Әдәбияттан тестлар
тест на тему

Чирек һәм ел ахырында белемнәрне тикшерү өчен

Скачать:


Предварительный просмотр:

6 нчы сыйныф өчен татар әдәбияты буенча йомгаклау контроль эше

  1. Халык авыз иҗатының иң күп санлы һәм төрлелеге ягыннан да иң бай өлешен хасил итүче төре

А) әкиятләр;               Ә) җырлар;               Б) такмаклар

2. Г. Камалның “Беренче театр” әсәре жанры буенча:

А) комедия;           Ә) трагедия;            Б) драма

3. Әсәр геройларының үз арасында яки әсәрдә тасвирланган кеше образы белән тормыш хәлләре арасында туган каршылык:

А) конфликт;
Ә) сюжет;

Б) спектакль.

4. С. Рәмиев яшәгән еллар:

А) 1880-1936;

Ә) 1880-1926;

Б) 1881- 1926

5. “Тукай” романы авторы дип беләм:

А) Г Ибраһимов;        Ә) И.Гази;         Б) Ә. Фәйзи

6. Х. Туфан шигырьләре дип беләм:

А) “Тик булса иде ирек”, “Кызыл ромашка”;

Ә) “Каеннар сары иде”, “Илдә ниләр бар икән?”

Б) “Гайни”, “Әйбәт тә минем әби”

7. Бу юллар кайсы шигырьдән?

Тышта ниләр бар икән:

Юллар зәңгәр кар микән?

А) С. Рәмиев “Авыл”;
Ә) Х. Туфан “Илдә ниләр бар икән?”

Б) Р. Миңнуллин “Батырлык эшләр идем”.

8. Г. Ибраһимовның әсәре ничек атала?

А) “Кызыл чәчәкләр”;

Ә) “Беренче мөгаллим”;

Б) “Маякчы кызы”

9. “Маякчы кызы” әсәренең төп геройлары:

А) Илсөяр, Мәрдан, Бикмүш;
Ә) Илсөя, Мәннан, Бикмүш;
Б) Илсөяр, Мансур, Бикмүш.

10. Кыска үлчәмгә корылган, уен җырларыннан күчкән, әкиятләрдәгечә серле, хикмәтле итеп  сурәтләнгән бер вакыйга тасвирланган жанр:

А) шигырь;    Ә) баллада;     Б) җыр

11. Ч. Айтматовның “Беренче мөгаллим” әсәрендә Дүшән нинди корылманы мәктәп хәленә китерә?

А) ташландык сарай;

Ә) иске мәчет;
Б) бай йорты

12. “Ак төнбоек”әсәренең төп геройлары:

А) Гадилә, Шөһрәт;

Ә) Гадилә, Шаһбаз;

Б) Гамилә, Шәрәфи
13. Ф. Яруллин шигырендә кемне әйбәт дип яза?

А) әти;    Ә) әби;   Б) бабай

14. М. Мәһдиев яшәгән еллар:

А) 1930 -1995;

Ә) 1931 – 1995;

Б) 1930 – 1996.

15. “Без -41 нче ел балалары” әсәрендәге  геройлар  кайда танышалар?

А) авылда;   Ә) театрда;   Б) училищеда.

16. “Энекәш кирәк миңа”, “Батырлык эшләр идем” шигырьләренең авторы:

А) Ф. Яруллин;   Ә) Р. Миңнуллин;   Б) И.Юзеев

17. Әсәрдәге вакыйгаларда катнашучылар ничек атала?

А) әсрнең геройлары;

Ә) әсәрдә катнашучылар;

Б) әсәрдә кеше образлары.

18. “Мәүлия нигә көлде” әсәре жанры ягыннан:

А) повесть;   Ә )шигырь;  Б) хикәя.

19. Мүтәй кушаматлы  малай  кайсы  әсәр  герое?

А) “Без – 41 нче ел балалары”;

Ә) “Өч Мәхмүт”;

Б) “Ак төнбоек”

20. Строфа дип беләм:

А) дүртьюллыклар;

Ә) куплет;

Б) мәгънә һәм яңгырашы буенча бербөтен, төгәлләнгән өлеш.



