"Мәкальләр"
план-конспект урока (6 класс) на тему

Хәйбунасова Миләүшә Инзил кызы

6 нчы сыйныфта үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе "Мәкальләр". 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mkallr.doc77.5 КБ

Предварительный просмотр:

Класс: 6

Тема: Мәкальләр

  1. О.М.
  2. Түбәндәге сүзләрнең антонимнарын билгеләгез һәм кроссвордны чишегез:

Яхшы

Әдәпле

Батыр

Әйбәт

Акыллы

Юньле

М

Ә

К

А

Л

ь

Уртада нинди сүз барлыкка килде?

-Мәкаль.

Мәкальләр бу сыйфатларны яраталар микән, әллә аларны булдырмаска тырышалармы?

Без бүген нинди темага сөйләшербез инде?

Мәкаль.

Ә нәрсәләр белергә тиешбез соң, без бит белем алырга килдек?

Максат:

Сөйләм телендә Мәкальләр куллану осталыкларын өйрәнергә,

Халкыбыз Мәкальләренең мәгънәләрен аңлый һәм аңлата беләбезме икән, шуны ачыкларга,

Халык Мәкальләре аша өлкәннәргә хөрмәт, эш сөючәнлек, бер-береңә игътибарлык, белем алуга омтылыш булдырырга тырышырбыз.

Нәрсә соң ул Мәкаль?

Мәкаль – гарәп сүзе. Урынлы сүз, яки тиешле урында әйтелгән акыллы сүз дигәнне аңлата.

Мәкаль тирән һәм кыска мәгънәле булганга, аны халык хикмәте дип атау халык фольклорында бик киң таралган.

Әйдәгез, Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән укып карыйк:

Мәкаль җыймыйм – акыл җыям

 Мәкаль сүзнең җиләге

Дип юкка гына әйтелмәгәндер.

Бүгенге көндә чын кеше булып калу өчен безгә тәрбияле булырга кирәк. Ә Мәкальләрне без тәрбиялиләр дип әйттек.

Бүген мин сезне Мәкальләр аша тәрбия иленә сәяхәткә чакырам. Ә тәрбияле булу бик җиңел түгел. Бу илдә Мәкальләр белсәң генә сәяхәт итеп була.

Маршрут:

Беренче тукталыш – Белем

Икенче тукталыш – Һөнәр

Өченче тукталыш – Холык

Дүртенче тукталыш - Әдәплелек

Бишенче тукталыш – Сәламәтлек

Юлга автобуска утырып чыгачакбыз. Хәерле юл! (Музыка)

Сәяхәткә чыгу өчен мин сезгә мәкальләр әйтәм, ә сез аларның нәрсә турында икәлекләрен билгеләгез:

  1. Һөнәрле үлмәс – һөнәрсез көн күрмәс.
  2. Алтын белән мактанма – акылың белән мактан.
  3. Әдәпле кеше солтан, әдәпсезнең бите олтан.
  4. Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә.
  5. Байлык бер айлык – саулык гомерлек.
  6. Бер яхшы сүз мең бәладән коткара.

Беренче тукталыш – Белем

Бирем: Мәкальне укы, мәгънәсен аңлат:

Белем – нур, белмәү – хур.

Белемлелек турында тагын нинди мәкальләр беләсез?

Нәтиҗә: Бала яшь чактан үсеп җиткәнче үзаллы яши башлаганчы белем алырга тиеш.

Икенче тукталыш – Һөнәр.

Бирем: Мәкальне укы, мәгънәсен аңлат:

Һөнәрле үргә йөзәр.

Һөнәрле булу турында тагын нинди мәкальләр беләсез?

Нәтиҗә: Дөнья малы бетәргә мөмкин, ә һәнәр мәңгелек хәзинә.

Өченче тукталыш – Холык

Бирем: Мәкальне укы, мәгънәсен аңлат:

Ана сөте белән кермәгә, тана сөте белән кермәс.

Кеше холкы турында тагын нинди мәкальләр беләсез?

Нәтиҗә: Кешенең кемлеге аның тышкы кыяфәтенә, озынлыгына, яки кыскалыгына карап билгеләнми, бәлки аның акылына, эшләгән эшләренә карап билгеләнә.

Дүртенче тукталыш - Әдәплелек

Бирем: Мәкальне укы, мәгънәсен аңлат:

Адәмне адәм иткән - әдәп.

Нәтиҗә: нәрсә соң ул әдәп? Әдәп – үз-үзеңне тота белү гадәтләре.

Бишенче тукталыш – Сәламәтлек

Бирем: Мәкальне укы, мәгънәсен аңлат:

Байлык-бер айлык, саулык – гомерлек.

Нәтиҗә: Каюм Насыйри әйткәненчә, сәламәтлекне яшьли сакларга кирәк.Тышкы сәламәтлек турында гына түгел, кешенең рухи сәламәтлеге турында уйланырга мәҗбүр итә.

 Озын гомерле һәм сау-сәламәт булу өчен кеше нәрсәләр эшләргә тиеш?

Әйдәгез, без дә ял итеп алыйк.

Менә без сәяхәт кылдык. Бай илнең кечкенә генә тукталышларында булдык. Әйдәгез хәзер җыйган белемншребезне куллана алырбызмы, сынап карыйк.

Мин сезгә мәкальләрнең башын әйтәм, сез төгәлләгез:

Берлек кайда

Көч шунда

Ил барда ир хур булмас

Ир барда ил хур булмас

Һәнәр утта янмый, суда

Батмый торган хәзинә

Һөнәр ашарга сорамый

Үзе ашата

Бәхетне юлдан эзләмә

Белемнән эзлә

Көчле кеше берне егар

Белемле кеше меңне егар

Байлык - бер айлык

Саулык - гомерлек

Надан кеше

Сукыр тавык

Бердә түгел

Меңдә көч

Акылың булса акылга ияр

Акылың булмаса, мәкальгә ияр

Яхшы.

Бирем. Төркемнәрдә эш: Сүзләрдән мәкаль  төзе:

Күзлене, укыган, җиңәр, сукыр, укымаган

(Укымаган күзлене укыган сукыр җиңәр)

Асылы, билгеле, сүзеннән, кешенең, фигыленнән, акылы.

(Кешенең акылы сүзеннән, асылы фигыленнән билгеле)

Меңне, артыграк, мең, кат, эшләп, берне, күрсәтү, сөйләгәннән

(Меңне сйләгәннән берне эшләп күрсәтү мең кат артыграк)

Бирем:

Эдәп - әхлак темасына кем күбрәк мәкаль белә?

Шулай итеп, мәкальләр эчтәлеге ягыннан нинди темаларны яктырта?

  • Ата-ана, бала-чага,
  • Тел, сүз, сөйләм әдәбе,
  • Акыл, белем алу, уку-язу,
  • Кеше һәм аның холкы,
  • Туган җир, Ватан,
  • Батырлык һәм куркаклык.

Татар халык мәкальләре безне нәрсәгә өйрәтә?

 

Берлек кайда

Көч шунда

Ил барда ир хур булмас

Ир барда ил хур булмас

Һәнәр утта янмый, суда

Батмый торган хәзинә

Һөнәр ашарга сорамый

Үзе ашата

Бәхетне юлдан эзләмә

Белемнән эзлә

Көчле кеше берне егар

Белемле кеше меңне егар

Байлык - бер айлык

Саулык - гомерлек

Надан кеше

Сукыр тавык

Бердә түгел

Меңдә көч

Акылың булса акылга ияр

Акылың булмаса, мәкальгә ияр

Берлек кайда

Көч шунда

Ил барда ир хур булмас

Ир барда ил хур булмас

Һәнәр утта янмый, суда

Батмый торган хәзинә

Һөнәр ашарга сорамый

Үзе ашата

Бәхетне юлдан эзләмә

Белемнән эзлә

Көчле кеше берне егар

Белемле кеше меңне егар

Байлык - бер айлык

Саулык - гомерлек

Надан кеше

Сукыр тавык

Бердә түгел

Меңдә көч

Акылың булса акылга ияр

Акылың булмаса, мәкальгә ияр

Берлек кайда

Көч шунда

Ил барда ир хур булмас

Ир барда ил хур булмас

Һәнәр утта янмый, суда

Батмый торган хәзинә

Һөнәр ашарга сорамый

Үзе ашата

Бәхетне юлдан эзләмә

Белемнән эзлә

Көчле кеше берне егар

Белемле кеше меңне егар

Байлык - бер айлык

Саулык - гомерлек

Надан кеше

Сукыр тавык

Бердә түгел

Меңдә көч

Акылың булса акылга ияр

Акылың булмаса, мәкальгә ияр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык мәкальләре – күңел байлыгы.

«  Һәр халыкның мәкале үзенчә. Менә шулардан мәкальнең иң зур күпчелеге һәр халыкның үз иҗтимагый-тарихи тормыш тәҗрибәләреннән һәм ышануларыннан, аның үз теленең иҗат һәм сурәтләмә мөмкинлекләре...

Мәкальләр

Мәкальләр...

Доклад. Телне өйрәнүдә мәкальләрнең роле.

Доклад. Телне өйрәнүдә мәкальләрнең роле....

Татар халык мәкальләре

Н.Исәнбәт "Татар халык мәкальләре"...

"Акыллы кеше мәкальсез сөйләмәс" (мәкальләр)

"Акыллы кеше мәкальсез сөйләмәс"  Төрле тематикага мәкальләр...