Проект эшен башкару буенча таләпләр.
проект

Салимова Линара Гависовна

Проект эшен башкару буенча таләпләр.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon proekt_eshen_bashkaru_buencha_talplr.doc26 КБ

Предварительный просмотр:

Проект эшен башкару буенча таләпләр.

    Проект эше аерым бер структурага ия. Аның төп элементлары булып титул бите, эчтәлек, кереш,төп өлеш, йомгаклау, кулланылган әдәбият исемлеге, кушымта тора.

  Титул битендә, А4 форматының өске өлешендә, тәүге юлда, БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ …….дигән язу урнаштырыла. Аннары А4 форматының урта өлешендә проект эшенең темасы языла. Тема куштырнакларга да, җәяләргә дә алынмый. Титул битенең, уң ягында, астарак, проект эшен башкаручының исем-шәрифләре, эш урыны һәм вазыйфасы урын ала. Иң аста,урта тирәдә, проект эше кайда башкарылуга карап, Уфа -2016, Стәрлетамак -2016, Чакмагыш -2016 шәкелендәге язу теркәлә.

   Титул битеннән соң эчтәлек урын ала. Анда кереш, төп өлеш , эчтәлек, кереш,төп өлеш, йомгаклау, кулланылган әдәбият исемлеге, кушымта элементлары һәм шул элементларның проект эшенең кайсы биттә урын алганлыгы күрсәтелә. Мәсәлән, Кереш.....3; Төп өлеш....5.

   Керештә проект эшенең актуальлеге, максат һәм бурычлары, теоретик һәм практик әһәмияте, проект эшен гамәлгә ашыруда кулланылган метод һәм алымнар системасы, этаплары ассызыклана. Гипотеза, ягъни әлеге эш белән белән сез нәрсәгә чакырасыз, нинди фикерләрне алга сөрәсез, дәлиллисез, шул фикерләрне ике-өч җөмлә белән билгеләп китү сорала.

    Төп өлеш үзе ике – теоретик һәм практик өлешләрдән тора. Исеменнән күренгәнчә, төп өлешнең тәүге өлешендә теоретик информация урын ала. Мәсәлән, проект эшнең темасы сыйфат сүзтөркеме белән бәйле икән, эшне башкаручы нәрсә ул сыйфат, аның үзенчәлекләре кебек сөялләрне урап үтә алмый. Проект эшендә практик өлеш күпкә әһәмиятлерәк. Анда темага ярашлы ФДББС таләпләренә туры килгән дәрес эшкәртмәсе урын алырга тиеш..

   Йомгаклауда проект эшендә теркәлгән саллы фикерләр, нәтиҗәләр чагылыш таба.

  Кулланылган әдәбият исемлеге турында берничә сүз. Әдәбият исемлеге 5 тән дә ким булырга тиеш түгел. Дәреслекләрдән тыш фәнни-методик әсбапларның, энциклопедияләрнең, төрле сүзлекләрнең һәм, әлбәттә, Интернет ресурсларга сылтамалар булуы хуплана.

 Кушымтада эшнең нәтиҗәләрен ачыграк чагылдырырга ярдәм иткән өстәмә материаллар (сурәтләр, схемалар, таблицалар, мультимедияле презентацияләр) урнаштырыла.

  Проект эше «Word» текст редакторында башкарыла. Шрифт гарнитурасы – Times New Roman. Төп текстның шрифты 14 пункт тәшкил итергә, ә баш сүзләрнең тексты 16 пункттан артмаска, текст интервалы ‒ 1,5, кырлар барысы да – 2 гә тәңгәл булырга, ә проект эшенең гомум күләме 10 биттән ким булмаска тиеш.