Рабочая программа по чтению, 2 класс
рабочая программа по теме

Чернова Нина Ивановна
2 сыйныфлар өчен әдәби укудан эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде: 
1)  Россия Федерациясендә мәгариф турында Россия Федераль Законы, 29.12.2012, 273 нче номерлы карар; 
2)  Мәгариф турында Татарстан Республикасы Законы, 22.07.2013, 68 нче номерлы карар; 
3) Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законы 1.07.2004 . 
4)  2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы 25.10.2013,  
5)  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының ―Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәби укуны укыту турында 12138/13 нче номерлы хаты, 7.09.2013; 
6)  Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1— 11 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Казан, 2014 
7)  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының якынча эшпрограммасын раслау турындагы 29.04.2010 нчы елдан 1763/10 нчы номерлы хаты; 
8)Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе ”Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең башлангыч  гомуми белем бирү буенча төп белем бирү программасы;
9)  Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2017-2018 нчы уку елына укыту планы;
10)  Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2017-2018 нчы уку елына уку фәннәре буенча эш программасы төзү нигезләмәсе.
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2_kl.lit_._chtenie.docx41.12 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Питрәч муниципаль районы

 муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

“Пановка төп гомуми белем мәктәбе”

“Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе:

__________  Сагдиева Л.Т.

Беркетмә №1  “31”  август 2018 нче ел.

“Килешенде”

Укыту эшләре буенча директор

урынбасары: ___________Козырева М.А.

“ 31”  август 2018 нче ел.

“Раслыйм”

“ Пановка төп гомуми белем  мәктәбе” директоры:

_________Фазлиева М.Г.

Приказ № 54   “31” август  2018 нче ел.

I квалификацион  категорияле  татар теле һәм әдәбият  укытучысы

Чернова Нина Ивановнаның

                                                                                               7 нче  сыйныфның рус төркеме  өчен

 әдәбияттан

эш программасы

     Педагогик киңәшмә утырышында

каралды һәм кабул ителде

Беркетмә № 1, 31 август  2018 нче  ел.

2018-2019 нчы уку елы

                                                                                                  Аңлатма язуы

2 сыйныфлар өчен әдәби укудан эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

1)  ―Россия Федерациясендә мәгариф турында Россия Федераль Законы, 29.12.2012, 273 нче номерлы карар;

2)  ―Мәгариф турында Татарстан Республикасы Законы, 22.07.2013, 68 нче номерлы карар;

3)―Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законы 1.07.2004 .

4)  ―2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы 25.10.2013,  

5)  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының ―Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәби укуны укыту турында 12138/13 нче номерлы хаты, 7.09.2013;

6)  Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1— 11 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Казан, 2014

7)  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының якынча эш программасын раслау турындагы 29.04.2010 нчы елдан 1763/10 нчы номерлы хаты;

8) Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе ”Пановка  төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең башлангыч  гомуми белем бирү буенча төп белем бирү программасы;

9)  Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2017-2018 нчы уку елына укыту планы;

10)  Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2017-2018 нчы уку елына уку фәннәре буенча эш программасы төзү нигезләмәсе.

                                                           Уку фәненең укыту планында тоткан урыны

Укыту планында каралганча, әдәби уку дәресләре өчен эш программасы атнага 1 сәгать исәбеннән елга  34  сәгатькә төзелде.

Дәреслек: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән, ике кисәктә “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. Авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013.

Белем бирүнең   максатлары

            Төп максат – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт телендә дә иркен сөйләшеп  аралашучы шәхесләр тәрбияләү. Рус  телле балаларга әдәби укуны укыту максаты күпкырлы, һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

 Танып белү максаты

             Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы   мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” (И.Л.Бим) булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

      Татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру - башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә.

Үстерү максаты

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты (Л.С.Выготский). Бу хакыйкатьне  балаларның белем алу эшчәнлегенең барлык этапларында да истә тоту зарур.

Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

 Тәрбия максаты

Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатлары тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру да шушы ук максатка буйсындырылган һәм сөйләшү - аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләрнең  авторлары белән таныштыру.

  Белем бирү максаты

Укучыларның  әдәби уку буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр.

Бу максатларга ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

       1 ) татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

       2)  карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

       3)  татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;

       4)  халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

Әдәби уку предметы  буенча укучылардан көтелгән нәтиҗәләр.

