Абдулла Алишнын тормыш юлы һәм иҗаты
методическая разработка (5 класс) на тему

Cафиуллина Илира Нурисламовна

Тата әдәбиятыннан дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл abdulla_alishnyn_tormysh_yuly_hm_izhaty.docx25.18 КБ

Предварительный просмотр:

  Тема:   Абдулла Алишның  тормыш юлы һәм иҗаты

Максат: 1) Абдулла Алишның  тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру;

             2) слайд-шоу ярдәмендә биографиясе белән таныштыру;

                3)  әхлак тәрбиясе.                                                                                                                                

                                        Дәрес барышы.

1.Актуальләштерү

 1) өй эшен тикшерү.

Үткән дәрес материалы буенча фикер алышу:

58 нче биттәге сорау һәм биремнәргә  җавап бирергә.

2.Яңа белем күнекмәләре формалаштыру.

      Бөек Ватан сугышы каһарманы Абдулла Алишның фашист гильотинасы башын кискәндә әле аңа 36 яшь тә тулып җитмәгән була. Ул кыска гына гомер кичерсә дә, күп санлы хикәяләр, әкиятләр, тәрҗемә әсәрләре, мәкаләләр, шигырьләр иҗат итә. Яшь буынны тәрбияләүдә олы мирас калдырып, күңелләргә мәңгегә кереп кала.

   Балаларның яраткан язучысы 6-7 яшендә әтисеннән башлангыч белемне ала. Җидееллык рус мәктәбендә укыганда стена газетасы һәм кулъязма журналлар чыгаруда оештыручыларның берсе була, халык авыз иҗаты әсәрләрен туплый, өйрәнә һәм үзе дә әсәрләр иҗат итә башлый. Ул 1927 нче елда җир төзү техникумын тәмамлый, төрле эшләрдә эшли һәм Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология бүлегенә укырга керә. Җир төзү техникумында укыганда ук иҗат эше белән шөгыльләнә башлый.

   1934 елда А.Алишны Казанда татарча чыга торган “Техника” журналының җаваплы секретаре итеп билгелиләр. Ә аннан соң “Пионер каләме” (“Ялкын”) журналы редакциясендә һәм радиокомитетта эшли. Институтта кичке бүлектә укый, бик тырыш, үҗәт була ул. Шушы елларда язучы шактый күп әсәрләр иҗат итә. Балалар өчен дә, олылар өчен дә язылган әсәрләре белән киң катлау укучыларына тиз таныла. Балалар өчен язылган “Ант”, “Дулкыннар”, “Отряд флагы”, хикәя җыентыклары, зурлар өчен язылган хикәяләре дә шушы елларда дөнья күрә.

   Бөек Ватан сугышы башлангач, Абдулла Алиш 1941 елның 14 июлендә фронтка китә. Орлов өлкәсендә сугышларда катнаша. Әмма октябрьдә Десна елгасы буенда барган каты бәрелештә чолганышта кала һәм фашистлар кулына әсир булып төшә. Илбасарлар  башта яраткан язучыбызны төрле лагерьларда  йөрткәннәр, аннан соң Берлин янындагы Вустрауга килеп эләгә. Биредә ул шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән очраша. Бик тиз арада аралашып китәләр. Бергәләп фашистларга каршы оешмада эшлиләр. Тик 1943 елда бу оешманың эше фашистларга билгеле була. Җәлилчеләр һәм Абдулла Алиш кулга алыналар, үлем җәзасына хөкем ителәләр.

   1944 елның 25 августында фашист палачлары аны гильотинада җәзалап үтерәләр.

  Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен 1 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены (1990 ел) белән бүләкләнә.

   Абдулла Алиш сугышка кадәр әдәбиятта бары 12 ел эшләп кала: вакытлы матбугатта йөздән артык мәкалә, очерк, кыска хәбәрләр бастыра, дүрт пьеса яза, шигырьләр, иллеләп хикәя, егермедән артык әкият иҗат итә. Тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә.

