“Муса Җәлил әсәрләренең әһәмияте”
учебно-методический материал (9 класс) на тему

Шакирова Дильбар Сагитовна

Үлем куркынычы астында да Туган иленә, халкына тугрылыклы булып калган Муса Җәлил үзенең батырлыгы белән генә түгел, ә каләме белән дә фашизмга каршы аяусыз көрәшкән. Фашизмга каршы көрәштә катнашу - Муса Җәлилгә иҗат өчен бик күп материал бирә. Кыска гына вакыт эчендә ул дистәләрчә шигырьләр язарга өлгерә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл musa_zhlil_srlrenen_hmiyate.docx24.56 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Тау Иле урта гомуми белем мәктәбе”

Степанова Лидия Иван кызы

9нчы сыйныф укучысы

“Муса Җәлил әсәрләренең әһәмияте”

Укытучысы: Шакирова Дилбәр Сәгыйть кызы

Эчтәлек

I. Кереш ____________________________________________________3

II.Төп өлеш:

- шагыйрьнең балалар әдәбиятындагы эшчәнлеге __________________4-5

- Муса Җәлил – солдат, герой шагыйрь___________________________6-7

III.Йомгак___________________________________________________8

IV.Кулланылган әдәбият исемлеге_______________________________ 9

Кереш

    Фәнни эшемнең темасын: “Муса Җәлил әсәрләренең әһәмияте” дип атадым.

     Тематика һәм проблематика буенча да, сәнгатьлелек ягыннан да М.Җәлил шигърияте күптармаклы һәм бай. Язучы аерым бер тема яки тормыш материалы, бер характердагы геройлар белән генә эш йөртми. Монда аның иҗат принциплары торган саен ачыклана.

     Эш барышында мин үземә шундый максатлар куйдым: М. Җәлилнең тормыш юлы,  иҗаты белән танышу, аның турындагы язмаларны эзләү. Һәм шундый нәтиҗәләргә килдем: М. Җәлил − татар әдәбиятында әйдәп баручы шагыйрь. Ул татар шигърияте  түрендә иң якты янган йолдызларның иң зурысы. Аның иҗат җимешләре һәм андагы рухи яктылык − безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән.

      Муса Җәлил поэзиясе тау елгасы кебек көчле һәм ярсу да, кырыс һәм шаян да, дәртле һәм сагышлы да.

      Бу эшнең актуальлеге шунда, буыннан-буынга күчә торган Тарих вакытлар узу белән һич тә әһәмиятен югалтмый, киресенчә, аның кыйммәте арта гына. Моның шулай булуы әдәби әсәрләр мисалында тагын бер кат исбатлана, безнең әти-әниләребез нәкъ менә шушы әдипләрнең әсәрләрен укып, өйрәнеп үскәннәр, без дә әдәбият дәресләрендә аларның тормыш һәм иҗатларын өйрәнәбез, әсәрләренә сокланабыз, алар белән горурланабыз.

Төп өлеш

Шагыйрьнең балалар әдәбиятындагы эшчәнлеге

      М.Җәлил балалар әдәбиятында эшчәнлеген берничә юнәлештә алып бара. Ул- балалар шагыйре, тәрҗемәче, балалар матбугатын оештыруда башлап йөрүче, мәктәп программасы һәм дәреслекләрнең торышын, балалар әдәбиятының үсеш перспективаларын билгеләүче рецензияләр һәм мәкаләләр авторы.

      М. Җәлил балалар өчен 20-30нчы елларда актив яза, хәтта иҗаты бу еллар балалар әдәбиятының үсеш юнәлешен билгели дияргә дә мөмкин. Әлбәттә, илдә барган үзгәрешләрнең асылы, иске белән яңа, яңа тормыш проблемалары шагыйрь иҗатында зур урын ала. Бу хәл беркадәр схематик  характердагы әсәрләр язылуга сәбәп була. Социаль каршылыклар, атеистик тәрбия, пионер, комсомол эшләренең торышы аларда киң планда яктыртыла: “Изге җимеш”, “Чаңгы шуганда”, “Чаңгы эзе”һ.б.

     М. Җәлилнең туган як табигате, аны саклау, кош-кортка һәм хайваннарга мәхәббәт темалары да чор рухы һәм патриотизм белән үрелеп китә.

    Шагыйрьнең иҗатында шулай ук ирекле хезмәт, тырыш бала образы, күмәклек темалары зур пафос белән, бизәкләргә төреп яктыртыла: “Бакчачы”, “Әйдәгез дуслар”, “Болында” кебек шигырьләрдә хезмәтнең тормыштагы урыны, бала тәрбияләүдәге роле күрсәтелә. Хезмәт сөюче балага, ирекле күмәк хезмәткә дан җырлана.

