Мәдинә Маликованың “Чәчкә балы” повестена анализ ясау
план-конспект урока (8 класс)

Солтанова Ирина Рифовна

Мәдинә Маликованың “Чәчкә балы” повестена анализ ясау 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_plany.docx18.96 КБ

Предварительный просмотр:

Мәдинә Маликованың “Чәчкә балы” повесте буенча

класстан тыш уку дәресе.

(8 нче сыйныф)

Максат. 1.Укучыларның әсәрнең эчтәлегенә төшенүләренә, геройларга хас сыйфатларны дөрес бәяли алуларына ирешү.

2.Укучыларның монологик һәм диалогик сөйләмнәрен үстерү.

3.Укучыларда күркәм әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

    Җиһазлау. М.Маликова иҗатына карата әдәби бюллетень, М.Маликова  әсәрләреннән китап күргәзмәсе, мәкальләр язылган плакатлар, матбугат, интерактив такта.

Дәрес планы.

  1. Классны оештыру. Кереш өлеш. Максат белән таныштыру.
  2. Төп өлеш. Әсәргә анализ ясау.
  3. Йомгаклау өлеше. Үз холкыңны формалаштыру юллары.
  4. Өй эшләрен тикшерү.
  5. Өй эше бирү

Дәрес барышы.

Укытучы.

 - Исәнмесез, укучылар. Класстан тыш уку дәресебезне башлыйбыз. Максатыбыз  М.Маликова иҗаты белән танышу; “Чәчкә балы” повестенда күтәрелгән проблемаларны ачыклау; фикер йөртү, үз фикереңне матур итеп сөйли, дәлилли белү; әсәрдә күтәрелгән мәсҗәләләрнең безнең бүгенге тормышта да мөһим булуына игътибар итү.

– “Чәчкә балы” повестеның эчтәлеген искә төшерик әле.

(Бер укучы әсәрнең кыскача эчтәлеген сөйли.)

    Ике-өч сүз белән әсәрнең нәрсә турында икәнен билгелик. (Укучылар фикере тыңлана):

  • Мәхәббәт турында;
  • Хыянәт турында;
  • Күңел сафлыгы,җан пакълыгы турында;
  • Гаилә бәхете һәм бәхетсезлеге турында;
  • Бала язмышы турында;
  • Ата-ана һәм бала мөнәсәбәте турында;
  • Рухи кыйммәтләр; һ.б.

(слайд). Татар халкы элек-электән кешеләрнең холыкларына туры килә торган мәкальләрне кулланган. Өйгә сезгә эчтәлеккә туры килгән татар халык мәкальләрен сайлап килергә кушылган иде. Әйдәгез, кем ни өчен шул мәкальне сайлады, аңлатып карыйк. (Өй эше тикшерелә, нәтиҗәләр ясала)

(слайд). Повесть Гамилнең фаҗигасе белән башланып китә. Кем ул Гамил? Нинди язмышлы ир?

Төп герой Гамил һәм аның гаиләсе үрнәгендә кешенең рухи дөньясы, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр сурәтләнә. Автор яшәешнең мәгънәсен яхшылыкка, матурлыкка хезмәт итүдә күрә. Гамил  нык ихтыяр көче булган кеше буларак күз алдына килеп баса. Аның өчен гаиләсе, уллары беренче урында тора. Сәгъдиясе белән үзенә ошамаган баланы, шикләнсәләр дә,  “менә дигән итеп” тәрбиялиләр. “Зөфәр кебек кызыл чәчле булса да, чирләшкә булса да” яраталар, аякка бастыру өчен бик күп көч куялар. Кешеләр сүзен дә күтәрәләр. Инде урамда, үзенә һөҗүм иткән яшьләр арасында, үзенең Газименә охшаган малайны күргәч, ул бөтенесен дә аңлап ала. Бәби табу йортында алышынган бала бит бу. Милициягә дә, хатынының сеңлесенә дә дөресен әйтмичә малайны яклый, өенә алып кайта, тәрбияли башлый. Наркоман икәнен  белгәч тә, ташламый. Әйткән сүзендә тора. Көчен дә, акчасын да кызганмый. Әкренләп малайның күңеленә ышаныч кайта. Үз гомерендә эчү, сугышу, җәберләү, шакшылыкны гына күргән малай, монда икенче тормыш барлыгын күрә һәм терелә дә. Моңа бал кортлары, бер-береңә ышаныч, хөрмәт һәм мәхәббәт  ярдәм итә.