   Искиткеч энергияле, иҗади сәләткә ия була ул. Аның әсәрләрен балалар да, олылар да яратып укыйлар, нәниләр йотлыгып тыңлыйлар.

   Татар балалар әдәбиятын халкыбызның күренекле улы Абдулла Алиштан (Алишев Абдулла Габделбари улы) башка күз алдына китерүе дә кыен.

   “Пионер каләме” журналында эшләгәндә балалар өчен бик күп яза, алар белән якыннан аралаша, мәктәпләргә, китапханәләргә барырга да вакыт таба.

   Язучы бик актив иҗат итә. “Отряд флагы” (1931) исемле беренче китабыннан соң, аның бер-бер артлы “Якты күл буе” (1935), “Дулкыннар” кебек җыентыгы, “Кечкенә тоткын” пьесасы һәм күп сандагы әкиятләре дөнья күрә.

   А.Алишның балалар өчен иҗат иткән 25ләп әкияте бар алар сурәтләү һәм образларга бай, уку өчен җиңел әсәрләр, зур тәрбияви әһәмияткә ия. “Ана әкиятләре” сериясенә кертелгәннәре аеруча игътибарга лаек. Циклны А.Алиш “Яшь ленинчы” газетасының 1939 ел, 1 февраль саныннан башлап җибәрә. 1941 елда исә “Ана әкиятләре” сериясе аерым китап булып басыла.

   Әдипнең әкиятләрен төрләргә бүлеп карарга мөмкин: баланы тирә-юнь, бигрәк тә табигать белән таныштыру, ягъни аны танып – белү, тәрбияви һәм матурлыкны аңлау-эстетик максатларны күздә тотып язылган әсәрләр. Аларны гомумиләштерү мөмкинлеге дә зур: әдипнең күп кенә әкиятләре алда саналган үзенчәлекләрне берьюлы үз эченә алган (“Нечкәбил”, “Сертотмас үрдәк”, “Кем көчле” һ.б.).  “Нечкәбил” әкиятенә генә тукталыйк. Автор бал кортларының төрле төстәге өйләрен, “зәп-зәңгәр офык өстеннән көлә-көлә алтын кояш” күтәрелүен сөйләгәннән соң, Нечкәбилнең бакча, урман һәм болыннар аша очуын тасвирлый. Табигать матурлыгын сурәтләгәндә эстетик тәрбия бирү максаты да куела: бал кортларының яшәеше турында кызыклы мәгълүматлар бирелә.

   Тәрбияви максатка килгәндә, әкияттә ул шактый урын алып тора. Саранча, озынборын, кигәвен- кешеләргә бары начарлык кына китерәләр.Шунлыктан кешеләр аларга үзләре дә тискәре мөнәсәбәттә. Ә бал кортларына исә яратып карыйлар, алар өчен матур-матур оялар төзиләр, мөмкинлекләр тудыралар.  Нәтиҗәдә, балалар өчен гомуми бер нәтиҗә ясала: тырышлык, хезмәт,  кешеләргә, бер-береңә яхшылык  кына теләү үзеңә дә яхшылык булып кайта икән.

   Алиш абыйның кечкенә чагында бал кортлары белән бәйләнешле бер вакыйга була. Умарта кортлары чагып чак үлми кала ул. Умарта караган көнне, әтисе янына бакчага чыккан була бик яман шешенеп, 3-4 көн авырып ята. Чыбылдыклар корып, янында саклап торалар. Ләкин терелгәч тә ул умарта кортларыннан бизми, һаман әтисе янында кайнаша. Нечкәбилләрнең хезмәтен күреп, аларга хөрмәт хисләре уяна.

