урок 7 класс
план-конспект урока (7 класс) на тему

Мияссаров Нияз Ильясович

урок 7 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon plan_konspekt_uroka_7_klass.doc72.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сүзтезмәләрне кабатлау.           (7нче сыйныф укучылары өчен )

Максат: 1) сүзтезмәләр турында алган белемнәрне ныгыту; 2) логик фикер йөртү сәләтен үстерү; 3)сөйләм телен һәм сәнгатьле сөйләмне камилләштерү; 4)Г.Тукай, М.Җәлилнең шигырьләре белән таныштыру; 5) Г.Тукай, М.Җәлил, К.Насыйриның Казан шәһәрендәге музейлары турында мәгълумат бирү; 6) һөнәрләргә юнәлеш бирү.

Җиһазлау: шигырьләр, графапроектор, компьютер, тестлар, презентацияләр, магнитофон

Кулланылган технологияләр: иформацион-коммуникатив технология, шәхескә юнәлтелгән технология, проектлау технологиясе

                      Дәрес планы.

1.Актуальләштерү.

  А) сүзтезмәләрнең нинди төркемнәре бар?

  Б) бу нинди сүзтезмәләр? Бирелгән сүзтезмәләрне тикшерү.

  В) К.Насыйри. “Әбугалисина” әсәреннән алынган өзектән сүзтезмәләрне аеру.

2. М.Җәлил һәм Г.Тукайның яңа шигырьләре белән танышу.

   А) М.Җәлил. “Төзүче”, “Диңгезчеләр”, “Миллиционер кыз”.

    Г.Тукай. “Кечкенә музыкант”, “Эш”.

   Б) шигырьләр буенча әңгәмә- һөнәрләргә юнәлеш бирү.

   В)  шиг. юлларыннан сүзтезмәләргә мисаллар язып кую

3. Виртуаль сәяхәт  ясау.

4. Иҗат итү. Шиг., хикәя, мәзәк иҗат итү.

5. Йомгаклау.Белемнәрне тикшерү. “Кайсы фикерләр туры килә?”

6. Өй эше. Гади җөмләне кабатларга.

                     Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

   

  1. Актуальләштерү.

Укытучы. Укучылар, дәресебез үзенчәлерәк төстә узачак. Дәресне әдәбият  белән үреп алып барачакбыз. Бүген сүзтезмәләр буенча алган белемнәребезне кабатлаячакбыз һәм ныгытачакбыз. Искә төшерәбез:

  •  Сүзтезмә ничек барлыкка килә?

Укучы. Кимендә ике мөстәкыйль мәгънәле сүзнең, ачыклаулы мөнәсәбәткә кереп, бер төшенчә белдерүе нигезендә барлыкка килә.

  • сүзтезмәләрне нинди төрләргә бүлеп өйрәндек?

Укучы. Сыйфат сүзтезмә, исем сүзтезмә, фигыль сүзтезмә, рәвеш сүзтезмә,сан сүзтезмә, алмашлык сүзтезмә, хәбәрлек сүз сүзтезмәләргә бүлеп өйрәндек.

 1слайд. Бу нинди сүзтезмәләр? (экранда сүзтезмәләр чыга, аларга анализ ясарга кирәк)

Болынны узу, укучының китабы, ефәк күлмәк, җырга оста, танышларымнан монысы, эшләүчеләрдән алтау,бүген иртән, укытучы өчен кирәк.