         (слайд).Әсәрдә үрнәк булырлык тагын бер образ бар.Ул – Сәгъдия. Аның язмышы сездә нинди хисләр уятты?

Сәгъдия уйнап-көлеп, җырлап-биеп кенә яшәгән кыз. Авыл мәктәбен тәмамлап, Тәтешкә бухгалтерлар курсына укырга керә. Төскә-биткә матур, буй-сын зифа. Иңнәренә төшкән куе кара чәчләр, тулы иреннәр арасыннан балкып торган энҗе тешләр. Хәзер гап-гади авыл хатыны. Гамилне чын күңеленнән яратып, хөрмәт итеп яши. Балаларына  яхшы әни.

    (слайд). Әсәрнең үзәгендә ике хатын-кыз – ике ана. Бу Сәгъдия белән Эльза. Таблицаны тутыру барышында аларга  хас сыйфатларны  язып барырга онытмагыз.

Сәгъдиягә  хас сыйфатлар

Эльзага хас сыйфатлар

Казаннан 30 чакрымда урнашкан Аланлык авылында яшәүче оста хуҗабикә, тормыш иптәшен яратып, хөрмәт итеп яшәгән хатын, җаваплы хезмәткәр, хезмәт яраткан, ата-аналарының төп ярдәмчесе булган, олыларга ихтирамлы, үзләренең көченә ышанучан, һәрбер иртәне шатланып каршы алган ике егет анасы.

сәрхүш ир белән үзе сәрхүшкә әйләнгән, үзендә җирәнү хисен тудырган кеше белән күп еллар яшәгән, шушы тормыштан чыгу юлын тапмаган һәм табарга тырышмаган да 4 яшьлек «чирләшкә» кыз һәм бозыклык юлына баскан 13-14 яшьлек малай әнисе.

балаларыннан үз назын кызганмый, тик кенә узып барганда да башларыннан сыйпап уза, җылы сүзләре белән улларының күңелен җылыта, шуның белән ата-анага мәхәббәт һәм хөрмәт хисе уята. Ул, Эльзадан аермалы буларак, балаларына һәрвакыт яңа гына пешкән, тәмле, файдалы ашлар ашата.

көне буе исерек ата белән утырган, әнисен тилмереп көткән дүрт яшьлек кызын Эльза бала өчен иң кирәкле нәрсәдән – ана назыннан, ана кайгыртуыннан дучар итә. Бичара нәни кыз анадан салкын кәтлиттән башка берни күрми, күңеленә тансык булган кочаклау, үбү, юату турында сүз дә юк.

Сәгъдия  балаларының бәхете өчен һәр көн, һәр минут тырыша, шуңа күрә аның уллары – тәрбияле, тыйнак, эшмәгәр, үзләренең кылган эшләре өчен җавап тотырга әзер шәхесләр.

Эльзаның тормышы  башкарак кыйммәтләргә нигезләнгән, анда бала бәхете турында уйлануларга урын юк. Шул сәбәпле аның гаиләсендә тәрбияләгән бала ата-ана тарафыннан булмаган игътибарны урамда эзли һәм ялганлау, кеше талау юлына баса.

     (слайд). Бу әсәрдә тагын актуаль проблемаларның берсе – ул тату гаилә.

      Ике гаиләне чагыштырыйк.

Сәгъдия белән Гамил гаиләсе

Харитоновлар гаиләсе

Сәгъдия белән Гамил исерекбашлардан туган, сәләматлеккә туймаган малайны үз балалары итеп, кадерләп үстерәләр, тумышыннан хәмергә булган тартымыннан арындырып, аякка бастыралар;

Эльза белән Геннадий Харитоновлар физик яктан сәләмат орлыктан туган малайны бозыклыкта тәрбияләп, ялганчы, кеше талаучы, наркотиклар кулланучы бозык бер зат үстерәләр.

  Нәтиҗә:  Автор бу проблемаларны күреп, бик борчыла. Һәм, аныңча, проблемаларны чишү өчен, гаиләләрдә терәк булырлык, ышанычлы ирләр кирәк. Ирләрен яратучы, хөрмәт итүче, сөйкемле һәм акыллы хатын-кызларыбыз кирәк. Шундый гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар гына сау-сәламәт, үз-үзенә ышанучан һәм нәселне яхшы дәвам итүчеләр булачак. Ә инде андый гаиләләребез күбрәк булса, җәмгыятебез дә сау-сәламәт булачак.

