Рабочая программа по чтению, 1 класс
рабочая программа по теме

Чернова Нина Ивановна
Әдәби уку  предметыннан эш программасытүбәндәге документларга нигезләнеп төзелде : 
- Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” законы (Закон 273-ФЗ “Об образовании в РФ”, 2014); 
- “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы. (Закон Республики Татарстан от 12 июня 2014 года №53-ЗРТ)
Закон Республики Татарстан от 20 июня 2006 года N 42-ЗРТ "О санитарно-эпидемиологическом благополучии населения";  
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Башлангыч гомуми белем бирүнең яңа федераль дәүләт мәгариф стандартлары кертелү турындагы” №6871/10 боерыгы нигезендә (18. 08. 2010)
“Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында”, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы  2013нче елның 7нче сентябренең  12138/13 санлы хаты;
““Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында”гы  2013нче елның 7нче сентябренең  12138/13 санлы хатына әдәбият фәнен укыту буенча аңлатма”, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы  2013нче елның 9нчы сентябренең  12192/13 санлы хаты; 
“Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә программасы» 1-11 нче сыйныфлар,  Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2011. Төзүчеләр: Р.З. Хәйдәрова,  Р.Л.Малафеева.
Р. З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Г.М. Әхмәтҗанова “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныф рус балалары өчен   татар теле һәм уку дәреслеге. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2012.   
- Башлангыч  гомуми белем бирү мәктәпләре өчен программалар – федераль дәүләт белем стандартларына (ФГОС) нигезләнеп төзелгән.
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1_kl_uku.docx41.14 КБ

Предварительный просмотр:

                                                          1 нче сыйныфның рус төркеме өчен әдәби укудан эш программасы.

                                                                                                       

АҢЛАТМА  ЯЗУЫ

   

                            Әдәби уку  предметыннан эш программасы  түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде :

                                                                           

         Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” законы (Закон 273-ФЗ “Об образовании в РФ”, 2014);

  • “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы. (Закон Республики Татарстан от 12 июня 2014 года №53-ЗРТ)
  • Закон Республики Татарстан от 20 июня 2006 года N 42-ЗРТ "О санитарно-эпидемиологическом благополучии населения";  
  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Башлангыч гомуми белем бирүнең яңа федераль дәүләт мәгариф стандартлары кертелү турындагы” №6871/10 боерыгы нигезендә (18. 08. 2010)
  •  “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында”, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы  2013нче елның 7нче сентябренең  12138/13 санлы хаты;
  • ““Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында”гы  2013нче елның 7нче сентябренең  12138/13 санлы хатына әдәбият фәнен укыту буенча аңлатма”, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы  2013нче елның 9нчы сентябренең  12192/13 санлы хаты;
  •  “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә программасы» 1-11 нче сыйныфлар,  Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2011. Төзүчеләр: Р.З. Хәйдәрова,  Р.Л.Малафеева.
  •  Р. З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Г.М. Әхмәтҗанова “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныф рус балалары өчен   татар теле һәм уку дәреслеге. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2012.  

Башлангыч  гомуми белем бирү мәктәпләре өчен программалар – федераль дәүләт белем стандартларына (ФГОС) нигезләнеп төзелгән.

Уку фәненең укыту планында тоткан урыны

Укыту планында каралганча, әдәби уку дәресләре өчен эш программасы атнага 1 сәгать исәбеннән елга  33  сәгатькә төзелде.

Әдәби уку дәресе

Сәгатьләр саны

Үзлегеннән үзләштерергә

     тиеш материал

Атналык  сәгатьләр саны

Әдәби уку дәресе

0,5

0.5

1

Башлангыч  этапта  рус  балаларына  әдәби уку   укытуның  төп максатлары :

  танып белү максаты:

- татар исемнәрен, Татарстан җирлеге топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү;

- балалар фольклоры, татар халык авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру.

 үстерү максаты:

-укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү;

-хәтерне, игътибарлыкны үстерү;

-аралаша белү сәләтен үстерү;

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

 тәрбия максаты:

- мораль проблемага ия булган кечкенә әсәрләр аша балаларның рухи дөньясын баету.

 белем бирү максаты:

- укучыларны сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә кулланырлык дәрәҗәгә җиткерү (сөйләшү, ишетеп аңлау, уку, язма сөйләм).

1нче сыйныф укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып. Сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру;

Укучының танып белү мөмкинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;

Татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.