Предварительный просмотр:

Әдәбияттан контроль эш  8 класс  

1 нче вариант

  1. Дастан  нәрсә  ул, аңлатып яз, мисал китер.
  2. “Идегәй” дастанындагы вакыйгаларны  языгыз.
  3. Идегәй образына характеристика бирегез.
  4. Фатих Кәрими кайларда белем ала?
  5. Фатих Кәриминең “Салих бабайның өйләнүе” хикәясендәге төп идеяне, ярдәмче идеяләрне языгыз.
  6. “Салих бабайның өйләнүе” хикәясендә сурәтләнгән гореф-гадәтләр, күркәм мөнәсәбәтләр.

Әдәбияттан контроль эш  8 класс  

   2 нче вариант

  1. «Идегәй» дастанындагы геройларны яз.
  2. Туктамыш хан белән Аксак Тимер һәм Туктамыш белән Котлыкыя арасында туган низагның сәбәбе нәрсәдә? Бу җитди сәбәпме? Әллә ул тирәндәрәкме?
  3.  Җантимер ничек  Котлыкыяның нәселен саклап кала, аның бу гамәлен ничек бәялисез?
  4. Салих бабайга характеристика бирегез.
  5. “Салих бабайның өйләнүе” хикәясендәге төп вакыйга һәм ярдәмче вакыйга- өлешләр.
  6. Мәгърифәтчелек реализмы турында языгыз.

Әдәбияттан контроль эш  8 класс  

1 нче вариант

  1. Дастан  нәрсә  ул, аңлатып яз, мисал китер.
  2. “Идегәй” дастанындагы вакыйгаларны  языгыз.
  3. Идегәй образына характеристика бирегез.
  4. Фатих Кәрими кайларда белем ала?
  5. Фатих Кәриминең “Салих бабайның өйләнүе” хикәясендәге төп идеяне, ярдәмче идеяләрне языгыз.
  6. “Салих бабайның өйләнүе” хикәясендә сурәтләнгән гореф-гадәтләр, күркәм мөнәсәбәтләр.

Әдәбияттан контроль эш  8 класс  

   2 нче вариант

  1. «Идегәй» дастанындагы геройларны яз.
  2. Туктамыш хан белән Аксак Тимер һәм Туктамыш белән Котлыкыя арасында туган низагның сәбәбе нәрсәдә? Бу җитди сәбәпме? Әллә ул тирәндәрәкме?
  3.  Җантимер ничек  Котлыкыяның нәселен саклап кала, аның бу гамәлен ничек бәялисез?
  4. “Салих бабайга характеристика бирегез.
  5. “Салих бабайның өйләнүе” хикәясендәге төп вакыйга һәм ярдәмче вакыйга- өлешләр.
  6. Мәгърифәтчелек реализмы турында языгыз.


Предварительный просмотр:

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбияты буенча йомгаклау контроль эше

  1. Рун язулы истәлекләрнең берсе.

А) “Юрау китабы”;

Ә)”Алтын балкыш”;

Б) “Төрки телләр җыентыгы”

В) “Бәхет китабы”

2. “Һибәтел хәкаик” әсәренең авторы кем?

А) Йосыф Баласагунлы;

Ә) Мәхмүд Кашгарый;

Б) Әхмәд Йүгнәки;

В) Әхмәд Ясәви.

3. Борынгыларның дөнья, тирәлек турындагы фантастик күзаллаулары һәм хыялда туган фантастик образлар, персонажлар турындагы хикәятләр җыелмасы.

А) мифология,    Ә) мөнәҗәт,     Б) фольклор,      В) нәзыйрә

4. “Кыйссаи Йосыф” поэмасының язылу датасы

А) 1212,             Ә) 1183,            Б) 1069

5. 1824 нче елда “Кыйссаи Йосыф”ның чагыштырмача дөрес текстын кем төзи?

А) Мәүла Колый;

Ә) Мөхәммәдьяр;

Б) Г. Утыз Имәни

6. Әйбер яки хәл-күренешне гадәттән тыш арттырып, зурайтып, гадәттән тыш үстереп әйтү нигезендә ясала торган стилистик фигура?

А) гипербола,          Ә) литота,                 Б) градация

7. Янәшәлекнең капма-каршы кую алымы

А) анафора,             Ә) афоризм,                Б) антитеза

8. Бер предметны яки күренешне ачыклап бирү өчен, аңа охшаш икенче предмет яки күренешнең билгеләрен күчермә мәгънәдә куллану.

