Сыйфат дәрәҗәләре
план-конспект урока (5 класс) на тему

Галиванова Гузель Анваровна

Татар теленнән үрнәк дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon plan-konspekt.doc59.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Табигатьтә кунакта. Сыйфат дәрәҗәләре.

Дәреснең максаты: а)сыйфат дәрәҗәләрен дөрес куллану күнекмәләрен булдыру;

б)сыйфат турында алган белемнәрне тирәнәйтү.

Бурычлар:

1. Сөйләмдә сыйфатларны куллануны активлаштыру.

2. Сыйфат дәрәҗәләрен бер-берсеннән аерырга өйрәнү.

Принциплар:

1)дидиактик: фәннилек, күрсәтмәлелек, уку-укыту барышының тәрбияви характерда булуы;

2)лингвистик: функциональ (сыйфатларны сөйләм оештырудагы роленнән чыгып өйрәтү), бүлекара бәйләнеш принцибы;

3)гомумметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив-тематик;

4)хосусый-методик: грамматик теория белән сөйләм практикасының берлеге.

Укыту ысуллары: өлешчә эзләнү.

Укыту алымнары: темага карата фикер алышу; рәсемнәр буенча җөмләләр төзетү.

Дәреснең төре: белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Дәреснең формасы: табигатьтә кунакханә.

Җиһазлау: карточкалар, рәсемнәр җыелмасы, төсле кәгазьләр.

                                               Дәрес барышы

                                                                                       Исемнәр күп, ләкин

                                                                                       Аларга бик күңелсез.

                                                                                       Сыйфат булмаса, алар

                                                                                       Әле ямьсез, әле тәмсез.

                                                                                       Сыйфатларны чакырып,

                                                                                       Бәйрәм ясыйк, әйдәгез.

- Укучылар, тәрәзәдән урамга карагыз әле. Бүген көн нинди? (Укучыларның җавабы)

- Әйе, бүген урамда салкын, җилле көн. Салкын, җилле сүзенә сорау куегыз әле (нинди?) Бу сүзләр көннең нинди булуын, ягъни билгесен белдерәләр.

-Мондый сүзләрне без ничек атыйбыз? (сыйфат)

-Әлеге сүз төркеме кайсы сорауларга җавап бирә? (нинди?)

-Сыйфатның ничә һәм нинди дәрәҗәләре бар? (укучыларның җаваплары)

-Шулай итеп, без бүген сыйфат турында алган белемнәрне тирәнәйтербез, сыйфат дәрәҗәләрен өйрәнүне дәвам итәрбез. Аларны куллану күнекмәләрен булдырырбыз.

1. Өй эшен тикшерү.

2. Максатны аңлату.

- Без бүген сыйфат дәрәҗәләрен өйрәнүне һәм алдагы дәрестә алган белемнәребезне тирәнәйтүне дәвам итәрбез.

А) Урамда буран.                    Б) Ап-ак карлар ява.

Тәрәзә аша авыз ерам.            Дөнья матур.

Буран туктаса,                         Шундый матур булып тоела.

Мәктәпкә барам.                     Күге зәңгәр, гүя йолдызлары

                                                  Ак кар булып җиргә коела.

- Укучылар, әйдәгез, әлеге ике шигырьне чагыштырып карыйк. Кайсысы матуррак яңгырый? (аңлату, әңгәмә).

Димәк, сыйфатлар куллану җөмләләрне баета, яңгыраш ягыннан җанландыра, матурайта.

Алдагы дәрестә үткән материалны ныгыту.

-Сезнең сыйныфта кызлар саны күбрәкме, әллә малайлармы?

-Кемнең язуы барыгызныкыннан да матуррак? Сез җавапларыгызда нинди сыйфатлар кулландыгыз? (чагыштыру дәрәҗәсе)

-Әлеге сыйфатларга нинди кушымчалар ялгадыгыз? (-рак/-рәк)

Төсле карточкалар белән эш. Укучылар, хәзер тактадагы төсләргә игътибар итик әле. Ни дәрәҗәдә без төсләрне беләбез икән? (Тактага кызыл, зәңгәр, яшел төстәге карточкалар эленә. Берничә укучы русча-татарча төсләрне атый. Берничә укучыдан шушы төсләрне кертеп, җөмләләр төзетергә була).