                      Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

 “Әдәби уку ” предметы буенча 1нче сыйныф программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре:

  • Татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;
  • Шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;
  • Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;
  • Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

                   Әдәби уку  өйрәтүнең метапредмет( регулятив, коммуникатив, танып-белү) нәтиҗәләре:

  • Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;
  • Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;
  • Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;
  • Дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;
  • Әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;
  • Парларда һәм күмәк эшли белү;
  • Әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;
  • Үрнәк буенча эшли белү;
  • Аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;
  • Рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;
  • Аңлап укый белү;
  • Укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • Чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

                    Әдәби уку өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре.

  1. Сөйләшү

Диалогик сөйләм.

1нче сыйныфта дәрес вакытының 70-80% ын сөйләшергә өйрәтү ала. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия  булырга тиешләр:

  • Сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра,сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
  • Дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм:

  • Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сүрәтләп сөйли белү;
  • Өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.
  1. Ишетеп аңлау (аудирование)

Аралашу өчен, төп шартларның берсе – әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 1нче сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләр:

  • Нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда куллана белергә өйрәтү;
  • Сүзләрне, сүзтезмәләрне,  җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;
  • Ишетү хәтеренең күләмен үстерү.
  1. Уку

Уку эшчәнлеге буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

  • Татар әлифбасына гына хас хәрефләрне дөрес уку, авазларны дөрес әйтә белү.
  • Транскрипция билгеләрен укый һәм куллана белү күнекмәләрен формалаштыру.
  • Интерференция күренешләреннән котылу өчен, рус теленнән кергән сүзләрдә һәм татар теленең үз сүзләрендә бер үк хәрефнең төрле авазлар белдерүен аңлап аера белү.
  • Сәнгатьле дөрес уку күнекмәләрен формалаштыру.

                         Уку техникасын үстерергә ярдәм итә торган  рифмовкалар, җырлар, рифмалаштырылган әкиятдәр өйрәнү

                                                       МӘГЪЛҮМАТ ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ЧЫГАНАКЛАРЫ

УМК

Укытучы өчен методик

әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

1. Р.З.Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова “Күңелле  татар теле”. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең

 1 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге.  Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2012 нче ел.

2. Кассеталар, таблицалар,  татар язучыларының портретлары, аудио-аппаратура һ. б.

3. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар , Казан: Татар китап нәшрияты, 2011. Төзүчеләр: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева (программа федераль дәүләт белем стандартларына (ФГОС) нигезләнеп төзелгән)  

1. Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә. Гыйниятуллина, Г.И. Газизуллина “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту”, 1 нче сыйныф, Казан, “Татармультфильм” нәшрияты,  2013 нче ел.

2. Р.З. Хәйдарова, Л. А. Гиниятуллина “Книга для родителей” Казан:Татармультфильм, 2012

1. Ф.С.Сафиуллина “Базовый татарско-русский и русско-татарский словарь для школьников” Казань, ТАРИХ, 2012ел.

3. Программа буенча каралган язучыларның әсәрләре.

4. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева “Татар теле таблицаларда” (рус телле укучылар өчен),  Яр Чаллы, 2005 ел

Электрон ресурслар:

http://edu.tatar.ru/

http://www.suzltk.ru/

http://www.mtss.ru/corse/

http://Kitap.net.ru/

http://tatar.com.ru/

http://mon.tatar.ru/

сайт МО и НРТ

                                                                               1 нче сыйныф

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек

Сәг. саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе

Әйдәгез танышабыз!

Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкиятенең эчтәлеге белән танышу

3

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, хәлен сорый белү. Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын сорый һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итә белү.

Бер-береңнең яшен, ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. Бергә уйнарга чакыра белү.

 Урман дусларыбыз .                                   . “Теремкәй” әкияте.

2

Кыргый хайваннарның исемнәрен атый, санын әйтә белү. Кыргый хайваннарның кайда яшәгәнен әйтә, аларны сурәтли белү.

Спорт бәйрәме  Габдулла Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”

2

Иптәшеңә командалар бирә белү. Спорт бәйрәмендә нишләгәнеңне әйтә белү. Дустыңны уйнарга чакыра, кем белән уйнаганыңны әйтә белү.

Мәктәптә

“Мәктәп” темасына караган тел шомарткычлар.

2

Уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтә, үзеңә  сорап ала, иптәшеңә тәкъдим итә, кирәклеген, санын әйтә белү. Мәктәптәге уку хезмәтен атый, үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын әйтә белү. Предметларның урынын әйтә белү (китап өстәлдә).