Укучы.  Болынны узу (гади, фигыль сүзтезмә, бәйләүче чара – ны кушымчасы, хәрәкәтнең урынын белдерә), укучының китабы (гади,  исем с., бәйләүче чара –ның кушымчасы, әйбернең иясен белдерә), ефәк күлмәк (гади, исем с., бәйләүче чара- янәшә тору, әйбернең материалын белдерә), җырга оста (гади, сыйфат с., бәйләүче чара –га кушымчасы, сыйфатның билгеләнү объектын белдерә), танышларымнан монысы (гади, алмашлык сүзтезмә, -нан кушымчасы бәйләүче чара, күп кешеләр арасыннан аерып күрсәтелә), эшләүчеләрдән алтау (гади, сан с., бәйләүче чара- -дән кушымчасы, аерым урын тотканнарның саның белдерә), бүген иртән (гади, рәвеш сүзтезмә , билгенең вакытын белдерә), укытучы өчен кирәк (гади, исемле хәбәрлек сүз с., өчен бәйлеге ярдәмендә бәйләнгән, конкретлаштыра)

2 слайд . К.Насыйриның “Әбугалисина” әсәреннән өзек бирелгән. Җөмләләрдән сүзтезмәләр аерып чыгарырга.

“...Тагын берничә ел үтеп китә. Әбугалисина зур галим булып җитешә. Бохара тирәсендә аңа тиң, аның белән сүз көрәштерерлек кеше калмый.Ләкин ул үзе моңа гына риза булмый, тагы да тирәнрәк белем алырга тели...”

                                   

                   (К.Насыйри.”Әбугалисина”.)              

Укучы. Берничә ел, зур галим, галим булып җитешү, аңа тиң, аның белән сүз көрәштерерлек, сүз көрәштерерлек кеше, ул үзе, моңа гына риза булмау, тирәнрәк белем.

 Төп өлеш. Бүгенге дәрестә  Муса Җәлилнең һәм Габдулла Тукайның яңа шигырьләре белән танышачакбыз.

 

3 слайд. М.Җәлил. “Төзүче” , “Диңгезчеләр”, “Милиционер кыз». Шигырьләрне сәнгатьле уку.

 

4 слайд. Г.Тукай. “Кечкенә музыкант”, “Эш”. Шигырьләрне сәнгатьле уку. “Эш” шигырен магнитофон язмасыннан тыңлау.

 Әңгәмә үткәрү.

  • әлеге шигырьләр нинди тема астында берләшәләр?

Укучы. Һөнәрчелек темасы.

 Укытучы. Әйе.  Үсеп җиткәч Һәр кешенең алдында нинди һөнәр сайларга дигән сорау туа. Сез дә үзегезнең күңелләрегезгә хуш килерлек, файдалы профессия кешеләре булырсыз дип ышанам. Һөнәрләр күп. Алар арасында иң абруйлысы укытучы һөнәрен дә сайлаучылар булыр. Уңышлар сезгә.

Дәфтәрләр белән эш. Шигырьләрдән һәр сүзтезмәгә берәр мисал сайлап языгыз әле.

 Укучы. Сөйгән кызым, балкып яну, таш кебек каты, ул безгә, уйлый берне. Һ.б.

 Өй эшен тикшерү. Укучылар, сезгә өегездә Казан шәһәрендә кайсы язучы һәм шагыйрьләрнең музейлары барлыгын белергә иде. Шул музейларга виртуаль сәяхәт ясарга кушылды. Үзегез теләгән музейга безне дә “алып барырга” кышылды. Сез хәзер  экскурсовод буласыз. Үзегезнең эшләгән проектларыгыз белән таныштырыгыз.

 Укучылар К.Насыйри, Г.Тукай, М.Җәлил музейлары буенча эшләгән проектларын яклыйлар.

 5 слайд. Иҗат итәбез.

       Сзүтезмәләр бирелгән.

       минем өчен бер, су кебек кирәк,

          бераз кыйбат, бүген матур,

    кылычтай үткен, сиңа караганда оста,

       ышанычлы кеше, игътибарлы күз,

         чәчәктәй кызлар, безгә мөмкин,

                      аңа ярамый

Әлеге сүзтезмәләр ярдәмендә иҗади эш башкарабыз. Теләгән укучы шигырь , яки хикәя, яки мәзәк, бер дә булмаса, җөмләләр төзергә тиеш.

