әдәбияттан эш программасы 6 сыйныф
рабочая программа (6 класс) на тему

Ширеева Алсу Сагитовна

Рус мәктәбенең 6 сыйныфында укучы татар балалары өчен әдәбияттан эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 6_d.akkred.docx37.93 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының”Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең  дәүләт стандарты”(вакытлыча) Казан,2008
  2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (татар балалары өчен). 1-11нче сыйныфлар Казан”Мәгариф” нәшрияты 2010
  3. Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының “Азнакай  шәһәре 4 нче лицее” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең төп гомуми белем өчен төп белем программасы
  4. Татар әдәбияты.  Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). Авторлары: Ф.Г.Галимуллин, Ф.К.Мифтиева. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән. Казан,”Мәгариф”, 2010.

 

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбият  укытуның  төп максаты һәм бурычлары

- матур әдәбият текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү;

- төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби теоретик төшенчәләрне белү;

- балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, теарты, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле

язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү;

- укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү;

- әдәби әсәрне уку һәм анализлау;

- халык тарихын, мирасын өйрәнү аша Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам,

мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.

6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан белем бирү максатлары

Өйрәнеләчәк  күренекле язучылары һәм шагыйрьләре әсәрләре турында мәгълүмат булдыру;

 төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку; сәнгатьле уку;

шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;

әсәрләрне анализлау; план төзү һәм әсәрләр турында кыскача бәяләмә (отзыв) язу;

татар һәм рус әдәбиятындагы әсәрләрне чагыштырып бәяләү, үз фикерен әйтә белү.

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

  1. аңлап, дөрес, сәнгатьле, кычкырып һәм эчтән уку күнекмәләренә ия;
  2. -халык авыз иҗаты, аның төрләре турында белемнәре, әдәби әсәрләрдә төп фикере, сюжеты,  гомумиләштерелгән образлар, аларның эш-гамәлләре, шигырь һәм аның сәнгатьлелеге турында белемнәре булырга тиеш;
  3.  язучылар язган әкиятләр һәм халык әкиятләрен белергә, тылсымлы әкиятләрдәге предметлар, образларны күрсәтә белергә тиешләр.
  4. әдәби текстны кабул итү һәм өлешчә анализлау күнекмәләренә ия;
  5. әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча  план төзү;
  6. укыган әсәрнең темасын, идеясын ачыклау;
  7. геройларга характеристика бирү;
  8. әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;
  9. укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;
  10. укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерләреңне дәлилли белү;

6 нчы сыйныфны тәмамлаган татар балалары үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр

- өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген белү;

            - классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын истә калдыру;

            - әдәби текстны кабул итү һәм анализлау, укыган буенча план төзү;

           - геройларга характеристика бирү;

           - әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру, автор позициясен ачыклау;

           - укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү, әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;

            -җырлар һәм аларның төрләрен аера белү;

            -хикәя,фантастик хикәяне аера белү;

            -шигырь һәм поэманың үзенчәлекләрен белү;

            -уңай герой,лирик герой төшенчәләрен аера белү;

            -әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын таба белү;

            -милли орнаментларны аера белү.

2011/2012 уку елы нәтиҗәләре.

2011/2012 нче уку елында 5 нче А сыйныф укучыларына ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на нигезләнеп, 5 нче сыйныф өчен  Ф.Ф. Исламов, Ә.М. Закирҗанов тарафыннан эшләнгән дәреслек буенча 70 сәгать укытылды.Программа тулысынча үтәлде.Сыйныфта татарча дөрес, матур, төгәл сөйли алучы укучылар да,  уйлап,бик акрын сөйләшүчеләр дә бар, чөнки күпчелек гаиләләрнең аралашу теле – рус теле. Шуңа күрә дәресләрдә сөйләм телен үстерү өстендә актив эшләргә кирәк . Шулай ук сөйләм эшчәнлегенең тыңлап аңлау һәм сөйләү төрләрен камилләштерү бурычы да куела.

 Өлгереш-100%,сыйфат- 90% тәшкил итте.Шушы нәтиҗәләрдән чыгып,6 нчы Б сыйныфы өчен түбәндәге эш программасы төзелде.

