Телнең җәмгыять үсешендәге роле
материал

Бариева Диляра Тафкиловна

Телнең җәмгыять үсешендәге роле

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл telnen_zhmgyyat_useshendge_role.docx15.31 КБ

Предварительный просмотр:

Телнең җәмгыять үсешендәге роле

Кешелек дөньясы зур-зур адымнар белән алга бара. Бу күренешнең төп сәбәбе – җәмгыятебездәге барган үзгәрешләр, дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр, заманча технологияләрнең яңаруы. Югарыдагы сәбәпләр телебез лексикасына да йогынты ясамый калмый, аны яңа терминнар һәм сүзләр белән баета.

Тормыш яңарган саен, яңа куллану әйберләре, кешеләр арасында яңа мөнәсәбәтләр барлыкка килә, боларны атау өчен яңа сүзләр туа. Тел гыйлемендә мондый сүзләрне неологизмнар дип атыйлар. Яңа сүзләр тормышның төрле өлкәләренә үтеп керә: фән, икътисад, сәясәт, мәдәният, финанс, хәрби, техника һ.б.

Кешеләр, тормышны алып бару өчен, матди һәм рухи яктан үзара аралашып яшиләр, ягъни төрле мөнәсәбәтләргә керәләр. Бу мөнәсәбәтләрне икенче төрле иҗтимагый мөнәсәбәтләр дип атыйлар. Үзара иҗтимагый мөнәсәбәтләргә кергән кешеләр берләшмәсе җәмгыять дип йөртелә.

Җәмгыятьтә кешеләрнең үзара аралашу коралы – тел. Менә шушы чиксез кыйммәтле тел хәзинәсеннән уңышлы һәм нәтиҗәле файдалана беләбезме, аны даими рәвештә баета, үстерә барабызмы, аның җәүһәрләрен тутыкмаслык итеп чистартып, шомартып тора алырбызмы икән? Бу – бик әһәмиятле, актуаль мәсьәлә. Соңгы елларда телебезне куллануда тәртипсезлек, субъективлык, башбаштаклык күренешләре тамыр җәя, телне бозу, аның объектив законнарыннан, кагыйдәләреннән читкә тайпылу очраклары арта бар.

Бүген, һичшиксез, татар интернетын үстерергә кирәк. Чөнки бүгенге көн яшьләренең аралашуын интернетсыз күз алдына да китереп булмый. Ник әле спортка киткән чыгымнар милли мәдәнияткә, фәнгә тотылмый? Дөрес, сәламәт яшәү рәвеше дә алгы планда булырга тиеш. Тик рухи дөньясы бай һәм сәламәт булган кешегә бүгенге җәмгыятебез мохтаҗрак. Әйе, милли мәдәнияткә сарыф ителгән акчаның нәтиҗәсе бүген дә, иртәгә дә күренми, ләкин еллар үтүгә, ул буыннар арасындагы бәйләнеш җепләренең ныклыгында күренер.  

Күренекле әдип, Гомәр Бәширов: “...Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез суыклардан саклап, мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән...” дип язып калдырган. Әдәбиятыбыз аксакалының әлеге сүзләрен һәрберебез васыять итеп кабул итсәк иде. Ә васыятьне үтәү — яшәү кагыйдәсе. Димәк, без дә, XXI гасыр балалары, газиз туган телебезне яман җилләрдән, рәхимсез суыклардан күз карасыдай саклап, аны тагын да баетып, киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Әхлаклы җәмгыять төзүдә ана тәрбиясенең роле ”

БСҮ “Әхлаклы җәмгыять төзүдә ана тәрбиясенең роле ” (эссе язарга өйрәтү дәресе)...

Доклад Татар әдәбияты үсешендә Габдулла Тукайның өлеше.

Татар әдәбияты үсешендә Габдулла Тукайның өлешеТатар әдәбияты үсешенә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Алай гына да түгел, ул тугандаш төрки һәм Идел-Урал буйларындаг...

Туфан Миңнуллин әсәрләрендә шәхес язмышы һәм җәмгыять.

Гамил Афзал укуларына багышланган фәнни-эзләнү  конференциясендә катнашу өчен фәнни эш....

Тарих, җәмгыять белеме дәресләрендә, туган якны өйрәнү, дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларда толерант аң формалаштыру.

Опыт работы по воспитанию толерантности на уроках истории и обществознания (на татарском языке)...

Доклад. Телне өйрәнүдә мәкальләрнең роле.

Доклад. Телне өйрәнүдә мәкальләрнең роле....

“Туган телне укытуда hәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш чараларның роле”

Без мәгълүматлар чолганышында яшибез һәм яңа мәгълүмати технологияләрдән башка аларны үзләштерә дә, җәмгыять үсеше өчен файдалана да алмаячакбыз. Шуңа күрә, иң беренче чиратта, без шуны үзебез аңларга...