А) синекдоха,         Ә) метафора,             Б) эпитет

9. Әлеге юллардагы сурәтләү алымын билгеләргә

“Аһ, аяныч, газиз идем, түбән булдым”

А) метафора,            Ә) анафора,                 Б) антитеза

10. Алтын Урда дәүләте кайчан төзелгән?

А) 1468 – 1469,           Ә) 1242 – 1243,          Б) 1312 – 1342

11. Урта гасыр Шәрекъ дөньясы өчен хас булган күренеш

А) нәзыйрәчелек,       Ә) мәгърифәтчелек,      Б) суфичылык

12. Бу әдипләрнең кайсысы Алтын Урда чорына карый?

А) Рабгузый,              Ә) Әхмәд Үргәнчи,       Б) Дусмәмбәт

13. Алтын Урда чоры төрки-татар әдәбиятының кульминациясе

А) Сәиф Сараи иҗаты,

Ә) Әхмәд Үргәнчи иҗаты,

Б) Мәхмүд Болгари иҗаты

14. Урта гасыр Шәрекъ, шул исәптән татар әдәбиятында киң таралган иҗат ысулы, поэтик форма, башка бер авторның теге яки бу әсәре тәэсирендә туган, аңа охшатып язылган әсәр

А) әдәби йогынты,           Ә ) нәзыйрә,                Б) хикмәт

15. Сәиф Сараиның иҗат мирасы

А) “Ядгярнамә”, “Китабе Гөлестан бит-төрки”;

Ә) “Нәһҗел-фәрадис”, “Кыйссасел-Әнбия”;

Б) “Җөмҗөмә солтан”, “Мәхәббәтнамә”

16. Бу өзек кайсы әсәрдән?

“Бу язма бер хыял җимеше түгелдер,

Ике гашыйк турында булган эш бер.

Дәвернең сөйлим аглап бер җәфасын,

Бер ирнең кыйссасын, газап-хафасын”

А) “Бабахан дастаны”, Ә) “Кыйссаи Йосыф”, Б) “Сөһәил вә Гөлдерсен”

17. Шигырь юлларындагы иҗекләрнең билгеле бер санда килүенә нигезләнгән шигырь төзелеше системасы

А) гаруз,               Ә) силлабик шигырь,            Б) метрик шигырь

18. Чагыштырмача мөстәкыйльлеккә ия булган ике юллык строфалардан -  бәетләрдән торган мәхәббәт шигыре, “гыйшык җыры”

А) газәл,               Ә) касыйдә,                         Б) кыйтга

19. XV- XVI йөзләрдә иҗат иткән әдипләр

А) М. Болгари, С Сараи, Х. Кятиб;

Ә) Ө. Кәмал, Колшәриф, Мөхәммәд Әмин;

Б) Й. Баласагунлы, С. Бакырганый, Ә. Йүгнәки

20. Мөхәммәдьяр әсәрләрен атагыз

А) “Зафәрнамәи вилаяти Казан”, “Кыйссаи Хөбби Хуҗа”, “Гыйкаб”;

Ә) “Дастаны Бабахан”, “Кыйссаи Сәйфелмөлек”, “Идегәй”;

Б) “Төхфәи мәрдан”, “Нуры содур”, “Нәсыйхәт”

21. Беренче реалистик роман язучы

А) З. Һади,                      Ә) Р. Фәхретдин,                          Б) М. Аъегетзадә

22. Татар әдәбиятында детектив жанрга нигез салучы

А) К. Насыйри,                        Ә) М. Акъегезадә,                Б) З. Бигиев

23. Беренче драма әсәренә нигез салучы

А) Г. Ильяси,                        Ә) Ф. Кәрими,                     Б) З. Һади

24. З. Һади иҗатында төп тема

А) иске тип мәдрәсәләр тормышы;

Ә) гаилә тормышы;

Б) крестьян тормышы

25. Дастан жанрына хас үзенчәлекне билгеләгез

А) реаль чынбарлыкның билгеле вакыйгаларын эзлекле сурәтләү;

Ә) вакыйга-хәлләр, уй-кичерешләр белән үрелеп бирелгән лиро-эпик әсәр;

Б) авторның үз тормышы вакыйгаларына мөнәсәбәте сурәтләнгән әсәр;

В) уйдырмага корылган маҗаралы сюжетлы мәхәббәт әсәре



Предварительный просмотр:

Уку елын йомгаклау контроль эше   8 класс  

1 нче вариант

  1. «Идегәй» дастанындагы геройларны яз.
  2. “Салих бабайның өйләнүе” әсәренең авторы –
  3. М.Фәйзинең  “Галиябану” драмасының  төп геройлары:
  4. Ш.Камалның “Акчарлаклар” әсәре нәрсә турында?
  5. “Алсу” поэмасының авторы кем? Алсу образына кыскача характеристика бир.
  6.  М. Җəлилнең иң беренче шигыре ничек атала?