     Ә “Сертотмас үрдәк” әкиятендә исә артык күп сөйләүче, өйдәге хәлне кирәкмәгәнгә тышка ташучы үрдәкне ачуланабыз. Серне тотмавы аркасында үрдәк хәйләкәр төлке балаларына ризык була. Ярый әле хуҗа уяу булган, алдан ук хәстәрен күргән. Юкса, бер Сертотмас үрдәк аркасында хуҗалык тәмам туздырылган булыр иде. Менә шуңа да безнең халкыбызда шундый мәкаль бар шул: “Авызда чакта син сүзгә хуҗа, ә авыздан чыккач, сүз сиңа хуҗа”.

   А.Алиш еш кына әкият исемнәрен халык мәкальләренә һәм әйтемнәренә нигезләнеп куя, нәтиҗәдә, контрастлык, парлы төшенчәләрне бу иҗатта еш очратырга мөмкин:“Ялкаулык-хурлык, тырышлык-зурлык”, “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”, “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар” һ.б. Геройларны әнә шулай чагыштырма планда бирү әйтергә теләгән фикерне тагын да үтемлерәк итеп укучыга җиткерергә ярдәм итә.

   “Капкорсак патша”, “Чуар тавык”, “Каз белән аккош”, “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык” “Куян кызы” һәм башка әкиятләре татар балалар әдәбиятының кыйммәтле хәзинәсенә әверелде. Нәниләр психологиясенең бөтен нечкәлекләрен өйрәнеп, аларның зәвыкларын-теләкләрен аңлап, тирәннән алар яратып укырлык шундый гүзәл әсәрләр язып калдыра Алиш абый. Милли, әхлакый тәрбия бирүне күздә тотып  язылган бу әсәрләр. Без

шул әкият геройлары белән бергә йөрибез, алар белән сөйләшәбез, күңелебез аша үткәрәбез.

       “Куян кызы” әкиятен генә алыйк. Бу әсәр аша язучы авыр хәлдә калмас өчен әниләр сүзен тыңларга, әйбәт сөйләшергә чакыра. ”Каз белән Аккош”әкиятендә дә ана белән бала арасындагы мөнәсәбәт чагыла. Киек казның улы ялкаулана, үзе зур булса да, кулына кашык тотып ашамый, әнисенең ашатканын көтә һәм булдыксыз булып үсә. Хәтта велосипедта да йөреп китә алмый. Ә аккош баласы, киресенчә, мөстәкыйль була. Менә бит ул ничек! Үз-үзеңне һәрьяктан тәрбияләргә кирәк шул. Алиш абый әнә шул якка игътибар итәргә чакыра.

   “Чукмар белән Тукмар” – дуслык, дустың яныңда булмаса, дөньяның матурлыгы, яме юклыгына ишарәли. Бер-береңне әләкләмәскә, татулыкка берни җитми. Чын дуслык һәрчак юлдаш булып барырга тиеш. Язучы балаларга менә шуны төшендерергә тели.

       “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”  әкиятендә автор мактану белән мавыкмаска өнди. Мактанырга кирәкми, ә тыйнак булырга кирәк. Тыйнаклык кешене бизи торган иң матур сыйфат.

    Алиш абый мавыгучан кеше була. Әдәби  жанарларның да төрлесен сынап карый. Аның иң әйбәт әсәрләре - балалар өчен язылган.

    Балалар да Алишны яраталар. Ул килеп керүгә: “Әкият сөйли торган абый килгән!”- дип аны сырып ала торган булганнар.Әкиятләрнең  үзенчәлекләре нидән гыйбәрәт соң?

   Алар гаять шома, тигез ритм-рифмага салынган.

   Әкиятләрдә тылсымлы әкиятләргә хас булган дию пәрие, убырлы карчык, су анасы шикелле куркыныч образлар очрамый,алар чынбарлыкка якын, халыкның тормыш-көнкүреш әкиятләренә тартым. Авторның бу төр әкиятләрдәге сюжет-композиция төзүеннән образлылык чараларын тирәнтен үзләштерүе күренә.Эчтәлекләре ягыннан А.Алиш әкиятләрен якынча өч төркемгә бүлеп карарга мөмкин.

