Иярчен Вакыт жомлэлэр.
план-конспект урока (8 класс) на тему

урок для 8 класса по родному языку.

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon план конспект урока183.32 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Иярчен вакыт җөмлә.

Максат:

  1. дидактик - иярчен вакыт җөмләнең функциясен ачыклау,аның төзелеше, бәйләүче чаралары белән таныштыру, тыныш билгеләренең куелышын аңлату;
  2. үстереш - иярчен вакыт җөмләләрне тану һәм аеру ысулларын билгеләү;
  3. тәрбияви - проблеманы бергәләп хәл итүгә омтылыш, бердәмлек, дуслык, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, дәрес планы, компьютер

Дәрес планы:

I.Оештыру.Юнәлеш бирү(мотивацион -ориентлашу) этабы.

1). Психологик уңай халәт тудыру.Укучылар ,бүгенге дәресебездә кунаклар да катнаша. Әйдәгез белгәннәребезне күрсәтик,югалып калмыйк.

  1. . Өй эшен тикшерү.
  2. . Белемнәрне тигезләү.

II. Уку мәсьәләсен кую.

III. Уку мәсьәләсен чишү.(Адымлап башкару этабы).

IV. Күнекмәләр формалаштыру.

V. Рефлексия этабы.

VI. Бәяләү.

VII. Өйгә эш бирү.

Дәрес тибы - Уку мәсьәләсе кую һәм чишү.

Дәрес барышы.

1. Оештыру этабы.

  1. психологик уңай халәт тудыру;
  1. өй эшен тикшерү; (3 җөмләне язып алырга , схемаларын төзергә һәм иярчен җөмләнең төзелеш ягыннан төрен билгеләргә иде).

  1.  Тимербулат шундый егет: ул караклыкны кичермәс. [... шундый ...]:
    ( ... ). - аналитик.
  1.  Күңеле турының теле туры.(...- ның)[...].-синтетик.

3. Чалгысы үтмәс кешегә үлән урман булып күренер.(...-мәс)[...].-синтетик.

3) үткән дәресләрдә үзләштерелгән материлларны тест ярдәмендә искә төшерик,яңа уку мәсьәләсен кую өчен җирлек булдырыйк.

ТЕСТ.

1.        ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘ -

  1. ияреп килгән һәм баш җөләдән чыгып куелган сорауга җавап булып килгән җөмлә
  2. иярченле кушма җөмләнең беренче җөмләсе

2.        БАШ ҖӨМЛӘ -

  1. теркәгечле тезмә кушма җөмләнең беренче җөмләсе
  2. ияртеп килә торган һәм аннан чыгып, башка җөмләгә сорау куела торган җөмлә

3. ТӨЗЕЛЕШЕ БУЕНЧА ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘНЕҢ ТӨРЛӘРЕ

  1. теркәгечле тезмә кушма
  2. аналитик һәм синтетик
  1.  АНАЛИТИК ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘ

1) хәбәре булмаган иярчен җөмлә

2) баш җөмләгә үзенең хәбәре составында тормый торган чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә

5. СИНТЕТИК ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘ -

1) баш җөмләгә үзенең хәбәре составындагы чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә

2) баш җөмләгә көттерү интонациясе ярдәмендә ияргән җөмлә

6. АНАЛИТИК ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘЛӘРНЕ БАШ ҖӨМЛӘГӘ БӘЙЛӘҮЧЕ ЧАРАЛАР

1) мөнәсәбәтле сүзләр, ияртүче теркәгеч ьәм теркәгеч сүзләр, көттерү интонациясе

2) җыючы теркәгечләр, кушымчалар, санау интонациясе

7 .ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘЛӘР МӘГЪНӘ ЯГЫННАН ТӨРЛӘРГӘ БҮЛЕНӘ

1) нинди җөмлә кисәге мәгънәсендә килүенә карап

2) нинди кушымчалар ялгануга карап

8 .ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘЛӘРНЕҢ МӘГЪНӘ ЯГЫННАН ТӨРЛӘРЕ

1) 10

2) 14

Тестларны эшләгәннән соң, экрандагы җаваплар белән тикшерелә (укучылар бер-берсенекен тикшерә).

8 нче биремдәге җавапны карыйк әле, без ничәне үзләштердек? - 4не.

- Ниндиләр соң? Җавапларны модельгә салыйк.

Иярчен җөмләләр

Иярчен ия            Иярчен хәбәр            Иярчен тәмамлык           Иярчен аергыч         ?

