"Иярчен вакыт җөмлә" дәрес-конспект
план-конспект урока (9 класс) по теме

Геловани Гюзель Фандусовна

Дәрес эшкәртмәсе сингапур структураларына нигезләнеп 9 сыйныф укучылары өчен төзелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл дәрес эшкәртмәсе20.54 КБ

Предварительный просмотр:

МББУ “8 нче гимназия”

9 сыйныфның татар төркемендә “Иярчен вакыт җөмлә” темасына сингапур структураларын кулланып үткәрелгән дәрес конспекты

Үткәрде:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Геловани Г.Ф.

Казан, 2013 ел


Тема: Иярчен вакыт җөмләләр

Сыйныф: 9 (татар)

Максат: иярчен вакыт җөмләләр турында гомуми мәгълүмат бирү;

аларның белдерелү үзенчәлекләрен  өйрәтү, синтетик һәм  аналитик төрләрен өйрәнү;

тиз фикерләү, төгәл җавап бирү сәләтләрен үстерү;

туган як әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү, әхлак тәрбиясе бирү.

                                 

Җиһазлау; дәреслек, мультимедияле презентация, интерактив такта, китаплар күргәзмәсе, видеоязма,

Кулланылган структуралар: 

МЭНЭДЖ МЭТ

РАУНД ТЭЙБЛ

КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД

СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЭЙБЛ

КОНТИНИУС РАУНД РОБИН

ТАЙМД ПЭА ШЭА

РЕЛЛИ ТЭЙБЛ

                            Дәрес барышы

  1. Оештыру

Укытучы: Исәнмесез, укучылар. Татар теле дәресен  башлыйбыз.Без бүгенге дәрестә иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләрен өйрәнүне дәвам итәрбез.

 2. Актуальләштерү  

      -Укытучы:  Укучылар,  иң беренче эш итеп, өй эшен тикшереп үтәбез (Иярченле кушма җөмләләре булган мәкальләр язып килергә иде)

РАУНД ТЭЙБЛ (бер кәгазьгә икешәр мәкаль язарга, 2 санлы партнер мәкальләрне укый)

                Мәкальләр:

Кем эшләми, шул ашамый.

Җирең нинди, икмәгең шундый.

Кемнең кулында, шуның авызында.

Берлек кайда, көч шунда.

Дус аткан таш баш ярмый.

Кем тик ята, шул ялгышмый.

Акылы кысканың теле озын.

Кайда  яхшы эш, шунда яхшы исем.

  • Әйе, укучылар халык мәкальләре аз сүз белән тирән мәгънә белдерәләр. Билгеле, сез язып килгән җөмләләрдә безгә таныш булмаган җөмлә төрләре дә бар. Ә хәзер иярченле кушма җөмләләрне кабатлап үтик.  КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД (“Иярченле кушма җөмлә” темасына кәгазьгә сорау һәм җавап язалар)

Мәсәлән:

                   -Нинди җөмлә иярченле кушма җөмлә дип атала?

            - Үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмлә иярченле кушма җөмлә дип атала.  

- Иярченле кушма җөмләләр төзелешләре буенча нинди булалар?

- Иярченле кушма җөмләләр төзелешләре буенча аналитик һәм синтетик булалар.

- Мәгънәләре буенча  нинди җөмлә төрләре була?

- Мәгънәләре ягыннан  иярченле кушма җөмләләрнең  иярчен ия, иярчен хәбәр, иярчен тәмамлык, иярчен аергыч,  иярчен хәл,  иярчен аныклагыч, иярчен кереш төрләре бар.

Укытучы: Ә без сезнең белән укучылар нинди җөмлә төрләрен өйрәндек?

-  Иярчен ия, иярчен хәбәр, иярчен тәмамлык, иярчен аергыч төрләрен өйрәндек.