    Беренчесе- иҗтимагый хәлләрне, социаль тигезсезлекне, изүчеләр хакимлек иткән заманнарны яктырта (“Капкорсак патша”, 1934).

    Икенчеләре  - әхлак-этика мәсьәләләренә багышланган. (“Сертотмас үрдәк”, 1938;”Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”, 1939;”Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”1940).

    Өченчеләре - фән мәгълүматларына нигезләнеп танып белү әкиятләре           (“Нечкәбил”, 1935; “Чуар тавык”, 1936; “Кем көчле?”, 1937; “Бозлар-явызлар”, 1935).

      Каләмдәш дуслары белән дә бик күп аралаша, бергә иҗат иткән әсәрләрен укыйлар, фикер алышалар. Бервакыт Нури Арсланов белән сөйләшеп утырганда, шагыйрь аңа балачактагы бер кызганыч вакыйганы - кара чебешнең һәлакәтен сөйли. Менә шул вакыйга Абдулла Алишны “Чуар тавык“ дигән хикәя язарга этәрә. Күп тә үтми “Чуар тавык” хикәясе дөньяга чыга. Анда кара тавык чуарга әйләнгән , аның язмышы һәлакәт белән түгел, бөтенләй башкача тәмамланган. Димәк, Н.Арсланов сөйләгәннәр әсәр язар өчен этәргеч булган, әмма бала күңелен җәрәхәтләмәгән.А.Алиш чебине һәлакәткә “дучар итмәгән”.

   А. Алиш балалар әдәбиятын үстерүдә күп көч куя. Ул балалар әдәбияты секциясенең җитәкчесе була.Үзенең  иҗаты өстендә бик тырышып эшләү белән бергә,балалар әдәбияты секциясенең эшен юлга салып җибәрү өлкәсендә зур активлык күрсәтә. Балалар өчен язылган һәрбер әсәр утырышта җентекләп тикшерелә.

   А.Алиш утырышларны мәктәпләрдә, клубларда, китапханәләрдә үткәрү тәртибен кертә. Язучының шул  елларда иҗат ителгән “Нечкәбил” әсәре дә беренче мәртәбә шул сецкия утырышында тикшерелә. Алиш үзенең характеры ягыннан сокланырлык тыйнак, мөлаем, туры сүзле, ачык фикерле була.Әсәрләре аша ул шушы сыйфатларны балаларда да булдырырга тырыша.Яшь буынны табигатьне яратырга, матурлыкны таный белергә, җир-су, кош-корт һәм төрле үсемлекләр белән кызыксыну уятырга тырыша.

    Әкиятләрен укыганда Алиш кызыклы маҗараларга үзе дә сабый кебек канатлана, шатлана,берәр төзәтмә кертсәләр, шунда ук игътибарга алып төзәтә торган була. Балалар рухының, психологиясенең атасы дияргә була аны. Редакцияләрдә эшләгәндә һәр номерга балалар күңеленә үтеп керерлек материал табарга тырыша ул. Редакциягә килгән балаларның шигырьләрен укып: “Матур гына язганнар бит! Яхшы үрнәкләрен газетада бастырып чыгарырга кирәк”,- дип шатлана. “Балалар беренче әдәби мәктәпне үзләренең газета –журналлары аша алалар. Аларга бик яхшы консультация бирү кирәк. Балаларда әдәбиятка мәхәббәт уятырлык әсәрләрне генә урнаштыру урынлы булыр”,-ди ул.

     Алиш мәктәпләргә балалар белән очрашуларга еш йөри. Ул аларга белемнәрне тирән үзләштерү кирәклеген кызыклы мисаллар белән аңлата, балаларга якын, аңлаешлы итеп, алар белән уртак тел табып сөйләшә. Аларга балалар әдәбиятын үстерү турында теләкләрен белдерә, яңа әсәрләрне укый. Ул гади ачык күңелле булуы белән балаларда мәхәббәт уята, шул сыйфатларны яшь буында булдырырга тырыша. Һәм аның тырышлыгы бушка китмәгән! Исемнәре ил күләмендә билгеле булган рәссамнардан Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов- заманында аның укучылары булганнар. Язучылардан Атилла Расих, Җәвад Тәрҗеманов Алиш җитәкчелек иткән әдәбият түгәрәгенә йөргән, аның файдалы киңәшләрен тыңлаган... Атаклы татар язучыларыннан Гарәфи Хәсәнов,Мәхмүт Хөсәен, Рафаил Төхвәтуллин, Самат Шакир һәм башка бик күпләрАлишны үзләренең остазы дип саныйлар.