Йорт хайваннары һәм кошлары

Габдулла Тукай “Гали белән кәҗә”

3

Йорт хайваннарының һәм кошларының исемнәрен әйтә, саный, яшәү урынын әйтә белү

Бакчада

Рус халык әкияте “Шалкан”

2

Яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү. Бакчада нәрсә үскәнен, нинди эшләр эшләгәнеңне әйтә белү.

Нәрсә яратканыңны, яратмаганыңны әйтә, сорый белү. Хезмәтенә карап, геройга бәя бирә белү.

Кыш җитте

. Әнәс Кари “Кыш бабай”

 “Бәйрәмгә барабыз “ хикәясе

4

Кыш билгеләрен әйтә, сорый, һава торышын тасвирлый белү. Яңа ел  бәйрәме турында сөйли белү. Бәйрәмгә барганыңны, бәйрәмнең кайда булганын әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Чана, чаңгы, тимераякларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганыңны әйтә белү.  

Сәламәт бул

Җәвад Тәрҗеманов “Йомшак су, йөгерек су”

3

Тән әгъзаларының исемнәрен атый, кайсы җирең авыртканын сорый, әйтә белү. Сәламәт булу өчен, киңәшләр бирә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү. Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтә, аларны сорап ала белү.

Безнең гаилә

. Габдулла Тукай. “Безнең гаилә”

Фатих Кәрим. “Яз җитә”

“Бу бармак – бабай...” санамышы

«Безнең гаилә» хикәясе

3

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү, иптәшеңнең гаиләсе турында сорый белү. Язгы көнне сурәтләп сөйли белү. Яз фасылының ошаганын, ошамаганын әйтә белү. Бәйрәм белән котлый, кемгә бүләк бирүне әйтә белү

Татар халык ашлары

Бари Рәхмәт “Аш вакыты”

2

Татар халык ашларының исемнәрен, ризыкларның тәмле булуын, нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү. Кунакларны каршы ала, аларны табынга чакыра белү. Туган көн турында сөйли, туган көн белән котлый белү.

Кибеттә

“Ашамлыклар кибетендә. Савыт-саба кибетендә. Киемнәр кибетендә” темалары буенча диалоглар.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                      

3

Ашамлыклар исемнәрен,нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә, кибеттә сатып ала белү.  Савыт-саба исемнәрен дөрес әйтә белү. Киемнәрнең исемен, төсен, нинди кием кигәнеңне әйтә белү.

Без шәһәрдә яшибез

. “Безнең шәһәр” тексты

2

Нинди республикада яшәгәнеңне, Татарстан шәһәрләре исемнәрен әйтә белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү.. Дәреслектә бирелгән текст нигезендә үз шәһәрең турында әңгәмә оештыру.

Җәй                                                             җитә Габдулла Тукай. “Бала белән күбәләк”.

2

Җәй билгеләрен әйтә белү. Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыра, бәйрәмдә нишләгәнеңне әйтә белү.

Барлыгы

33

Календарь-тематик план

1 нче сыйныф.

Өйрәнелә торган бүлек.

Дәрес темасы

Сәг. саны

Календарь вакыт

Уку эшчәнлегенең төп төрләре

               Әйдәгез, танышабыз!

1.

"Әйдәгез танышабыз!" темасына диалогик сөйләшү

1

Сорауларны аңлап, дөрес җавап бирү.

2.

Татарстан шәһәрләре

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

3.

Әйдә бергә уйныйбыз

1

Әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

              Урман дусларыбыз

4.

Урман дусларыбыз

1

Укытучының соравына җавап бирәләр. Рәсемнәргә карап, сорау һәм җаваплар бирү.

5.

Рус халык әкияте. “Теремкәй”

1

Сорау җөмләләрне аңлап, уңай, кире җавап бирү.

             Спорт бәйрәме

6.

Спорт бәйрәме

1

Әңгәмәдәшнең тыңлый белү;

7.

Дустыңны урамга уйнарга чакыру

1

Әңгәмәдәш белән контактны башлау, дәвам итү, тәмамлау.

            Мәктәптә

8.

 Уку-язу әсбапларының саны, төсе, барлыгы, юклыгы

1

Әңгәмәдәшенең фикерен тыңлый белү.

9.

 Без ничек укыйбыз?

1

Үз фикереңне әйтү, парларда эшләү

           Йорт хайваннары һәм кошлары

10.

“Акбай” тексты

1

Текст буенча сорауларга җавап бирү.

11.

“Без йоклыйбыз” тексты

1

Укылганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану.

12.

“Тыныч йокы” шигыре

1

Шигырьнең эчтәлеген аңлау. Шигырьнең сәнгатьлелегенә игътибар итү.  

              Бакчада

13.