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә фәнне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда әдәби укуның роле һәм мөһимлеге турында

       күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар  өчен булган катламы белән  танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята,

       ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Гомуми нәтиҗәләр:

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен(аралашу осталыгын) үстерү, телдән аралашу күнекмәләре булдыру;
  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
  • фәнгә карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм  уңышлы үзләштерергә шартлар тудыру.

Шәхси нәтиҗәләр:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  фәнгә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның  гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү.

Метапредмет нәтиҗәләр

Танып белү:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;
  • рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;
  • укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Регулятив:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

-    укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

-    дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

 Коммуникатив:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Предмет нәтиҗәләре:

-  Дәреслек белән дөрес эшләргә, укыганда дөрес утыру кагыйдәләрен үтәргә өйрәнү;

-  “әйтмҽ” һәм “язма” сөйләмне аерырга, сөйләм этикеты нормаларына өйрәнү;

-  авазларны дөрес әйтергә, хәрефләрне дәрес язарга өйрәнү;

-  орфоэпик дөрес, аңлап һҽм сәнгатьле итеп укырга, куелган тема буенча үз фикереңне әйтергә өйрәнү;

-  калын һәм нечкә сузыкларны, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны чагыштыра һәм аера белергә өйрәнү;

-  предметны, предметның билгесен һҽм хәрәкәтен белдерүче сүзләрне аерып таный белү  һәм сөйләмдә дөрес куллану;

-  сайланган эчтәлек буенча сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

-   дәреслектә бирелгән үрнәк диалогарны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар тҿзү, билгеле бер тема буенча кечкенә диалоглар төзи белү;

-  җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

-  программада күрсәтелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү;

-  дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

-  укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

-  кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү.

Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр

Тыңлап аңлау:

  • укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;
  • тыңлаганда, җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонаөияне аеру;
  • сүзләрне, сүзтезмәләрне,җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;
  • сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрңемә итә белү;
  • ишеткән сөйләмнен, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

  • таныш булмаган сүзләрне үз эченә алган текстларны тыңлаганда, аларның эчтәлеген аңлау өчен, тоемлаудан файдалану.

Диалогик сөйләм:

  • өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
  • программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына җавап бирү һәм сораулар куя белү;
  • дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

                Монологик сөйләм:

  • җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;
  • тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча,өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;
  • укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;
  • үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә информация бирә белү.

Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

  • әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү,
  • балалар  фольклоры әсәрләрен яттан сөйләү,
  • персонажга кыскача характеристика бирү.

                   Уку:

  • татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;
  • хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;
  • дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонаөия белән укый белү;
  • тексттагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;
  • укылган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;
  • кечкенә күләмле шигырьләрне яттан  яттан сөйләү;
  • укыганда сүзлекләр куллана белү.

                 Башлангыч  мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

  • таныш  булмаган сүзләрнең мәгънәсенә контекст нигезендә төшенү,
  • исеменнән һәм бизәлешеннән чыгып, әсәрнең эчтәлеген күзаллау,
  • текстның темасын, төп фикерен мөстөкыйль рәвештә билгеләү,
  • текстны мәгънәви өлешләргә бүлү һәм аларга исем бирү.

           

Программа материалының эчтәлеге

2 сыйныф (68 сәг)

Сәг. саны

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Без мәктәпкә барабыз

4 сәг.

Беренче сентябрь турында сөйли белү. Бәйрәм белән котлый белү.

Мәктәптәге уку хезмәте турында сорый, сөйли белү.

Уку-язу әсбапларының барлы-гын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү.

Укучының уку хезмәтенә бәя бирү. Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү.

Көз билгеләрен әйтә белү.

Бүген беренче сентябрь. Көн матур, җылы, кояшлы. Мәктәптә музыка уйный.

Айрат күнегү эшли (эшләми). Айрат укыймы?

Синең дәфтәрең бармы? Юк. Сиңа дәфтәр кирәкме?

Айрат яхшы укый. Айрат нинди билге ала? Айрат “4”ле ала.

 Син ничәнче сыйныфта укыйсың? Мин икенче сыйныфта укыйм

Көз җитә. Урамда салкын, көннәр кыска, төн озын, кызыл, сары яфраклар коела. Кошлар җылы якка китәләр... .

Кояшлы, уку елы, сорау бир, җавап бир, сөйли, тыңлый, дәреслек, көндәлек, ел,  куя, өй эше, җөмлә, нокта, кичә, кабатлый,  билге, дүртле (бишле), күңелле, шигырь, дөрес, хәреф, аваз, иҗек, мисал, мәсьәлә, тырыш, яхшы.