а) “Бəхет”

б) “Кызыл гаскəрлəргə”

в) “Киттелəр”

     7.  “Алтын йолдыз” романының авторын яз, әсәр нәрсә турында, төп геройлары        

          кемнәр?

      8.   М.Юныс турында нәрсәләр белдек, нинди әсәрен өйрәндек?

      9. Акбүре ыруының башында кем тора?

          А) Күрән би;        Б) Алмыш хан        В) Ямгырчы би

      10. Койтымбикә  турында яз.

       11. Акбүре ыруында нинди бәйрәмнәр үткәрелгән?

             - нәүрүз;                 - нардуган;                 - беренче яңгыр туе;

             - сабан туе;          - йолак туе;                 - сөмбелә;

        12. “Бәхетле кияү”  әсәренең авторы, жанры, геройлары.

       13. Әсәрдә вакыйга кайда һәм кайчан бара ?

        а) сугыш чорында авылда;

        ә) сугыштан соңгы чорда авылда

        б) сугыштан соңгы чорда Сарсаз глубинкасында

        14. “Язгы кәрваннар” повестендагы  геройларны яз, берсенә характеристика бир.



Предварительный просмотр:

Уку елын йомгаклау контроль эше   8 класс  

2 нче вариант

  1. Дастан  нәрсә  ул, аңлатып яз, мисал китер.
  2. М.Фәйзинең  “Галиябану” әсәренең жанры  -
  3. Ш.Камалның  “Акчарлаклар” әсәрендә  төп геройлар:
  4.  Һ.Такташның нинди әсәрләрен өйрәндек
  5. Г.Бәшировның  “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә татар халкының нинди гореф-гадәтләре сурәтләнгән?
  6. Муса Җәлилнең  “Сандугач һəм чишмə” əсəренең жанры.

а) баллада         б) поэма         в) лирик шигырь

  1. “Йолдызым”  повестенең авторы, әсәрнең төп герое.
  2. М.Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” әсәренең төп геройлары:
  3.  Казаяк ыруның башында кем тора?

А) Ямгырчы би;         

Б) Будрач сукман;         

В) Тотыш;

      10. Тотыш турында яз.

      11. Н.Фәттахның “Итил суы ака торур” әсәрендә кайсы чор яктыртыла ?

             а) Алтын Урда;              б) Казан ханлыгы;            в) Болгар чоры;

      12. “Сөембикә” романының авторы:

        13. “Язгы кәрваннар” повестенда вакыйга кем исеменнән сөйләнә ?

        а) Дамир         ә) Хәкимҗан абзый           б) Ибраһим

         14. “Язгы кәрваннар” повестендагы  геройларны яз, берсенә характеристика бир.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәбендәге рус төркемнәре өчен әдәбияттан класстан тыш уку дәресе. 5 нче класс Изгелек – кояш нурына тиң.

Класс: 5 класс (РМРБ)Тема:  Бәйләнешле сөйләм теле үстерүДәрес темасы: “Изгелек-кояш нурына тиң”Дәрес  тибы: Класстан тыш укуДәрес барышы: 1 дәрес (45 минут)Алып бару формасы: ӘңгәмәМа...

Рус мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен әдәбияттан эш программасы

Рус мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен әдәбияттан эш программасы...

әдәбияттан эш программасы 6 сыйныф

Рус мәктәбенең 6 сыйныфында укучы татар балалары өчен әдәбияттан эш программасы...

Әдәбияттан эш программалары

А.Яхин методикасы белән укытучылар өчен...

Әдәбияттан тестлар

Әдәбияттан Г.Кутуйның, М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына карата тестлар урнаштырылды....

Әдәбияттан тестлар 7 сыйныф

Әдәбияттан тестлар, 7 сыйныф....