Статья для учителей татарского языка и литературы "Гомерем минем моңлы бер җыр иде"
статья на тему

Шайдуллина Фандия Камиловна

Статья о поэте М.Джалиле.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gomrem_minem_monly_ber_zhyr_ide.docx31.77 КБ

Предварительный просмотр:

”Инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 33 нче гомүми урта белем бирү  мәктәбе”муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Муса Җәлил сәнгатьтә

                                                 Түбән Кама шәһәре

                                                                           33 нче урта мәктәбенең

                                                                                 татар теле һәм

                                                         әдәбияты  укытучысы  

                                                                Шәйдуллина Фәндия Камил

                                                кызының чыгышы

                                                               

                                                    2018нче ел

                                                       

 Эчтәлек.

Кереш өлеш....................................................................................................3

Төп  өлеш........................................................................................................

Муса Җәлил театр сәнгатендә......................................................................

Муса Җәлилнең   татар театры үсешенә керткән өлеше.............................

Муса Җәлил музыка культурасында.............................................................

Йомгаклау....................................................................................................      

                                                           

               

     

    Гомерем минем моңлы бер җыр иде, 
      Үлемем дә яңгырар җыр булып.

                                                    Муса Җәлил

       Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, тугрылык, фидакарьлек кебек сүзләр тора. Ул, чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кеше. Ул чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.

           Туганнарының,замандашларының язуына караганда,Җәлилнең театр сәнгатенә  мәхәббәте чиксез була.Ул кечкенәдән үк бу төр сәнгать белән тирәннән кызыксына. Кечкенә Җәлилнең  эстетик зәвыгы формалашу өчен җирлек  Оренбургта  шактый уңдырышлы,бәрәкәтле була.Бәлки шуңадыр да ул малай чактан ук пьесалар яза,үз тирәсенә иптәшләрен туплап,спектакльләр куя,төп рольләрдә чыгыш ясый.                        

          Җәй көннәрендә туган авылы Мостафага кайткач та, Җәлилнең балалар коллективы туплап, спектакльләр  белән  күрше авылларга йөрүе билгеле.  Сабакташы  Фатыйх  Искаковның  истәлекләренә  караганда, М.Җәлилнең инде 1918-1919 елларда ук язылган ике дәфтәр шигырьләре  һәм бер пәрдәлек  пьесалары була. Бу фактлар барысы да яшь Мусаның театр сәнгате,драматургия белән даими кызыксынуы,үз осталыгын арттыра баруы турында сөйли.                                                                                        

