"Тукай эзләре буйлап".
статья по теме

Шайхулова Милауша Фагиловна

"Тукай эзләре буйлап" шигыре Г.Тукайга багышланган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_ezlre_buylap.docx23.83 КБ

Предварительный просмотр:

Тукай эзләре буйлап

Кайтып киләм шулай салмак атлап,

Артка ташлап дөнья уйларын.

Бөек Тукай үткән юллар буйлап

Йөгереп үтә минем уйларым.

Кушлавычка, Өчилегә китә,

Йөгерек уйлар җитә Саснага:

                     Мәмдүдәнең чыңлый чулпылары

Кер юганда  басып басмага.

                     Җилдән  шаулый Кырлай каеннары,

Сәгъди абзый яный чалгысын.

Нәни Апуш кырда кузна уйный,

Онытып бөтен кайгы-сагышын.

Туганнары чыккан каршыларга:

Килеп җиткән олау Җаекка.

Мотыйгулла хәзрәт сабак бирә,

Игътибары нәни Апушта.

Хыял канатымда очып үтәм,

Пар атларда чабам Казанга.

“Болгар” номеры,кырыгынчы бүлмә

Тукай моңын саклый һаман да.

                     Шагыйрь йөргән эзләр буйлап үтәм,

Гасыр аша карыйм Тукайга.

Без Тукайлы, без лаеклы халык,

Бурычлы без калмыйк  Тукайга.

      (Мин бу юлларны язганда, Тукай яшәгән кунакханә әле исән иде)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».

Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән чара....

Тукай в сердцах наших, Тукай безнен йорэклэрдэ

"Тукай безнен йорэклэрдэ" исемле класстан тыш чара Г.Тукайнын ижатына багышлана. Бу чараны бэйге итеп тэ, Тукай атналыгында чара итеп тэ уткэререп була. Чарага Г. Тукайнын башка эсэрлэрен сэхнэлэштере...

Сыйныф сәгате Тукай эзләре буйлап....

175 гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ахтямова Гөлназ Мингали кызыТема: Сыйныф сәгате   «Тукай эзләре буйлап!» Максат: 1. Г. Тукай тормышы ...

Тукай эзләре буйлап (дәрес планы)

Әдәбияттан "Тукай эзләре буйлап" дип аталган дәрес планы тәкъдим ителә (5 нче сыйныф)...

Тукай эзләре буйлап (презентация)

quot;Тукай эзләре буйлап" дәресенә презентация...

"Тукай эзләре буйлап..."

Г. Тукайның Җаекка кадәрге тормышы...

М.Мәһдиев шагыйрь Г.Тукай үткән сукмаклар буйлап....

М. Мәһдиевның һәрвакыт игътибар үзәгендә булган, кабат-кабат әйләнеп кайтып өйрәнгән шәхесләр бар: Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Рәхим, Г.Гобәйдуллин, С.Сүнчәләй. Галим алар язмышыны кат-кат әйләнеп мөрәҗәгат...