Көз, көз көне, көн, төн, җил, исә, яфрак коела, исә, яңгыр, алтын,  ай, җылы як, китә.

Базарда

3 сәг.

Җиләк-җимеш исемнәрен, төсен, тәмен әйтә белү. Базарга барырга чакыра  белү.

Груша сары, баллы. <...>

Әнием, әйдә базарга барабыз.

11-20гә кадәр саннар, ачы, түгәрәк, баллы, чия, карлыган, алма, лимон, груша, слива, миләш, кура җиләге.

Мин чисталык яратам

4 сәг.

Шәхси гигиена предметла-рының нинди икәнен, аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү.

Табибка кайсы җирең авыртуны әйтә белү.

Сөлге нинди? Ул чиста, ... . Мин сөлге белән бит сөртәм. Син теш чистартасыңмы? Нәрсә белән теш чистартасың?

Башым (күзем) ... . Температураң бармы? Тамагың авыртамы?

Тамак, муен, үлчи, авырый, чәч тарый, теш чистарта, әйбәт, пөхтә, белән, сөлге, авырый, авырта.

Кыш җитә

6 сәг.

Кышкы табигатьне сурәтли белү.

Һава торышын сорый белү.

Яңа ел бәйрәме турында сөйләшә белү.  Кышкы уеннары төрләрен әйтә, уенга чакыра, уенга чыгарга ризалашу, ризалаш-мауның сәбәбен әйтә белү.

Кыш җитте. Декабрь, гыйнвар, февраль – кыш айлары. Салкын җил исә, кар ява. Җирне кар каплый.

Урамда салкынмы? Әйе, салкын.

Мәктәптә чыршы бәйрәме була. <...> Оля бии, Петя куян булып киенә.

Әйдә тауга барабыз, чаңгы шуабыз. Мин шумыйм, чанам юк.

Тукран, песнәк, ала карга, бөтен, көлә, һәм, шатлана, биек, янында, тимераяк, шугалак, каплый, кыш айлары, су туңа, җимлек, көтә, кар бабай,  кар кызы, бии.

Безнең гаилә

4 сәг.

Гаилә турында сөйли белү.

Өй эшләрендә булышу турында сөйли белү.

Бер-береңне табынга чакыру, кыстау, ашаганнан соң рәхмәт әйтү,бер-береңнең нәрсә яратканын сорый һәм җавап бирә белү.  Предмет белән нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү.

Безнең гаиләдә биш кеше: <...>.

Син өйдә нишлисең? Мин әнигә булышам. Мин савыт-саба юам, гөлгә су сибәм.

Айдар утыр! Өчпочмак аша.  Нинди матур табын! Рәхмәт, өчпочмак бик тәмле. Син чәкчәк яратасыңмы?

Мин пычак белән ипи кисәм, кашык белән ашыйм.

Дәү әни (әти), бергә, ял итә, иртәнге аш, көндез-ге аш, кичке аш, әзерли, өстәл, кыстыбый, ши-кәр, йомырка, ботка, уң як, сул як, сала, сөртә, кисә, ял көне, өстәл җыештыра.

Яз килә

2 сәг.

Яз билгеләрен әйтә белү. Ни өчен ел фасылының ошаганын әйтә белү.

8 Март бәйрәме белән котлый белү.

Нинди бүләк бирүеңне әйтә белү.

Яз җитә. Тамчы тама, көн җылы, кар эри, кошлар килә.

Әнием, сине 8нче Март белән котлыйм.Сиңа сәламәтлек, уңышлар телим. Котлау гына да түгел, мин әнигә чәчәк бирәм.

Яз, тамчы тама, эри, рәхәт, ошый, кошлар килә,   көн җылы, яз җитә, кояш балкый, күңелле, ямьле, җылы як, елгада боз ага, озын, кыска, бәйрәм, бүләк, котлый, бүләк итә,бәхет тели.

Туган ягым

4 сәг.

Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү.

Татарстан шәһәрләренең, елгаларының исемнәрен әйтә белү. Татарстанда яшәгән хайваннарны әйтә, аларны сурәтли белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү.

Син кайда яшисең? Мин Татарстанда яшим. Син нинди районда, шәһәрдә(авылда) яшисең?

Татарстанда Идел <...> елгалары бар.

Татарстанда аю, бүре <...> яши.Миңа куян ошый. Ул тиз йөгерә, матур.