                                       

- Әйе, укучылар, алдагы дәресләрдә  без кайбер  җөмлә төрләрен өйрәндек инде. Әйдәгез әле интерактив такта ярдәмендә   үткәннәне кабатлап үтик. Бирелгән җөмләләргә  бәйләүче чаралар куярга кирәк

СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЭЙБЛ (Кәгазьгә җөмләләр язылган, укучылар берәр җөмләгә бәйләүче чара куеп чыгалар)

КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (укучылар чиратлашып төркем эчендә җөмләләрне укыйлар, тикшерәләр, 3 нче санлылар кычкырып укыйлар)

                              Җөмләләр

Кем намус белән хезмәт итә, шул зур хөрмәткә ия була. ( иярчен ия, аналитик)

Иң әһәмиятлесе шул: халык аңа ышана. (иярчен хәбәр,  аналитик)

Кемнең эше бар, шуның ашы бар. (иярчен тәмамлык, аналитик)

Абдулла шуны ишеткән: Шушма суының үрге агымында зур үзгәрешләр  булган. ( иярчен тәмамлык, аналитик)

 Шундый вакыт җитәр:  җир йөзендә һәммә кеше  әхлаклы, шәфкатьле булыр. (иярчен аергыч, аналитик)

                                     

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру
  • Укучылар, без бүген дә җөмлә төрләрен өйрәнүне дәвам итәбез. Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны язып куябыз. Экранда бирелгән схемага карыйк әле.Иярчен хәл җөмләләр  8 төркемчәгә бүленәләр. Бүгенге дәресебездә иярчен вакыт җөмләләргә тукталырбыз.

           Экранда бирелгән җөмләләрне тикшерик әле.

        Батырша һич булмаган нәрсәләр белән  баш ватканда,  ниндидер тавышлар ишетелгәндәй булды. ( “Батырша” Җ.Рәхимов)

Алар чыгып китүгә,  Уфадан рапорт белән чапкыннар килеп төште. (“Батырша Җ.Рәхимов)

Бал кортлары тәрәзә пыяласында чәбәләнгән чакта, мин ипләп кенә аларны буш тартмага кертәм.(А.Хәсәнов)

Көннәр  җылынды, шул арада сиздерми генә яз да җитте.

                   Яшь башаклар серкә очырганда,

                   Кичке аҗаганнар уйнады.

                   Халык уңыш көтеп яшәгәндә,

                      Арыш, чикләвек тә уңмады.

Җөмләләр тикшерелә. Бу җөмләләр, укучылар, якташ язучыларыбыз һәм шагыйрьләребезнең әсәрләреннән алынган. (Китаплары күрсәтелә.)

     Димәк, болар иярчен вакыт җөмләләр.

                                 

Слайд ярдәмендә тема аңлатыла.  

  • укучылар, хәзер иярчен вакыт җөмләләрне тикшерү тәртибен карыйк.  Бу җөмләне дәфтәргә языйк.

                                   

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

-Укучылар,  иярчен вакыт җөмләләргә төрле биремнәр башкарырбыз.

                             

-Экранда Р.Фәхреддиннең  киңәшләре бирелгән. Әйдәгез аларны кычкырып укыйк әле.  Шуларның кайсыларында иярчен вакыт җөмләләр кулланылган. Үзегез теләгән икесен дәфтәрегезгә күчереп куегыз.

ТАЙМД ПЭА ШЭА (иңсә яклап партнерлар җавапларын бер-берсенә аңлаталар, 4 нче номерлылар җавапны кычкырып әйтәләр)

Җөмләләр:

             Урамда йөргән вакытта, әтиегез очраса, аңа һәм аның белән берлектә булганнарга, сәлам биреп, әмерләрен көтегез.

Үсеп, көч кергәч, кулларыгыздан килгән эшләрдә ата вә аналарыгызга ярдәм итүче булыгыз.

Гүзәл китаплар- гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге, аулакта сердәш, ялгызлыкта иптәш, хәсрәтләрдә шатлык китерүче, фикерләрне нурландыручы.

Йокыгыз туйгач, сәламәтлегегез өчен Аллаһы тәгаләгә шөкер итегез.