Сыйфат дәрәҗәләрен бер-берсеннән аерырга өйрәтү максатында, төрле дәрәҗәдәге кызыл төстәге карточкалар күрсәтелә (кызыл, кып-кызыл, кызгылт, кызылрак).

- Бу карточкалар нинди төстә? Кем әйтеп бирә? (Таблица ярдәмендә сыйфатның һәр дәрәҗәсен мисаллар белән аңлату, бер-берсеннән аерырга өйрәтү. Таблица Нигъмәтуллина китабында бар).

Күнегүләр эшләү. Дәреслек: 77 бит, 4нче күнегү. Бирелгән сыйфатларны таблица урнаштырырга (4 укучы такта янында эшли ала)

     Г  Гади дәрәҗә

Чагыштыру дәрәҗәсе

Артыклык дәрәҗәсе

Кимлек дәрәҗәсе

Текст белән эш.

1)сүзлек эше.

( сүзләрнең татарчасы тактада , тәрҗемәне сүзлекләрдән табабыз һәм сүз төркемнәрен билгелибез )

алан – поляна                          исем

сукмак – тропинка                  исем

ябынганнар – покрылись       фигыль

эзләр – следы                           исем

               Яңгырлы, салкын көздән соң туган ягыбызга ак тунлы кыш килде.

               Көннәр салкынайды, кыскарды. Киң аланнар, биек таулар, тар сукмаклар, юллар, шәһәрләр, авыллар ап-ак кар белән капланды.

               Кышын урман бик матур. Агачлар җылы ак шәлләрен ябынганнар, наратлар,чыршылар гына ямь-яшел. Ап-ак карда куян, төлке,бүре эзләре күренә. Урманда кошлар тавышы ишетелми. Күчмә кошлар җылы якларга очып киттеләр. Бездә кышлаучы кошлар калды.

              1)текстны бер кат укытучы укый;

              2)укучылар берәр җөмлә укыйлар һәм тәрҗемә итәләр;

              3)тексттан сыйфатларны табу һәм дәрәҗәләрен билгеләү.

Ял сәгате. Уен “ Эстафета” ике группа  ярыша. Тактада предметның исемен белде-
рүче сүз язылган, һәр группадан укучылар  чыгып, предметның билгесен
белдерүче сүзләр язалар.
1 группа. Күлмәк (кызгылт, кыска, озын җиңле, куе чәчәкле).
2 группа. Яулык (иң юка, аграк, зур, өр-яңа, борынгы).

Карточкалар белән эшләү.

- сыйфат дәрәҗәләрен яхшы үзләштергәнсез. Хәзер карточкалар белән эшләп алыйк.

     Көчле укучыларга: Сүзтезмәләрне татарчага тәрҗемә итеп яз. 2 җөмлә төзе.
Красивое платье, жаркое лето, умная девочка, ленивый кот, мелкий дождь, холодный день, широкая река, прямая улица.
   
Уртача укучыларга: шигырьдән сыйфатларны табарга һәм дәрәҗәләрен билгеләргә.

                                                   Әнием.

                                       Әнием минем матур,

                                       Күзләре якты, көләч.

                                       Шундый күңелле була

                                       Ул өйгә кайтып кергәч.

     

                                       Мин елышам әнигә,

                                       Әни миңа елыша.

                                       Битләре аның кайнар,

                                       Ә куллары йоп-йомшак. (Р. Харис.)

     Йомшак укучыларга: Карточкадагы  “артык сүзне тап”.
Кыяр, яфрак, яшел, агач.
Алма, карбыз, җиләк, тәмле.
Эшчән, кыз, укучы, малай.
Җил, кояш, кар, кечкенә.
Дәфтәр, каләм, китап, чибәр.
Сыер, кәҗә, кызыл, сарык.
Кишер, зур, чөгендер, кәбестә.