  Дәфтәрдәге язмалар белән тактадагысын чагыштырып карагыз, нәрсә дә булса төшеп калса, өстәп  куегыз.

(8 слайд). Әсәрнең көче – бүгенге көн кадагына суга торган булуында. Повестьта нинди проблемалар алга куела?  

  Әсәрнең үзәгендә җәмгыятебездә булган төп проблема - наркомания, эчкечелек.

  • Җәмилнең авыру бала булып тууының сәбәбе нидән дип уйлыйсыз? (Укучыларның фикерләре тыңлана.)
  • 158-160 нчы битләрдән Җәмил турында язылганнарны табып укыйк әле.

Нәтиҗә ясала: газета-журналлардан эчкечелек һәм наркомания турында уку.

 ( слайд).  Бала багуы – елан агуы, ди халык. Яшь баланың теләкләре бик гади: ул тамагы тук, өсте бөтен булуны гына тели.Бала табигый ихтыяҗлары булудан тыш,иркәләү, шәфкать-мәрхәмәт, наз зарурлыгын тоя. Бу шартлар үтәлмәгәндә, сабый ялгыш юлга тайпыла. Бер бала да начар, явыз булып тумый. Ул өлкәннәр йогынтысында гына бозыла.Бу сүзләр әсәрдәге кайсы образга туры килә? Макарның җинаять юлына этәрүче сәбәпләрне санагыз:

  • Малайга ихтирам җитмәү;
  • Кирәгенчә кадерләмәү;
  • Ата-ананың әхлакый яктан үрнәке булмавы;
  • Гаилә әгүзаларының бер-берсен аңламаулары;
  • Баланы мәхәббәт, шәфкать, эчкерсез һәм самими аралашудан мәхрүм итү.

(слайд). Бүгенге дәресебезнең эпиграфы итеп алган сүзләрне табып укыгыз эле.275 нче биттәге Сәгъдиянең сузләрен уку.

Тормыш никадәр генә авыр булса да, кыенлыклар күпме генә очраса да, түбәнлеккә тәгәрәмә. Кеше булып кал! Тормыш әлифбасын гомер буе өйрәнергә тырыш!

( слайд). Дәресебезне Ф.Яруллинның  юллары белән тәмамлыйсы килә:

Тауларга карап,

Тау булмасаң да,

Таңнарга карап,

Таң булмасаң да,

Кешегә карап

Кеше була бел –

Олы җанлының

Ише була бел!

(12 слайд). Өй эше. 1.“Баккан ана кадерлерәк” темасына кечкенә инша язарга.

                                  2. Киң күңеллеккә, мәрхәмәтлелеккә 5 халык мәкале язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Алмашлык.Морфологик-синтаксик анализ ясау.

Дәрес экологик тәрбия бирү максаты белән үрелеп бара. Шулай укукучылар  алмашлыкларга морфологик-синтаксик анализ ясарга өйрәнәләр. Дәрес рус мәктәбенең татар төркеме өчен тәкъдим ителә....

Әсәргә филологик анализ ясау тәртибе

8 нче класс өчен материал...

ДӘРЕСКӘ АНАЛИЗ ЯСАУ ТӨРЛӘРЕ

Рус телле балалар өчен татар теле дәресен анализлауДәреснең бөтенлеген саклап, аны анализлый белү укытучыдан тирән белем, күнекмәләр, педагогик культуралылык таләп итә. Дәрес анализлау берничә тө...

Саннарга морфологик анализ ясау. 6 нчы сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес планы

Татар мәктәпләрендә 6 нчы сыйныфта "Саннарга морфологик анализ" темасы үтелә.Дәреснең максаты:Мөстәкыйль сүз төркеме буларак саннарга морфологик анализ ясый белү күнекмәләре булдыру;б) санның граммати...

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...

уку дәресе. Л. Ихсанованың “10 сумлык маҗара” хикәясенә анализ ясау.

Уку дәресе(4нче сыйныф) Тема: Л. Ихсанованың “10 сумлык маҗара” хикәясенә анализ ясау  Укытучы: Мөлекова Раушания Мирсәгыйть кызы...

Фәнни-тикшеренү эше өчен презентация "Мәдинә Маликованың "Чәчкә балы" әсәрендә яшәү мәгънәсе"

Фәнни-тикшеренү эше өчен презентация "Мәдинә Маликованың "Чәчкә балы" әсәрендә яшәү мәгънәсе"...