      А.Алишның иҗаты бигрәк тә 30 еллардан күтәрелеп китте. “Кабан җиңелде”, “Якты күл буе” повестьлары аны зур язучыларыбыз янәшәсенә куйды. Аның әкият, хикәяләренең теле саф, аңлаешлы.

    Алиш абый мәктәпләрдә әдәби түгәрәкләр оештыру, яшь талантлар әзерләү буенча да зур эшләр алып бара. Аның канаты астында мәктәп әдәби түгәрәкләреннән күтәрелгән матур-матур хикәя, шигырьләр иҗат итә башлаган Гарәфи Хәсәнов,  Әгъзәм Камал, Шәррәф Мөдәррис, Фаикь Камал, Газиз Мөхәммәтшин (репрессия корбаны)кебек үсмерләр соңыннан зур матбугатка юл ала. Бүгенге көндә Алиш кебек балалар өчен бөтен гомерен, иҗатын багышлаган шагыйрь һәм язучыларыбыз үсә. Әйтик, балалар өчен иҗат иткән әсәрләре белән танылып, Андерсен бүләгенә лаек булган Шәүкәт Галиевнең шигырьләре дәреслекләргә кертелгән.Ләбибә Ихсанова, Әнәс Камал, Бари Рәхмәт әсәрләрен балалар яратып укый, сәхнәләргә чыгып сөйли.

      А.Алишның иҗади эшчәнлегенә сокланырлык!

    1939-1940 нчы елларда ул, аеруча халык иҗатына мөрәҗәгать  итә. Балалар өчен гаять үзенчәлекле, тормыш белән бәйләнгәнбер төркем әкиятен бер-бер артлы иҗат итә. Кайбере журналларда басыла. Шундыйлардан “Ана әкиятләрен” күрсәтергә була.        

     Шулай итеп, Алиш абыйның”Ана әкиятләре” китабы  1940-1941 нче елларда бер үк вакытта ике телдә дөньяга чыга, хәтта русчасы алданрак та басыла.      

      Бу китапның кулъязмасын рецензия өчен Хәсән Хәйри Фатих Кәримгә бирә.Ул бик кыска, ләкин мәгънәле итеп, югары бәя  бирә, дөньяга чыгарырга тәкъдим итә. Балалар әдәбияты тарихында Абдулла Алишның бу китабы үзенең художестволы көче, эчке мәгънәсе, әйбәт теле белән иң күренекле урыннарның берсен алып тора. Хөрмәтле язучыбыз А.Алиш талантының иң көчле үзенчәлеге, балалар әдәбиятының зур остасы булуы нәкъ менә шушы китабында аеруча ачык күренә.

   А.Алишның  кечкенәләр өчен язылган хикәяләре дә әкиятләреннән түбән түгел. “Әбиләргә кунакка”, “Утлы йомырка” кебек кыска, җыйнак кына эшләнгән миниатюр парчаларында балаларны шатландырырлык, гыйбәрәт алырлык никадәр йөрәк җылысы һәм эчке мәгънә бар! Ул картларга да, яшьләргә дә, балаларга да ихтирам белән карый, әхлак тәрбиясе шуңа күрә әсәрләрендә зур урынны алып тора.

   Алиш абый Казанда гына түгел, бөтен республика балаларының иҗатын үстерүгә дә игътибар итә. Ул радиода әкиятләр уку белән чикләнми, ә балалар өчен тапшыруларның барысы да тирән эчтәлекле, кызыклы, тәрбияви әһәмияте булсын өчен тырыша.

