Татар әдәбиятыннан арадаш аттестация эше.
учебно-методический материал (5 класс) на тему

Сабирова Халида Гарифзяновна

5 нче сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан арадаш аттестация эше

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар әдәбиятыннан арадаш аттестация эше

5 нче класс

Әдәбият теориясе.

1. Әкият жанрының дөрес аңлатмасын билгелә:

а) Халык авыз иҗатының уйдырмага нигезләнгән, тылсымлы, маҗаралы яисә көнкүреш характерындагы эпик сәнгать әсәре;

ә)  Халык авыз иҗаты һәм әдәби жанрларның үзенчәлекләрен берләштергән әсәр;

б) Тормыштагы гыйбрәтле яки кимчелекле күренешләрне сурәтләүче әсәр.

2.  Әкиятләр эчтәлеккә карап, ничә төргә бүленә?

а) 3;     ә)  4;   б)  2.

3. Әкиятләрнең төзелеше дөрес бирелгән вариантны тап:

а) Башлам, төенләнеш,финал, кульминация,бетем;

ә) Башлам, төенләнеш, вакыйгалар үсеше, кульминация, финал, бетем;

б)  Башлам, төенләнеш, вакыйгалар үсеше, кульминация, бетем;

4. Пейзаж  төшенчәсе нәрсәне аңлата?

а) Әдәби әсәрдә геройның тышкы кыяфәте, йөзе, фигурасы, гәүдә торышы;

ә) Әдәби әсәрдә сурәтләнгән табигать, авыл һәм шәһәр күренешләре;

б) Әдәби әсәрдә характерларның, идеяләрнең кискен бәрелеше.

5. Портрет  төшенчәсе нәрсәне аңлата?

а) Әдәби әсәрдә геройның тышкы кыяфәте, йөзе, фигурасы, гәүдә торышы;

ә) Әдәби әсәрдә сурәтләнгән табигать, авыл һәм шәһәр күренешләре;

б) Әдәби әсәрдә характерларның, идеяләрнең кискен бәрелеше.

6. “Ак байтал” әкияте  нинди әкият төренә керә?

а) Хайваннар һәм кошлар турында әкият;

ә) Тормыш-көнкүреш әкияте;

б) Тылсымлы әкият.

Әдәби әсәрләр һәм язучылар иҗаты.

1.”Белем алыйм дисәң ничаклы,

    Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны”, - дигән шигъри юлларны кем язган?

  а) Кол Гали;   ә) Габдулла Тукай;    б) Нәҗип Мадъяров.

2. Дәреслектә бирелгән картиналарның кайсысында иген басуы күренә?

а) И.Шишкин “Яңгыр алдыннан”;

ә) И.Левитан “Июньнең бер көне”;

б) И.Остроухов “Алтын көз”.

3. Габдулла Тукай яшәгән елларны яз:

а) 1886-1913;    ә) 1887-1913;    б) 1889-1915;

4.  Габдулла Тукайның “Су анасы” әсәре буенча нинди балет язылган?

а) “Шүрәле”;    ә) “Алтын тарак”;      б) “Су анасы”;

5. “Сандугачка каршыга биргән җавабында бала:

    “Юк сөекле Сандугачым, уйнасам,дәрсем кала...”

Әлеге юллар кайсы әсәрдән алынган?

а) А.Алиш “Килделәр”;

ә) Ш.Галиев “Эш кушып булмый”;

б) Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

6. Муса Җәлил язган әсәрне билгеләгез:

а) “Колын”;    ә) “Кыр казы”;     б)  “Алтынчәч”.

7. Муса Җәлилгә багышланган “Хөкем алдыннын” картинасын кем иҗат иткән?

а) Харис Якупов;   ә) Бакый Урманче;   б) Лотфулла Фәттахов.

8. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган язучы:

а) Муса Җәлил;      ә) Абдулла Алиш;       б) Сибгат Хәким.

9. Фәнис Яруллинның “Зәңгәр күлдә ай коена” әсәрендә Ай нилектән суга баткан?

а) Көчле җилдән;

ә) Бака ефәгенә уралганлыктан;

б) Дулкыннар кагып.

10. Каюм Насыйри кайчан һәм кайда туган?

а) 1825 нче елда;      ә) 1835 нче елда;    б) 1886 нчы елда.

ә) Оренбург өлкәсе Мостафа авылында;

б) Яшел Үзән районы Югары Шырдан авылында;

б) Бишбүләк районы Ает авылында.

11. Кайсы әсәрдә Бөек Ватан сугышы сурәтләнә?

