,  дигән ялганларга өйрәнмәгән Ай.  Ләкин син аңа бер дә борчылма. Син бит бака: баканың үз җыры, сандугачның үз җыры.

                                                               (Ф. Яруллин)

10. Күп нокталар урынына тиешле кушымчалар куеп укыгыз.

Иртән генә әйткән идем:

 Җиләк...    дә тәмле...          

Берни юк бу җирдә, дип,

Хәзер менә су кирәк.

                    (М. Галиев)

11. Күп нокталар урынына тиешле кушымчалар куеп укыгыз.

Мәрхәмәт...   җир! Нигәдер мин  синең  шундый  томан..., буран..., яңгыр...  көннәреңне яратам.  Син  ул  вакытта  миңа    ышанычлы...   күренәсең.       (М. Мәһдиев)

12. Күп нокталар урынына тиешле кушымчалар куеп укыгыз.

Су эченә керә язып ускән ике мәһабәт кокос пальмасы.

Төз...    . Кырын ясаган орчык шикелле зифа...  .  (М. Юныс)

13. Күп нокталар урынына тиешле антоним сыйфатлар куеп, мәкальләрне укыгыз, мәгънәләрен аңлатыгыз.

1) Эшлегә көн җитми,   ...    көн үтми.

2) ...     эш бармак башында, авыр эш йөрәк башында.

3) Юньле үзеннән күрер,  ...   кешедән күрер.

4) ...   ялга туймас, эшчән эштән туймас.

5) Куркак һәр көн үлә,  ...   бер көн үлә.

14. Күп нокталар урынына тиешле антоним сыйфатлар куеп, мәкальләрне укыгыз, мәгънәләрен аңлатыгыз.

1) Эшең каты булса, телеңә    ...   булыр.

2) ...   кызарыр, оятсыз агарыр.

3) Арыш - ачы икмәк, бодай -  ...     икмәк.

4) ...   төзеп куаныр,  ...   бозып куаныр.

5) Ярлы хәлен    ...     белмәс,   ...   хәлен  сау белмәс.      

15. Күп нокталар урынына тиешле сыйфатлар куеп укыгыз.

Бәхәс хакында акыллы фикерләр.

Халкыбыз бәхәс хакында бик күп акыллы фикерләр әйткән:

        ...      әйтер - юл куйдым,    ...        әйтер  җиңдем.

        Иң    ...         иман - сабырлык һәм юмартлык.

        Сабыр төбе -     ...     алтын.

        ...      дә      ...    кем? Ачуы килгәндә үзен тыеп калучы.

Сайлап алу өчен сүзләр: саф, көчле, ахмак, көчлеләрдән, күркәм,  акыллы.

16. Күп нокталар урынына тиешле сыйфатлар куеп укыгыз.

Сыерчыклар.

  Көз җитте.   ...     яфраклар коела. Юлда    ...   сулар җәелеп ята.   Кояш безне онытты. Сыерчыклар бүген оялары белән саубуллашалар. Шушы    ...   генә кошчыкларның     да    ярату,    сагыну    кебек   ...  тойгылары  бар  бит! Сайраган булдылар! Канат җилпегән булдылар. Ләкин  ...  кояш   урынына   өстеңә   ...  яңгыр шыбырдап торганда ничек сайрамак, талпынмак кирәк!   (И. Гази)

 Сайлап алу өчен сүзләр: илаһи, сары, язгы, пычрак, салкын, кечкенә.

17. Күп нокталар урынына тиешле сыйфатлар куеп укыгыз.

Әдәп төбе  яхшы гадәт.

 Кеше  ...  яктан гына түгел,  үз-үзен тотышы, кылган гамәлләре, кешеләргә мөнәсәбәте белән дә   ...   булырга тиеш. Кешенең үз-үзен тоту кагыйдәләре этикет дип атала.  Ул бик  ...  заманнарда  ук барлыкка килгән. Элек балаларны этикет кагыйдәләренә махсус өйрәткәннәр. Ул кагыйдәләрнең кайберләре  ...  көндә дә кирәк.

Сайлап алу өчен сүзләр: борынгы,  хәзерге,  тышкы,  матур.

18. Күп нокталар урынына тиешле сыйфатлар куеп укыгыз.

Бал корты һәм Шөпшә.

Бал корты көне буе бертуктамый эшли дә эшли икән. ...              җирләргә очып бара, ...  чәчәкләрдән бал суырып ала, аны алып кайтып, үзе әзерләгән  ... күзәнәкләргә сала икән. Шөпшә дә чәчәкләрдән бал җыйган. Ләкин ул бик-бик  ...  булган. Иртән әзрәк кенә эшли икән дә, кояш кыздыра башлагач, оясына кереп йоклый икән. (А. Алиш)

Сайлап алу өчен сүзләр: матур, ялкау, ерак-ерак, аллы-гөлле.

   

19. Укыгыз. Сыйфатлар нинди җөмлә кисәкләре булып килгәннәр?

Менә ул һич онытылмас яшел урман эчендәге җиләкле алан! Кемнәр генә белмидер сине? Исәпсез-хисапсыз чәчәкләрең күңелләрне хозурлый. Алар һәр тарафка хуш ис бөркиләр. Өсләрендә куанышып, талпына-талпына күбәләкләр оча. Миңа да бик рәхәт синдә, сихри урман! Тикмәгә генә әбием: “Урман һавасы сихәтле, җанга тыныч”, - димәс иде. Барысыннан үзенә шифа тапкан шул ул. Сабыр, тын моңсулык та аңа синнән күчкәндер, урман! Әнә күке дә моңая. Тавышы сак, санаулы. Дөньяда күп гыйбрәтләр алган, хәвефләр кичергән сыман. Кирәген генә әйтеп куйган әбием кебек син аваз бирсәң дә, ул инде дәшми, күкем!..   (Н. Хисамовтан)                                                      

20. Укыгыз. Авыр һәм туры сүзе нинди җөмлә кисәкләре булып килгәннәр?