- Алга таба нинди төрләре булыр соң?

- Иярчен хәл җөмлә. (Җавап урнаштырыла)

- Иярчен хәл җөмләләр турында нәрсә әйтә алабыз?

- Алар үзләре сигез төргә бүленә. (укучылар әйтә бара, модельгә урнаштырыла)

Иярчен хәл җөмләләр

Иярчен           ?                 ?                ?                 ?                 ?                 ?         ?

вакыт

җөмлә


II.Уку мәсьәләсен кую.

Бирем: Тактадагы модельгә нигезләнеп, бүгенге дәрескә УМ формалаштырыйк.

Көтелгән җавап:

Иярчен вакыт җөмләләрне өйрәнәбез.

Экранда тема чыга. Иярчен вакыт җөмлә.

(дәфтәргә язып куялар)

Уйлыйк әле: нәрсәләр өйрәнербез ?

Көтелгән җавап:

иярчен вакыт җөмләнең функциясен ачыклау; бәйләүче чараларын күрсәтү; төзелеш ягыннан төрен билгеләү; тыныш билгеләренең куелышын өйрәнү; схемалар төзү; модельгә чыгару.

III. Уку мәсьәләсен чишү.(Адымлап башкару этабы.)

1 нче бирем. Һәр җөмләдә баш кисәкләрне, иярчен ьәм баш җөмләләрне, бәйләүче чараларны әйтергә.

1 .Кояш кайчан нарат биеклеге булып күтәрелә , шул чакта Кама өсте чуп-чуар була.(М.Ә)

2. Сәйдәшев бер хәрәкәт белән оркестрны уйнаудан туктатты, шул арада музыкантлар тагын ниндидер сагышлы көй уйный башладьшар.(Ф.С.-н)

3. Әнием эштән кайтуга, мин кайнар ашны өстәлгә китереп куйдым.

4. Берникадәр вакыт узганнан соң, кызның тагын моңлы җыры ишетелде.

5. Әти кайтканчы , син бездә торып тор.

6. Кояш батар алдыннан , каты җил чыкты.

Көтелгән җавап:

парлы һәм ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, килеш кушымчасы ,соң бәйлеге, хәл фигыль кушымчасы, алдыннан бәйлек сүзе.

2 нче бирем. Югарыда тикшерелгән иярчен вакыт җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен әйтегез.(Кайсылары - аналитик, ә кайсылары синтетик иярчен җөмләләр? Дәлилләргә.

Көтелгән җавап:

1, 2 нче җөмләләрдә - аналитик, 3,4,5,6 нче җөмләләрдә синтетик иярчен вакыт җөмләләр, чөнки 1, 2 нче җөмләләрдә бәйләүче чара - хәбәр составында түгел, ә 3,4,5,6 нчы җөмләләрдә ул хәбәр составында.

3 нче бирем.Тыныш билгеләренең куелышын дәлилләргә.

1 нче җөмләдә өтер куелган ,чөнки бәйләүче чара парлы мөнәсәбәтле сүз ;

2 нче җөмләдә өтер , чөнки ялгызак мөнәсәбәт сүзле баш җөмлә иярчен җөмләдән соң килгән; 3.4,5,6 нчы җөмләләрдә өтер , чөнки иярчен җөмләләр үзләре ияргән кисәктән ерак .

4нче бирем.Схемаларын төзергә.

1.( ...кайчан...), [шул чакта...].   2.(...) ,[шул арада ...]. 3.(...-уга),[...]. 4.(...-ганнан соң),[...]. 5.(...-канчы ),[...].    6.(...-ар алдыннан), [...].

5 нче бирем. Иярчен вакыт җөмләләр турында белгәннәрне гомумиләштерергә һәм модельдә чагылдырырга.

Көтелгән җавап:

Иярчен вакыт җөмлә

- баш җөмләнең вакыт хәле урынында килә;

-баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән вакыт хәлен ачыклый;

- кайчан? кайчаннан бирле? кайчанга чаклы?

баш җөмләгә бәйләнә

1)   парлы һәм ялгызак мөнәсәбәтле        1) фигыль һәм килеш кушымчалары

                сүзләр;                                2) бәйлек һәм бәйлек сүзләр

аналитик                                                        синтетик

5 нче бирем. Нинди җөмлә иярчен вакыт җөмлә дип атала? Модельдән файдаланып, билгеләмә чыгарырга.

