Алтын Урда чоры. Сәйф Сараи иҗаты
презентация к уроку (7 класс) на тему

Презентация Сәйф Сараиның "Сөһәйл вә Гөлдерсен" әсәрен анализлау дәресенә төзелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon altyn_urda_chory.ppt311.5 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Алтын Урда чоры әдәбияты

Слайд 4

Сәйф Сараи “Сөһәйл вә Гөлдерсен”

Слайд 5

Дәрес планы: Сарай Бату шәһәре һәм Сәйф Сараи; әдипнең иҗат мирасы; С.Сараиның “Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастанын анализлау.

Слайд 6

С әйф Сараи төрки – татар әдәбиятын, аеруча шиг ъриятне үстерүгә , язма телне камилләштерүгә үзеннән зур өлеш кертә. Галимнәр аның әсәрләрен XIV йөз төрки әдәбиятының “ иң гүзәл үрнәкләре”ннән саныйлар.

Слайд 7

Аерым мәг ъ лүматларга таянып, Сәйф Сараиның туган елы 1321 ел дип фараз кылына. 1396 елда ул вафат була.

Слайд 8

Әдипнең иҗат мирасы

Слайд 9

“ Китабы Гөлестан бит-төрки” Кул ъ язмасы Голландиянең Лейден университеты китапханәсендә саклана.

Слайд 10

“ Ядгярнамә” 1960 елларда Үзбәкстанның Коканд районында табылган. Аны китап иясенең XVIII гасырда яшәгән ерак бабасына Гарәбстанга хаҗ сәфәренә барганда бер сәүдәгәр бүләк иткән. ”Ядгярнамә”нең 4-12 битләрен С.Сараиның өч робагые,ике икеюллыгы һәм “ Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастаны алып тора. Әсәр 1394 елда языла.

Слайд 11

Бу язма бер хыял җимеше түгелдер, Ике гашыйк турында,булган эш бер. Булыр бу сүзләрем тарихка ядкар ь, Аларның ялганы юк, бар да хаклар.

Слайд 12

Чиләбе өлкәсендәге мәшһүр “Тимерлан манарасы” янында уздырылган археологик тикшеренүләр дә манара төбендә хатын – кыз күмелгәнлеген раслый.

Слайд 13

Әсәрнең темасы

Слайд 14

Мәхәббәткә дан җырлау

Слайд 15

Әсәрнең сю ж ет сызыклары

Слайд 16

Аксак Тимернең Үргәнечкә һөҗүм итүе, кансызлыгы; Сөһәйлнең тоткынлыкка эләгүе; Гөлдерсеннең Сөһәйлне күрүе, ошатуы; Гөлдерсен белән Сөһәйлнең качуы; Гөлдерсен һәм Сөһәйлнең үлеме.

Слайд 17

Сөһәйл һәм Гөлдерсенне сурәтләгәндә автор нинди алымнар куллана ?

Слайд 18

Сөһәйл бик чибәр. Каһарманның исеме дә зур мәг ъ нәгә ия. Аның исеме күктәге якты йолдызларның берсенең Шәрыктагы атамасы. Автор егетне гөл белән тиңли.

Слайд 19

Гөлдерсен – гөл кебек матур дигәнне аңлата. Кыз шундый гүзәл ки. Хәтта аның сыйфатларын әйтергә телең әйләнмәс. Ул сокландыргыч, гүзәл, ай кебек. Фарсы поэзиясендә хатын- кызлардагы гадәттән тыш матурлыкны пәри образы аркылы бирү таралган.

Слайд 20

Кыз әйләнде бу батыр яш ь тирәли, Җир әйләнгән кебек Кояш тирәли.

Слайд 21

Дөнья фәнендә Җирнең Кояш тирәсендә әйләнүен Николай Коперникка һәм Джордано Брунога нисбәт итәләр. Әмма галәмдәге бу күренеш Шәрык дөньясында күптәннән мәгълүм була. С. Сараи әйткән бу фикер фәнни фикер буларак түгел, ә гаҗәеп көчле поэтик образ буларак кулланылган. Н. Коперник С. Сараидан 150 ел соңрак яшәгән. Аны үлем җәзасы белән янап, бөтен халык алдында үз фикерләреннән ваз кичәргә мәҗбүр итәләр. Ул ваз кичә. Әмма соңыннан әйтеп куя, “барыбер Җир Кояш тирәли әйләнә”, - ди. Ә 200 елдан соң Бруноны учакта яндырылар.

Слайд 22

Әсәрдә гуманлылыкны нәрсәдә күрәбез?

Слайд 23

Гуманизм - Кешелеклелек, кешеләргә һәм аның эшенә яратып, үз итеп карау; Кеше сөючелек.

Слайд 24

Нәтиҗә Ызгыш-талаш табигый күренеш түгел, кешеләр, халыклар арасында дуслык, татулык мөнәсәбәтләре урнаштырыга мөмкин; Хатын – кызларны зурларга, аларга хөрмәт белән карарга чакыра; Мәхәббәт хисенең кешене дә , яшәешне үзгәртү , камилләштерү көченә ия булуын күрсәтә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әмирхан Еникинең сугыш чоры хикәяләренең үзенчәлеге.

Анализ рассказов о войне Амирхана Еники о войне....

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты

.           Муса Җәлилнең туган илгә тугрылык белән сугарылган шигырьләрен...

Урта гасырның чәчәк ату чоры

Урта гасырның чәчәк ату чоры темасы буенча 6 класс өчен тарихтан контроль эш тексты. Биремнәр 2 вариантта...

Сугыш чоры балалары

Презентация...

Текст произведения С.Сараи "Сөһәйл вә Гөлдерсен" на татарском языке

Төрек-татар әдәбиятының төп вәкиле буларак, Сәйф Сараиның иҗаты рус мәктәбенең тугызынчы сыйныфында өйрәнелә. Биредә аның "Сөһәйл вә Гөлдерсен" әсәре урнаштырыла. Дистанцион уку вакытында әс...

Текст произведения С.Сараи "Сөһәйл вә Гөлдерсен" на русском языке

Сәйф Сараиның иҗаты, төрек-татар әдәбиятының төп вәкиле буларак,  рус мәктәбенең тугызынчы сыйныфында өйрәнелә. Биредә аның  "Сөһәйл вә Гөлдерсен" әсәре урнаштырыла. Рус телле укуч...

Сибирская саранка

Текст для проверки понимания в формате международных исследований PIRLS....