  Гыйнвар. Урман эче бөтенләй тынып калган чак. Агач ботакларындагы кар мендәрләре авыр булып асылынып тора. Ләкин ялгыш кына кагылып кара үзләренә, шунда ук кар тузанына чумарсың. Урман бөтенләй тынып калган кебек күренсә дә, иң каты суыкларда да монда тормыш туктап тормый. Кар астыннан нарат һәм мүк җиләге яфраклары күренә. Кояш туры караган көннәрдә яшеренеп яткан җирләреннән канатсыз чебеннәр, озынборын, кар борчалары килеп чыга.      (Г. Хәсәновтан)                          

                             

             

21. Күп нокталар урынына тиешле сыйфатлар куеп, табышмакны укыгыз, җавабын табыгыз. Сез үзегез юл аша ничек чыгасыз?

 

 Янып тора өч күзе,

 Күреп тора ич безне,

 Әйтеп тора

 Өч сүзне:

 Кузгалма! – ди

... күз.

 Сабыр! – дия

... күз.

 Ярый! – дия

... күз.

       (Ш. Галиевтан)

22. Өзекне укыгыз, эчтәлеген сөйләгез. Сыйфатларның җөмләдә кайсы кисәкләр булып килүләрен асларына сызып билгеләгез. Исемләшкән сыйфатка морфологик анализ ясагыз.

        Черек күл кырыендагы урам буйлап атлыйм. Кышның  җылы, кояшлы көне. Биек-биек кар көртләре чип-чиста, монда машиналар сирәк йөри, тыныч. Кояш төшкән урыннарда боз сөңгеләреннән тамчылар тама. Кинәт чыпчыклар чыркылдаган тавышны ишетеп туктап калам. Әнә алар өрәңге ботагына тезелешеп утырганнар да чыр-чу киләләр. Ник шулай гауга күтәргәннәр соң әле бу әрсезләр? Ни булган? Мәче күргәннәрме әллә?   (Ә. Хәсәнов)

23. Күп нокталар урынына тиешле сыйфатлар куеп, сәнгатьле итеп укыгыз. Күчерелмә мәгънәдә кулланылган сыйфатларны табып, сыйфатланмышлары белән бергә күчәреп языгыз.

       Тик бер өмит:   ...     август төне

       Илтер мине шунда җитәкләп.

       Өстен килер    ...        әсирлеккә

       Үч һәм илгә     ...         мәхәббәт.

       Тик бер өмит, дуслар, сезнең сафта

       Табар    ...      көрәш теләген.

       Яраланган, ләкин   ...    коллыкка

       Баш имәгән    ...         йөрәгем.

                                      (М. Җәлилдән)

Сайлап алу өчен сүзләр: керсез, түбән, кара, керсез, соңгы, тар.

24. Күп нокталар урынына тиешле сыйфатлар куеп укыгыз. Эчтәләген сөйләгез. Сыйфатларның җөмләдә кайсы кисәкләр булып килүләрен асларына сызып билгеләгез. Нисби сыйфатны табып, мәгънәсен аңлатыгыз.

Ул көнне иртәдән үк дөньяның яме   булмады.      ...     торса    да, көн   ничектер   караңгы,   ямьсез,    ...       иде. Һәм бу шом юкка булмаган икән. Бригада әле трассага чыгып өлгермәгән иде, кинәт    кенә    вагон-шәһәрчеккә     ...     җил килеп бәрелде, каядыр чылтырап пыяла төште. Җил    ...      йортларны каерды, йолыкты, чайкап-чайкап алды. Бер минут эчендә чүлдә генә түгел, шәһәрчек ишегалдында да берни күренми иде инде.  (Җәмит Рәхимов)

Сайлап алу өчен сүзләр: дуамал, шомлы, күчмә, чалт аяз.

25. Өзекне укыгыз. Сорауларга җавап бирегез.

Абый миңа нәни генә бер эт баласы алып кайтып бирде. Ул шундый матур, шундый матур, һаман-һаман карап кына торырсың. Үзе чем-кара, ялтыравыклы йонлы, ап-ак муенлы. Алгы тәпиләре аның перчатка кигән кебек ап-аклар. Ә күзләре соп-сорылар. Ике кашы өстендә бармак башы кадәрле генә соры йон таплары бар. Алар нәкъ күз урыны кебек булып торалар. Шуңа күрә без эт баласын Дурткүз дип атадык. (А. Алиштан)

1) Бу эт баласын күз алдына китереп буламы?  

2) Нинди сүзләр аны күз алдына китерергә ярдәм итә? Алар нәрсәне белдерә?

3) Ни өчен эт баласына Дүрткүз дигән кушамат биргәннәр?

4) Бу эт баласы авторга ошыймы?

5) Текстның эчтәлеген сөйләгез.

26. Өзекне укыгыз, исем куегыз. Сыйфатларны сыйфатланмышлары белән язып алыгыз, дәрәҗәләрен билгеләгез. Сорауларга җавап бирегез.

Әле яңа гына бөтен хәятны томалап торган төн пәрдәсеннән инде карасу-аксыл элпә генә калган. Агач очларында ялкын булып уйнаган кызыллык күзгә күренеп алсу төскә, алсу төс аксыллыкка күчә бара. Менә янәшә баскан мәһабәт каен белән имән арасында яктылык хасил булды. Аның сихри нурлары көчәйгән саен, карасу элпә нечкәрә барды һәм, ниһаять, эреп күздән югалды. Менә, кояш кыйпылчыгы күренде һәм ул, бәйрәмдә күккә чөелгән алсу шар шикелле, салмак кына югарыга күтәрелә башлады. Таң туды.   (Җ. Дәрзаман буенча)

1) Автор кояшны нәрсә белән чагыштыра?

2) Сезнең таң атканны күзәткәнегез бармы? Күк йөзе ничек үзгәрә?

3) Мәһабәт сүзенең мәгънәсен аңлатыгыз.

27. Күп нокталар урынына тиешле сыйфатлар куеп, шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз.

                                  Әбиләрдә кунакта

                   Коймагы да коймагы,

                   Агып тора каймагы!

                   Табада пешеп тора,

                    ...      ! –

                    ...   кул тотма,

                    ...      ! –

                    телеңне йотма!

                    Син телең йотсаң, Нәбирә,

                    Кем рәхмәт әйтер әбигә? (Ш. Галиев)

Сайлап алу өчен сүзләр: тәмле, ялан, кайнар.