6   нчы  сыйныфта укучылар аерым әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныша;  татар әдәби телен үзләштерүне дәвам итә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укырга өйрәнә, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга  сөйләшә; халык авыз иҗатының җырлар җанры белән таныша;татар компазиторлары, рәссамнары, артистлары  иҗаты белән таныша;әсәрнең сәнгатьчә эшләнешенә бәя бирергә өйрәнә; образ, герой психологиясе, фантастик хикәя, күчерелмә мәгънә төшенчәләре белән таныша; татар халкының милли бәйрәме Сабантуй белән таныша;милли традицияләр һәм орнаментларга күзәтү ясый; әсәрләрне язмача анализлау, эчтәлек сөйләү, геройларга характеристика бирү, тема, идея, мәсьәлә табу, бәйләнешле сөйләм төзү, чагыштыру, күзәтү һәм нәтиҗә ясау, үз фикереңне исбатлау, мәгълүмат эзләү һәм сайлау күнекмәләрен үзләштерә.

Программада 6 нчы сыйныфта татар әдәбиятына 68 сәгать вакыт бирелә, ә мәктәпнең укыту планы буенча 35 сәг., шунлыктан дәреслектәге материалларның барысын да саклаган хәлдә, аларны анализлау өчен бирелгән вакыт  кыскартылды:  язучы иҗаты – 27 сәгать,класстан тыш уку – 2 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү – 6 сәгать.

№ п/п

Бүлекләр һәм темалар

Төп программада әсәрләрне өйрәнү өчен каралган

 сәгать саны

Эш программасында әсәрләрне өйрәнү өчен каралган

 сәгать саны

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү

52

27

1

Татар халык авыз иҗаты

1

1

2

Казан Кремле, Сөембикә манарасы

1

1

3

Абдулла Әхмәт иҗаты

4

2

4

Муса Җәлил иҗаты

4

2

5

Зөләйха Хисмәтуллина иҗаты.

Азат Аббасовның томыш юлы. Рөстәм Яхин иҗаты

3

1

7

Абдулла Алиш иҗаты

2

1

8

Габдрахман Әпсәләмов иҗаты

4

2

9

Һади Такташ иҗаты

1

1

10

Җәүдәт Фәйзи иҗаты

1

1

11

Ибраһим Гази иҗаты

3

2

12

Фуат Халиков һәм Шәүкәт Биктимеров иҗатлары

2

1

13

Зәки Нури иҗаты

2

1

14

Сибгат Хәким иҗаты

3

2

15

Ләбибә Ихсанова иҗаты

4

2

16

Равил Фәйзуллин иҗаты

2

1

17

Фатих Хөсни иҗаты

1

1

18

Шәүкәт Галиев иҗаты

1

1

19

Радик Фәизов иҗаты

3

1

20

Нур Әхмәдиев иҗаты

3

1

21

Илгизәр Солтан иҗаты

2

1

22

Милли традицияләр, йолалар, бәйрәмнәр, киемнәр

4

2

Бәйләнешле сөйләм үстерү

12

6

Дәрестән тыш уку

4

2

Барлыгы:

68

35

Уку тизлеген билгеләү һәм аны бәяләү:

  Рус мәктәпләренең 6 нчы сыйныфында укучы татар балалары 1 минутта 140—200 иҗек яки 75-85 сүз кычкырып укырга тиешләр.

Уку күнекмәләре түбәндәгечә бәяләнә:

1. Шул сыйныфка таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер аңлаешлы бирелсә, ягъни:

 - фонетик үзенчәлекләр (хәрефләрнең укылыш үзенчәлекләре) дөрес бирелсә;

 - татар әдәби теленең орфоэпик нормалары (сүзнең язылыш һәм әйтелеш үзенчәлекләре) сакланса;

 - җөмләләр сөйләмнең төп структур берәмлекләренә (сүзләр – иҗекләргә, җөмлә - сүз тезмәләре һәм сүзләргә, мәгънәле кисәкләргә) дөрес бүленсә;

 - тукталышлар (паузалар) дөрес ясалса, сүз басымы һәм логик басым дөрес укылса яисә куелса,

 - интонацион яктан тексттагы җөмләләр дөрес тавыш белән укылса;

 Укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирелсә; “5”ле билгесе куела.

  2. Таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиешле тизлектә укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик, орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:

 - кайбер сүзләрне укыганда, сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә;

 - сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталар булса;

 - җөмләне укыганда, интонацион яктан 1-2 төгәлсезлек җибәрелсә;

 Укытучының сорауларына төгәл җавап бирелсә; “4”ле билгесе куела.

