Тукай эзләре буйлап (дәрес планы)
план-конспект занятия (5 класс) на тему

Sungatullinakurbanova

 Әдәбияттан "Тукай эзләре буйлап" дип аталган дәрес планы тәкъдим ителә (5 нче сыйныф)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon g.tukay-_dres_plany.doc58.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сөнгатуллина Ләйлә Мөхәмәт кызы

                             Тема: Тукай эзләре буйлап

( дәрес- сәяхәт)

       Максат: Шагыйрь Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын искә төшерү; алган белемнәрне тирәнәйтү; иҗатының табигать белән тыгыз бәйләнештә булуын аңлату. Танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү; укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту; нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү; Тукай әсәрләренә, шигърияткә, татар әдәбиятына, мәдәниятенә хөрмәт, мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: Г.Тукай портреты, китаплар, компьютер, интерактив такта, 5 нчы сыйныф дәреслеге,  Г.Тукай турында истәлекләр.

Дәрес барышы

Ерактан килгәнме сез?

Бик якын туганмы сез?

Дуслашырга бер сүз җитә

Сихри сүз- исәнмесез!

Хәерле көн хөрмәтле, кунаклар, укучылар.

  1. Оештыру өлеше.

 Исәнләшү, укучыларны барлау.

 Шундый җылы теләктә дәресебезне башлыйбыз.

2.Алган белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы.Татар поэзиясендә аерым бер урынны зур талант иясе, күренекле шәхес – Г.Тукай алып тора. Бу дәрестә без, үзебезнең эшләребез белән Г.Тукайга булган хөрмәтебезне, ә иң мөһиме ул эшләгән эшләрне дәвам итү юлларын күрә белергә тиешбез. Бүген Тукай эзләре буйлап сәяхәткә чыгарбыз. Юлга шушы поездга утырып кузгалырбыз. Бөек әдибебезнең тормыш юлын, әсәрләрен барыгыз да яхшылап үзләштердегезме?

-Әйе.(укучылар)

Укытучы.Укучылар, димәк барыгызны да сәяхәткә алабыз. Әйдәгез, рәхим итегез! Сез әкиятләр тыңларга,  китаплар укырга, буш вакытларыгызда уйнарга яратасыз. Беренче тукталышыбыз да “Чиста такта” дип атала. Игътибарыбызны тактага юнәлтәбез. Шушы җөмләләр ярдәмендә әдипнең тормыш юлын искә төшерәбез. Әйдәгез, бергәләп укып чыгабыз. Монда дөрес мәгълүмат бирелгәнме? Белмәмеш Тукай иҗатын беләме икән? Кем батыррак?

Габдулла Тукай Түбән Кама районының Өчиле авылында туган. Шәрифә карчыкта ул гомеренең иң күңелле мизгелләрен уздыра.  Без быел аның “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык” әкиятләрен укыдык.

Укытучы: Икенче станция “Дәвам ит” дип атала. Мин Габдулла Тукай иҗатыннан алынган шигъри юлларны башлармын, сез дәвам итәрсез. Башлыйбызмы?

1.И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...

2.Әйдә әле, Акбай, өйрән син, арт аягың белән тор...

3.Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл, Кырлай диләр...

Укытучы. Афәрин, балалар. Барыбыз да бу тылсымлы поездда юлыбызны дәвам итәбез. Балалар, алдагы тукталыш ничек дип атала?

       -Тукай эзләре буйлап.(бала)

       -Димәк, бу станциядә бәләкәй Апушның йөргән, яшәгән урыннарында булырбыз. Белмәмеш һаман да безне бутый балалар, аларны дөресләү тагын безнең өскә йөкләнә. Тактада ябыштырылган кәгазьләрне тәртип буенча урнаштырырга кирәк. Ягез, укучылар, Тукай кайда туа?  (укытучы)

       -Кушлавычта.(бала)

       -Кушлавычтан соң кайда яши?(укытучы)

       -Саснада.(бала)

       -Алдагы яшәү урынын атагыз әле, балалар.(укытучы)

       -Өчиле авылы.(бала)

       -Хәзер кайсын сайларбыз?(укытучы)

       -Казанны.(бала)

       -Казаннан кире кая кайтаралар аны?(укытучы)

       -Өчилегә.(бала)

       -Аны уллыкка кем ала? Ул кайсы авылда яши? (укытучы)

       -Кырлайда, Сәгъди исемле кеше ала.(бала)

       -Соңыннан кая юнәлә? (укытучы)

       -Җаекка. (бала)

       -Укытучы. Бик яхшы, укучылар, алга таба юлны дәвам итәбез, алдагы станциябез Тукай иҗаты дип атала. Дәфтәрләрне ачабыз да бүгенге числоны язабыз, сезнең алдыгызда конвертлар ята, пазлларны алабыз һәм тиз генә дөрес итеп тезәбез. Автобиография дип нәрсәгә әйтәбез? Матур итеп укып күрсәтик әле.