1) Кунакка баргач, әбиең сине коймак белән сыйлыймы?

2) Ул тагын нәрсәләр пешерә?

3) Әбиең пешергән иң тәмле ризыкны мактап, дусларыңа сөйлә.

4) Дусларыңа әбиләре нәрсәләр пешереп бирәләр икән?

28. Өзекне укыгыз, исем куегыз. Эчтәлеген сөйләгез. Нисби сыйфатларны язып алыгыз, ясалышларын ачыклагыз.

Көз быел матур килде. Җылы, аяз көннәр җәйне хәтерләтәләр. Агачлардагы куе яшеллек тә сакланды. Яңгырга мул булган көзге болытлар да күренмәделәр.

Менә шундый матур көннәрнең берсендә Сания апа иртә уянды. Өйдәге йоклаучыларны уятмаска тырышып киенергә тотынды.

Чәчләрен тарады, өстәлдәге күзлеген киде дә әкрен генә ишектән чыкты.

Иртәнге салкын аны бераз туңдырса да, ул өенә кермәде. Кемнедер, бик кирәкле һәм кадерле кешесен көткән сыман, капка баганасына сөялгән килеш, урамны күзәтте.

Яңа кимнәрен киеп, кулларына букетлар тотып, балалар мәктәпкә агылалар. Шул балалар төркеменә Сания апа сокланып карый.

                                                                              (А. Алиштан)

29. Күп нокталар урынына тиешле хәрефләр өстәп күчереп языгыз. Тактага карап тикшерегез. Сәнгатьле итеп укыгыз.

                Яш...л яңгыр, яш...л яңгыр

                Таллыклар ешкынында.

                К...з...л яңгыр, к...з...л яңгыр,

                К...мл... тау ышыгында.

                Зә...гәр яңгыр, зә...гәр яңгыр

                Инеш дулкыннарында.

                С...ры яңгыр, с...ры яңгыр

                Якты бодай к...р...нда.

               

                Болыт, җиргә җепләр сузып,

                Төсләрдән чигү чигә.

                Биз...кл... келәм әзерли

                Бүләккә игенчегә!

                                     (М. Галиевтан)

30. Текстны укыгыз, исем куегыз. Нисби сыйфатларны кучереп языгыз. Асыл сыйфатларны төрле дәрәҗәгә куеп әйтегез. Сорауларга җавап бирегез.

Һәр халыкның үзенә генә хас күңелле бәйрәме бар. Безнең ямьле Сабан туебыз шундый милли бәйрәмнәрнең берсе.

Татарстанда         һәм татар халкы яши торган башка җирләрдә июнь аенда сабан туйлары үткәрелә. Сагынып алынган бу бәйрәмдә кешеләр көч сынашалар. Алар көрәшәләр, сикерәләр, авыр герләр күтәрәләр.

Сабан туе – хезмәт бәйрәме. Язгы кыр эшләрен тәмамлаганнан соң, эшләгән эшләргә нәтиҗә ясарга мәйданнарга җыелалар, ярышалар, бәйрәм итәләр.   (Н. Исәнбәт)

                                                 

1) Сабан туенда булганыгыз бармы?

2) Сезгә бу бәйрәм ошыймы?

3) Сабан туенда тагын нинди ярышлар, уеннар үткәрелә?

4) Сезнең авылда (районда, шәһәрдә) Сабан туе ничек үткәрелә?

31. Күп нокталар урынына тиешле сыйфатлар куеп укыгыз. Бу шигырьдә нинди күгәрченнәр турында сүз бара?

     Күгәрчен

                 Бер кошка кызыгамын-            

                 Тәпие     ...      аның.          

                 Атлаган саен баш ия –

                 Гадәте    ...      аның.

                 Гөлдер-гү, гөлдер-гү,

                 Бигрәк    ...     кемдер бу?

                  ...  та була күгәрчен,

                  ...   тә була күгәрчен.

                 Уйный кояш нурларында –

                 Күктә була күгәрчен...

                 Гөлдер-гү, гөлдер-гү,

                 Бигрәк җитез,    ...      бу.

                                     (Нури Арслановтан)

Сайлап алу өчен сүзләр: чибәр, күк, кызыл, кызык, ак, өлгер.

32. Күп нокталар урынына тиешле хәрефләр куеп укыгыз. Сорауларга җавап бирегез.

Күк күгәрчен

Без күбрәк күк күгәрченне беләбез. Аның канатлары күкс...   төстә була. Муены белән күкрәгендә әле ...шел, әле ал төс чагылып китә. Тәпиләре к...п-кызыл. Ул ...ак-...ак атлап, я...а яуган карда б...рмалы, кәкре-б...кре эзләр калдырып йөри.  (Т. Шакирова)

1) Борынгы заманнарда күгәрченнәр тауларда яшәгәннәр. Ә хәзер алар кайда яши?

2) Күк күгерченнәрне күргәнегез бармы?

3) Тамыр, ясалма, парлы сыйфатларны төркемләп күчереп языгыз.

4) Сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләгез.

33. Күп нокталар урынына тиешле сыйфатлар куеп, шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз. Сорауларга җавап бирегез.

Ятим тургай

 Тургай , нигә    ...     син?

Нигә болай елыйсың?

- Инде елап ардым мин:

...         калдым мин.

 Абау, шулай укмыни?

Балаларың юкмыни?

 Аҗдаһадай       ...            

 ...         бер очкыч

Агу сипте басуга.

Балаларым барсы да

Шундук үлеп беттеләр...

Мине ятим иттеләр...

                           (Х. Халиков)

Сайлап алу өчен сүзләр: коточкыч, япа-ялгыз, моңлы, мәрхәмәтсез.

1) Тургай нигә елый?

2) Аның балалары нишләп үлеп беткәннәр?

3) Синең тургай сайравын ишеткәнең бармы?

4) Ни өчен кешеләр тургай сайравы турында шигырьләр язалар, көйләр чыгаралар?

5) Сыйфатларны сыйфатланмышлары белән күчереп языгыз, ясалышлары ягыннан төрләрен билгеләгез.

6) Моңлы, коточкыч сүзләренә хәреф-аваз анализы ясагыз.