Көтелгән җавап:

Баш җөмләнең вакыт хәле урынында килгән я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән вакыт хәлен ачыклаган иярчен җөмлә иярчен вакыт җөмлә дип атала. Кайчан? кайчаннан бирле? кайчанга чаклы? сорауларына җавап бирә.

(Кагыйдә бер-берсенә, үз-үзләренә әйтелә.)

IV.Күнекмәләр формалаштыру.

Компьютерда башкару өчен күнегүләр.

1 нче бирем. Схемаларга туры килгән җөмләләрне табарга.

Схемалар.

1. ( ),[ шул вакыт].

2. ( -ү белән ), [ ] .

3. ( -ганчы ), [   ] .

4. (-ган чакта ), [ ]. Җөмләләр.

1. Ул елмайган чакта, якты кояш көлеп торсын синең йөзеңдә.

2. Ишек ачылды , шул вакыт карт укымышлының иелгән гәүдәсе, чал чәчле башы күземә ташланды.

3. Хәсән әфәндегә безгә килергә рөхсәт бирелү белән, без йөрешә башладык.

4. Көзге эшләр башланганчы , алты почмаклы өй салынып бетте.

2 нче бирем.

Дәреслекнең 51 нче битен ачабыз. 69 нчы күнегү.(3,4 җөмләләр), 71 нче күнегү(4,5 җөмләләр), ( күчереп язарга,схемаларын төзергә /төзелеш ягыннан төрен билгеләргә.)

69 нчы күнегү.

3. ( ) , [шул чагында] .-аналитик иярчен вакыт җөмлә.

4. ( ) , [шуңа чаклы] .-аналитик иярчен вакыт җөмлә.

71 нче күнегү.

4. ( -кәннән соң ), [ ].-синтетик иярчен вакыт җөмлә.

5. ( - ү белән ), [ ].синтетик иярчен вакыт җөмлә.

3 нче бирем. 52 нче бит. 70 нче күнегү (3нче бирем). (Вакытка карап: я телдән, я язып эшлибез).

2, 6,7,8 нче җөмләләр.

V. Рефлексия.

Дәрескә нинди УМ алган идек?

Ниләр башкардык?

Көтелгән җавап: ( укучылар тыңлана)

Без бүген иярчен вакыт җөмләләр турында сөйләштек. Бирелгән җөмләләрнең , схемаларын төзеп, бәйләүче чараларын күрсәттек, аларның төзелеш ягыннан төрләрен билгеләдек. Аннан соң, иярчен вакыт җөмләләр турында белгәннәрне гомумиләштереп,модельгә төшердек. Модельдән файдаланып, кагыйдә чыгардык. Аны бер-беребезгә, үз-үзебезгә әйтеп карадык. Белгәннәрне ныгыту максатыннан күнегүләр эшләдек.

VI. Билгеләр кую.

VII.Өй эше.

1.70 нче күнегү (2 нче биреме).

2.Әдәбият дәреслегеннән иярчен вакыт җөмләсе булган 4 кушма җөмлә язып алырга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иярчен вакыт җөмләләр

Рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен дәрес эшкәртмәсе. ( 9 нчы сыйныф)...

"Иярчен вакыт җөмлә" дәрес-конспект

Дәрес эшкәртмәсе сингапур структураларына нигезләнеп 9 сыйныф укучылары өчен төзелде....

Буш вакыт-алтын вакыт.( сыйныфтан тыш чара )

МАКСАТ:1. “Буш вакыт” тексты буенча өйрәнелгән лексиканы ныгыту, монологик һәм диалогик сөйләмгә чыгу, лексиканы актив кулланышка кертү;2.Аралаша белү сәләтен, компетентлылыкны үстерү, лог...

8нче сыйныфта “Иярчен вакыт җөмләләр” темасына татар теле дәресе

8нче сыйныфта “Иярчен вакыт җөмләләр” темасына татар теле дәресе...

8нче сыйныфта “Иярчен вакыт җөмләләр” темасына татар теле дәресе

8нче сыйныфта “Иярчен вакыт җөмләләр” темасына татар теле дәресе...

"Буш вакыт-ул нинди вакыт?" дәрес эшкәртмәсе.

Бу тема  7нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелә. Дәрес укучыларда татар теленә һәм әдәбиятына кызыксыну  уята, вакытны дөрес үткәрә белергә юнәлеш бирә....