а) С.Хәким “Колын”;

ә) Н.Дәүли “Бәхет кайда була?”;

б) Ф.Хөсни “Чыбыркы”.

12. Кеше күңеленең матурлыгы турында кайсы әсәрдә языла?

а) Н.Дәүли “Кар нинди җылы...”;

ә) Ф.Кәрим “Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл”;

б) Фәнис Яруллин “Зәңгәр күлдә ай коена”.

13. Ф.Хөснинең “Чыбыркы” хикәясендәге геройның исеме ничсек?

а) Алмаз;      ә) Наил;     б) Рәшит.  

14. Н.Дәүлинең “Бәхет кайда була?” шигырендәге геройларның исемнәре ничек?

а)  Галимҗан белән Ильяс;   ә) Галимҗан белән Илдус;   б) Гарифҗан белән Индус.

15. “Халык - зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”, - дигән сүзләрне кем әйткән?

а) Габдулла Тукай;             ә) Ибраһим Гази;        б)  Каюм Насыйри.

16. Язучы Фоат Садриев хикәясендә тургай ни дип җырлый?

а) Җылы якларда рәхәт һәм күңелле;

ә) Яз нинди матур!

б) Аһ, нинди татлы, нинди газиз ул туган җир!

17.  “Нурлы кояш, тулган ай һәм унбер йолдыз

        Шул төшемдә сәҗдә кылды миңа төп-төз.”

Әлеге юллар кайсы әсәрдән алынган?

а) Кол Гали “Кыйссаи Йосыф”;

ә) Каюм Насыйри “Патша белән карт”;

б) Мөхәммәдьр “Нуры содур”.

18. “Белем алу – энә белән кое казу” дигән мәкальнең эчтәлеге кайсы әсәргә туры килә?

а) К.Насыйри “Әбүгалисина”;

ә) Кол Гали “Кыйссаи Йосыф”;

б) Ф.Хөсни “Чыбыркы”.

19. Илгиз һәм Гариф кайсы әсәр геройлары?

а) Н.Дәүли “Кар нинди җылы...”;

ә) Ш.Галиев “Эш кушып булмый”;

б) Ф.Хөсни “Чыбыркы”.

20. Түбәндәге әсәрләрне кайсы язучылар иҗат иткән?

а) “Кызыл ромашка”;              а) Фатих Кәрим;

ә)   “Шүрәле”;                           ә) Каюм Насыйри;

б)    “Бай һәм хезмәтче”           б) Габдулла Тукай;

в)   “Кыр казы” .                         в) Муса Җәлил.

Мәкальләрне дәвам итәргә.

  1. Китап - ...
  2. Китапсыз көн - ...
  3. Күп укысаң, ...
  4. Кем эшләми,...
  5. Эше барның - ...
  6. Тирләп эшләсәң, ....
  7. Теле барның, ...


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8нче сыйныфларның татар төркемнәрендә татар әдәбиятыннан арадаш аттестация өчен контроль тестлар

8 нче сыйныфларның татар төркемнәрендә  татар әдәбиятыннан еллык контроль тесты.1. Кем ул Габдулла Тукай?А. РәссамӘ.ШагыйрьБ. ҖырчыВ. Гармунчы2. “Беренче театр”дагы Хәмзә бай:А. Иске фикерлеӘ.Фик...

6нчы сыйныф (рус төркемнәре) өчен татар әдәбиятыннан арадаш аттестация сораулары

1.     Хаталарны төзәт.       Гәрәй Рәхим-рәссам, Муса Җәлил –язучы,Габдулла Тукай- язучы,Һади Такташ- шагыйрь, Сара Садыкова- җырчы,Бакый Урманче- ко...

8нче сыйныф татар төркеме арадаш аттестация өчен КИМ

Арадаш аттестация өчен тест биремнәре, текст өстендә эшләү....

2сыйныф өчен татар әдәбиятыннан арадаш аттестация сораулары

Материал для учителей татарского языка и литературы, работающих во 2 классе. Помощь при подготовке к промежуточной аттестации...

5 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан арадаш аттестация сораулары

Материал для учителей татарского языка и литературы, работающих во 5 классе. Помощь при подготовке к промежуточной аттестации...

11 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан арадаш аттестация эше

Арадаш аттестация эше Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Татар урта мәктәпләре өчен  әдәбият программалары” ( 5-11 нче сыйныфлар. Казан “Мә...

5 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән арадаш аттестация эше (грамматик биремле диктант)

5 нче сыйныф укучылары өчентатар теленнән арадаш аттестация эше (грамматик биремле диктант)...