   Аның 1934 нче елда “Яшь ленинчы” газетасында басылып чыккан “Балалар тапшыруының сыйфатын күтәрик” дигән мәкаләсе әнә шул хакта сөйли.

   Алиш үзенең балаларын да бик ярата. Алмазым, Айвазым, дип, матур сүзләр әйтеп иркәли-сөя. Әз генә буш ара тапса да, алар белән мәш килә. Аларга әкиятләр сөйли, еш кына икесен ике тезенә утырта да нәниләр өчен язган әйберләрен укый. Малайлар, шатлансалар, бик тә кәефе килә. Шундый вакытларда: “Алар бит минем беренче рецензентларым”, - дип куя.

   Алиш балалар өчен гаҗәп юмарт әдәп һәм акыл чыганагы булып тора. Аның гүзәл әсәрләре укучы балалар белән турыдан-туры аралашып язылган.

   Фашизмга каршы көрәштә дөнья алдында якты йөз калдырып, исемнәре онытылмас тарих булган балалар язучылары күп түгел. А.Алиш һәм Муса Җәлил фашизмның үз оясында дошманга каршы көрәшкән батырлар. Алар тыныч тормышта гомерләрен балаларга багышлаганнар, батырлыкка өндәп язганнар, ә сугышта исә шул сүзләрен гомерләре белән раслаган кешеләр. Әкиятче Абдулла абый һәр әсәрендә тормышта дөрес яшәргә өйрәткән, ялгыш адымнардан кисәткән, оста гына кинаяләп әйткән ихлас киңәш – теләкләрен биргән. Мәсәлән, “Сертотмас үрдәк” әкиятен алыйк.

   Бу әкиятнең дә иҗат ителү тарихы игътибарга лаек. Бертуган апасы Алишева Закирә истәлекләрендә болай диелә: “Казанда укыган елларында безгә, авылга, еш кайта иде. Авыл балалары белән якыннан аралашып, аларның телен белеп, гадәтләрен өйрәнде. Без яшәгән Иске Салман авылында аучы Кәлимулла абый янына йөри, аңардан җәнлекләр турында сораша, аның белән урманга да баргалый иде”. Һәр әсәре шуңа күрә тормышчан да шул аның. Бу дөньяда яшь буынга үз урынын табарга ярдәм итә торган!

   Нечкә күңелле Алиш абый матурлыкны, хозурлыкны оста тоя белүе, мөлаем, ягымлы, тыйнак булуы белән аерылып тора, кеше күңелен күрә белүе, ярдәмчелеге күренә. Әсәрләрен укыгач, А.Алишның бу сыйфатлары тагын да ачык чагыла. Минемчә, табигать кочагында аунап үскән, бик әйбәт гаиләдә яхшы тәрбия алган бала, әлбәттә, шундый була. Язучы һәм журналист Әнәс Хәсәнов фикерләре белән тулысынча килешәм мин: “Алишны белә төшкән  саен минем соклануым арта бара. Нинди бөтенлекле, олы җанлы, киң күңелле, батыр йөрәкле шәхес булган минем авылдашым! Тәмәкене авызына алмаган, сыра да эчмәгән, тормышының ямен-тәмен тоя белгән, чын дуслыкның кадерен аңлаган тугрылыклы иптәш булган Алиш. Истәлекләре белән уртаклашкан һәркем аны әдәпле, тәрбияле, тыйнак, сабыр, ачык, нәзәкатьле, тәмле телле дип сурәтли. Чын тәрбияче, балалар язучысы шундый була шул ул!”.