 

  3. Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку барышында 3-4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата җибәрелсә;

 Текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сәбәпле, интонация төгәл бирелмәсә;

 Текстны аңлап та, сорауларга бирелгән җавапларда төгәлсезлекләр булса; “3”ле билгесе куела.

  4. Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса;

 Уку барышында үтелгән орфограммаларда төгәлсезлекләр күп кабатланса;

 Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа;

 Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап алынганда. “2”ле билгесе куела.

Өйдә әзерләнеп укуны бәяләгәндә, таләпләр югарырак була.

 

 Телдән җавапларны бәяләү.

 Телдән җавап бирү – тәкъдим ителгән теманы сөйләү формасында була.

 М а т е р и а л:

 1) программа материалы буенча бирелгән яисә үзе сайлап алган тема;

 2) эчтән укылган текстның (нигездә, әдәби әсәрдән яисә әдәбият дәреслегеннән алынган, күрсәтелгән яисә үзе сайлап алган) эчтәлеге.

 С ө й л ә ү г ә  б и р е л ә  т о р г а н  в а к ы т:

  VI - V класста 2-5 минут.

 Әдәбият дәфтәренә таләпләр

 Әдәбият дәфтәрендә һәр уку елы дәвамында түбәндәге төп язмалар була:

 1) планнар

 2) эчтәлекне хикәяләп язу

 3) цитаталар (күчереп язу)

 4) аңлатмалар (сүз һәм төшенчәләргә)

 5) фикер язмалары (үз фикереңне язып кую)

 6) укучы үзе иҗат иткән әдәби әсәрләр (хикәяләр, шигырьләр, мәзәкләр, сценарийлар һ.б )

 7) халык авыз иҗатыннан җирле материаллар

Әдәбият дәфтәрендә бары тик программа материалын үзләштерүгә һәм аны язып бирә белергә өйрәтә торган язмалар гына булырга тиеш. Язма эшләр сочинение таләпләре белән бәяләнә.

 Әдәбияттан белем дәрәҗәсен бәяләү соңгы чиктә сочинение яздыру белән кылынса да, өлгереш билгеләре чыгарган вакытта аның белән генә чикләнмичә, уку, сөйләү, телдән җавап бирү дә исәпкә алына.

 Укуга карата төп таләп – сәнгатьле уку.

 Уку материалы:

 1. Укучы үзе язган текст яки сочинение.

 2. Әдәби әсәрдән, публицистик һәм фәнни хезмәттән өзек.

 Материалның күләме:

 Һәр класс өчен билгеләнгән сочинение күләме икеләтә алына.

 Материалны сайлап алу:

 1. Укучы үзе сайлый, үзе теләгән текстны укый.

 2. Укытучы күрсәтмә бирә.

 Укуны әдәбият фәне буенча бәяләү өчен таләпләр:

 1. Уку тел (грамматика) фәне буенча уңай билге куярлык булсын.

 2. Сәнгатьле яисә логик сәнгатьле (текстның характерыннан чыгып) башкарылсын.

 3. Уку интонациясен бөтен текстка һәм аның аерым өлешләренә карата укучы аңлатып бирә белсен.

 И с к ә р м ә. Уку интонациясен аңлатканда:

 1. V – VII классларда интонациянең текст эчтәлегенә карата булган ягын аңлату җитә (ягъни объектив эчтәлектән чыгып).

 

Укыту-методик комплекты

1. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары. Казан. «Мәгариф» нәшрияты. 2010);

2. Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты (Казан, 2008);

3. Ф.Г.Галимуллин, Ф.К.Мифтиева. Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 6нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия (татар балалары өчен). Казан. Мәгариф. 2010

4. Ф.К.Мифтиева, Ф.Г.Галимуллин. Рус мәктәбендә татар балаларына әдәбият укыту. 6 нчы сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма. Казан. Мәгариф. 2001

5.Гайфуллина Ф.А.Әдәбият дәресләрендә .Казан, «Яңалиф», 2006

6. Абдрахимова Я.Х. Татар әдәбияты дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү 5-7 сыйныфлар. Казан, «Мәгариф» 2007 ел.

7. Программа буенча каралган язучыларның әсәрләре

 

Дәрес темасы

Сәг

сан

Уку-укыту эшчәнлегенең төрләре

Материалны үзләштерү буенча планлаштырылган нәтиҗәләр

Үткәрү вакыты

план

факт

1

Татар халык авыз иҗаты. Җырлар.

