Габдулла Тукай шигъриятендә иҗтимагый рухның көчәюе
план-конспект урока (6 класс) на тему

Cафиуллина Илира Нурисламовна

татар эдэбиятыннан дэрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g.tukay_shigriyatend_izhtimagyy_ruhnyn_kochyue.docx12.68 КБ

Предварительный просмотр:

Тема :    Г.Тукай шигъриятендә иҗтимагый рухның көчәюе.

Максат: 1)  20нче гасырда Г.Тукай шигъриятендә иҗтимагый рухның көчәюе, иҗтимагый рух үсешенең нигезләре һәм сәбәпләре белән таныштыру;                                        

               2) тәрҗемәи хәлен искә төшерү, яңа фактлар белән таныштыру;

               3)  әхлак тәрбиясе.                                                                                            

                                           Дәрес барышы.

1.Актуальләштерү

 1) өй эшен тикшерү.

2) Сорауларга җавап бирергә:

1.Ничек уйлыйсыз: әти-әнисез ятим калган малайны болай өйдән- өйгә, авылдан- авылга, шәһәрдән – шәһәргә йөртмәскә мөмкин булганмы?

2.Габдуллага тормыш юлында өч Газизә очрый. Аларның малайга кем тиешлекләрен ачыкларга һәм аның язмышында әлеге хатын –кызларның нинди урын тотканлыкларын сөйләргә.

3.Малай Кырлайда төпләнеп калган булса, шагыйрь булып җитлегер идеме икән? Ничек уйлыйсыз: шагыйрь булу өчен нинди шартлар булырга  тиеш?

4.Мотыйгулла хәзрәт Габдуллага аеруча җылы мөнәсәбәт күрсәтә. Моңа ниләр сәбәп була?

5. Г. Тукайның  тормыш юлында КамильМотыйги нинди роль уйный?

6. Шагыйрьгә  төрек һәм рус әдәбиятлары, шул ук казакъ халык авыз иҗаты ничек тәэсир итә?

7. Казанга кайткач,  Г. Тукай күренекле әдәбият эшлеклеләре белән таныша. Шагыйрь шәхесе аларда нинди тәэсир калдыра?

8.Истәлекләр белән танышкач,  Г. Тукайны кеше буларак ничек күз алдына китереп була?

2.Яңа белем күнекмәләре формалаштыру.

3.Физкультминут

4. Сүзлек өстендә эш.

Бакый – мәңгелек, дәфгулынсын- бетсен, китсен, сөймәкемнән- сөюемнән, истифсарларда булындым- сораштым.

5.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Г. Тукайның татар әдәбиятындагы тарихындагы  урыны нәрсәләр белән билгеләнә?

2. Шагыйрь тәүге шигырьләрендә ниләр турында яза?

3. Г. Тукай ни өчен үз әсәрләрендә барыннан да элек иҗтимагый тормыш мәсьәләләрен күтәрә?

4. Милләтебезнең тормышын яхшыртуның юлларын аңлауда шагыйрь карашындагы үзгәрешләр турында сөйләгез.

5. Татар халкын бәхетле юлга алып чыгуның төп шарты итеп ул нәрсәне саный?

6. Шагыйрь иҗатындагы мәгърифәтчелек юнәлеше нәрсәләрдә күренә?

7. “И каләм!” шигырендә шагыйрь каләмгә нинди өметләр баглый? Шигырне сәнгатьле итеп укыгырга һәм яттан өйрәнергә.

8. Җаек чоры иҗатында Г.Тукайның төрекчелеккә өстенлек бирүен ничек аңлатып була?

9. Казанга кайткач, Г. Тукай саф татарча яза башлый. Ни өчен дип уйлыйсыз?

10. “Без татарлар, һаман да татарлар булып калдык!” дигәндә, Г. Тукай нәрсәне күздә тота?

6.Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе.

7.Өй эше.   Сорау һәм биремнәр буенча сөйләргә әзерләнергә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукай

Габдулла Мухамедгари́фович  Тукаев -выдающийся татарский народный поэт, литературный критик, публицист и переводчик....

Презентация"Габдулла Тукай".

Биография Габдуллы Тукая....

Габдулла Тукай. Тест-презентация.

Габдулла Тукай тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест-презентация....

Басни великого татарского поэта Габдуллы Тукая в переводе на русский язык язык

Басни великого татарского поэта Габдуллы Тукая в переводе на русский язык...

Габдулла Тукай "Илдә калдың җыр булып"

дополнительный материал к уроку...

Әдәби уку дәресе. Тема: Габдулла Тукай «Кызыклы шәкерт» шигыре

Габдулла Тукайның  «Кызыклы шәкерт»  шигыре буенча дәрес планы.( 3 нче сыйныф)...

«ПУТЬ В ВЕЧНОСТЬ» (ГАБДУЛЛА ТУКАЙ В МИРОВОЙ ЛИТЕРАТУРЕ)

Татарская литература отмечает свой великий праздник – 125 летие со дня рождения выдающегося поэта Габдуллы Тукая (1886–1913), с именем которого связано рождение новой ренессансной татарской литературы...