     30 нчы  елларда  ук  шагыйрьнең “Йолдызлар”, “Батыр егет турында җыр”, “Беренче дәрес”, “Маэмай” һ.б. шигырьләрендә уку, белем, тәрбия мәсьәләләре белән бердәй дәрәҗәдә кыю, батыр бала образы һәм фашизмга нәфрәт чагылыш таба.

     М.Җәлилнең юмористик рухтагы  шигырьләре - “Карак песи”, “Ишек төбендә”, “Чаңгы шуганда” һ.б. баланың күңел дөньясын аңлап язылган. Нәни геройлар шаян, кыю, шул ук вакытта тәҗрибәсез, аларның садәлеге күңелдә матур хис калдыра.

     Шагыйрь, башка бик күп авторлар кебек үк, фольклорга карата булган мөнәсәбәте белән аерылып тора. Ул халык авыз иҗатын өйрәнергә чакыра, әсәрләрендә һәм җырларында – “Бишек җыры”, “Тилгән”, “Бишек янында”, “Балыкчы әкияте”, “Куян”һ.б- уен такмазаларыннан  һәм әкият  жанрынннан уңышлы файдалана.

       М. Җәлилнең иҗатында Йолдыз, Корыч, Сандугач, Чишмә, Чәчәк образлары белән еш очрашырга мөмкин. Шигъриятендә ул шулай ук чагыштыру, гипербола, эпитет, һәм күчерелмә мәгънәдәге сүзләргә дә еш мөрәҗәгать итә, тәрбия бирүнең яңа кызыклы формаларын табарга омтыла.

   

Муса Җәлил – солдат, герой шагыйрь

         Үлем куркынычы астында да Туган иленә, халкына тугрылыклы булып калган М.Җәлил үзенең батырлыгы белән генә түгел, ә каләме белән дә фашизмга каршы аяусыз көрәшкән. Фашизмга каршы көрәштә катнашу - Муса Җәлилгә иҗат өчен бик күп материал бирә. Кыска гына вакыт эчендә ул дистәләрчә шигырьләр язарга өлгерә.

     Галимнәр, шагыйрьнең фронт лирикасы иҗатының яңа биеклекләргә күтәрелүен күрсәтте, дип саный.

    Фронттагы шагыйрьне нинди хисләр били соң? Аның өчен, ут астында яшәгәндә, нинди төшенчәләр кадерле?

    “Окоптан хат”, “Каска”, “Госпитальдән”, “Кыз үлеме”, “Тел”, “Европада яз”, “Хуш, акыллым”, “ Тупчы анты”... Бу шигырьләр сугыш елъязмасы дип аталырга да хаклы. Без алар аркылы солдатның яшәү рәвешен күз алдына китерәбез, кичерешләре белән танышабыз.

   “Хуш, акыллым” шигыре шагыйрьнең хатыны Әминәгә багышланган. Монда дошман явын җиңеп кайтырга киткән совет солдатының вәгъдәләре бер-бер артлы тезелә. Көрәш, үлем турында язса да, җанны өтәрлек моңсулык юк. Һәр юлда җиңүгә өмет яшеренгән шикелле. Шагыйрь-солдат ил хакына бирелгән гомер өчен дә үкенмәс кебек.

    “Әйдә, җырым!” шигырендә илгә олы мәхәббәт хисләре йөрткән лирик мин белән очрашабыз:

Җырым, синдә минем гәүдәләнде

 Илне сөйгән йөрәк тибешем.

 Җырым инде антым:

Яшәсәм дә,

Үлсәм дә - тик туган ил өчен!

    Шагыйрь Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме» - сугыш чоры фаҗигасен эченә алган әсәр. Ил һәм шәхес язмышын хәл иткән дәһшәтле чынлыкны, фашистлар китергән фаҗигане автор әкият алымнары аша сурәтләп бирә. Шигырь татар халык әкиятенең матур бер өлгесе булып тора. Ананың кайгы-хәсрәтләре, сөенеч-көенечләре әкият алымнары белән бик тирән мәгънәдә бирелгән. Ана дошманга каршы көрәшкә киткән уллары, аларның билгесез язмышлары өчен борчыла.

Өч баламны очар кош итеп,

Мин очырдым иркен далага.

Әйтсәгезче, зинһар, үз итеп,

Сагыш белән кипкән анага, − дип инәлә ул.

     Күгәрчен һәм җил кебек табигать образлары Анага кайгылы хәбәр җиткерәләр. Өлкән улының хәсрәтеннән Ананың чәчләре агара. Уртанчы улының ачы язмышы тагы да газаплырак булып чыга:

Ауды ана таеп һушыннан,

Парчаланган йөрәк түзмәде.

Елый-елый улы сагышыннан

Сукырайды аның күзләре.

