"Э авазы"
план-конспект урока на тему
2нче сыйныфның татар төркеме өчен "Э авазы" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 21.11 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема. [э] авазы, э,е хәрефләре.
Дәрес тибы. Яңа тема аңлату.
Максат. Э авазының язуда э,е хәрефләре белән белдерелүен аңлату,
Дәрес барышы.
- Мотивлаштыру- ориентлаштыру этабы.
- Актуальләштерү
- Сүз нәрсәләрдән төзелә?
- Татар телендә авазлар нинди ике төркемгә бүленә?
- Сузык авазлар нинди булалар?
- Уку мәсьәләсен кую.
- Сезгә мәкаль бирелгән, ләкин хәрефләре төшеп калган. Шул хәрефләрне табарга кирәк.
- Нинди хәрефләр төшеп калган дип уйлыйсыз? (э,е)
- Тикшереп карыйк, дөрес уйладыгызмы икән? (эш кешене төзәтә, ялкаулык боза)
- Булдыргансыз, дөрес әйттегез. Ә сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?
- Дөрес , укучылар, эш эшләгән кеше беркайчан да начарлык эшләми, чөнки аның вакыты булмый. Хәзер инде яңадан мәкальнең язылышына әйләнеп кайтыйк. Биредә безнең э,е хәрефләре төшеп калган. Ә бу э, е хәрефләре нинди авазның билгесе булып торалар? (э авазы)
- Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез инде?(э авазы, э,е хәрефләре)
- Әйе, безнең бүгенге дәреснең темасы э авазы, э,е хәрефләре.
- Матур язу.
Ээ э-е
Эш эл эз ше ле зе
- Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
- 72нче күнегү – сүзләрне хор белән дөрес итеп уку.
- Бу сүзләрдә нинди сузык аваз ишетелә?
- Димәк, бу сүзләр барысы да нинди сүзләр?
- Дөрес. Сүз башында э авазы нинди хәреф белән белдерелгән?
- Башка иҗекләрдә э авазы нинди хәреф белән белдерелгән?
- Бер үк э авазы язуда ничә хәреф белән белдерелергә мөмкин икән?
- Уен “Чүгәлә” – э авазы сүз башында ишетелсә, чүгәләргә.
- Без нәрсәне белергә тиеш булабыз?
Эш, кеше, элмәк, иҗек, эзли, ирек, эт, эшли, итек, элә.
- 73нче күнегү. Нокталар урынына э,е хәрефләренең тиешлесен куеп, шигырьне күчереп язарга.
- Биремне үтәр өчен нинди белемнәрне истә тотарга кирәк?(укучылар мөстәкыйль эшли, эш төгәлләнгәч тикшерелә )
Нәтиҗә. Э авазын язуда нинди хәрефләр белән белдердегез?
- Рус һәм татар сүзләрен чагыштырып уку
Эшче этаж
Эне электр
Эт эстафета
Эз эскимо
- Кайсы баганадагы сүзләрдә э авазы киңрәк әйтелә? Ул сүзләр кайсы телдән алынган?
- Татар теленең үз сүзләрендә э авазы ничек әйтелә?
- Нинди нәтиҗә ясыйбыз? Э авазы ике телдә дә бармы?
- Әйе. Рус телендә ул ничек әйтелә?
- Ә татар телендә ул ничек әйтелә икән?
- Эне сүзе белән җөмлә төзеп язу.
- Ял минуты.
Т-сс-с, шауламагыз!
Бу бармак йокым килә ди (имән бармак бөгелә)
Монысы менеп ятам ди (урта бармак бөгелә)
Бусы килде дә ятты (атсыз)
Нәниен дә йоклатты (чәнти)
Кычкырмагыз, шауламагыз
Йокламыйча кем чыдар ...
Таң кояшы торып чыгар (тавыш күтәрелә)
Асыл кошлар сайрар,
Уянырлар бармаклар,
Ура,ура, ура, ура (кычкырып)
Вакыт мәктәпкә барырга (учларын ачып, кулларын югары күтәрәләр)
- Сайланма диктант. Э авазы сүз башында һәм башка иҗекләрдә булган сүзләрне ике баганага аерып язу.
Эш, кеше, эзли, энә, итек, элмәк, иҗек, кер, эт, керпе.
- Хәзер эшебезне тикшерик инде.( Слайдтан карап тикшерәләр.)
Нәтиҗә. Нәрсә эшләдегез?
- Сүзләрне ике баганага нәрсәгә карап бүлдегез?
- Димәк, э авазын язуда ничә хәреф белән белдерәбез?
- Э хәрефе кайчан языла?
- Е хәрефен кайда язабыз?
- Булдырдыгыз!
- Табышмаклар әйтү.
- Йомры йомшак сары йомгак
йөгереп йөри чирәмдә.(чеби)
- Кешенең дусты, йортның сакчысы.(эт)
- Яшел төймә күзләре,
Янып тора үзләре.
Төлке түгел – койрыклы,
Кеше түгел, мыеклы.(песи)
- Үзе бүрек кебек кенә,
Кигән туны энәле,
Бу ни була, кайда яши,
Берәрегез беләме?(керпе)
- Төбе алмалы, башы чалмалы.(бәрәңге)
- Сорыдыр төсе,
Үткендер теше,
Урманда йөри,
Бозаулар эзли.(бүре)
- Җир астында җиз казык.(кишер)
Нәтиҗә.
- Бу сүзләрдә э авазы бармы?
- Алар нинди хәрефләр белән белдереләләр?
- Песи сүзенә фонетик анализ ясау.
- Модельләштерү
Э авазы
- Сүз башы – э -башка иҗек – е
- Рефлексив бәяләү этабы.
- Рефлексив кабатлау.
- Дәрес башында нинди уку мәсьәләсе куйган идек?
- Уку мәсьәләсен чиштекме?
- Ничек? Нәрсәләр эшләдек без?
- Өй эше бирү.
- Бәяләү.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тартык [җ] авазы һәм Җ.җ хәрефләре
2 cыйныфның татар төркеме өчен дәрес эшкшртмәсе....
[б] авазы, Б, б хәрефләре
рус мәктәпләренең татар төркемендә әлифбадан дәрес эшкәртмәсе...

Конспект урока для 1 класса "[ ч] авазы. Ч, ч хәрефләре".
Тема:[ ч] авазы. Ч, ч хәрефләре.Максат. :[ ч], :авазының әйтелешен ачыклау һәм аларны хәреф белән билгеләү; укучыларда йөгерек һәм аңлы уку сәләтен формалаштыру; үзара ярдәмләшеп эшләү күнекмәлә...
Тартык [җ] авазы һәм Җ, җ хәрефе 1класс
Тема: Тартык [җ] авазы һәм Җ, җ хәрефеМаксат: 1. Сүзләрдә җ авазын ишетергә күнектерү. Җ хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу күнекмәләрен бирү;2. Җөмлә төзү күнекмәләрен ...

“Фигыльләрсез раслау һәм сорау җөмләләр. [къ] авазы һәм бу аваз кергән сүзләр”.” Сөнгатуллина Р.Ф., Әхмәдуллина Р.Ф “Мәгариф Татар теле №3/2016, 26-27 битләр.
http://magarif-uku.ru/megarif-tatar-tele-2016-ii/...