7) Шартлы билгеләр белән моңлы, мәрхәмәтсез, коточкыч  сүзләренең мәгънәле кисәкләрен күрсәтегез.

34. Күп нокталар урынына тиешле сыйфатлар куеп укыгыз.

                               Кәккүк

                       ...       яз җиткәч,

                       ...       урманнан

                       Кәккүк тавышы

                       Яңгырый һаман:

                       “Кәккүк! Кәккүк!

                       Кәккүк! Кәккүк!”

                               (Әхмәт Исхактан)

Күке          ...               кошларның берсе.

Алар    ...       кошлар ашамый торган   ...   бөҗәкләрне дә күпләп юк итәләр. (Т. Шакировадан)

Сайлап алу өчен сүзләр: башка, якты, яшел, иң файдалы, зарарлы.

1) Урманда булганда күке күкелдәвен ишеткәнегез бармы?

2) Кәккүк турында язылган тагын нинди шигырьләр, җырлар беләсез?

35. Күп нокталар урынына тиешле хәрефләр куеп укыгыз.

                  К...зг... урман

                  Т...п-тын булган,

                  Агач башы – яла...гач,

                  Со...гы яфрак

                  Төшә калтырап,

                  Әз генә җил шаяргач.

                            (Ш. Маннурдан)

1) Өзекне ятлагыз, хәтер диктанты итеп языгыз.

2) Сыйфатларның җөмләдә кайсы кисәкләр булып килүләрен асларына сызып билгеләгез.  

36. Шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз. Сорауларга җавап бирегез.

Урак өсте.

        Кошлар да сайрамый, тынган инде,

        Иртәләрен аксыл томан инде.

        Сары яфракларга төрә-төрә,

        Болыннарны иңләп август керә.

        Алтын-сары басу-кырлар тулы

        Җитлегү һәм өлгерүләр моңы.

        Җылы җилдә гөҗләп бодай үсте,

        Урак өсте, иркәм, урак өсте.

        Иң матур чак, моңсу бәйрәм төсле,

        Урак өсте, бездә, урак өсте.

                                                              (Г. Афзал)

1) Урак өсте кайчан башлана?

2) Август килеп җитүен сурәтләгәндә, автор нинди сыйфатлар кулланган?

3) Алар предметның нинди билгеләрен белдерәләр?

4) Җылы сүзе нәрсәне белдерә?

5) Авторга урак өсте ошыймы? Ни өчен?

6) Сыйфатларны сыйфатланмышлары белән күчереп языгыз, дәрәҗәләрен һәм ясалышлары ягыннан төрләрен билгеләгез.  

37. Текстны укыгыз, исем куегыз.

Көзге аяз көн. Зәңгәр күктә, тезелеп-тезелеп, кыр казлары, кыр үрдәкләре оча. Тонык саф һавада ап-ак мамык төсле пәрәвезләр йөри. Җәен ямь-яшел булып күпереп утырган урманлы тау сары, кызыл, соры төсләргә кереп алланган.

Тугайлыктагы зелпе куаклары яшел әле. Куаклар тирәсендәге үләне чабылып алынган җирләргә, яңадан чабырлык булып, бөдрә курпы үскән. Һава җиләс. Тын алырга рәхәт.

Без күптән түгел булып үткән яңгырдан соң тузаны басылган такыр, ялтыр юлдан, җирән атны йөгертеп, шәһәргә укуыбызны дәвам итәргә барабыз.   (М. Әмир)

1) Сыйфатларны сыйфатланмышлары белән, хәбәр булып килсәләр, ияләре белән язып алыгыз.

2) Асыл сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләгез.

3) Пәрәвезләрне автор нәрсә белән чагыштыра?

4) Ямь-яшел сүзе җөмләнең кайсы кисәге булып килгән?

5) Нисби сыйфатларның ничек ясалуын ачыклагыз.

6) Текстның эчтәлеген сөйләгез.

 

38. Шигырьдән өзекләрне укыгыз. Исемләшкән сыйфатларны күчереп языгыз. Аларның тамыр һәм кушымчаларын шартлы билгеләр белән күрсәтегез.

                               Ипекәй

                    Ипинең карасы бар,

                    Күмәче, калачы бар.

                    Бер капсаң шул карасын,

                    Күмәчен я калачын,

                    Тагын кабасы килә,

                    Тагын бер генә кабат

                    Кабып аласы килә.

                                   ...

                    Бигрәк тәмле карасы,

                    Бигрәк тәмле агы да...

                                   ...

                    Ипекәйнең кайсы да –

                    Ризыкның хөрмәтлесе!

                    Җирдә иң кыйммәтлесе!

                                   (Р. Миңнуллин)

1) Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларны табыгыз. Алар нәрсәне белдерә?

2) Ипи, икмәк турында нинди мәкальләр беләсез?

             

39. Күп нокталар урынына тиешле сыйфатлар куеп укыгыз. Сорауларга җавап бирегез.

Урман аеруча матур иде ул көнне. Агач яфраклары ...  .  Алар, әйтерсең лә,   ...   чатыр астында калган – күк   ...  ! Без аңламый торган әллә нинди матур телләрдә кошлар сайрый. Андый   ...   моңны радио концертларында да ишеткәнем юк минем.

Кошлар сайравына аланлыкта бал кортлары, шөпшәләр, төклетуралар килеп кушыла. “Сезнеке   ...  оркестр булса,   безнеке      ...  оркестр!” – диләрдер сыман алар. Чыннан да, игътибар беләнрәк тыңласаң, бал кортлары эреле-ваклы скрипкаларда, төклетуралар аларның иң зурларында уйныйлардыр сыман тоела.    (Җ. Дәрзаман)

Сайлап алу өчен сүзләр: зәңгәр, чалт аяз, матур, тынлы, зөбәрҗәт-яшел, искитмәле, кыллы.

1) Бу өзектә елның кайсы вакыты сурәтләнә?

2) Кошлар сайравын, бал кортлары, шөпшәләр, төклетуралар тавышын автор нинди оркестрлар белән чагыштыра?  

3) Сыйфатларны ясалу ысуллары буенча төркемләп күчереп языгыз.

4) Эреле-ваклы, иң зурларында сүзләренә морфологик анализ ясагыз.

 

40. Күп нокталар урынына тиешле сыйфатлар куеп укыгыз. Сорауларга җавап бирегез.

                Яз иртәсен котлагандай

                ...        булып,

                ...          күкне каплап алды

                ...         болыт.

                Бизәкләгән төсле булды

                Бөтен һава:

                Кар өстенә шыбыр-шыбыр

                Ләйсән ява!

                Ләйсән, Ләйсән!

                Иң беренче

                ...       яңгыр!    (Ә. Кари)

Сайлап алу өчен сүзләр: язгы, матур, аксыл, зәңгәр.

1) Ләйсән яңгыр кайчан ява?

2) Язгы (җәйге, көзге) яңгыр нинди була?

Кем күбрәк сыйфатлар таба?

Язгы яңгыр -   ...    яңгыр,   ...    яңгыр;

Җәйге яңгыр - ...       яңгыр, ...           яңгыр;

Көзге яңгыр - ...         яңгыр, ...          яңгыр.                

3) Яшенле яңгыр кайчан ява?

41. Күп нокталар урынына тиешле сыйфатлар куеп укыгыз. Сорауларга җавап бирегез.

 ...   җирлектә     ...       чәчәкләр. Гөлҗимеш чәчәкләре...

 Таң калам, аерыла алмыйм алардан. Эре һәм     ...      чыкка чылануларын яратам. Гүя яшь аралаш елмаешып торалар. Чык түгел, ә яшьлек яшьләре. Берсен түзмичә өзәргә чамалыйм, ләкин һәр яфрак төбендә икешәр чәнечке. “Кагылсаң, үкенерсең”, - дигән күк искәртеп торалар. Димәк, ботакның сынасы килми. Матур да булсын, үз кадерен үзе дә белмәсен – алай булмый, күрәсең. Табигать, димәк, үзе шулай ясаган. Ул     ...     чәчәкләрне мөмкин кадәр озаграк сакларга уйлаган. Чөнки алар май уртасында күренә дә июльгә тикле күзне иркәли. Җәй буе шиңүне уйламый да. Әгәр шул      ...    энәләре булмаса һәм үткән-барган өзә башласа?  (Г. Хәсәнов)

Сайлап алу өчен сүзләр: якты, яшел, үткен, зур-зур, назлы.

1) Гөлҗимешне күргәнегез бармы?

2) Ул кайда үсә?

3) Аның чәчәкләре нинди төстә була?

4) Җимешләре турында нәрсәләр беләсез?          

42. Өзекне укыгыз, исем куегыз. Сорауларга җавап бирегез.

Бер караганда урман тып-тын. Бер генә дә җан иясе юк сыман. Ә яхшылабрак карасаң, дикъкать беләнрәк күзәтсәң, алай түгел. Урман яши. Урман үз дөньясы белән тереклек итә. Әнә карасу яшел чыршы ылыслары тибрәнешеп куйдылар. Тиен шулай селкетә ылысларны. Үзе күренми. Үзе ылыслар арасында. Әнә, куллары белән биленә таянган баһадирдай юан имәннең очында ук кызыллы-сарылы чәчәкләр – кызылтүшләр күренгәләп китә. Сайраулары нинди матур! Гүя кайдадыр көмеш акча чылтыраталар.    (Ф. Шәфигуллин)

1) Урман кайчан тып-тын була?

2) Чыршы ылыслары нинди төстә?

3) Кызылтүшләрне автор нәрсәләргә охшата? Аларның матур итеп сайрауларын нәрсә белән чагыштыра?

4) Сезнең кызылтүшләрне күргәнегез бармы?

5) Карасу яшел, кызыллы-сарылы сүзләренең мәгънәләрен, ясалышын һәм язылышын аңлатып бирегез.

43. Өзекне укыгыз. Сорауларга җавап бирегез.

 

... Неп-нечкә билле, тез тиңентен генә язгы пәлтәсе дә, башына бәйләгән аллы-гөлле, буй-буй шарфы да өздереп килешә. Ә бигрәк тә әлеге шул уенчыктай җиңел ак читекләре! Әйтерсең ак бәкәлле колын! Баскан өстенә басып, сикереп чабарга җилкенеп тора. Үзе әрләшкән була, ә күзләре... Бернинди усаллык, бернинди дошманлык әсәре юк лабаса күзләрендә. Озын керфекләр арасына яшеренгәннәр дә менә-менә көлеп җибәрергә торалар.

Керфекләре дисәң... Шундый озын, шундый куелар, әйтерсең аерым бөртекләр түгел, ә тоташтан кара элпәләр – кара күбәләк канатлары...     (Г. Сабитов)

1) Автор сурәтләве буенча Гөлүсәнең тышкы кыяфәтен күз алдына китереп буламы?

2) Аның пәлтәсе, шарфы, читекләре нинди?

3) Кызның керфекләре нәрсә белән чагыштырыла? Ни өчен?

4) Өйдә, берәр якын дустыгызның тышкы кыяфәтен сурәтләп, кечкенә хикәя языгыз, рәсемен ясагыз.  

44. Күп нокталар урынына тиешле кушымчалар куеп укыгыз. Сорауларга җавап бирегез.

Равилне быел армиягә алдылар.

Әни, туган авыл, туган ил...   Һәркемнең күңеле өчен иң изге, иң газиз нәрсәләр     алар.     Балага     үз     әнкәсе...         дә күркәм...    , кадерле...    җан булмаган кебек, ир кешегә үз иле...      дә матур...    ил юк. Әни һәм Туган җир – сине карап үстерүче, сине кеше итүче, сине сагынучы һәм сагындыручы шулар. Кошлар да, яз җиткәч, үзләренең туып үскән илләрен сагынып кайталар. Равил дә кайтыр. Ул инде тимер өзәрлек егет булып кайтыр. Әмма әнисе өчен ул барыбер бала булып калыр.      (И. Гази)

1) Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларны табыгыз. Алар нәрсәне белдерә?

2) Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны автор нәрсә өчен куллана?

45. Күп нокталар урынына тиешле кушымчалар өстәп, текстны укыгыз. Сорауларга җавап бирегез.

Менә яз килде. Дәрт...  кояш кытыклап уяткандай, табигать тирләп, көлеп, күзен ачты. Бөтен җан ияләрендә эшлек...  хәрәкәт, куаныч...  ыгы-зыгы башланды. Җир өсте көннән-көн үсә, куера барган яшь үлән белән түшәлде һәм кояшка карап йөзләрен ачкан хуш ис...  нәфис чәчәкләр белән бизәлде. Ул чәчәкләргә билен буган, аякларына сары итекләр кигән яшь кияүләр төсле, уңган, чая бал кортлары килеп кундылар. Ак, сары, кызыл-чуар купшы күбәләкләр талпынып очалар. Сылу сыерчыклар, наз...  сандугачлар, иркә кәккүкләр бакчалар түрендә туктаусыз сайрап торалар. Җитез сабан тургайлары, такмаклап биюче егетләр сыман, нур...  һавадан төшмичә, сайрый-сайрый, сызгыра-сызгыра җилпенәләр.      (Ә. Еники)

1) Ә. Еники язгы табигатьнең матурлыгын оста итеп сурәтли, бик күп эпитетлар куллана. Аларны табып, дәфтәрегезгә күчәреп языгыз.

2) Ни өчен автор бу эпитетларны куллана?

3) Бал кортлары, сабан тургайлары кемнәр белән чагыштырыла?

4) Текстның эчтәлеген сөйләгез.

     

46. Өзекне укыгыз, исем куегыз.

Бу кошка исемне купшы дип дөрес сайлаганнар. Купшы чыпчык – купшы. Маңгае һәм муены кызыл, кара канатларында ачык сары сызыклар, аркасында коңгырт сары, ә баш түбәсе, баш арты һәм ак яңакларының тирәсе кара. Ана кошчык та шундый ук бизәкле, тик бераз тоныграк. Купшы чыпчык – безнең урманнарның иң матур кошларыннан берсе. (Кем ул. Нәрсә ул.)

1) Бу кошны сурәтләүдә нинди сүзләр иң әһәмиятле роль уйный?

2) Алар нәрсәне белдерә?

3) Тезмә сыйфатларны табыгыз. Алар нинди төсләрне белдерәләр?

4) Ачык сары сүзенең антонимын табыгыз.

5) Кошны сурәтләгәндә, автор нинди детальләргә игътибар итә?

6) Кошның маңгае һәм муены нинди?

7) Канатлары нинди?

8) Баш түбәсе, баш арты һәм яңакларының тирәсе нинди?

9) Яңаклары нинди?

10) Ни өчен бу кошка купшы чыпчык дигән исем биргәннәр?

11) Ана кошчык нинди?

12) Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны табыгыз, мәгънәләрен аңлатыгыз.

13) Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатны табыгыз. Ул нәрсәне белдерә?

14) Өзекне тагын бер кат игътибар белән укыгыз, кошның рәсеменә карагыз.

15) Күп нокталар урынына хәтердә калдырган сыйфатларны куеп, күчереп языгыз.

Купшы чыпчык -  

Маңгае һәм муены ... 

канатларында ... сызыклар.

Аркасында ... сызыклар.

Баш түбәсе, баш арты, ... яңакларының тирәсе ...

Ана кошчык бераз ...

16) Купшы чыпчыкның рәсеменә карап, өзекнең эчтәлеген сөйләгез.

17) Өйдә үзегезгә ошаган берәр кошны сурәтләп языгыз.

47. Күп нокталар урынына тиешле сүзләр өстәп, өзекне укыгыз.

Зур агачлар күләгәсендә, куе үлән арасында, озынча ике зур яфрак уртасында яшеренгән нәзек сабакта вак кына берничә ак кыңгырау чәчәге үсеп утыра. Бу - ... ,  ... ... .

... ... тәмле исле матур чәчәк кенә түгел. Йөрәк авырулы кешеләр өчен аннан дару ясыйлар. (Кем ул. Нәрсә ул.)

Сайлап алыр өчен сүзләр: ландыш, энҗе чәчәк.

1) Нинди сүзләр бу чәчәкне күз алдына китерергә ярдәм итә?

2) Бу чәчәк кайда үсә?

3) Аның исе сезгә ошыймы?

4) Ә сез беләсезме, ни өчен энҗе чәчәкләрне өзеп алырга ярамый?

5) Сыйфатларны сыйфатланмышлары белән язып алыгыз, төрле дәрәҗәгә куеп әйтегез.

6) Озынча сүзенә фонетик анализ ясагыз.

7) Вак сүзенә хәреф-аваз анализы ясагыз.

48. Текстны укыгыз.

Карабүрек

Кар өстендә нәни генә кошчык сикергәләп йөри. Аның күкрәге алсу төстә, койрыгы өстендә кар кебек ак тап, аркасы күгелҗем, башы, канатлары һәм койрыгы кара төстә.

Ана кошчык ата кошчыктан күкрәге соргылт-көрән төстә булуы белән аерыла.

Ышанучан карабүрек тозакка җиңел эләгә. Һәм хуҗасына бик тиз ияләшә. Әмма тоткында карабүрекнең алсу төсе югала – карала...

Карабүрек – безнең туган як табигатен бизәп торучы кошларның берсе, аны мөмкин кадәр сакларга тырышыгыз! (Кем ул. Нәрсә ул.)

1) Сезнең карабүрекне күргәнегез бармы?

2) Аның күкрәге нинди төстә? Аркасы нинди? Канатлары һәм койрыгы нинди төстә? Койрыгы өстендә нинди тап бар?

3) Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатларны табып күчереп языгыз.

4) Ана кошчык ата кошчыктан нәрсәсе белән аерылып тора?

5) Ни өчен карабүрек тозакка җиңел эләгә?

6) Тоткында аның төсе ничек үзгәрә?

7) Ни өчен бу кошны сакларга кирәк?

8) Шартлы билгеләр белән  соргылт-көрән сүзенең мәгънәле кисәкләрен күрсәтегез.    

9) Күгелҗем сүзенә морфологик-синтаксик анализ ясагыз.

10) Текстның эчтәлеген сөйләгез.

49. Абдулла Алишны сурәтләгән өзекне укыгыз.

Урта буйлы, киңчәрәк гәүдәле, карасу-ал йөзле, кара күзле, кара кашлы, шундый ук чем-кара чәчле, ияк очында бармак басым урыны батыбрак торган ягымлы егет минем хәтеремдә бик акыллы һәм тыйнак кеше сыйфатында саклана. Җәйләрен күбрәк шакмаклы шотландка күлмәктән, кышларын күн курткадан йөрүе исемдә...

                                                                                 (М. Әмир)

1) Абдулла Алишның тышкы кыяфәтен сурәтләгәндә, автор нинди элементлардан файдалана?

2) Абдулла Алиш ничек киенгән?

3) Аның эчке сыйфатларын белдергән сүзләрне табыгыз.

4) Сыйфатларны күчереп языгыз, ясалышлары ягыннан төрләрен билгеләгез.

5) Гәүдәле сүзенә хәреф-аваз анализы ясагыз.

50. Абдулла Алишны сурәтләгән өзекне укыгыз.

Миңа ул беренче танышуда ук ошады. Тиздән без аның белән гамәлдәшләр түгел, чын иптәшләр, дуслар булып киттек. Моңа Алишның яхшы холыклы, ачык йөзле, тугрылыклы, кешелекле, кечелекле һәм бик мөлаем табигатьле булуы ярдәм итте... (Н. Арсланов)

1) Бирелгән өзектән синонимнарны һәм фразеологик әйтелмәләрне табып әйтегез, мәгънәләрен аңлатып бирегез.

2) Сүзлек дәфтәрләрегезгә фразеологик әйтелмәләрне күчереп языгыз.

3) Яхшы холыклы, мөлаем табигатьле сүзләренә хәреф-аваз анализы ясагыз.

4) Шартлы билгеләр белән  кешелекле сүзенең мәгънәле кисәкләрен күрсәтегез.

5) Кечелекле сүзенә морфологик анализ ясагыз.

6) Текстның эчтәлеген сөйләгез.

 

51. Өзекне укыгыз.

Күп елларга сузылган дуслык чорында мин Алишның төксе яки ачулы чагын күрмәдем. Ул гаҗәп ачык чырайлы, тәмле телле иде... Абдулла Алиш кемгә булса да дәшә икән, ул кешенең исеме аның авызыннан бөтенләй башкача, гаҗәп мөлаем булып чыга иде...

Әйе, ул бик йомшак күңелле, бер үк вакытта шаян да иде... (Н. Арсланов)

1) Төксе сүзенең синонимнарын табыгыз (ямансу, күңелсез).

2)  Ачулы сүзенең синонимнарын табыгыз (усал, явыз).

3) Тексттан фразеологик әйтелмәләрне табыгыз, мәгънәләрен аңлатыгыз.

4) Мөлаем сүзенә фонетик анализ ясагыз.

5) Текстның эчтәлеген сөйләгез.

52. Өзекне укыгыз.

«Әй, гүзәл, әйбәт, акыллы, сылу, әдәпле, тәртипле, тәүфыйклы кызый, - дидем мин. – Тагын бер көл әле. Мин кызларның көлгәнен яратам.»  (Ф. Яруллин)

1) Кызның тышкы һәм эчке матурлыгын сурәтләү өчен, Ф. Яруллин нинди синонимнар кулланган?

2) Тәүфыйклы сүзенең мәгънәсен аңлатып бирегез, хәреф-аваз анализын ясагыз.

3) Синонимнар кулланып, якын дустыгыз турында хикәя төзеп языгыз.

53. Күп нокталар урынына тиешле сыйфатлар куеп, шигырьдән өзекне укыгыз.

... ... алан, ... имәннәр. Башларына ... башлыкларын кигәннәр.

                                                                               (Р. Бәшәр)

Сайлап алу өчен сүзләр: алтынсу, яшел, кояшлы, биек-биек.

1) Шигырьдән өзекне дәфтәрегезгә күчереп языгыз.

2) Алан сүзен ачыклап килгән сыйфатларның ясалышы ягыннан төрләрен билгеләгез.

3) Алан сүзе белән янәшә ясалышы ягыннан нинди сыйфат килгән?

54. А. Алишның «Мин дәү, син кечкенә» хикәясен укып чыгыгыз, һәм түбәндәге сорауларга җавап бирегез:

1) Автор кулланган антоним сыйфатларны табыгыз.

2) Дәү һәм кечкенә сүзләренең нинди синонимнары кулланылган?

3) Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны табыгыз. Алар нинди җөмлә кисәкләре булып килгәннәр?

4) Исемләшкән сыйфатларны табып язып алыгыз. Шартлы билгеләр белән аларның тамыр һәм кушымчаларын күрсәтегез.

5) Күп нокталар урынына тиешле сыйфатлар куеп күчереп языгыз:

 һәрвакыт юл куярга кирәк.

... кешеләр ... тимиләр.

Акыллы малайлар ... тимиләр.

55. Өзекне укыгыз.

Авылны икегә ярып ага торган Актай елгасы үзенең суга муллыгы, суының татлылыгы, балыкка бай булуы белән тирә-якка дан тота. Кайчандыр елганың тагын да киңрәк, тагын да тирәнрәк һәм балыкка баерак булуын сөйлиләр. Елга тирәсендәге урманны кисеп бетергәч, аның суы кимегән... (А. Алиш)

1) Шартлы билгеләр белән киңрәк, тирәнрәк, баерак  сүзләренең мәгънәле кисәкләрен күрсәтегез.

2) Чагыштыру дәрәҗәсе ничек ясала?

3) Киңрәк, баерак  сүзләренә хәреф-аваз анализы ясагыз.

56. Г. Ибраһимовның «Яз башы» әсәреннән күлнең матурлыгын сурәтләгән өзекне табып, сәнгатьле итеп укыгыз.

1) Автор нинди сыйфатлар куллана? Алар нәрсәне белдерә?

2) Сыйфатларны сыйфатланмышлары белән күчереп языгыз.

3) Шомлырак, рәхәтрәк, кызыграк сыйфатларының  дәрәҗәләрен билгеләгез, шартлы билгеләр белән мәгънәле кисәкләрен күрсәтегез.

4) Бу сыйфатлар нинди җөмлә кисәкләре булып килгәннәр?

5) Шомлырак, кызыграк сүзләренә хәреф-аваз анализы ясагыз.