     Аналар өчен бала хәсрәтеннән дә авыррак хәсрәт юк. Ике улын югалткан хәсрәтле Ана соңгы юанычы, өмете − кече улының язмышы өчен борчыла. Ил азатлыгы өчен көрәштән өченче улы җиңүче сыйфатында кайта. Ананың шатлыгына чик-чама юк, алсу байракка күзләрен сөртә − күзе ачыла. Ил шатлыгы белән аның йөрәк ярасы да төзәлә.

    «Ана бәйрәме» халык әкиятләренә ияреп язылган. Ана − җыелма образ, аны хәтта Ватан, Туган ил төшенчәләренең берлеге итеп карап була. «Өч баламны очар кош итеп» дип башланган строфаның шигырьдә берничә җирдә кабатлануы да Ананың сагышын, фаҗигасен, хис-кичерешләрен тирәнрәк аңларга ярдәм итә. «Ана бәйрәме» − шагыйрьнең иҗат табышы.

Йомгак

     М. Җәлил поэзиясе  сокландыргыч. Сугыш темасы, Туган илгә эчкерсез мәхәббәт, фашист илбасарларының явызлыгын сурәтләүдә зур уңышка иреште. Ул - безнең яраткан фронтовик шагыйребез, татар халкының горурлыгы, бөек улы, каһарманы.

    Шагыйрьләр төрле-төрле: күңелләре, кичерешләре төрле, иҗат процессы һәркайсының үзенчә. Халык тормышы турында чуарламыйча, кирәген генә белеп иҗат итүче Җәлил гомере җырга әверелде. Яшәү, Көрәш, Батырлык турындагы мәңгелек җыр ул хәзер! Ул җыр безгә тыныч кына яшәргә, хуш күңелле, битараф булырга ирек бирми; безне янарга, дөрләргә өйрәтә, халыклар бәхете өчен көрәшкә өнди. М. Җәлил үзенең искитмәле сүзләре белән күбрәк җырлар иҗат итте. Аның үз гомере дә җыр булып яңгырады.

           Йомгаклап, шуны әйтәсем килә: безнең яшь буын китап сөюче булып үссен, сүз сәнгате нәфис матурлыкны чагылдыра, канәгатьләнү, ләззәтләнү хисләре уята торган әдәбият буларак кабул итсен, әдәби әсәрләрдәге, шигырьләрдәге матурлыкны күрә белергә өйрәнсен иде.

     М. Җәлилнең тоткынлык чоры- иҗатының яңа этабы, ул аерым игътибарны сорый. “Моабит дәфтәрләре” турыдан – туры балалар әдәбиятына карамаса да, андагы шигырьләр әле озак еллар дәвамында балаларны патриотик рухта тәрбияләү юнәлешендә кулланылалар. Бигрәк тә тәрбия өлкәсендә зур проблемалар хөкем сөргән бүгенге дәвердә.

 Әдәбият исемлеге

Әхмәдуллин А.Г., Ганиева Ф.Ә. Унберьеллык урта мәктәпнең 8нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия.- Казан: Мәгариф,1993

Ганиева Ф.Ә., Гыйләҗев И.Г., Ф.Ф. Исламов. Татар урта гомуми белем мәкт. 6нчы сыйныф өчен дәреслек-хрестоматия

Даутов Р., Нуруллина Н. Совет Татарстаны язучылары: библиографик белешмә.- Казан: Татар. Кит.нәшр.,1986

Ибраһимова Ф.Бәхетле балачак җырчысы//Социалистик Татарстан.-1976

Нуриева А.Х., Хәбибуллина З.Н., Мифтиева Ф.К. Туган тел китабы,Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1989.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Учебный фильм "Рыцарский турнир короля Рене" и "Виртуальный музей средневековой книги. Король Рене. Книга турниров"

Сноска на фильм - "Рыцарский турнир короля Рене"(Примечания - я монтировал фильм в моло распространенной программе Serif, как выяснилось в процессе монтажа, программа практически не работает с к...

Ата-аналар җыелышы. Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмияте.

Тема.  Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмиятеМаксат.    1.Ата-аналарның балалар белән күбрәк аралашуына этәргеч бирү....

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен "ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы" темасына дәрес-конспект.

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен "ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы" темасына дәрес-конспект....

Укучыларның дөньяны танып белүдә һәм милли үзаңны үстерүдә туган телнең әһәмияте

Моё выступление на Первом Всероссийском форуме учителей родных языков в Москве....

Укучыларның дөньяны танып белүдә һәм милли үзаңны үстерүдә туган телнең әһәмияте

Моё выступление на Первом Всероссийском форуме учителей родных языков в Москве....

АЛИШ ӘКИЯТЛӘРЕНЕҢ ТӨП ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ, ТЕЛ –СУРӘТ ЧАРАЛАРЫ, ТӘРБИЯВИ ӘҺӘМИЯТЕ

Әлеге хезмәттә А. Алиш әкиятләрендәге тел-сурәт чараларына игътибар ителә....