Санамышлар

1

Халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.Авазларны дөрес әйтү.

14.

Рус халык әкияте. “Шалкан”

1

Әкиятнең сюжетын, персонажларын белү. Әкиятнең теленә игътибар итү. Сорауларны аңлап, дөрес җавап бирү

15.

“Базарда сатып алу” темасына диалогик сөйләшү

1

Рәсем буенча җөмләләр төзү. Әңгәмәдәшне  тыңлый белү.

16.

Кыш бабайга хат

1

Сәнгатьле уку; сорауларга җавап бирү.

17.

“Кыш бабай килә” шигыре

1

Үзеңнең һәм иптәшеңнең җавабына бәя бирү. әңгәмәдәшнең тыңлый белү.

18.

“Яңа ел бәйрәме” тексты

1

План буенча текстның эчтәлеген сөйли белү.

Сәламәт бул!

19.

“Хәл сорау – кирәкле эш” тексты

1

Сөйләм берәмлекләрен логик фикергә сала белү,план буенча текстның эчтәлеген сөйли белү.

20.

Шәхси гигиена предметларын сорап алу

1

Үрнәк  буенча сөйли белү.

          Безнең гаилә

21.

“Безнең гаилә” тексты. Габдулла  Тукай “Безнең гаилә” шигыре

1

Шигырьнең эчтәлеген аңлау. Шигырьнең сәнгатьлелегенә игътибар итү.  Актив үзләштерелгән лексик берәмлекне сөйләмдә дөрес куллану.

22.

Фатих  Кәрим “Яз җитә”

1

Эшчәнлеккә үзбәя куя белү.

Татар халык ашлары

23.

“Татар халык ашлары”

1

Татар теленә хас авазларны дөрес әйтү. Сорауларга җавап бирү.

24.

“Кунакта” тексты

1

Табын янында үз-үзеңне тоту буенча киңәшләр бирә белү. Укылганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану.

25.

“Туган көн” шигыре

1

Шигырьнең эчтәлеген аңлау. Шигырьнең сәнгатьлелегенә игътибар итү.  

                Кибеттә

26.

“Ашамлыклар кибетендә” тексты

1

Аңлап уку.Сөйләм берәмлекләрен логик фикергә сала белү,план буенча текстның эчтәлеген сөйли белү.

27.

Бари  Рәхмәт “Аш вакыты” шигыре

1

Шигырьнең эчтәлеген аңлау. Шигырьнең сәнгатьлелегенә игътибар итү.  Укытучының соравына җавап бирәләр.

28.

“Кибеттә” тексты

1

Текст буенча сорауларга җавап бирү.

           Без шәһәрдә яшибез

29.

“Безнең шәһәр” темасына монологик сөйләм

1

План буенча текстның эчтәлеген сөйли белү.

30.

“Малайлар транспортта бара” тексты.

1

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә алу.

           Җәй

31.

“Дуслар, кая барасыз?” шигыре

1

Аңлап фикер йөртү. Сәнгатьле уку. Сорауларга җавап бирү.

32.

Габдулла  Тукай “Бала белән күбәләк” шигыре

1

Шигырьнең сәнгатьлелегенә игътибар итү. Актив үзләштерелгән лексик берәмлекне сөйләмдә дөрес куллану.

33.

“Сабантуй – күңелле бәйрәм”

1

Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по чтению и развитию речи для 8 класса (программа 8 вида) по учебнику А.К. Аксеновой.

Рабочая программа курса чтения и развития речи в 8 классе 8 вида составлена на основе программы для специальных (коррекционных) общеобразовательных учреждений 8 вида 5-9 классов под редакцией В....

Рабочая программа по чтению (литературному чтению) 5 «В» класс на 2019-2020 учебный год

Рабочая программа по чтению (литературному чтению) 5 «В» класс на 2019-2020 учебный год...

Рабочая программа по чтению (литературное чтение) 6 «в» класс 2019-2020 учебный год

Рабочая программа по чтению (литературное чтение) 6 «в» класс 2019-2020 учебный год...

Адаптированная рабочая программа предмета «Чтение (Литературное чтение)» для 6 класса

Планируемые результаты изучения предмета «Чтение (Литературное чтение)»Базовый уровеньУченик научится:- читать вслух осознанно, правильно, выразительно;- читать «про себя»;- вы...

Адаптированная рабочая программа по чтению (литературному чтению) 5 класс

Адаптированная рабочая программа составлена на основе:Программы специальной (коррекционной) образовательной школы VIII вида: 5-9 кл.:  Под ред. В.В. Воронковой. –М: Гуманит. изд. центр...