6) Өзекнең эчтәлеген сөйләгез.

   

57. Г. Ибраһимовның «Алмачуар» әсәреннән колынны сурәтләгән өзекне табып, сәнгатьле итеп укыгыз.

1) Сыйфатларны үзләре ияргән сүзләре белән язып алыгыз.

2) Асыл сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләгез.

3) Өйдә колынның рәсемен ясап карагыз.

58. А. Әхмәтнең «Үги кыз» әсәрен укыгыз.    

1) Зөһрә белән Мәфтуха портретларын сурәтләп сөйләгез.

2) Сез нинди сыйфатлар кулланасыз?

Зөһрә портреты: матур, чибәр, сөйкемле, җиңел гәүдәле, пөхтә.

Мәфтуха портреты: ямьсез, җыйнаксыз, тупас гәүдәле.

3) Зөһрәнең уңай сыйфатларын әйтегез.

4) Игелекле сүзенең синонимнарын табыгыз.

5) Антоним сыйфатларны табыгыз.

59. А. Алишның «Сертотмас үрдәк» әкиятен рольләргә бүлеп укыгыз.

1) Күп нокталар урынына тиешле сыйфатлар куеп күчереп языгыз:

... , ... үрдәк;

... итеп ... хәбәрләр сөйли;

... урманга барып җиткән;

йортың ... булыр, җимерелмәслек ... булыр;

керпенең ... киңәше;

... бер куян;

... койрыклы эт;

төлке ... булса да.

2) Чибәрләрнең чибәре, гәүһәрләрнең гәүһәре сыйфатларының дәрәҗәсен һәм ясалышы ягыннан төрен билгеләгез. Аларның мәгънәләрен аңлатыгыз.

3) Сөйкемле, гәүдәле сүзләренә хәреф-аваз анализы ясагыз.

60. Гарәфи Хәсәновның «Март», «Апрель», «Май» хикәяләрен укыгыз. Төсләрне белдерә торган тамыр, парлы, тезмә сыйфатларны табып, мәгънәләрен аңлатыгыз, төркемләп күчереп языгыз.

61. Контраст өчен кулланылган антоним сыйфатлар кергән 10 мәкаль табып язып килегез.

Файдаланылган әдәбият

1. Балалар әдәбияты: Хрестоматия. –  Казан: Мәгариф, 2004. –  543 б.

2. Галиев М. Б. Сипкелле кояш: Балалар өчен шигырьләр/ М. Б. Галиев. -Казан: Мәгариф, 2007. –  63 б.

3. Галиев Ш. Г. Шәвәли китабы/ Ш. Г. Галиев. –  Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2006. –  12 б.

4. Гыймадиева Н. С. Диктантлар һәм излоҗениеләр (Рус телендә гомуми белем бирүче мәктәпнең 5-11 нче сыйныфлары өчен)/ Н. С. Гыймадиева, Г. Н. Закирова, З. В. Шәйхетдинова. - Казан: Яңалиф, 2006. –  132 б.

5. Максимов Н. В. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәп. 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/ Н. В. Максимов, Н. З. Хәмидуллина. –  Казан: Мәгариф, 2005. –  191 б.

6. Риторика: Дүртьеллык башлангыч татар мәктәп. 4 нче сыйныфы өчен дәреслек/ М. Х. Хәсәнова  һ. б.. –  Казан: Мәгариф, 2003. –  112 б.

7. Татар әдәбиятыннан хрестоматия: Унберьеллык урта мәктәпнең 5 нче сыйныфы өчен. –  Казан: Хәтер, 1999. –  448 б.

8. Харисова Ч. М. Татар теле: Теория, күнегүләр, тестлар/ Ч. М. Харисова. –  Казан: Мәгариф, 2006. –  207 б.

9. Харисов Ф. Ф. Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәп. 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/ Ф. Ф. Харисов, Ч. М. Харисова. – Казан: Мәгариф, 2004. – 159 б.

10. Хәсәнов Ә. Х. Табигатькә тәрәзә: Парчалар/ Ә. Х. Хәсәнов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2006. – 24 б.

11. Хәсәнов Г. Х. Елның дүрт фасылы: Повестьлар, хикәяләр/ Г. Х. Хәсәнов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1991. – 319 б.

12. Хисамова Ф. М. Татар теле морфологиясе / Ф. М. Хисамова. – Казан: Мәгариф, 2006. – 335 б.

13. Шакирова Т. Р. Кошлар: Табигатькә сәяхәт/ Т. Р. Шакирова. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2007. – 40 б.

14. Юсупов Ф. Ю. Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәп. 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек / Ф. Ю. Юсупов  һ. б.. - Казан: Мәгариф, 2006. –  263 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфатларны кабатлау

Максат:укучыларны сыйфат белән кабатлауны дәвам итү; фикерләү сәләтләрен үстерү өстендә эшне дәвам итү; укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү; таби...

Открытый урок по татарскому языку "Сыйфатларны кабатлау".

Открытый урок по татарскому языку "Сыйфатларны кабатлау" для 4 класса русскоязычных учащихся + призентация....

Дәресләрдә уеннар, күрсәтмә Һәм дидактик материаллар куллану

Дәресләрдә уеннар, күрсәтмә Һәм дидактик материаллар куллану...

2 нче сыйныфта арадаш аттестация һәм агымдагы өлгерешне тикшерү өчен методик материаллар һәм якынча бәяләү материаллары

2 нче сыйныфта арадаш аттестация һәм агымдагыөлгерешне тикшерү өчен методик материаллар һәмякынча бәяләү материаллары...

V-IX сыйныфлар өчен татар теленнән милли-төбәк компонентларына нигезләнеп төзелгән дидактик материаллар

Милли горурлык, туган төбәгеңне ихтирам итү хисе туган якның талантлы шәхесләре үрнәгендә тәрбияләнә.Аларның иҗатын өйрәнү,  әсәрләре буенча фикер алышу укучылар күңелендә тирән эз калдыра.Бездә ...

Татар теленнән дидактик материаллар

Укытучыларга дәрестә кулланыр өчен дидактик материаллар...

Дидактик материаллар

Татар теле. Әдәбият. Дидактик материаллар....