Дәрес вакыты җитүгә, һичкемне тыгызламыйча вә рәнҗетмичә әдәп белән генә урыннарыгызга утырыгыз.

Һәрвакыт  гыйлемгә мәхәббәт итегез, өйрәтелә торган  әйберләрне ихлас белән  тыңлагыз,соңыннан кирәкләрен  өйрәнегез, һичбер  вакыт гыйлемгә тәккәбберлек күрсәтмәгез.

Мөгаллимнәрегез яки мәктәп җитәкчеләрегез яныгызга килгәндә, әдәп вә хөрмәт белән каршы алыгыз.

Бик олы сәбәпләр булмаганда, дуслар белән бозылышу - әдәпсезлектер.

                                             

-Укытучы: Дәресебезне  дәвам итәбез   Иярчен кушма җөмләләр бер-берсенә синоним булырга да мөмкин. Алар бер мәгънә белдерәләр, бары бәйләүче чаралары белән генә аерылалар. Синоним җөмләләр кешенең тел байлыгын арттыра.  Җөмлә укыла.

Бирелгән җөмләгә синоним җөмләләр уйлап язалар.

        Кар яугач, табигать  матурланды. 

     Кар яуганнан соң, табигать матурланды. Кар явуга, табигать матурланды.

      Кар яуды, шуннан соң табигать матурланды. Кар яуды, шул чагында табигать матурланды.

   Укытучы:Укучылар, бу җөмләләр кышка багышланган. Ниһаять, ак карлары, бураннары белән кыш якынлашты.

-Ә хәзерэкранда  бирелгән  рәсемгә карап, иярчен вакыт җөмләләр төзеп карыйк әле.  

       

РЕЛЛИ ТЭЙБЛ (каршы як партнерлар чиратлашып бер кәгазьгә икешәр җөмлә язалар, 1 нче һәм  3нче санлылар кычкырып укый)                                

Кыш килде, шуннан соң каеннар ак шәл ябынды.

Кар яугач, җәнлекләр өннәренә кереп качтылар.

Куктә кояш күренүгә, кар җем-җем итә башлый.

Көннәр суытып җибәрде, шул чагында агачлар бәскә төренде.

Кышкы көннәр җитү белән , мин чаңгыда йөрергә чыгам.

        (Бер җөмләгә анализ ясала)

  1. Йомгаклау                  

Укучылар, дәресебез ахырына якынлашты, без бүген нинди җөмләләрне өйрәндек?

  • Иярчен вакыт җөмләләрнең нинди төрләре була?
  • Сораулары?

Алдагы дәресләрдә бу теманы дәвам итәрбез. Өй эше : иячен кушма җөмләләр кулланып, “Туган якка кыш килде” дигән темага инша язарга.          


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иярчен вакыт җөмләләр

Рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен дәрес эшкәртмәсе. ( 9 нчы сыйныф)...

“Иярчен ия, иярчен хәбәр” темасы буенча дәрес план-конспекты.

Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләр буенча зачет ( кабатлау, ныгыту) дәресе. 8 нче класс. Максат: 1. Баш һәм иярчен җөмләләрне билгели алу күнекмәләрен ныгыту...

Буш вакыт-алтын вакыт.( сыйныфтан тыш чара )

МАКСАТ:1. “Буш вакыт” тексты буенча өйрәнелгән лексиканы ныгыту, монологик һәм диалогик сөйләмгә чыгу, лексиканы актив кулланышка кертү;2.Аралаша белү сәләтен, компетентлылыкны үстерү, лог...

Иярчен Вакыт жомлэлэр.

урок для 8 класса по родному языку....

8нче сыйныфта “Иярчен вакыт җөмләләр” темасына татар теле дәресе

8нче сыйныфта “Иярчен вакыт җөмләләр” темасына татар теле дәресе...

8нче сыйныфта “Иярчен вакыт җөмләләр” темасына татар теле дәресе

8нче сыйныфта “Иярчен вакыт җөмләләр” темасына татар теле дәресе...