  Укучылар үзләренең иҗатлары белән таныштыралар.

Белемнәрне тикшерү. Кайсы фикерләр туры килә?

Тест сораулары өләшенә. Эшләү өчен бер минут вакыт бирелә. Эшләп бетергәч, җаваплар экраннарда чыга, тикшерәләр.

             Кайсы фикерләр туры килә?

  1. Сүзтезмәне сайлап алыгыз:
  1. мәктәптән кайту
  2. әтәч гөмбәсе
  3. Карлыгач- җитез кыз
  4. Яшел Үзән районы

2. Сүзтезмәнең төрен билгеләгез:

        Безгә әйтү

1)алмашлык сүзтезмә

2)фигыль сүзтезмә

3)исем сүзтезмә

3.Исем сүзтезмәне табыгыз:

1)шатлыктан йөгерү

2)Зиннәтнең кайтуы

3)Алдан беренче

4)Кошның канаты

4.Фигыль сүзтезмәне табыгыз:

           1) йөрергә яхшы

            2) кайткач күрү

            3) нарат агачы

            4) көтелмәгән вакыйга

5. Алмашлык сүзтезмәне табыгыз:

            1) әдәбият белән кызыксыну

            2) озак көтү

            3) аның дусты

            4) дусларымнан тегесе

6. Сыйфат сүзтезмәне табыгыз.

            1) зәңгәр күк

             2) халыкка таныш

             3) матур сөйләү

             4) Алсуның китабы

7. Сан сүзтезмәне табыгыз:

             1) җиде буын

             2) уртадан бишенче

             3) шомырт чәчәге

             4) укытучыдан сорау  

6 слайд. Дөрес фикерләр.

    1-1     2-2    3-4

     4-2    5-4     6-2  7-2

  1. Йомгаклау. Билгеләр кую.
  2. Өй эше. 5нче сыйныфта җөмлә турында өйрәнгәннәрне кабатлап килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА. Тема урока: Класс Земноводные, происхождение, особенности строения, жизнедеятельности как первых наземных позвоночных.

Цель  урока: дать общую, полную характеристику класса Земноводных, особенности их происхождения, строения, жизнедеятельности как первых наземных позвоночных, имеющих определенные приспособления к...

План – конспект урока по изобразительному искусству, рассчитанный на 2 урока. Класс: 5-6 на тему «Украшения в жизни древних обществ. Роль декоративного искусства в эпоху Древнего Египта»

Конспект урока , с помощью которого ученики подробно познакомятся с искусством ДревнегоЕгипта и выполнят практическое задание по предложенной схеме....

Конспект урока Класс: 6 Курс: «История средних веков» Тема урока: «Франкское государство в VI –VIII веках»

Можно использовать для проверки знаний как самостоятельную работу....

Технологическая карта урока биологии. Тема урока «Класс Земноводные. Общая характеристика земноводных».

Ознакомление  учащихся с информацией о представителях класса Земноводные, как с животными, занимающими особое место в истории развития позвоночных, их многообразием, особенностями внешнего строен...

План – конспект урока по истории России. Тема: «Петр I: чудо или чудовище?» (интерактивный урок) Класс: 7

План – конспект урока по истории России.Тема: «Петр I: чудо или чудовище?» (интерактивный урок)Класс: 7     Учитель: Кузнецова Мария Александровна   Школа: МОУ Удельнинская ги...

К уроку Класс Пресмыкающиеся Рабочий лист для учащихся к уроку.doc

К уроку Класс Пресмыкающиеся Рабочий лист для учащихся к уроку.doc...

К Урок Класс Пресмыкающиеся, или Рептилии. Технологическая карта урока Класс Пресмыкающиеся, или Рептилии. Общая характеристика, образ жизни, значение.doc

Урок Класс Пресмыкающиеся, или Рептилии.  Технологическая карта урока Класс Пресмыкающиеся, или Рептилии. Общая характеристика, образ жизни, значение.doc...