         Дәфтәрләрдә эшләү.

Бирелгән сүзләрне дәрәҗәләргә куеп язарга.

Сөйкемле, сылу, газиз, йомшак, ал, сары.

  - барлык сыйфатларны да дәрәҗәләргә куйдыгызмы?

  - кайсы сыйфатларны кимлек дәрәҗәсенә куеп булмый?

  Нәтиҗә: барлык сыйфатларны да кимлек дәрәҗәсенә куеп булмый.

            Вакыт калса, тест эшләтергә була.

  Тест сорауларына җавап бирү. 
1. Сыйфат нәрсәне белдерә?
а) предметның билгесен;
б) предметны;
в) предметның хәрәкәтен.

2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
а) нишли? нишләгән?
б) нинди? кайсы? кайдагы?
в) кем? нәрсә?

3. Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?
а) 5;
б) 6;
в) 4;

г) 3.

4. Сыйфат рус телендә кайсы сүз төркеме белән йөртелә?
            а) числительное;
             б) прилагательное;
             в) существительное;
             г)наречие.

 5. Предметтагы билгенең төп дәрәҗәдәгедән, нормадан кимрәк булуын  белдерүче сыйфат кайсы дәрәҗәгә керә?                                                                          

 а) гади (төп) дәрәҗә

б) чагыштыру дәрәҗәсе

в) артыклык дәрәҗәсе

г) кимлек дәрәҗәсе

 6. Бу сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләгез?

Саргылт яулык, әчкелтем җимеш, күгелҗем офык, зәңгәрсу  чәчәк, аксыл болыт, озынча кыяр, җылымса су.

а) гади (төп) дәрәҗә

б) чагыштыру дәрәҗәсе

в) артыклык дәрәҗәсе

г) кимлек дәрәҗәсе

 7. Бу сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләгез?

Кып - кызыл алма, сап - сары көнбагыш, иң акыллы бала, дөм сукыр бабай, тип – тигез юл, чалт аяз көн.

а) гади (төп) дәрәҗә

б) чагыштыру дәрәҗәсе

в) артыклык дәрәҗәсе

г) кимлек дәрәҗәсе

9. Кайсы сыйфат дәрәҗәсенең махсус кушымчасы юк?

а) гади (төп) дәрәҗә

б) чагыштыру дәрәҗәсе

в) артыклык дәрәҗәсе

г) кимлек дәрәҗәсе.

10. Бер предметтагы билгенең икенче предметагы шундый ук  билгедән артыграк икәнлеген күрсәтүче сыйфат кайсы дәрәҗәгә керә?

а) гади (төп) дәрәҗә

б) чагыштыру дәрәҗәсе

в) артыклык дәрәҗәсе

г) кимлек дәрәҗәсе

                                   

Нәтиҗә ясау.

- Укучылар, без бүген нинди тема өйрәндек?

- Җөмләләр төзегәндә сыйфатларны ни өчен кулланабыз?

-Сыйфатның ничә төрле дәрәҗәсе бар? Алар бер-берсеннән ничек аерылалар?

Йомгаклау.

-йомгак ясау.

-билгеләр кую.

Өй эше. “Минем яраткан төсем” темасына кечкенә генә сочинение язарга.

Инде дәресне шигырҗ юллары белән тәмамлыйм.

Өйрәнәбез сыйфатларны

Тирәнрәк, сыйфатлырак.

Аны белик киләчәктә

-Эх, яхшырак!

Төрле дәрәҗәдәге

Сыйфатларны чагыштыру

Укучыга һәрвакытта

Кызыграк!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

сыйфат

сыйфат турында төшенчә...

Сыйфат темасы буенча контроль дәрес.

Рус мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен....

сыйфат

татар теле дәресләрендә  БДИга әзерлек рәвешендә үткәрелгән дәрес...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау. Презентация

Рус мәктәпләренең татар төркемендә татар теле дәресенә презентация...

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре....

: Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

Сыйфат.Сыйфат дәрәҗәләре....