         -Автобиография-.....(бала укый)

         -Сез берәр автобиографик әсәр беләсезме?(укытучы)

         -“Исемдә калганнар”(бала)

         -Дөрес, дәфтәрләрдә язып куябыз. Чагыштыру нәрсә ул? Укып күрсәтегез әле. Кайсыгызда чагыштырулар кулланылган җөмлә бар?(укытучы)

          -Чагыштыру дип.....(бала)

          -Гаскәр кеби чыршы,нарат...(икенче бала)

          -Бик яхшы. Шулай ук язып куябыз.(укытучы)

-Пейзажның да нәрсә булуы турында искә төшерик әле. Кем укып күрсәтер?(укытучы)

-Пейзаж ул....(бала)

-Кайсы әсәрендә Тукай пейзажга зур урын бирә?(укытучы)

-“Шүрәле” поэмасында(бала)

-Дөрес, укучылар, шуларның берсен генә язып куябыз. Кем укып күрсәтә?(укытучы)

 -...Һәр ягы урман иде, ул болын, яшел үләннәр, хәтфәдән юрган иде...(бала)

    -Рәхмәт. Станциябез Урман дип аталыр. Ә хәзер инде барыбыз да шүрәле яши торган урманга юл алабыз. Урманда тагын нинди җәнлекләр яши? Бу урманда тагын башка күп төрле җәнлекләр дә яшәгән ди. Бармагы кысылган Шүрәле янына йөгереп килгән ди КУЯН. Хәзер мин сине коткарырга башка җәнлекләрне дә чакырам дип тиз генә юкка чыккан. Килеп җиткән ди ТӨЛКЕ. Килеп җиткән ди БҮРЕ. Бал ашый-ашый килә икән ди АЮ. Кузган бик каты ДАВЫЛ, АГАЧЛАР СЫГЫЛЫП-СЫГЫЛЫП төшәләр икән. Давылдан куркып барлык җәнлекләр төрле якка таралышканнар ди, Шүрәлене һаман да коткара алмыйлар икән. Ул хәзер куллары белән түгел, аяклары белән КЫТЫКЛЫЙ ди. Утырыгыз.балалар, сезнең алдыгызда ике төрле төс. Кайсы төс белән Шүрәлене буяр идегез? Кайсы белән егетне?(укытучы)

   -Ак белән егетне, кара белән Шүрәлене.(балалар)

   -Укучылар, Шүрәлене кая яши дип беләбез?(укытучы)

   -Урманда.(бала)

   -Быел экологияне саклау елы иде, урманнарны кисәргә ярыймы?(укытучы)

   -Юк, чөнки урманда агачлар үсә, төрле җәнлекләр яши.(бала)

   -Табигать нинди төстә булырга тиеш?(укытучы)

   -Яшел.(бала)

   -Агачларны киссәк, урман яшел булырмы?(укытучы)

   -Юк.(бала)

   -Егет урманга килеп дөрес эшләдеме? Урманның хуҗасы кем әлеге әсәрдә?(укытучы)

   -Шүрәле.(бала)

   -Димәк, Шүрәле тик торганда гына кешене кытыклармы?(укытучы)

   -Ул явыз ният белән килүчеләрне генә кытыклый.(бала)

   - Шулай булгач, Шүрәледән куркырга ярыймы?(укытучы)

   -Юк, чөнки ул яхшы ниятле кешеләргә тимәячәк.(бала)

   -Мин дә сезнең фикерегез белән килешәм.Былтырның төнлә белән агач кисәргә килүе караклыкны хәтерләтә. Шулай булгач, Шүрәлене дә матур төс белән күрсәтик әле. Дәреслектән егетнең урманга баруы турындагы өлешне укып китәбез.(укытучы)103 бит.

   3.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

 -Алга таба юлны дәвам итәбез. Бирелгән сорауларга җавап бирмичә алга китеп булмаячак, балалар. Тактага карыйбыз һәм битләрдә башкарабыз. Дөрес җавапны түгәрәкләп алабыз. (укытучы)

1.Г.Тукай кая туган? 

Н) Кырлай

О) Өчиле

П) Кушлавыч

2. Габдулла кайсы авылны”Дөньяга күзем ачылган урын” дип атый? 

А) Кырлай

Б) Өчиле

В) Казан

3. Кырлайдан соң ул кая китә? 

 П) Казан

 Р) Уральск

 С) Петербург

4.Өчиледән Габдулланы бабасы кая җибәрә? 

А) Казан

В) Мәскәү

К) Уральск

5. Габдулла туган авыл кайсы районда урнашкан? 

С) Түбән Кама

Т) Арча

У) Балтач

4.Рефлексия

-Укучылар, бүгенге дәрестә без кем иҗаты турында сөйләштек?(укытучы)

-Тукайның иҗатын искә төшердек.(бала)

-Аның тормыш юлын кабатладык.(бала)

-Теорияләрне кабатладык.(бала)

   5. Йомгаклау.

