Сочинение на татарском языке "Моя Республика-моё будущее"
творческая работа учащихся (10 класс) на тему

Сочинение на татарском языке "Моя Республика-моё будущее"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл respublikakulm_sochinenielar_konkursy.docx14.47 КБ

Предварительный просмотр:

Минем Республикам-минем киләчәгем

Хат

Сәлам Татарстаннан!

    Исәнмесез, киләчәктә даими яшәү урыны итеп Татарстан Республикасын сайлаучы дусларым! Сезгә дусларым дип дәшәм, чөнки безнең Татарстаныбызда йөздән артык милләт вәкиле яшәүгә карамастан, без бер-беребез белән бик дус яшибез. Татарстанга аяк баскан һәр кеше - ул безнең өчен якын дус.

    Киләчәктә язмышыгызны Татарстан белән бәйләргә уйлагансыз икән, димәк, сез Татарстан турында берникадәр хәбәрдар. Бу гаҗәп тә тугел: безнең Республикабызның даны еракларга таралган шул. Ә Республикабызның башкаласы Казанны халык телендә “Өченче Башкала” дип атыйлар. Мәскәү белән Санкт-Петербургтан кала,  туристларны күпләп җәлеп иткән өченче кала ул Казан. Шәхсән мин үзем Казаныбызны беренче урынга куяр идем. Чөнки ул яше белән Россия башкаласы Мәскәүдән дә өлкәнрәк. Мең еллык тарихы булганга күрә, аны “Чал тарихлы Казан” дип тә атыйлар.

     Табигать кануннары буенча, еллар узган саен, кеше картая, матурлыгын җуя, йөзен җыерчыклар баса. Кызганычка каршы, бу канун җансыз әйберләрне дә читләтеп үтми: алар да искерә, туза. Ләкин, ни хикмәттер, безнең Казаныбыз гына табигатьнең бу кырыс канунына каршы тора.  Киресенчә,  еллар узган саен, ул бары тик яшәрә,  матурлана гына бара. Тәрәзә, түбә кыеклары бизәкләп эшләнгән борынгы биналарны заманча төзелгән биналар тулыландыра.

     Икътисад институты уздырган тикшеренү мәгълүматларына караганда, халыкның яшәү сыйфаты буенча да Мәскәү белән Санкт-Петербургтан бер баскычка югарырак тора безнең Казаныбыз. Медицина хезмәте күрсәтү, юллар торышы, мәдәният, мәгариф, төзелеш өлкәләре башка регионнар көнләшерлек дәрәҗәдә югары үсеш алган бездә. Хәер, сез бәлки бу мәгълүматларга ышанып та бетмәскә мөмкин. Азмыни интернет киңлекләрендә ялган саннар?! Ләкин, Казанга килгәч (дөресрәге Татарстанга), киң күңелле, ачык йөзле, кунакчыл, ярдәмчел кешеләр белән аралашкач, сез моның дөреслегенә үзегез дә, һичшиксез ышаначаксыз. Чөнки түбәндә саналган сыйфатлар - халыкның яшәү сыйфатының бер күрсәткече дип саныйм  мин.

      Сездә сорау туарга мөмкин: “Сез күбрәк Казанны мактыйсыз, ә Татарстанның башка шәһәрләрендә,  авылларында хәлләр ничегрәк соң?  Татарстан бит әле ул Казан белән генә чикләнми”!  Әйе, әлбәттә, сез хаклы. Татарстанда халкы 10 меңнән артып киткән 26 торак пункт исәпләнә. Ләкин безнең Республикабыз җитәкчеләре Татарстан халкы бәхетле, мул яшәсен өчен барлык көчен куя. Кечкенә торак пунктлар зур шәһәрләрдән бернәрсә белән дә аерылмый. Халыкның яшәү шартлары һәркайда бертигез.

     Гомумән, безнең Татарстаныбыз турында бик озаклап сөйләп булыр иде. Ләкин, кызганычка каршы, вакытым чикләнгән. Бары тик бездә генә авыздан сулар китерерлек тәмле итеп әзерләнә торган өчпочмаклар, бәлешләр, чәкчәк-гөбәдияләр турында язып тормыйм. Татарстанга килгәч, аларны  үзегез дә авыз итәрсез дип ышанам.

     Хәзергә сау булыгыз, киләсе очрашуларга кадәр!

Сафина Ландыш


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сочинение на татарском языке

на основе выученной лексики написано сочинение на татарском языке про птиц...

Портфолио для получения статауса «Победитель» и Диплом победителя учителя I категории татарского языка и литературы МБОУ “СОШ№ 60” города Набережные Челны Республики Татарстан Поповой Гульнисы Гаяновны. (2011-2013 учебные годы)

Портфолио для получения статауса «Победитель» и Диплом победителяучителя I категории татарского языка и литературы МБОУ “СОШ№ 60” города Набережные Челны Республики Татарстан Поповой Гульнисы Га...

Татарская Республика в 1920-е годы

Материал предназначен для урока по Истории Татарстана 9 класс...

План-конспект урока по татарскому языку "Республика Татарстан"

Урок построен в форме путешествия по Республике Татарстан...

Сочинение на районный литературно – творческий конкурс «Пою мою республику», посвященный Дню Республики Башкортостан и Году благополучного детства и укреплению семейных ценностей на тему: «История моей семьи в истории моей страны».

Сочинение на районный литературно – творческий конкурс «Пою мою республику», посвященный Дню Республики Башкортостан и Году благополучного детства и укреплению семейных ценносте...

Сочинение на татарском языке. Минем киләчәк-минем кулларда.

Республикакүләм иншалар конкурсына эш. Лауреат.Класс җитәкчесе конкурсыннан эшләр.Мәктәп гәзите....