         Муса  кечкенә  чактан  ук  җырга, биюгә, уен –көлкегә  оста булган. Тиз генә стена газетасы да чыгарып куя торган булган.                                                                                    Муса Җәлил турында истәлекләргә караганда 1916 нчы елда беренче тапкыр ул  иптәше белән фатир хуҗаларына театр куя.Киемнәрне кәгазьдән тегәләр. 1917нче елда инде икенче тапкыр  Г. Тукайның “Бичара куян” шигырен сәхнәләштерәләр. Икенче куелган театр тагын да уңышлырак килеп чыга. 1919нчы елда укулар беткәч,Муса балаларны җыеп халыкка спектакль куя. “Анам кәбере” дигән спектакльне сәхнәләштергәндә Муса  кечкенә ятимне үзе уйный. Бик оста уйный,хаттә олылар елашып та алалар. Бераздан ул җырлар-биюләр белән катнаш опера сыман спектакльләр куя башлый.Пьесаны  үзе яза. Ике көндә пьесаны язып өлгертә. Спектакльдән соң хор белән җырлыйлар,ә Муса матур итеп мандолинада уйный, сәхнәдә аннан оста уйнаучы булмый. Бер истәлекләрдә аның “Каз канаты”көенең берничә вариантын уйнагы турында әйтелә.Татар халык җырларын башкара. Муса спектакльләр кую белән генә чикләнеп калмый,ул “Балалар түгәрәге “ дигән оешма төзергә киңәш бирә.Түгәрәк үзенең газетасын чыгара башлый. Муса газетаның редакторы да,художнигы да була.Газетага шигырьләр, җырлар,хикәяләр язганнар. Оешма белән һаман спектакльләр куюны дәвам итәләр.  Муса пьесаларның авторы  гына түгел, ул оештыручы,җитәкче,спектакльне куючы режиссёр,художник һәм актер да. Иң элек “Варенье” дигән спектакль куялар.Постановкаларның балаларча беркатлы булуына һәм рольләрне дә шул ук балалар башкаруына карамастан,спектакль искиткеч уңыш белән бара. Постановкалар кич белән куелгач монда балалар гына түгел олылар да килә торган була.Бер пәрдәлек бу спектакльнең сюжеты бик кызыклы була,бигрәк тә сүзләре бик мәзәк була.Муса бу спектаклендә урлашмаска,алдашмаска дигән фикерне әйтергә тели Бу спектакелен ул 11 яшендә яза. Һәм бу спектакльберенче каләм тибрәтүче өчен бик уңышлы килеп чыга. Бераздан аның шәһәр сәхнәсендә “Усал” исемле спектакьле куела.Балалар тормышыннан алынган зур күләмле әсәр була ул.Бу әсәр Муса Җәлилнең тәүге адымнары өчен бик әһәмиятле әсәр була.Анда яхшылык белән , яманлыкның бәрелеше,азактан тәүгесенең өстенлек алуы күрсәтелгән.Әсәр яхшы теләкле романтика белән сугарылган,язучы рухының югарылыгы турында сөйли.                                                                                                                                            1930нчы елга кадәр”Бәләкәй кыз” дигән драммасы башкорт сәхнәсендә зур уңыш белән бара.                                                                                                                                             Кызганычка каршы,әле бүгенге көнгә кадәр Муса Җәлилнең  башлангыч чор иҗаты тулысынча диярлек өйрәнелмәгән.Истәлекләр буенча барлаганда ,аның “Ятим бала”,”Кабил, Һабил”,”Каз канаты”,”Бибкәй кыз” дип аталган пьесалары булганлыгы ачыкланды.Тик алар безнең көннәргә тикле сакланмаганнар.Әмма бу әле алар театр тарихыннан бөтенләй үк эзсез югалмаганнар дигән сүз түгел.                                                              

     Муса Җәлилнең   татар театры үсешенә керткән өлеше турында сүз алып барганда, аның  театр тәнкыйте өлкәсендәге хезмәтләрен дә барлап,җитди игътибар белән тикшерергә кирәктер.Аның бу юнәлештәге эшчәнлеге Мәскәүдә яшәгәндә,1931нче  елдан башлана.Бу чорда ул башкалада эшләп килгән Мәскәү татар үзәк эшче театры спектакльләрен даими карап бара һәм “Ударниклар” журналы,”Коммунист” газетасы белән тыгыз хезмәтәшлек итә.Гомүмән алганда,М.Җәлил  ил буенча барган зур үзгәрешләр чорында театр сәнгатенә мөһим урын билгели, аның алдына җитди бурычлар куя.                                                                                                                                      Нәтиҗә ясаганда, каһарман шагыйрьнең  егерменче-утызынчы еллардагы иҗаты татар  театр сәнгате белән шактый тыгыз бәйләнгәнлеген ассызыклап билгеләп китәргә  кирәк.                                                                                                                                                  Муса турында истәлекләр белән танышкач,аның рәсем ясарга яратканын белдек.Ул үзенең рәсем укытучысы Сәлах Камалны бик яратып сөйли торган була.                      

             Гомүмән бала вакытларында оялчан малай булса да,бик энергияле, шат күңелле, җор телле, җырларга ,биергә ярта торган була. Ул булган җирдә җыр да, бию дә , көлү дә өзелми торган булган.                                                                                                          Зәкия Йосыпова үз истәлекләрендә болай дип яза: Муса яшьтән үк яхшы художник иде. Безнең авылның күренешләрен ул майлы буяу белән күп ясады. Шундый күренешләрдән торган махсус альбомы да бар иде аның. Муса шулай ук карикатуралар ясарга  да  оста иде. Сәгыйть Агишның истәлекләрендә дә Мусаның рәсем ясарга яратканлыгы турында  әйтелә. “ Кулъязмасы ,бик матур,рәсемгә дә бик оста иде Муса Җәлил”- дип яза  истәлекләрендә ул.Рәсем дәфтәренә бик матур итеп акварель краскалар белән  рәсем ясаган.  

          Муса шахмат уйнарга да яраткан. Бу өлкәдә ул бюллетень чыгарган.  Шахмат бюллетены” дип аталган ул.Муса Җәлил аның редакторы да,нәшире һәм рәссамы да булган.Муса турында фотоальбом карагач ,аның рәсемнәрне оста ясавын күрәсең.

         Җыр һәм Муса Җәлил. Җыр – шагыйрьнең биографиясендә гаять күңелле, дулкынландыргыч бер күренеш. Җыр аның бөтен иҗат юлына сибелеп бара. “Гомерем минем моңлы бер җыр иде”, - ди шагыйрь соңыннан.

       Халык җырларын, халык әкиятләрен һәм бәетләрен кечкенәдән аерым-аерым дәфтәрләргә язып барган, алардан үзенчә язма китаплар ясаган. Бу юлда аның беренче укытучысы Гыйльми әби үзенең сөекле оныгы Мусага халык күңелендә өлгергән җәүһәрләрдән өзлексез дәрес биреп барган. Алар яшь Мусаның фантазиясенә азык булганнар,аны канатландырганнар.

        Яшьлек елларында язылган “Бибкәй кыз”, “Каз канаты” пеьсалары яшь шагыйрьнең әбисеннән алган фольклор дәресләрен уңышлы үзләштерүен күрсәтәләр. Ул   әсәрләрнең нигезендә халык җырлары ята.

          Зур язучыларның иҗат биографияләре фольклорга тамырланып үсә. Моны А.Пушкин, М.Лермонтов, Н.Гоголь, Н,Некрасов, Г.Тукай, М.Ауэзов, Н.Исәнбәт, Г.Бәширов һ. б. бик күп рус, татар, кардәш халыкларның язучылар биографиясеннән  күрергә мөмкин.

         Муса Җәлил дә кече яшьтән үк халыкның авыз иҗатына таянып күтәрелә башлый. Үскән саен ул аның илһам бирүче чишмәсенә тирәнрәк чума. “Кечкенә Җәлил” имзасы белән шигырьләр язганда, фольклор бизәкләре күбесенчә табигый хәлендә файдаланса, тора-бара ул фольклорны иҗади үзләштерү юлына баса һәм аның энергиясеннән уңышлы файдалана. 1928нче елда шагыйрьнең яшь композитор Латыйф Хәмиди белән иҗади дуслыгы башлана.Латыйф Хәмиди үзенең истәлекләрендә түбәндәгеләрне яза: “ Мусаның шигырьләре музыкага салырга бик уңай булалар һәм аларны шатланып кабул итеп идем. Бу дуслыкның нәтиҗәсе уңышлы була. Муса белән алар бергәләп уенлы җыр язалар.Бу Муса Җәлил тәкъдиме белән “Куян” ди атала. Бу җыр да “Октябрь баласы”ның чираттагы бер номерында басылып чыга. Муса Латыйф Хәмидинең вальс һәм марш ритмы белән язылган ике көен ошатып сүзләрен язып бирә.Муса тәкъдиме буенча көйнең исемен “Беренче вальс” дип куялар. Шул исем белән ул “Октябрь баласы” журналында басылып чыга. Алар бергәләп “Октябрь баласы” журналында басылып чыккан җырларын җыентык итеп бастырырга уйлыйлар. Муса Җәлил бу эшне башкарып чыга. “Октябрь баласы” , “Ударниклар” журналларында Муса Җәлил җырлары Л.Хәмиди музыкасы белән басылалар. Беренче маршлар, романс, сонаталар, массовый җырларны алар яшьләргә тәкъдим итәләр.”Ударниклар” исемле яшьләр журналында Латыйф Хәмиди белән берлектә иҗат иткән “Юнгштурм”  җыры басыла. Муса Җәлилнең балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәте дә аерым рәвештә искә алынырга лаек. Балалар журналында эшләгән вакытта  ул композитор Латыйф Хәмиди белән  балалар өчен дистәләрчә җырлар яза. Татар опера студиясе укучылары Мәскәүдә укыган вакытта композитор Җәүдәт Фәйзи белән шагыйрь балалар өчен шаян җырлар сериясе яза һәм аны алар аерым китап итеп бастырып чыгаралар. Бу җырлардагы гадилек, шаянлык һәм шатлык күзгә ташлана. Шагыйрь балалар өчен кызыклы вакыйгалар уйлап таба һәм аны балаларга барып җитә торган тел белән яза.

         Мусаның балалар өчен язган шигырьләре, җырлары әнә шундый гади эчтәлекле, җиңел, аңлаешлы телле һәм балаларны мавыктырырлык кызык сюжетка корылган булулары белән аерылалар. Үзе дә озак еллар балалар арасында эшләгән шагыйрь аларның психологиясен яхшы белә, нәрсә  белән һәм ничек мавыгуларын ачык итеп күз алдына китерә.

      30нчы елларда  Муса Җәлил шигырьләренә музыка язмаган татар композиторлары юк дияргә була. С.Сәйдәш, Ф.Яруллин, Н.Җиһанов, М..Мозаффаров, А.Ключарев, Җ.Фәйзи, З.Хәбибуллин һ.б. композиторлар М.Җәлил белән иҗади багланышта булалар. Җыр аша ул татар халкының милли үзенчәлеген сурәтли, аның эшчәнлек, батырлык сыйфатларын, коллыкка һәм җәбер-золымга нәфрәт белән каравын, кунакчыллыгын һәм башка халыкларга карата  аеруча  ягымлы  булуын, дуслык, туганлык, кардәшлек мөнәсәбәтләренә керергә хәзер торуын – татар халкының үзенә хас сагышлы, моңлы көйләре аша җанландыра. Ул үзенең эпик әсәрләрен дә, драматик поэмаларын да нәкъ менә шул бай тойгыларны, тирән фәлсәфи мәгънәләрне ача торган җырлар ярдәмендә яза. Музыкага кушылган, аннан аерылгысыз  җырлар – Муса Җәлил иҗатының характерлы күренеше.

       Тирән эчтәлекле, эмоциональ яңгырашлы, күңел ача торган моңлы җырлар – татар поэзиясенең хәзинәләре алар. Җәүдәт Фәйзи тарафыннан музыкага салынган балалар җырлары (М. Җәлил текстлары) никадәр үзенчәлекле! (“Әтәч”, “Карак песи”, “Шмидт бабай”, “Сәгать”, “Парашютсыз курчак” һ.б.) Композитор М. Мозаффаров тарафыннан музыкага салынган “Җиләк җыйганда”, З. Хәбибиуллин музыкасындагы “Сагыну” һ.б. җырларны да Муса Җәлил иҗат иткән текстлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел.

         Муса Җәлил эмоциональ көчле, тәэсирле лирик җырлар язды, мәхәббәт темасына үзләренең сафлыгы белән аерылып торган җырлар – романслар тудырды.  

           Сеңлесе Зәйнәп Җәлилова истәлекләрендә мондый юллар бар: “Муса театрны кече яшьтән ярата иде, Г. Тукай шигырьләрен яттан белә иде. Җыр дәресләрендә һич тартынусыз беренче булып җыр башлый.”

           Җәлилнең беренче укытучысы Габдулла Усманов : “ Ул халык җырларын бик күп белә иде”дип яза.

              Җәүдәт Фәйзи истәлекләре буенча ,Муса Җәлил җырларга бик яраткан. Мусаның яраткан көйләре: “Асиләсе-Вәсиләсе”, “Күбәләгем- түгәрәгем”, “Дисәнә”.

                 Композитор Нәҗип Җиһанов болай ди:” Әйе тышкы кыяфәте белән Муса күзгә бәрелеп тормый иде. Әмма поэзия, театр,музыка яисә нинди дә булса әһәмиятле,аңа якын булган берәр нәрсә турында сүз чыгуга,ул ялтырап китә иде.Кешеләрне ярата һәм дөреслекне бар нәрсәдән дә өстен күрә иде.                                                        

      Муса Җәлил музыканы тирәнтен аңлаган һәм аңа нәрсә язарга ,нинди әсәрне тәрҗемә итәргә кирәк икәнен яхшы   белгән.Аның лирик шигырьләренә композиторлар күп кенә романслар язганнар.

     Җыр Муса Җәлилне опера сәнгатенә алып килә. Шагыйрь музыка теориясен, рус һәм Европа музыка культурасы  казанышларын, опера сәнгате үзенчәлекләрен, Россия халыкларының музыка байлыгын зур тырышлык белән өйрәнә.                        

        Музыка өлкәсендәге зур авторитет-академик Б.Асафьев М.Җәлилнең музыка турындагы фикерләре белән санашкан икән, димәк, музыка культурасына Муса Җәлил бик җитди килгән. Шагыйрьнең архивында татар опера һәм балет театрын тудыру юлындагы эшчәнлекне күрсәтә торган  документлар бик күп. Язучылар, композиторлар әдәби җитәкчелекне Мусага тәкъдим итәләр. Муса чыннан да дәртләнеп китә. Җәүдәт Фәйзи үзенең истәлегендә бу хакта болай сөйли: - Әдәби җитәкченең булуы һичшиксез кирәк иде. Дөресен әйткәндә, мин бу турыда Муса белән сүз алып барган идем инде. Ул миңа: “Сезнең коллективта әдәби җитәкче булып эшләү мине кызыксындыра, ләкин мин булдыра алырмын микән? Иптәшләрнең фикерен белергә кирәк”, - дигән иде. Татар язучыларының Мәскәүдә киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә Фәтхи Бурнаш, Мәхмүт Максуд, Әхмәт Фәйзи, Әхмәт Ерикәй иптәшләр катнаштылар. Бар да бер авыздан бу эшне Муса Җәлилгә тапшыруны тиешле күрделәр. Шулай итеп Муса белән без бергә эшли башладык. Муса студия эше белән кабынып китә, ул булачак театрның репертуарын кайгырта башлый.  Студиянең Мәскәүдә уку дәверендә үк ул һәрбер укучының үзенә генә кирәкле арияләрен булдыра. Шагыйрьләр белән композиторларны туплый. Аз гынә вакыт эчендә К. Тинчурин, Ф. Бурнаш, К. Нәҗми, Ш. Маннур Ә. Фәйзи, Х. Туфан, Ә. Ерикәй, М. Максуд кебек талантлы язучыларны либретто язу эшенә тарта һәм аларны композиторлар белән бердәм эшләүләрен тиешле юлга сала.

         Шагыйрьнең хатыны Әминә ханымның истәлекләреннән: “Безгә әледән-әле,артистлар килә иде.Җәлилгә җырчылар белән дә эшләргә,студия өчен     репертуар  да сайларга, яңа җырлар һәм либреттолар иҗат итәргә,репетицияләрдә дә утырырга туры килә иде.Шундый киеренке эшләр белән айлар-еллар узып китте.Бу тырышлык зур шатлык алып килде: 1939нчы елда Казанда студия нигезендә барлыкка килгән опера театры  эшли башлады.

           Татар культурасы өчен яңа булган опера сәнгатенең үзенчәлекләрен Муса студия студентлары белән бергә өйрәнә; алардан калышмыйча, хәтта аларны узып китеп, бу сәнгатьнең специфик якларын, рус, Европа музыкасын җентекли. Ул рус һәм Көнбатыш Европа опера һәм балетларының либреттоларын һәм музыкаларын яхшы өйрәнә. Нәтиҗәдә ул музыканы нечкә аңлаучы белгечләр рәтеннән урын ала. Аның фикере белән һәркем хисаплаша, аның сүзе авторитетлы була. Үзе яшәгән чордагы күренекле шагыйрьләрне, драматургларны, танылган һәм яшь композиторларны Муса Җәлил опера сәнгате тудыру эше белән мавыктыра алган. Ул аларга темалар тәкъдим иткән, прфессиональ консультацияләр оештырган, рецензияләткән һәм, билгеле, эшнең иң авырын һәм иң күбен үзе башкарып чыккан. Аның ул рецензияләреннән идея-эстетик карашларны, таләпчәнлекне, поэтик һәм музыкаль образлар гармониясенә омтылуны, җанр үзенчәлеген сакларга тырышуны күрәбез.                                                                                                       Шагыйрь үзе дә либреттолар яза. “Алтынчәч”, “Илдар” либреттолары нигезендә композитор Нәҗип Җиһановның опералары мәйданга килә.                                                                                                                                                                     Төрле милли операларны тыңлаганнан соң,миндә “Алтынчәч” либреттосының идеясы һәм гомуми планы туды,ди торган иде Муса.Казанга кайтып ике бүлмәле квартир алганнан соң , Мусаның эш шартлары җиңеләеп китә. “Алтынчәч”поэмасына теманы ул халык әкиятләреннән ала. “Алтынчәч” поэмасын Җәлил татар һәм башкорт әкиятләренә, легендаларына нигезләнеп яза. Нигезгә “Җик-Мәргән” эпосын һәм “Алтынчәч” әкиятен сала. Башка әкиятләрдән дә файдалана. Халык иҗатындагы фантазия киңлеге, вакыйгаларның масштаблылыгы, образның символик мәгънә белән дә яктыртылулары шагыйрьне дә халыкта сыналган юллардан атларга этәрә. Әсәрнең төп идеясен шагыйрь үзе болай билгели: “Либреттоның төп идеясе-халыкның үлемсезлеген һәм үзенең бәхете өчен властьнең кара көчләренә, ирексезлеккә һәм коллыкка каршы көрәш омтылышын күрсәтү”. Аның бу сүзләреннән дә әсәр идеясенең шул чор өчен гаять кыю һәм көтелмәгәнчә яңгыравын күрергә мөмкин. Җәлил үзе дә әсәренең бер үзенчәлеге итеп андагы образларның “әсәрнең эчтәлеген тәшкил иткән философик идеяләрне гәүдәләндерүче гомумиләштерелгән образ-характерлар булып” эшләнүләрен күрсәтә. Муса Җәлилнең максаты: халыкның батырлыгын, әкиятнең романтизмлыгын күрсәтү, халык мифологиясен алга сөрү. Тузгак, Җик, Алтынчәч, Кулупай образларында гомумиләштерү аеруча көчле, хәтта алар символик образлар дәрәҗәсенә күтәреләләр. 9 көрәшче анасы һәм 90 оныкның әбисе, халыкның үлемсезлеген беренче булып башлап җибәрүче Тугзак нәселе күрсәтә. Ул сәхнәдә кульминацион вакыт аралыгында чыгып, халыкның мәңгелеген тасвирлый. Халыкның батырлыгы, аның оныгы, көчле Җик белән күрсәтелә. Җик кешеләрдән еракта, табигать кочагында, үскән егет. Гади сүзләр белән әйткәндә, ул матурлыкны, батырлыкны үз эченә алган, туган илнең көрешчесе. Кол халыкның-Бураш картның кызы Алтынчәч символик планда халыкның иреккә омтылу, азатлык идеалын гәүдәләндерә. Хакимият әһелләре халыкның “бәхет кошын” хан сараеның бизәге итәр өчен тырыша. “Бәхет кошына” кул сузган кара көчләр белән киеренке көрәш бара, бу көрәш халыкның җиңүе белән тәмамлана.
     
  Әсәрнең эчке темасы киң фәлсәфи мәгънәле, символик яңгырашлы. Ул шул ягы белән шагыйрь иҗат иткән вакытта да халыкның иреккә, мөстәкыйльлеккә сусаган җан авазы булып яңгырады.
     
  Ватан сугышы елларында исә аның эчтәлеге фашизмга каршы көрәш пафосы белән кушылып китте, халыкларның үз Ватаннары, “Бәхет кошын” саклау өчен алып барган изге көрәше буларак яңгырады. Операның хәзерге куелышында да бүгенге заман белән кисешкән күп нокталарын табарга була.
       
  “Алтынчәч” операсын Нәҗип Җиһанов Муса Җәлил либреттосыннан яза, ул беренче тапкыр Казанда 1941 нче елда сәхнәдә уйнала. Аңа бу спектакль уңыш китерсен өчен ул бик күп көч куя. Һәрберсенә үзенең ролен бик яхшы итеп аңлата, текстка үзгәрешләр кертә.
     
  Шулай итеп, 1941 нче елның май азагына опера өстендә эш тәмамлана. Аның бу көннәрдәге шатлыгын күрәсе генә кала! Ул коллективның уйнавы белән канәгать иде. Шунлыктан, бу әсәр әкият мотивларын файдаланып эшләнгән өр-яңа оригинал әсәр булып туды.
       
  Операның премьерасы сугыш башлангач, 1941 нче елның 20 нче июлендә куела. Бу вакытта Муса Җәлил хәрби лагерьда була. Ул үзе дә премьераны карарга чакырыла, сәхнәгә берничә мәртәбә чакырып аны алкышлыйлар. Опера бүгенге көнгә кадәр сәхнәдән төшми, бу әсәр – опера сәнгатенең гүзәл үрнәге. Бу опера Муса Җәлил белән Нәҗип Җиһанов талантының югары җимеше.М.Җәлилнең татар музыка сәнгатен үстерүдәге роле бик зур була. Аның тырышлыгы белән татар теленә “Фауст”, “Кармен”, “Евгений Онегин”, “Русалка” әсәрләре тәрҗемә ителеп уйнала. Шул опера театрында эшләү елларында ул Нәҗип Җиһанов белән “Илдар”, “Беренче яз”, “Качкын” либреттоларын яза. Татар опера театры репертуарында 1935-1941 нче елларда никадәр оригиналь әсәрләр туа, опера театры өчен 2 либретто әзерләнә. 1941 нче елның 10 нчы февраленнән театр “Татар дәүләт опера һәм балет театры” дип исемләнә башлый. Ә1957нче елда театрга М.Җәлил исеме бирелә.Татарстанның халык артисткасы Халидә Зәбирова М.Җәлил турында: “Ул Татар Дәүләт опера театрына нигез салучы. Муса безнең кеше иде. Ул тулысынча үзен сәнгатькә багышлады”, - дип яза. Бу театр хәзерге көндә дә илебезнең күпсанлы сәнгать коллективлары арасында лаеклы урында тора. Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет театры хәзер хаклы рәвештә Муса Җәлил исемен йөртә. Нинди генә җырлар юк аның арсеналында! Моабит дәфтәренә теркәлгән соңгы җырлары Муса Җәлил поэзиясен тагын да нурландырып җибәрәләр.   Моабит дәфтәрләрендәге  “Тик булса иде ирек”, “Хат”, “Җырларым”, “Яралар” һ.б. җырлар көрәшче шагыйрьнең кайнар каны белән язылганнар. Аларда халык күңелендә чәчәкләнгән сагыш, моң, сөю, ата һәм бала мәхәббәте, яшенле-давыллы хисләр өермәсе дәһшәт һәм нәфрәт ялкыннары...

                      Чыннан да шагыйрь:

                       Мин кабыздым җырда ялкын итеп,

                        Йөрәгем һәм хаклык кушканны.

                       Җырым белән дусны иркәләдем,

                       Җырым белән җиңдем   дошманны,-

    дип  җырларга хаклы иде.

                   Ул  җырлар корыч ихтыярлы батырлыкның, илгә                                         тугрылыкның, халыкчанлыкның соклангыч символы булып яңгырыйлар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация учителя татарского языка и литературы

Портфолио учителя- 1 часть.2часть...

Выступление на педсовет "Как создать сайт учителя татарского языка и литературы"

В настоящее время, в век технологий, мобильности и глобализации возникает острая необходимость в освоении и использовании сети Интернет, социальных сетей и персональных сайтов....

Анализ работы методического объединения учителей татарского языка и литературы

Анализработы  методического объединенияучителей татарского языка и литературы...

Портфолио учителя татарского языка и литературы

Портфолио учителя татарского языка и литературы Муллануровой Айсылу Мударрисовны...

Имаева Р.Р., учитель татарского языка и литературы Елина Е.А., учитель русского языка и литературы МБОУ «СОШ №79» Советского района города Казани Литературно-музыкальный салон для старшеклассников,посвящённой творчеству Ф.Ю.Тютчева и Г. Кандалыя.

Цели:Познакомить гостей салона с многообразием творческой фантазии Ф.И.Тютчева и Г.Кандалыя.Ввести мир прекрасного,приобщить к щедеврам поэзии и музыки.Показать связь русской и татарской культур во вр...

открытый урок татарского языка 5 класс "Минем көндәлек режимым" ФГОС

Открытый урок данный в  рамках республиканского семинара " Преемственность дошкольного и общего образования в условиях реализации ФГОС НОО"...

Индивидуальный план профессионального развития Шайдуллиной Фандии Камиловны, учителя татарского языка и литературы муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «СОШ № 33 с углубленным изучением английского языка»» Нижнекамского муниципального

Индивидуальный план профессионального развитияШайдуллиной Фандии Камиловны,учителя татарского языка и литературымуниципального бюджетного общеобразовательного учреждения«СОШ № 33 с углубленным и...