-Укучылар, кире үзебезнең сыйныф бүлмәсенә әйләнеп кайттык, бу тукталышыбыз Тукай мирасы дип атала. Без ХХ гасырда Тукай белән яшәдек, ХХI гасырда да аның белән булырбыз. Тукай мирасы яшәгәндә, милләтебез дә яшәр. Татар халкы милләт булып яшәгәндә, Тукай да яшәр! (Китап күргәзмәсе.)

Тукай исән.

Җыры күңелләрдә,

Яшәсәк тә үзен күрмичә.

Тукай килә моңлы сазын уйнап,

Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.

  6. Өй эше.

Балаларның хәлләрен сорыйм.

Беренче төркем: Тукай иҗаты буенча крассворд төзергә.

Икенче төркем: Тукай иҗаты буенча тест төзергә.

Билгеләр кую.

                   “Тукай эзләре буйлап” дигән
                                 дәрескә үзбәя

5 сыйныфта “Тукай эзләре буйлап” дигән темага дәрес үткәрдем.

Бу дәреснең максаты– Г.Тукайның балачак тормыш юлы турында искә төшерү; алган белемнәрне тирәнәйтү; иҗатының табигать белән тыгыз бәйләнештә булуын аңлату; укучыларның танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү; нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү; Тукай әсәрләренә, шигърияткә карата, татар әдәбиятына, мәдәниятенә хөрмәт, мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә: татар әдәбиятын өйрәнүгә кызыксыну уяту; татар әдәбияты буенча белемнәрне тирәнәйтү; материалларны дәрестә, сыйныф сәгатьләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда куллану. Дәрестә Г.Тукай портреты, китаплары, компьютер, интерактив такта, 5 нче сыйныф дәреслеге, Г.Тукай турында истәлекләр кулландым.

Г.Тукай – зур талант иясе. Ул милли әдәбиятка нигез салучыларның берсе. Бу дәресне Г.Тукайның балачак тормышын мультимедия проекты белән үткәрдем. Бу дәрес-сәяхәт булды. Дәрес “Чиста такта” уены белән башланып китте. Уен формасы 5 нче сыйныф укучылары өчен төп укыту формаларының берсе дип уйлыйм. Сәяхәт итү өчен поездның да иң матурын сайлап алып килгән идек. Тукталышларның исемнәре дөрес сайланды дип уйлыйм. Дәвам ит дигән тукталышта әдипнең иҗаты искә төшерелде. Уен формасы монда да уңыш китерде кебек.Тукай эзләре буйлап дигән тукталышта аның тормыш юлын искә төшердек. Балалар зур кызыксыну белән такта янында эшләделәр. Тукай иҗаты дигән тукталышта әдәбият теориясе өстендә эш башкарылды. Дәфтәрләрдә эш эшләнде, физминут шулай ук мавыктыргыч булды. Дәреснең шушы өлеше белән бәйле рәвештә “Шүрәле” поэмасындагы көтелмәгән якларны ачтык. Нәтиҗәне балалар китереп чыгарды. Бу этапта үстерешле метод кулланылды. Мондый нәтиҗәгә килеп чыгу балаларның дөрес итеп фикерли белү сәләтеннән килә. Шулай ук парларда эш оештырылды. Дәреслек материалыннан файдаландык. Дәреснең ныгыту өлешендә тест эшләтелде. Өй эшләре вариатив бирелде. Билгеләр куелды.   Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсе килә, Г.Тукай – татар әдәбияты тарихында җуелмас эз калдырган бөек шәхес. Тормышы авыр һәм фаҗигале булса да, ул һәрвакыт киләчәккә өмет белән, ышаныч белән яшәгән. Аның әсәрләре бүгенге көндә дә тормышның күп якларын ачарга ярдәм итә, рухи затлы чыганак булып тора.  Бу дәрес-сәяхәттә куйган максатларга ирештем, бурычларны үтәдем  дип уйлыйм.

                     

       

                           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План работы 125-летию Г.Тукая

Тукай елы уңаеннан мәктәп күләмендә башкарыласы эшләр турында еллык эш планы....

Сыйныф сәгате Тукай эзләре буйлап....

175 гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ахтямова Гөлназ Мингали кызыТема: Сыйныф сәгате   «Тукай эзләре буйлап!» Максат: 1. Г. Тукай тормышы ...

"Тукай эзләре буйлап".

"Тукай эзләре буйлап" шигыре Г.Тукайга багышланган....

Тукай эзләре буйлап (презентация)

quot;Тукай эзләре буйлап" дәресенә презентация...

"Тукай эзләре буйлап..."

Г. Тукайның Җаекка кадәрге тормышы...

"Татарстан Республикасы буйлап сәяхәт" темасы буенча 5 нче сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәрес планы

Тема: Татарстан Республикасы буйлап сәяхәт5 нче сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәрес планы....

М.Мәһдиев шагыйрь Г.Тукай үткән сукмаклар буйлап....

М. Мәһдиевның һәрвакыт игътибар үзәгендә булган, кабат-кабат әйләнеп кайтып өйрәнгән шәхесләр бар: Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Рәхим, Г.Гобәйдуллин, С.Сүнчәләй. Галим алар язмышыны кат-кат әйләнеп мөрәҗәгат...