Һәр бала да сәләтле.
статья по теме

Гатиятова Люция Ленаровна

Бу тема кысаларында Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә үстерешле белем бирү сораулараын карап үттем.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл statya_gatiyatova_l.l.docx14.88 КБ

Предварительный просмотр:

Һәр бала да сәләтле.

Бу тема кысаларында Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә үстерешле белем бирү сораулараын карап үттем.

Мин 25 ел башлангыч сыйныфта балалар укытам һәм тәрбиялим. Һәр дәресне югары дәрәҗәдә үткәрергә тырышам. Билгеле булганча, сыйныфтагы барлык баланың да сәләте бертөрле булмый, алар дәрес материалын да бер үк дәрәҗәдә үзләштерә алмый. Ләкин шуңа карамастан, заманча методлар, яңа алымнар кулланып, яхшы нәтиҗәләргә ирешәм.

Башлангыч мәктәптә укучыларга гомуми үсешенә ирешү максаты куелырга тиеш. Шәхесне үстерүгә юнәлтелгән педагогик системалар арасында Л.В.Занков системасы, минемчә, игътибарга лаек. Аның төп максаты – кече яшьтәге балаларның югары дәрәҗәдәге гомуми үсешенә ирешү. Бала психикасында укытуга турыдан-туры бәйле булмаган эчке, интегральләшкән процесслар нәтиҗәсендә яңа формалар килә. Укытучы балага уйларга комачауламый; проблемалы сорауга җавап эзләгәндә “кулыннан җитәкләп” бармый, уңышка ирешү өчен, тиешле ярдәмне оста оештыра белә; дәрестә балаларның теге яки бу эшне дәвам итәргә теләүләрен искә ала.

Традицион система белән эшләгәндә, укытучы баларның белемендәге җитешсезлекләрне ачыклый һәм аларны бетерү юлларын эзли. Балаларга индивидуаль якын килеп, укытучы йомшак өлгерүчене – уртача укучы дәрәҗәсенә, ә уртача элгерүчене сыйныфтагы иң яхшы укучы дәрәҗәсенә күтәрергә омтыла. Ләкин сәләтле укучыны нинди дәрәҗәгә күтәрү ачыкланмый. Чынбарлыкта иң яхшы укучылар игътибардан читтә кала. Шәхеснең гомуми үсешенә ирешүгә юнәлтелгән укыту турында сүз барганда, бер укучыны икенчесе белән тигезләү түгел, ә һәр баланың индивидуаль сәләтен үстерү максаты куелырга тиеш. Л.В. Занков системасы сәләте төрле булган балаларны бер сыйныфта укытырга мөмкинлек бирә. Мондый сыйныфта укучы балаларга мөстәкыйльлек, кызыксынучанлык, үз-үзенә контроль ясау, төрле хәлләрдә дөрес карар кабул итә белү сыйфатлары хаз.

Л.В.Занков системасындагы педагогик принципларның берсе – югары дәрәҗәдә кыенлык булдырып белем бирү. Уку эшчәнлегендә укучыларда танып-белүгә кызыксыну уяту, мөстәкыйльлек тәрбияләү төп максат булып тора. Укытучы һәр баланың инициативасын һәм мөстәкыйльлеген үстерү өчен аралашу ситуацияләре тудыра. Укучы дәрестә үз фикерен әйтүдән, хата ясаудан курыкмый, ягъни балага сәләтен күрсәтү өчен табигый шартлар барлыкка китерелә.

Күнегүләр һәм биремнәрне үтәгәндә, баланың сөйләм һәм танып-белү тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итеп, күптөрле тел материалына күзәтү һәм анализ ясала. Уку дәресләрендә сөйләм үстерү эше рәсемнәр ярдәмендә алып барыла, әдәбият теориясе башлангыч мәгълүматлар мавыктыргыч итеп бирелә. Укучы мөстәкыйль күзәтеп, анализлый һәм чагыштыра.

Укучылар дәрестә түбән билге алудан курыкмый, проблеманы үзләре хәл итәргә тырыша. Мөстәкыйль танып-белүгә омтылыш укучыларда уңай хисләр уята, белем алу шатлыгын кичерергә ярдәм итә.

Укучыларга Л.В.Занков системасы буенча белем алу ошый. Занков технологиясе буенча укытылган сыйныфларда белем һәм тәрбия бирүдә, шәхесне үстерүдә, күнекмә һәм осталыклар булдыруда югары нәтиҗәләргә ирешеп була. Мәктәпләрдә дәреслелек һәм методик кулланмалар гына түгел, ә шушы системаның дидактик принципларын яхшы аңлаган, урта сыйныфларда укытуны дәвам итәрдәй иҗади эшләүче укытучылар да кирәк.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий выпускного бала

Сценарий выпускного вечера в школе...

К "Осеннему балу"

В данном материале - стихотворение об осени, стихотворение об осеннем букете и четверостишие о поделке из природного материала "Жар-птица"...

Сценарий выпускного бала "ВЫПУСКНИК - 2011"

Сценарий выпускного вечера для девятиклассников в форме вручения премии "Оскар"...

Л.Н.Толстой "После бала"

Урок литературы. Мастер-класс. Цель урока: Выявить, при помощи  каких средств автор раскрывает главную мысль рассказа: каждый человек несет ответственность за все происходящее вокруг. Задач...

Урок-презентация. Л.Н. Толстой "После бала"

Презентация представляет собой набор иллюстраций и информационных сносок, касающихся биографии писателя и истории создания произведения "После бала"....

Урок-презентация. Л.Н. Толстой "После бала"

Презентациявключает в себя весь необходимый материал для проведения урока по теме "Л.Н.Толстой "После бала". Контраст как основной художественный прием в произведении"....