1

Әдәбият дәфтәре башлау. Җырларның жанрлары турында аңлату. “Яшә, Республикам” җырын сәнгатьле уку.

Дәреслек-хрестоматия белән танышу. Җырлар,такмаклар турында мәгълүмат бирү. Халыкның рухи тормышында җырның роле.Борынгы һәм хәзерге җырлар

5.09

2

Казан Кремле, Сөембикә манарасы һәм аларның архитектурасы.

1

Сүзлек өстендә эш. Укыту чы лекциясе.

Аңлатмалы уку.

Казан Кремле, Сөембикә манарасы һәм аларның архитектурасы турында мәгълүмат алу.

12.09

3

А.Әхмәт. “Үги кыз” пьесасы.

1

Әхмәтнең тормышы һәм иҗаты турын да лекция Әңгәмә. Сүзлек өстендә эш. Әсәрдәге өзекләрне уку, фикер алышу.

Әкияттәге уңай һәм тискәре образларны табу, аларга хас сыйфатларны билгеләү.

Портрет, характеристика, драма сүзләренең мәгънәләрен аңлату.

19.09

4

“Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленер”.

1

Әңгәмә. Сүзлек өстендә эш. Әсәрдәге өзекләрне уку, фикер алышу.

Портрет,характеристика,драма әсәре турында төшенчә. “Кешегә баз казыма,үзең төшәрсең”дигән мәкальнең мәгънәсенә төшенү.

26.09

5

М.Җәлилнең  тормыш юлы һәм иҗаты.

1

Укытучының кереш сүзе, сөйләшү-әңгәмә кору.

Тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру. М.Җәлилнең тоткынлык чоры,”Моабит дәфтәрләре” турында мәгълүмат бирү. Сугыш һәм әсирлектәге эшчәнлеге һәм көрәше белән таныштыру.

3.10

6

М.Җәлил.“Чәчәкләр” “Кызыл ромашка” шигырьләре.

1

Сүзлек өстендә эш Шигырьне сәнгатьле итеп уку, әңгәмә кору.Сорауларга җаваплар бирү.

Шигырьне анализлау,төп фикерне ачыклау. Фаҗига, драматизм белән батырлык, фидакарьлекнең үрелеше, табигатьнең боларга актив мөнәсәбәте. Сынландыру, чагыштыру  турында төшенчә бирү.

10.10

7

Б.с.үс.№1 “Муса Җәлил эзләре буйлап.

1

Укытучының кереш сүзе, сөйләшү-әңгәмә кору.

М.Җәлилнең Казандагы музей-фатирына виртуаль экскурсия: М.Җәлил исеменең мәңгеләшкән булуы,аның исеме белән аталган урыннар турында кыскача белешмә бирү.

17.10

8

К.т.уку №1 Х.Җәлилова.”Абыем турында”.

1

Әңгәмә. Сүзлек өстендә эш. Әсәрдәге өзекләрне уку, фикер алышу

Җәлил образының бирелешен күзәтү.

24.10

9

Зөләйха Хисмәтуллина.   Азат Аббасов. Рөстәм Яхинн

1

Сүзлек өстендә эш , аңлатмалы уку,сөйләшү-әңгәмә кору

З.Хисмәтуллинаның һәм А.Аббасовның татар җыр һәм музыка сәнгатен үстерүдәге роле. Р.Яхинның татар музыка сәнгатендә тоткан урыны.

31.10

10

А.Алиш.“Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык” әкияте.

1

Язучы иҗаты б-н таныштыру Өзекләрне укып, укытучы җитәкчелегендә бергәләп анализлау, нәтиҗә ясау.

Шагыйрьнең тормыш юлы турында белешмә.Әкиятнең эчтәлеген үзләштерү.

14.11

11

Б.с.үс. №2 “Хезмәт төбе – хөрмәт”дигән темага әңгәмә.

1

Укытучының кереш сүзе, сөйләшү-әңгәмә кору.

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен,дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

21.11

12

Г.Әпсәләмов. “Миңа унтугыз  яшь иде” повестеннан өзек.

1

Г.Әпсәләмовның тормышы һәм иҗаты турында лекция Әңгәмә. Сүзлек өстендә эш. Әсәрдәге өзекләрне уку, фикер алышу.

Язучының биографиясе һәм иҗаты белән танышу Әсәрне сәнгатьле уку.Малик Галимов образы аша илне,кешеләрне ярату хисе тәрбияләү.

28.11

13

“Бөреләнде ,чәчкә атмады”.

1

Әңгәмә кору. Әсәрне эчтән һәм кычкырып уку, укылган өлеш буенча фикер алышу.

Әсәрне сәнгатьле уку.Малик Галимовның батырлык сыйфатлары белән танышу.

5.12

14

Б.с.үс.№3 “Батыр егет – ил күрке ” дигән темага әңгәмә.

1

Укытучының кереш сүзе, сөйләшү-әңгәмә кору.

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен,дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

12.12

15

Һ.Такташ.“Иптәшләр” шигыре.

1

Һ.Такташның тормышы һәм иҗаты турында лекция Сүзлек өстендә эш Шигырьне сәнгатьле итеп уку, әңгәмә кору.Сорауларга җаваплар бирү.

Һ.Такташ тормышындагы һәм иҗатындагы үзенчәлекләр белән танышу.Аның Тукай шигъриятендәге зур традицияләрне дәвам иттерүче новатор шагыйрь булуын аңлату.

Лирик герой турында төшенчә.

19.12

16

Композитор Җ.Фәйзи иҗаты. “Урман кызы” җыры.

1

Җ.Фәйзинең тормышы һәм иҗаты турында лекция .Әңгәмә кору. Сүзлек өстен дә эш. Диалог оештыру

Композиторның иҗаты турында белешмә бирү.”Урман кызы” җырын тыңлау.Татар музыкасына ихтирам уяту.

26.12

17

И.Гази. “Йолдызлы малай” хикәясе.

1

И.Газинең тормышы һәм иҗаты турында лекция Язучы иҗаты б-н таныштыру, өзекләрне укып, укытучы җитәкчелегендә бергәләп анализлау, нәтиҗә ясау.

Язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләү.Әсәрне сәнгатьле уку. Темасын һәм исемен ачыклау. Әсәрдәге геройның дошманга булган нәфрәтен күрсәтү,эчке дөньясын ачу.

16.01

18

Илгизәр – батыр рухлы малай.

1

Укытучының кереш сүзе, сөйләшү-әңгәмә кору.

Әдип иҗатын аңлау, әсәрне анализлау күнекмәләре, кешенең рухи дөньясын аңлау һәм бәя бирә белү.Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

23.01

19

Халык артистлары Фуат Халитов. Шәүкәт Биктимеров.

1

Укып чыгып, тезислы план төзү.

Актерлык хезмәте, театр сәнгатенең асылы, үзенчәлекләрен тирәнрәк аңлату. Халык артистлары Ф.Халитов , Ш.Биктимеров иҗатлары белән таныштыру.

30.01

20

Зәки Нури. “Яңа шәһәр” шигыре.

1

З.Нуринең тормышы һәм иҗаты турында лекция .Әңгәмә кору.

З.Нуриның тормышы һәм иҗаты турында сөйләү Шигырьне укып үзләштерү.

6.02

21

С.Хәким. “Җырларымда телим” шигыре.

1

Укытучы сүзе, сүзлек өстендә эш, сәнгатьле уку, әңгәмә кору.

 Шагыйрь иҗатының үзенчәлекләрен белү.

Туган як һәм аның табигатенең бирелешен күзәтү.

13.02

22

С.Хәким. “Бакчачылар” поэмасы.

1

Сүзлек өстендә эш, уку, әңгәмә кору, аерым строфаларның эчтәлеген

аңлату.

Поэманы аңлатмалы уку.Эчтәлекне үзләштерү.Хезмәт кешесенә ихтирам тәрбияләү.

20.02

23

Б.с.үс.№4“Һөнәрле үлмәс,һөнәрсез көн күрмәс” әңгәмә.

1

Укытучының кереш сүзе, сөйләшү-әңгәмә кору.

“Һөнәрле үлмәс,һөнәрсез көн күрмәс”мәкаленең эчтәлеген,мәгънәсен ачыклау.Хезмәт һәм һөнәр сүзләре арасындагы охшаш һәм аермалы мәгънә төсмерләренә төшенү.

27.02

24

Л.Ихсанова иҗаты. “Лачын кыз” хикәясе.

1

Укытучы сүзе, сорауларга җаваплар бирү , диалогларны табу, аларны сәнгатьле итеп уку.

Л.Ихсанованың иҗаты белән таныштыру.Мәгүбә Сыртланова батырлыгы турында сөйләү, яшьләрне аның үрнәгендә тәрбияләү.

6.03

25

Л.Ихсанова “Бүләк” хикәясе.

1

Әсәрне эчтән һәм кычкырып уку,фикер алышу,төп вакый галарны барлау

Хикәяне аңлатмалы уку. Эчтәлекне үзләштерү.Кабат хезмәт темасын күтәрү.

13.03

26

К.т.уку №2 Л.Ихсанова “Шомырт чәчәкләре ак кына”.

1

Әңгәмә. Сүзлек өстендә эш. Әсәрдәге өзекләрне уку, фикер алышу

Эчтәлек сөйләү. Образларга характеристика бирү, аермалы якларын күрсәтү.

20.03

27

Р.Фәйзуллин. “Күмәч пешерүчеләр җыры” шигыре.

1

Сәнгатьле уку, лирик әсәрне анализлау алымнары үрнәген бирү, мөстәкыйль анализлау

Шагыйрьнең тормышы һәм иңаты белән таныштыру.“Күмәч  пешерүчеләр җыры” шигырен өйрәнү, икмәккә ихтирам, хезмәт кешесенә карата хөрмәт тәрбияләү.

3.04

28

Шәүкәт Галиев.   “Саумысыз, арышларым” шигыре.

1

Өй эшенә бәя бирү, шигырьне сәнгатьле укыту, бергәләп анализлау.

Әсәрне сәнгатьле уку.Әсәрнең идея-эчтәлеге аша туган якка ихтирам тәрбияләү.

10.04

29

Б.с.үс. 5“Икмәк – ил байлыгы”  әңгәмә.

1

Укытучының кереш сүзе, әңгәмә оештыру.

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен,дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

17.04

30

Р.Фәизов. “Ә җирдә тереклек бармы?”

1

Өй эше тикшерелә, хикәя сәнгатьле укыла, әңгәмәдә табигатьне сурәтләү алымнарына бәя бирелә.

Р.Фәйзов тормышы һәм ижаты белән таныштыру. “Ә җирдә тереклек бармы?”әсәренең беренче бүлеген уку,Рифнең хыяллары,фәнгә омтылышлары белән танышу.

24.04

31

Нур Әхмәдиев. “Минем туган көнем” хикәясе.

1

Хикәяне укыту, сүзләрне аңлату, сораулар буенча төп фикерне таптыру, нәтиҗә ясату.

Әсәрне сәнгатьле уку һәм әсәрдәге вакыйгалар аша ата-анага ихтирам тәрбияләү. Хикәядә сурәтләнгән балаларның кимчелекле һәм уңай якларын таптыру.Әдип әнисенең олы җанлылыгы,кешелекле сыйфатлары на игътибар юнәлтү.

2.05

32

Илгизәр Солтан ”Туган якта кунакта” “Туган телем” шигырьләре.

1

Язучы иҗатына күзәтү ясау, әсәрен укып, ярдәмче сорауларга нигезләнеп, аңа бәя бирү.

Язучы турында белешмә бирү. Әсәрне сәнгатьле уку, идея-эчтәлеген ачу.

8.05

33

Б.с.үс.6 “Туган телем- иркә гөлем ” әңгәмә.

1

Укытучының кереш сүзе, сөйләшү-әңгәмә кору.

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен,дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү

15.05

34

Милли йолалар. Милли бәйрәмнәр.

1

Сүзлек өстендә эш. Текстны уку, әңгәмә кору.

Фикер алышу.

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен,  җөмләләр төзү осталыгын үстерү. Татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары белән таныштыру.

22.05

35

Милли киемнәр. Милли орнаментлар

1

Укытучының кереш сүзе, сөйләшү-әңгәмә кору.

Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру, орнамент сәнгате турында, аларның төрле әйберләрне бизәүдә куллану үзенчәлекләре, орнаментларда кулланылган сурәтләр.төсләр турында сөйләшү.

22.05


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен әдәбияттан эш программасы

Рус мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен әдәбияттан эш программасы...

2нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияттан эш программасы

2нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияттан эш программасы....

Әдәбияттан эш программасы,5 сыйныф(рус төркеме)

Максат: Ә.Бикчәнтәеваның “Тәмле сүзләр” хикәясен  аңлап уку.Хикәя турында үз фикереңне әйтә һәм чагыштыра алу, аралаша белү сәләтен  үстерү.Татар теленә кызыксыну үстерү.Дус һәм тату булу кү...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

  Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.2.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.3.Төп...

8 сыйныф (татар төркеме) өчен әдәбияттан эш программасы

Кулланыр өчен эш программасы тәкъдим итәм...