11 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан арадаш аттестация эше
тест (11 класс) на тему

Нигъмәтуллова Рәмзия Нурмөхәмәтовна

Арадаш аттестация эше Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Татар урта мәктәпләре өчен  әдәбият программалары” ( 5-11 нче сыйныфлар. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2010),ндагы  бирелгəн талəплəргə нигезлəнеп,  11 нче сыйныф укучылары үзлəштерергə тиешле белем һəм күнекмəлəрне истə тотып тɵзелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_dbiyatynnan_aradash_attestaoiya_eshe.docx21.2 КБ

Предварительный просмотр:

11 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан арадаш аттестация эше

Аӊлатма язуы.

Арадаш аттестация эше Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Татар урта мәктәпләре өчен  әдәбият программалары” ( 5-11 нче сыйныфлар. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2010),ндагы  бирелгəн талəплəргə нигезлəнеп,  11 нче сыйныф укучылары үзлəштерергə тиешле белем һəм күнекмəлəрне истə тотып тɵзелде.

Максат:  укучыларныӊ ел дәвамында татар әдәбияты буенча алган белем – күнекмəлəр дəрəҗəсен тикшерү.

Бурычлар:

- әдәби чорны аеру, шул чорда яшәгән язучы, аларның әсәрләрен дөрес билгели алу;

  • әдәби терминнарны аеру;
  • язучы һәм аларның әсәрләрен таный алу;
  • бирелгән өзекләрнең кайсы әсәрдән булуын билгеләү;
  • әдәбиятта төп темаларны билгели алу.

Арадаш аттестация эше тест формасында I вариантта тәкъдим ителде. Тест үз эченә барлыгы 22 сорауны ала. Эшне башкару вакыты - 45 минут.

Бəялəү критерийлары.

Һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә. Укучы җыярга мөмкин булган иң югары балл –20 балл

90 -100% башкарылган эш –“5”      (20-22 балл)

70-85% башкарылган эш –“4”         (16-19 балл)

40-68% башкарылган эш –“3”         (9-15 балл)

36% тан түбән башкарылган эш –“2” (0-8 балл)

Дөрес җаваплар:

1.  Төркия -  “Казан”

     Берлин -      “Яңа милли юл”                                              

    Финляндия -     “Ак юл”                                        

    Кытай -  “Милли байрак”

                                                 11 - в

2 –  а                                        12 - а

3 –  б                                        13 - б

4 –  в                                        14 - б

5 –  б                                        15 - а

6 –  а                                        16 - а

7 –  а                                        17 - а                                    

8 –  б                                       18 -  а,б,в

9 –  а                                       19 – а,б,в

10 - б                                       20 – а

                                                21 –а,б,в

                                                22 – а,б

Тест

1. Чит илләрдә чыккан газета-журналларны  илләр белән туры китер.

Төркия-                                                    “Казан”

Берлин -                                                    “Ак юл”

Финляндия -                                             “Яңа милли юл”

Кытай -                                                     “Милли байрак”

2. Совет хакимияте урнашу вакытындагы вәхшилекләр, дин һәм шәхес иреген кысулар, руслаштыруның аяныч фаҗигале нәтиҗәләре кайсы язучының иҗатында зур осталык белән тасвирланды?

а) Г. Исхакый

б) Н.Исәнбәт

в) М.Җәлил

3. “Инде көз булды, Гөлсем туташ, көз; һәр агачның җимеше пеште, миләшнеке-миләшчә, алманыкы – алмача!”. Бу сүзләр кайсы язучының нинди әсәреннән?

а) Ә.Еники “Матурлык”

б) Г.Исхакый “Көз”

в) М.Мәһдиев “кеше китә- җыры кала”.

4.30 нчы еллар әдәбиятында гражданнар сугышы тематикасы кайсы әсәрдә көчле чагылыш таба?

а) М.Гәләү “Мөһаҗирләр”

б) М.Җәлил “Алтынчәч”

в) Г.Бәширов “Сиваш”

5. Җанлы кешене, аның рухи дөньясын исәп-хисап, хезмәт лозунглары белән алыштыру, өстән төшкән күрсәтмәләрне тиредән чыгып үтәү, ислам динен, муллаларны, зыялы кешеләрне халыкның иң әшәке, кыйналырга тиешле явызлары дәрәҗәсенә төшерү ничәнче еллар әдәбиятының кайсы бүлегенең төп җитешсезлеге?

а) 40-50 нче еллар әдәбиятының прозасы

б) 30 нчы еллар поэзиясе

в) хәзерге татар әдәбияты драматургиясе

6. Кайсы иҗат методы  әдәбиятны тар кысага салып, аның төп үзенчәлегеннән- шартлылыктан, төрлелектән, эзләнүләр алып барудан мәхрүм итте?

а) социалистик реализм

в) романтизм

в) модернизм

7.Олы язмышларны сурәтләгән, ил-халык тормышы белән бәйле мәсьәләләр күтәргән, кешелекнең якты хыялларына тугрылык саклаган геройларны олылаган трагедия?

а) “Идегәй”

б) “Таһир- Зөһрә”

в) “Спартак”

8.Сугыш вакытында иҗат ителгән әсәрләрдә нинди жанр өстенлек итә?

а) роман

б) хикәя

в) нәсер

9. Хәсән Туфанның язмышында аянычлы роль уйнаган, аның "халык дошманы” дип кулга алынуының сәбәпчесе булган әсәр.

а) “Ант”

б) “Агыла да болыт агыла”

в) “Каеннар сары иде”

10. Әкияттәге серле йомгак булып,

Җырым калды сүтелеп юлымда,

Сез табарсыз килеп шушы эздән

Мине соңгы йөрәк җырымда.... Бу шигъри юллар кайсы шагыйрьнеке?

а) Ф.Кәрим

б) М.Җәлил

в) Х.Туфан

11. Бу өзек кайсы әсәрдән?
“Караңгы төндә каршы очраган эшелонның вагон эченә сөялеп, ялгызы гына моңаеп җырлаган кыз исә чыннан да бу егетнең сөйгәне Таһирә иде...”

а) “Бала” хикәясе

б) “Мәк чәчәге” нәсере

в) “Кем җырлады?”
12. Бу өзек кайсы әсәрдән?
- Әнкәй, син шушы көйне ярата идең бит! – диде Бәдретдин һәм “Салкын чишмә”не уйный башлады...

а) “Матурлык” хикәясе

б) “Бер генә сәгатькә” хикәясе

в) “Ялгыз каз” хикәясе

13. Татарстанда нефтьнең яңа, зур катламнары ачылган, үзләштерелгән елларны сурәтләгән зур күләмле әсәр?

а) “Сызгыра торган уклар”

б) “Хәзинә”

в) “Әтәч менгән читәнгә”

14. Көнчелек, байлык артыннан куып, кешеләрнең бер-берсенә ихтирамы югалу, мәхәббәтнең кадере китү, мал җыю, олыларга, үткәннәргә хөрмәт югалу темасы кайсы әсәрдә чагылыш таба?

а) “Хәзинә” романы

б) “Әтәч менгән читәнгә” повесте

в) “Җомга көн кич белән” повесте

15. Милләтнең яшәеше һәм киләчәге авыл белән бәйле, ди автор, авылның милләт сакчысы икәнлегенә басым ясый. Авыл тормышын оста сурәтләүче, бөтен нечкәлекләрен белеп тасвирлаучы язучы

а) М.Мәһдиев

б) Ә. Еники

в) Г.Ахунов

16. Кайсы әсәре өчен Т.Миңнуллин М.Җәлил исемендәге дәүләт бүләгенә лаек була?

а) “Үзебез сайлаган язмыш”

б) Әниләр һәм бәбиләр”

в) “Моңлы бер җыр”

17. Т.Миңнуллинның кайсы әсәрен “моңсу комедия”дип атарга була?

а) “Әлдермештән Әлмәндәр”

б) “Без китәбез, сез каласыз”

в) “Гөргөри кияүләре”

18.Хәзерге әдәбиятта нинди темалар аеруча актуаль?

а) милли бәйсезлек, совет чорын фаш итү

б) кеше күңелендә барган давыллы кичерешләргә, рухи ориентир эзләүләргә

в) үткән мираска һәм дингә мөнәсәбәт, җәмгыятьнең һәм милләтнең үсешендә ата-ананың роле, туган телебезне, мәдәниятебезне үстерү ысуллары...

19. Шигърияттә  нинди темалар яктыртыла?

а) милли азатлык

б) татар теле, дине, гореф-гадәтләре, әхлак кагыйдәләре

в) татар халкының ачы язмышы, олы язмышлы тарихи шәхесләр.

20 “Нюанслар иле” исемле шигырьләр көлтәсе белән әдәбиятка килеп кергән шагыйрь?

а) Р.Фәйзуллин

б) Ренат Харис

в) М.Әгъләмов

21. Кайсы романнарда тоталитар системаның шәхесне изүе, физик һәм әхлак ягыннан мәсхәрәләве темасы дөреслек белән чагылдырылды?

а) И.Салахов “Колыма хикәяләре”

б) А.Гыйләҗев “Йәгез, бер дога”

в) Г.Тавлин “Афәт”

22. Тарихи романнар авторлары?

а) Р.Батулла

б) Ф.Латыйфи

в) М.Хәсәнов


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан "А.Алиш "Нечкәбил" темасына дәрес планы

Тема :  Абдулла  Алиш  “Нечкәбил”Максат :       1)    әкиятне  укып, эчтәлеген  үзләштерү...

5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан "А.Алиш "Нечкәбил" темасына дәрес планы

Тема :  Абдулла  Алиш  “Нечкәбил”Максат :       1)    әкиятне  укып, эчтәлеген  үзләштерү...

8нче сыйныфларның татар төркемнәрендә татар әдәбиятыннан арадаш аттестация өчен контроль тестлар

8 нче сыйныфларның татар төркемнәрендә  татар әдәбиятыннан еллык контроль тесты.1. Кем ул Габдулла Тукай?А. РәссамӘ.ШагыйрьБ. ҖырчыВ. Гармунчы2. “Беренче театр”дагы Хәмзә бай:А. Иске фикерлеӘ.Фик...

6нчы сыйныф (рус төркемнәре) өчен татар әдәбиятыннан арадаш аттестация сораулары

1.     Хаталарны төзәт.       Гәрәй Рәхим-рәссам, Муса Җәлил –язучы,Габдулла Тукай- язучы,Һади Такташ- шагыйрь, Сара Садыкова- җырчы,Бакый Урманче- ко...

2сыйныф өчен татар әдәбиятыннан арадаш аттестация сораулары

Материал для учителей татарского языка и литературы, работающих во 2 классе. Помощь при подготовке к промежуточной аттестации...

5 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан арадаш аттестация сораулары

Материал для учителей татарского языка и литературы, работающих во 5 классе. Помощь при подготовке к промежуточной аттестации...

Татар әдәбиятыннан арадаш аттестация эше.

5 нче сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан арадаш аттестация эше...