Нинди транспортта барасың? Автобуста барам.

Туган як,  аз, Идел, Нократ, Ык, Агыйдел,Чулман, йорт, буенда, янында, күңелле.

Кибеттә

5 сәг.

Киемнәрнең исемнәрен, аларны сатып ала, бәяләрен сорый белү.

Бер-береңнең киеменә компли-мент әйтә белү. Ашамлыклар сатып ала белү.

Бу нинди кибет? Кибеттә нәрсәләр бар? Сания тун кия. Ничә сум тора?

Гөлшат, син бүген бик матур. Сиңа бу күлмәк бик килешә. Миңа 2 кг ярма бирегез әле. Ипи йомшакмы?

Сөт, тоз, үлчи, он, акча, калфак, түбәтәй, сарафан, тун, кия, ошый, сата, сатып ала, ерак, якын.

Җәй

2 сәг.

Җәй көне турында сөйли белү.

Каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү. Сабантуйда катнашу турында сөйләшү.

     Менә ямьле җәй җитте. Җәй көне көн жылы, кояшлы, рәхәт. Кояш кыздыра, урамда эссе. Син җәй көне кая барасың? Мин авылга кайтам. Оля, син сабантуйга барасыңмы? Сабантуйда нинди уеннар була? Чүлмәк ваталар, көрәшәләр, баганага менәләр.

Ямьле, кыздыра, күбәләк, эссе, җәйге, түгәрәк, ерак, болын, ошый, балан, күбәләк, су керә, кызына, баганага менә, уен,чүлмәк, көрәшә.

2 сыйныф.    Әдәби уку . Календарь - тематик план

  Дәрес  темасы

Үткәрү вакыты

Без мәктәпкә барабыз (4  сәгать)

1

БСҮ "Беренче сентябрь" тексты.

2

Х.Гарданов “ Исәнмесез ,иптәшләр! “ шигыре.

3

“Очты, очты” уены.

4

Рус халык әкияте “Күмәч”.

Базарда   (3 сәгать)

5

Яшелчәләр.

6

Җиләк – җимешләр.

7

“Базарда” хикәясе.

Мин чисталык яратам (4 сәгать)

8

“Алсу – пөхтә  кыз” хикәясе.

9

БСҮ “Алсу – пөхтә кыз” хикәясен сөйләү.

10

“Марат авырый” хикәясе.

11

“Мин чисталык яратам” темасын кабатлау.

Кыш җитә  (6  сәгать)

12

Кыш айлары, кыш билгеләре.

13

“Кыш килә” хикәясе.

14

Яңа ел бәйрәме.

15

Кышкы табигатьне сурәтләү.

16

“Тауда” хикәясе.

17

“Кыш җитә” темасын кабатлау.

Безнең гаилә  (4 сәгать)

18

“Безнең гаилә” хикәясе.

19

Ш.Маннурның  “Яратам” шигыре.

20

“Айдар бездә кунакта” хикәясе.

21

“Майны кем ашады” хикәясе.

Яз килә (2  сәгать)

22

Ф. Кәримнең “Яз җитә” шигыре.  Яз билгеләре.

23

8 Март – әниләр бәйрәме.

Туган ягым  (4 сәгать)

24

Туган ягым. Татарстан шәһәрләре.

25

“Без шәһәрдә яшибез” хикәясе.

26

“Юлда” тексты.

27

М.Җәлилнең “Әтәч” шигыре.

Кибеттә  (5  сәгать)

28

Киемнәр кибетендә.

29

“Матур киемнәр” хикәясе.

   30

“Ашамлыклар кибете” хикәясе.

31

М.Җәлилнең “Күрсәт әле, үскәнем” җырлы уены.

32

Еллык контроль эш. Уку күнекмәләрен тикшерү.

                                                                                  Җәй (2 сәгать)

33

“Җәй җитте” хикәясе. Б. Рәхмәтнең  “Матур җәй” шигыре. Уку техникасын тикшерү.

34

Без Сабантуйга барабыз.

Эш төрләренең күләме һәм бәяләү нормалары

        1.Тыңлап аңлау:   0,5 - 1 минут. Тыңлаган татар сөйләмен дөрес аңлап, сөйли алганда “5”ле; аңлап, якынча дөрес сөйли алганда”4”ле; аңлап, өлешчә генә сөйли алганда”3”ле; эчтәлеген тулаем аңламаганда “2”ле куела.

       2.Диалогик сөйләм:   4 реплика. Бирелгән ситуация, өйрәнелгән тема буенча сораулар төзи, җавап бирә, әйтелеш һәм грамматик яктан дөрес диалогик сөйләм төзегәндә “5”ле; әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2 – 3 хата җибәрсә “4”ле;  өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә корганда, 4 - 6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә”3”ле; сораулар төзи, җавап бирә алмаганда”2”ле куела.

       3. Монологик сөйләм:  5 фраза. Тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эзлекле булган монологик сөйләм өчен”5”ле;  аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формасында яки җөмлә төзелешендә 2 - 3 хатасы булган монологик сөйләмгә”4”ле; тема буенча эзлекле төзелмәгән, 4 - 6 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3”ле; монологик сөйләм төзи алмаганда”2”ле куела.

        4. Уку: бирелгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда”5”ле; әмма тупас булмаган 2 - 3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) укыганда”4”ле куела; эчтәлекне өлешчә аңлап, 4 - 6 орфоэпик хата белән, һәм уку тизлеге акрын булганда”3”ле; аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлеге акрын булганда”2”ле куела.   Уку тизлеге нормасы: 25-35 сүз.

      Йомгаклау билгесе чирек һәм ел ахырында куела. Ул, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен,  әдәби телдә аралаша алу осталыгын  исәпкә алып куелырга тиеш.

МӘГЪЛҮМАТ ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ЧЫГАНАКЛАРЫ

УМК

Укытучы өчен методик

әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

1. Р.З.Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова “Күңелле  татар теле”. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең

 2 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге.  Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013 нче ел.

2. Кассеталар, таблицалар,  татар язучыларының портретлары, аудио-аппаратура һ. б.

3. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар , Казан: Татар китап нәшрияты, 2011. Төзүчеләр: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева (программа федераль дәүләт белем стандартларына (ФГОС) нигезләнеп төзелгән)  

1. Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә. Гыйниятуллина, Г.И. Газизуллина “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту”, 2 нче сыйныф, Казан, “Татармультфильм” нәшрияты,  2013 нче ел.

2. Р.З. Хәйдарова, Л. А. Гиниятуллина “Книга для родителей” Казан:Татармультфильм, 2012

1. Ф.С.Сафиуллина “Базовый татарско-русский и русско-татарский словарь для школьников” Казань, ТАРИХ, 2012ел.

3. Программа буенча каралган язучыларның әсәрләре.

4. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева “Татар теле таблицаларда” (рус телле укучылар өчен),  Яр Чаллы, 2005 ел

Электрон ресурслар:

http://edu.tatar.ru/

http://www.suzltk.ru/

http://www.mtss.ru/corse/

http://Kitap.net.ru/

http://tatar.com.ru/

http://mon.tatar.ru/

сайт МО и НРТ


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по чтению и развитию речи для 8 класса (программа 8 вида) по учебнику А.К. Аксеновой.

Рабочая программа курса чтения и развития речи в 8 классе 8 вида составлена на основе программы для специальных (коррекционных) общеобразовательных учреждений 8 вида 5-9 классов под редакцией В....

Рабочая программа по чтению и развитию речи для 9 класса (программа 8 вида) по учебнику А.К. Аксеновой.

Рабочая программа курса чтения и развития речи в 9 классе 8 вида составлена на основе программы для специальных (коррекционных) общеобразовательных учреждений 8 вида 5-9 классов под редакцией В.В. Вор...

Рабочая программа по чтению и развитию речи для 5 класса обучающихся по адаптированной основной общеобразовательной программе основного общего образования для умственно отсталых детей

Рабочая программа по  чтению и развитию речи  для  5  класса обучающихся по адаптированной основной общеобразовательной программе основного общего образования для умственно отсталы...

Рабочая программа по чтению (литературному чтению) 5 «В» класс на 2019-2020 учебный год

Рабочая программа по чтению (литературному чтению) 5 «В» класс на 2019-2020 учебный год...

Рабочая программа по чтению (литературное чтение) 6 «в» класс 2019-2020 учебный год

Рабочая программа по чтению (литературное чтение) 6 «в» класс 2019-2020 учебный год...

Адаптированная рабочая программа предмета «Чтение (Литературное чтение)» для 6 класса

Планируемые результаты изучения предмета «Чтение (Литературное чтение)»Базовый уровеньУченик научится:- читать вслух осознанно, правильно, выразительно;- читать «про себя»;- вы...