     Тормыш дәвам итә. Кемнәрдер бу дөньядан фани дөньяга күчәләр, ә балалар туа торалар. Картларга алмашка яшь буын үсә. Күпме генә выкыт үтмәсен, тормыш ничек кенә узмасын, Абдулла Алиш үзенең гаҗәеп дәрәҗәдәге гүзәл әсәрләре белән һәр яңа буынны тәрбияләргә ярдәм итәр. Аның әсәрләрен укып үскән яңа буын һәрдаим үзенең рәхмәтен әйтер.                                                  

      А. Алиш әсәрләре аерым шәхесне тәрбияләүне генә күздә  тотмый, ул гомумкешелек тәрбия  мәсьәләләрен алга куя. Әсәрләрендә сурәтләнгән     хайваннар, кош-кортлар, бөҗәкләр образы аша ул кыю, батыр, акыллы, сизгер, зирәк, белемле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кешелекле, тәртипле, сер саклый белүче, тыңлаучан булырга өйрәтә, шул тормышта  ничек яшәргә, ничек үз     урыныңны таба белергә төшендерә, рухи азык бирә.

      Ул – бөтен көчен, сәләтен, талантын, бар булганын балаларны тәрбияләүгә бирә. Бу аның әсәрләре аша да, үзенең шәхси үрнәге аша да эшләнә.

   Язучы тышкы кыяфәте белән дә үзенә җәлеп итә, беренче карауга ук аның әдәпле, тыйнак, гади икәнлеген бала күңеле сизә: уртача буйлы, мөлаем, киң җилкәле, таза гәүдәле чем-кара күзле , куе кара кашлы, иягенең уртасы батып тора, нык, ышанычлы карашлы.

     А.Алиш һәрвакыт ягымлы, җылы, гади итеп сөйләшәкән, дорфалык, игътибарсызлык күрсәтмәгән. Шуңа бу сыйфатлары әсәрләрендә  дә чагылыш таба һәм нәниләрдә дә, өлкәннәрдә дә әйбәт тәэсир калдыра.

   Татар әдәбиятының күренекле әдипләре дә А.Алишны олы хөрмәт белән искә алалар, аның иҗаты алдында баш ияләр, югары бәялиләр.

      Әйе, әкиятче, язучы А.Алиш бүген бу дөньяда юк инде. Әмма аның әсәрләре бүген дә актуаль. Аларны укып һәркем соклана. Алар хәзер дә матбугатта басылып китә. Аның әсәрләре бүген дә балалар кулында. Әкиятләре гади, аңлаешлы, серле, кызыклы язылган. Табигатькә соклану, мәхәббәт хисе уяту, табигатьне, мохитне саклау темасы белән бергә үрелеп бара.

   Сөекле балалар язучысы герой Абдулла Алишны бүген дә һәркем зурлый, хөрмәт итә һәм горурлык белән искә ала.

3.Физкультминут

4. Сүзлек өстендә эш.

мәдрәсә, гыйбрәт булырдай, ант, тоткынлыкты, калку.

5.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

62 нче биттәге 1-5 сорауларга язмача җавап язарга.

6.Дәрескә  йомгак.    Укытучы сүзе.              

  7.Өй эше.   62нче биттәге сорау һәм биремнәргә  җавап әзерләргә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Cценарий сказки "Чукмар белән Тукмар" по сюжету сказки Абдуллы Алиша

Сценарий сказки "Чукмар белән Тукмар" был составлен по сюжету сказки татарского писателя Абдуллы Алиша "Чукмар белән Тукмар". Сценарий составленв стихотворной форме для внеклассных мероприятий. Предна...

Абдулла Алиш әкиятләре буенча тест биремнәре.

Абдулла Алишның тормыш юлы һәм аның  әкиятләре буенча тест биремнәре....

Абдулла Алиш

Материал к уроку. Жизнь и творчество писателя....

Абдулла Алишның ”Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык” әкияте.

Абдулла Алишның "Ялкаулык - хурлык, тырышлык - зурлык" әкияте рус мәктәбенең 6нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен. Укучыларда хезмәткә карата уңай караш тәрбияләү....

Абдулла Алиш әкиятләре

5 нче  класста сыйныфтан тыш уку дәресе....

Абдулла Алиш

Презентация...

Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация.

Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация....