Доклад. Телне өйрәнүдә мәкальләрнең роле.
статья (9 класс) на тему

Шайхулова Гульназ Фаязовна

Доклад. Телне өйрәнүдә мәкальләрнең роле.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad.docx24.19 КБ

Предварительный просмотр:

Түбән Кама муниципаль институты оештырган  “Языки мира и диалог культур” фәнни-гамәли конференциясендә ясаган чыгышыбыз.

Булатов  И.И., укучы,  9 сыйныф

Фәнни җитәкче: Шайхулова Г. Ф., татар теле укытучысы

Әлмәт муниципаль районы Яңа Кәшер санатор интернат-мәктәбе.

 

Телне өйрәнүдә мәкальләрнең роле

Халык авыз иҗатының иң киң таралган төре – мәкальләр. Мәкальләрдә ана  телебезнең  матурлыгы  һәм  камиллеге, төгәллеге  һәм  байлыгы гәүдәләнә. Халык үзе болай ди: “Әйтем – сүзнең бизәге, ә мәкаль – сүзнең җиләге”.

Мәкаль дип телдән-телгә күчеп йөрүче, халыкның зур тормыш тәҗрибәсен туплаган дидактик эчтәлекле, кыска һәм образлы сөйләмнәргә әйтәләр. Татар халык авыз иҗатында мәкальләр шактый зур урын алган, тормышта нык таралган һәм киң кулланыла торган жанр исәпләнә. Тәмамланган тирән фикернең образлы һәм тапкыр итеп бирелүе мәкальләрне гаять үтемле жанрга әйләндергән, көндәлек сөйләм процессында киң кулланылудан тыш, алар язма әдәбият әсәрләре тукымасына да шактый үтеп кергәннәр.

Мәкальләр кешенең фикерләү сәләтен үстерә, акылын, тапкырлыгын тирәнәйтә, телгә мәхәббәт тәрбияли.

Мәкальләрдә халыкның әхлакый идеаллары, хезмәт сөючәнлеге, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык, туган илгә булган чиксез мәхәббәте, дөреслек, сафлык кебек сыйфатлары чагылыш таба.

Без, укучылар моның шулай икәненә,  телне-әдәбиятны тирәнрәк өйрәнгән саен, ныграк ышанабыз.

Мәкальләрне гамәли үзләштерү дәресләрдә аеруча эшлекле мәгънәдә үтә.

Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрендә мәкальләрне өйрәнү тулы бер системаны тәшкил итә.

Без башлангыч сыйныфлардан ук инде мәкальләрне өйрәнәбез, укытучыбыз ярдәме белән аларның эчтәлегенә, мәгънәсенә төшенәбез, аларны дөрес итеп куллануга ирешәбез.

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф өчен  Р.Х. Ягъфәрова тарафыннан эшләнгән, “Мәгариф” нәшрияты тарафыннан тәкъдим ителгән уку китабында “Мәкальләр һәм әйтемнәр” бүлеге өйрәнелә. Монда мәкальләрнең аерым бер тематикага бүленеп каралуы төшендерелә. Мәсәлән, ата-ана, гаилә, туганлык; ил, ватан, халык; кешенең сыйфатлары турында мәкальләр һ. б. Болар исә, укучы аңына төрле биремнәрне үтәү барышында кертелә. Шундый биремнәрнең берничәсе:

- Ата-ана һәм туганнар турындагы мәкальләрне укы. Һәр мәкальнең мәгънәсен аңлат: ни өчен шулай әйтәләр?

- Кешенең сыйфатлары турындагы мәкальләрнең кайсысына рәсемнәр ясап булыр? Кайсы мәкаль күбрәк кызлар холкына кагыла?

- Яхшы эшләсәң, яхшы яшәрсең дигән фикерне белдергән мәкальләрне сайлап ал. Аларның мәгънәләрен аңлат. “Күп эшләсәң эш көне, тук булырсың кыш көне” исемле хикәя төзе. [1-4 биремнәр, 20 бит].

Әдәбият дәресләрендә өйрәнелгән мәкальләр, үзләреннән-үзләре безнең хәтерләргә сеңеп калалар.

Алар хәтердә кешенең ни эшләгәнен чамалап торалар. Кеше ялгыш юлга тайпылдымы, яки ни эшләргә белми аптырап калдымы, бу вакыйга янына шунда ук мәкаль сикереп төшә: - Мин зирәк бабаларыңның күп мәртәбәләр сыналган тормыш тәҗрибәсе. Мин шулар авызы белән сөйлим. Мине үзеңне аптыраткан вакыйгаң белән чагыштыр һәм шуннан соң дөрес нәтиҗәгә кил, - ди. Кешеләр шулай итә дә. Шуңа күрә мәкаль күп белүчегә зирәк кеше диләр.

    “Ни чәчсәң, шуны урырсың” мәкалендә, үзегез күрәсез, бернинди яңалык юк. Арыш чәчсәң, арыш үсәчәген кем белми. Ләкин мәкальгә чагыштырып бәя бирү өчен менә шундый бәхәссез дөреслек кирәк тә инде. Мәкаль үзендәге бәхәссез дөреслек белән тормыш вакыйгасындагы дөреслекне чагыштыра. Һәр мәкаль бихисап күп вакыйгаларга чагыштыру булып килә. Һәр очракта шул вакыйганың эчтәлеге белән байый. Ләкин өзлексез бер нәрсәне тукый: “ни чәчсәң, шуны урырсың”,  ди. Башкаларны рәнҗетсәң, шунда ук мәкаль  сикереп төшә дә: “шуны ук урырсың да”, ди. Дәресеңне тыңлап утырмасаң: “шуны ук урырсың”, ди. Яшьтән кешене хөрмәт итәргә гадәтләнмәсәң: “шуны ук урырсың”, ди.

Ә инде мәкальләрне өйрәнүнең дәвамы булып, татар теле дәресләре тора.

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф өчен, Р.Х. Ягъфәрова, Р. Ә. Асылгараева тарафыннан эшләнгән татар теле дәреслегендә мәкальләрне өйрәтү күнегүләренә түбәндәгеләрне китерергә мөмкин.

  1. Мәкальләрне укы, күчереп яз. Ясагыч кушымча ялганган сүзләрнең астына сыз. [41 нче күнегү, 23 бит] китап – галим, телсез мөгаллим. Китапсыз өй – кояшсыз көн. Акылың – юлбашчың, китап – юлдашың, белемең киңәшчең булсын.
  2. Мәкальләрне укы. Кемгә һәм кайчан шулай әйтәләр? [128 нче күнегү, 73 бит]. Үзең ишетәсең килмәгән сүзне кешегә сөйләмә. Һәрбер сүзнең урыны бар. Яхшы сүз җанга рәхәт, яман сүз җанга җәрәхәт. Акыллы сүзгә ни җитә. Һ. б. ш.
  3. Мәкальләрне укы, күчереп яз. Һәр җөмләдәге ия белән хәбәр астына сыз. Иялек килештәге исемнәрне тап. [141 нче күнегү, 78 бит]. Бала кошның авызы зур булыр. Баланың телен анасы белер. Гыйлем китапның эчендә дә була, тышында да була.
  4. Җәяләрне ачып, мәкальләрне күчереп яз. [190 нчы күнегү, 101 бит]. Авыз эчендә ботка (пешер, пешермә). Олылар сүзен (бүлдер, бүлдермә). һ. б. ш.

Мисаллардан күренгәнчә, әлеге күнегүләрне үтәп без, укучылар, мәкальләрне истә калдырабыз, тематикасын ачыклыйбыз, аларны актив сөйләмгә кертәбез.

Рус төркемнәрендә укучы балаларга татар телен укыту эшчәнлегендә дә мәкальләр тулы бер система буларак өйрәнелә. Рус төркемнәре өчен төзелгән дәреслекләрдә, һәр өйрәнелә торган бүлекнең эчтәлегенә туры китереп мәкальләр бирелә.

Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 6 нчы сыйныфы өчен А. Ш. Әсәдуллин, К. С. Фәтхуллова тарафыннан эшләнгән, “Мәгариф” нәшрияты тарафыннан тәкъдим ителгән  татар теле дәреслегендә мәкальләрне  өйрәтү күнегүләренә түбәндәгеләрне кертергә була.

  1. Мәкальләрне күчереп языгыз һәм истә калдырыгыз. [10 нчы күнегү, 51 бит]. Тату туганнар таштан койма койганнар. Җиде авылда җиде кардәшең булсын.
  2. Мәкальләрне укыгыз. Рус телендә аларга охшаш мәкальләр беләсезме? [7 нче күнегү, 71 бит]. Йөз кат әйткәнче, бер кат эшләп күрсәт. Тамчы тамып таш тишә.
  3. Мәкальләрне укыгыз һәм мәгънәсен аңлатыгыз.  [7 нче күнегү, 95 бит].

Яхшы кеше эштә беленер,

Яхшының кадерен ил белер.

Яхшының,  үзе үлсә дә, исеме калыр.

Мисаллардан күренгәнчә, әлеге күнегүләрне үтәп без, татар һәм рус мәкальләренең  эквивалентларын истә калдырабыз, алга таба аларны сөйләмдә кулланырга өйрәнәбез.

Шушы эзлеклелектә, урта һәм югары сыйныфларда да мәкальләр өйрәнү дәвам ителә. Аларның табигатенә хас төп сыйфатлар, мәгънә тирәнлеге һәм аларның тел –бизәк, сөйләмнең тәэсирлелеген көчәйтү чарасы булулары ныграк үзләштерелә.

Белем баскычларыннан югарырак күтәрелгән саен, “мәкальләрдән нинди акыл, гыйбрәт алырга була соң?” дигән сорауга җавапны үзебез үк бирәбез.

Мәкальләрдән тормыш итү өчен күп киңәшләр, акыл алырга мөмкин. Чөнки алар – халык авыз иҗатының иң борынгы төре, шул ук вакытта иң кыска, иң җыйнак төре дә. Алар безнең халыкның никадәр акыллы, уңган, булдыклы булулары турында сөйлиләр. Безнең халык бер җөмлә белән кешегә бәя бирә алган, хөкем, нәтиҗә чыгарган. Әгәр кеше үз сөйләмендә мәкальләргә күбрәк урын бирсә, аны тыңлыйсы килеп тора. Акыллы кеше күп сөйләми, ә хикмәтле сүзләре белән һәркемне үзенә карата. Бу очракта ул “Аз сөйлә, күп эшлә” мәкаленә нигезләнеп эш итә. Мәкальләрне игътибар белән тыңласаң, күп кенә хаталардан сакланып калып булыр иде. Мәсәлән,  “Сабыр төбе – сары алтын”, “Җиде кат уйла, бер кат кис” мәкальләре эшне кат-кат уйлап эшләргә куша.

Кыскасы, мәкальләр – кеше тормышының бөтен якларын ачып бирә торган халык “энҗеләре”. Алар кешене бизи, тәрбияли торган, сыналган, шигъри форма алган, кайбер очракта күчерелмә мәгънәгә ия булган әйтелмәләр.

Кулланылган әдәбият:

  1. Н. С. Гыймадиева, Ә. Г. Билалова. Әдәбият дәреслекләре буйлап – Казан: “Яңалиф” нәшрияты, 2006
  2. Ф. Ф. Исламов, Ә. М. Закирҗанов.  Татар әдәбияты: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт.

5 нче сыйныф өчен дәреслек (татар балалары өчен). -  Казан: Мәгариф, 2009.

  1. Р. Х. Ягъфарова. Уку китабы: Татар телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 4 нче сыйныфы өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2010.
  2. Р. Х. Ягъфарова, Р. Ә. Асылгәрәева. Татар теле: Татар телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 4 нче сыйныфы өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2010.
  3. А. Ш. Әсәдуллин, К. С. Фәтхуллова. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен.) – Казан: Мәгариф, 2007.
  4. А. Г. Яхин. Әдәбият. 5 нче сыйныф өчен дәреслек-хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 1996.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад на PMO «Развитие познавательных способностей учащихся и роль КСО, модульной технологии в этом»

В настоящее время нежелание школьников учиться - едва ли не главная проблема в школе. Причины возникновения такой ситуации многообразны. Главная причина - недостаточное развитие, деформация познавател...

Татар халык мәкальләре – күңел байлыгы.

«  Һәр халыкның мәкале үзенчә. Менә шулардан мәкальнең иң зур күпчелеге һәр халыкның үз иҗтимагый-тарихи тормыш тәҗрибәләреннән һәм ышануларыннан, аның үз теленең иҗат һәм сурәтләмә мөмкинлекләре...

Доклад. “Туган телне һәм милләтебезне саклау-безнең бурыч!”

Доклад. “Туган  телне  һәм милләтебезне саклау-безнең бурыч!”...

Доклад на тему "Роль моего предмета в жизни ученика" (с презентацией к докладу)

Доклад на тему "Роль моего предмета в жизни ученика" (с презентацией к докладу)...

Телнең җәмгыять үсешендәге роле

Телнең җәмгыять үсешендәге роле...

“Туган телне укытуда hәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш чараларның роле”

Без мәгълүматлар чолганышында яшибез һәм яңа мәгълүмати технологияләрдән башка аларны үзләштерә дә, җәмгыять үсеше өчен файдалана да алмаячакбыз. Шуңа күрә, иң беренче чиратта, без шуны үзебез аңларга...