"Муса җәлил. Имән шигыре" дәрес эшкәртмәсенә презентация
презентация к уроку (6 класс) на тему

Хәйбунасова Миләүшә Инзил кызы

"Муса җәлил. Имән шигыре" дәрес эшкәртмәсенә презентация

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon m._zhlil.ppt782 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

Муса Җәлил – каһарман шагыйр ь

Слайд 3

Тест сораулары 1. Муса Җәлилнең туган елы: А) 1908 – 15нче феврал ь Б) 1906 – 15нче феврал ь В) 1903 – 15нче феврал ь 2. Муса Җәлил кайда туган? А) Казан шәһәре Б) Оренбург өлкәсе Мостафа авылы В) Мордва республикасы Сыркыды авылы 3. Беренче шигыр ь ләрен ул нинди псевдоним белән бастыра? А) Кечкенә Муса Б) Кечкенә Җәлил В) М.Җәлил 4. “Кызыл ромашка” шигырен кем язган? А) Габдкулла Тукай Б) Муса Җәлил В) Фатих Кәрим 5. Бу әсәрләрнең кайсыларын М. Җәлил иҗат иткән? А) “Көйләрем” Б) “Җырларым” В) “Моңнарым”

Слайд 4

Д өрес җаваплар : 1 – Б 2 – Б 3 – Б 4 – Б 5 - Б

Слайд 5

Билге куегыз: 0 хата – “5” 1 хата – “4” 2-3 хата - “3”

Слайд 6

Сүзлек өстендә эш Юл чаты – берничә юл кушылган урын, перекресток Хәят – тормыш, ж изнь Юлчы – юлда баручы, путник Дым - юеш җир, влага

Слайд 7

Бу сүзтезмәләрне сүрәтләү чаралары буларак эпитетларга һәм сынландыруларга бүлегез: Карт имән, батыр хезмәт, имән җырлый, яшел чуклы, җылы бирә, имән бүләкләгән

Слайд 8

Эпитет – әдәби ачыклау. Әйбер, күренеш, хәрәкәтне аңа хас булмаган сыйфат ярдәмендә бәяләү. Сынландыру - җансыз предметны, күренешне җанлы итеп күрсәтү.

Слайд 10

Имән

Слайд 11

Имән Юл чатында ялгыз гына Үсеп утыра бер карт имән . Тирә-ягы яшел чирәм, Ботаклары җиргә тигән.

Слайд 12

Таң җилләре җилфер-җилфер Җилфердәтә яфракларын. Имән җырлый , искә төшереп, Шаулап үткән яшь чакларын.

Слайд 13

Мең ел элек кемдер монда Җир казыган, тир тамызган . Һәм беренче кат имәннең Яшәү иртәсен кабызган.

Слайд 14

Кем дә белми ул кешене , Игенчеме, бакчачымы , Яшеллек һәм хәят сөйгән Батыр хезмәт патшасымы?

Слайд 15

Кем булса да, туфрагында Җир саклаган аның тирен. Һәм карт имән гомре белән Бүләкләгән бу эш ирен.

Слайд 16

Һәр көн юлдан дистәләгән Юлчы уза, тузан туза. Һәм һәр юлчы — моңлы җырчы — Имән җырын тыңлап уза.

Слайд 17

Җилле көнне юлчыларны Имән саклый җил-яңгырдан. Җылы биреп җил-су үтмәс Яшел чуклы юрганыннан.

Слайд 18

Күләгәсе ял иттерә Кырда эшләп арганнарны, Кавыштыра айлы кичтә Яшрен утта янганнарны.

Слайд 19

Юл күрсәтә адашканга Имән кышкы бураннарда. Җәен татлы дымын эчерә Кырда урак урганнарга.

Слайд 20

Бәхетле син, ерак илдәш , Хезмәтеңә мин баш иям . Һәйкәл булып яшьлегеңә Үскән монда бу карт имән .

Слайд 21

Җирдә кеше торса торсын , Эзе калсын тирән булып, Үзе үлсә, эше калсын Мең яшәрлек имән булып .

Слайд 22

Имән Кеше Юл чатында, ялгыз, карт. Ләкин: аның тирә-ягы чирәм, аны таң җиле иркәли. Яшь чагы (искә төшерә): шаулы, гөрләп торган, Кемдер аңа гомер биргән, Ул нинди кеше? Матурлыкны яратучы, җир казучы, тир тамызучы хезмәт патшасы Шуның өчен Имән – җырчы ял иттерә, Җил-яңгырдан саклый, кырда эшләгәннәрне ял иттерә, кавыштыра, адашканга юл күрсәтә, дымын эчерә Һәйкәл Кешегә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрескә презентация. Муса Җәлил.

Әлеге презентация  татар әдәбияты(рус төркеме) дәресләрендә  Муса Җәлилнең тормыш юлын, иҗатын өйрәнүдә кулланыла. Анда Муса Җәлилнең бала чагын, үсмер елларын, студент елларын, Бөек Ватан с...

Мультимедийная презентация к стихотворению Мусы Джалиля "Варварство"

Данная мультимедийная презентация может быть использована как иллюстративный материал к художественному чтению стихотворения Мусы Джалиля "Варварство"...

"Кызыл ромашка таҗлары" Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгатенә презентация

"Кызыл ромашка таҗлары" Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгатенә презентация...

Презентация "Муса Джалиль"

Биография татарского поэта-героя Мусы Джалиля...

Муса Җәлилгә багышланган презентация

Муса Җәлилгә багышланган кичәдә куллану өчен...

Презентация Муса Җәлил

Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты....