Проект эше
проект

Шәфигуллина Гөлгенә Рифкать кызы

4 НЧЕ СЫЙНЫФТА “ИСЕМ” ТЕМАСЫН ӨЙРӘНҮ

 ДӘРЕСЕНЕҢ ТЕХНОЛОГИК КАРТАСЫ

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Проект эше148.5 КБ

Предварительный просмотр:

КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ

Л. ТОЛСТОЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫ

ПСИХОЛОГИЯ ҺӘМ МӘГАРИФ ИНСТИТУТЫ

ПРОЕКТ ЭШЕ

4 НЧЕ СЫЙНЫФТА “ИСЕМ” ТЕМАСЫН ӨЙРӘНҮ

 ДӘРЕСЕНЕҢ ТЕХНОЛОГИК КАРТАСЫ

                                                            Башкардылар:

                                                        Укытучылар  белемен камилләштерү      

                                                                      курсларында укучылар:

                                                               

1.Аношина Маргарита Николай кызы, Алексеевск районы  Алексеевск 2нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2.Шәфигуллина Гөлгенә Рифкать кызы, Апас районы Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                             

                                       Проект эше яклауга тәкъдим ителә:

   татар теле белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы  Галиуллина Г.Р.

                                                       

                                                            Казан   2016                

                                                 

ЭЧТӘЛЕК

КЕРЕШ..........................................................................................................3-6

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. Федераль дәүләт белем бирү стандарты нигезендә башлангыч сыйныфта исем сүз төркемен укыту үзенчәлекләре...7-9

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. Исем темасы буенча технологик карта

2.1. Технологик карта турында гомуми мәгълүмат...............................10-12

2.2. 4нче сыйныфта татар теле фәне буенча “Исем”  темасына дәреснең технологик картасы ..................................................................................13-23

ЙОМГАКЛАУ................................................................................................24

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ..............................................................................25

КЕРЕШ

Федераль дәүләт белем стандартын гамәлгә кертү төп гомуми белем бирү программасының үзләштерелүенә юнәлтелгән. Бүгенге укытучы һәр дәрескә әзерләнгәндә үз алдына  яңа бурыч куя, ягъни планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешү өчен ул тиешле шартлар тудыра. Федераль дәүләт белем стандартында планлаштырылган нәтиҗәләр өч төрле бирелә: шәхескә кагылышлы, метапредмет һәм предмет нәтиҗәләре. Бөтен уку эшчәнлеге системалы-эшчәнлекле методка корылырга тиеш. Бу федераль дәүләт белем стандарты таләбе. Укучы шәхесенең үсешендә  универсаль уку гамәлләренең үзләштерелүе нигез итеп алына. Укучы уку материалын пассив кабул иткәндә үсә алмый. Укучының шәхси эшчәнлеге -   киләчәктә аның мөстәкыйльлеге формалашуның нигезе. Димәк, белем бирүнең бурычы булып баланы эшчәнлеккә җәлеп итәрлек шартлар оештыру  тора.

  Федераль дәүләт белем стандарты  яңа төшенчә кертә – ул уку ситуациясе. Яңа таләпләр буенча укытучы алдына түбәндәге бурыч куела: уку эшчәнлегенең структур берәмлекләре буларак, уку ситуацияләрен тудырырга өйрәнү, уку бурычларын уку ситуацияләренә күчерә белү.

  Уку ситуациясен тудыру өчен түбәндәге алымнар кулланылырга мөмкин:

каршылыклы фактлар, теоретик белемнәрне укучы алдына кую,  яшәеш турында күзаллауны ачып салу һәм фәнни фактларны кую алымнарын куллану. Уку ситуациясе булып  таблицалар, укылган текстның эчтәлеге буенча диаграмма яки графиклар, билгеле кагыйдәләр буенча алгоритм төзү,  төрле биремнәр үтәү,  практик эшләр тора.

  Заманча дәрес структурасы хәрәкәтчән булырга, анда максатчан эшчәнлеккә берләштерелгән төрле эш төрләре тупланырга тиеш. Мөһим момент – укытучы укучының кирәкле юнәлештәге инициативасын хуплый һәм укучының үз эшчәнлеген оештыруына өстенлек бирә.

     Даими үсеш-үзгәреш кичергән  тормыш кеше алдына яңа таләпләр куя. Җәмгыять иҗади уйлана белүче, кызыксынучан, актив,  стандарт булмаган чишелешләрне кабул итә һәм аны чишүдә үзендә җаваплылык хисен тойган кешеләргә мохтаҗ. Яңа федераль белем бирү стандартлары әлеге заман таләпләренә җавап бирә. Шунлыктан һәр укытучы яңалык белән хәбәрдар, аны кабул итә һәм үз практикасында  тормышка ашыра белергә бурычлы.

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре мәгариф системасы алдында яшь буынга белем бирү эчтәлегенә, аның максат-бурычларына, формаларына, укыту предметларының структурасына, аларны укытудагы технологияләргә, белем бирүнең метод һәм алымнарына, эчтәлегенә дә үзгәрешләр кертә.

     Хәзерге вакытта дәресләр федераль дәүләт белем бирү стандарты  шартларына туры килергә тиеш. Укыту һәм тәрбиянең гомуми нәтиҗәләре иҗтимагый, шәхси, танып-белү һәм коммуникатив үсешне тәэмин итеп, укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен үстереп, дөньяны танып белүгә әзерләп, хезмәттәшлеккә, үзлегеннән белем алуга, камиллеккә омтылучы шәхес тәрбияләүгә барып тоташа. Федераль дәүләт белем бирү стандарты   нигезендә дәрескә  түбәндәге таләпләр куела:

-дәреснең барлык этапларында укучыларның мөстәкыйль эшләве;

-укытучы оештыручы ролендә, әзер җаваплар бирми;

- сөйләм активлыгының  югары дәрәҗәдә булуы;

- укучыларның  дәрестә  мәҗбүри рефлексиясе.

     Заманча дәресне проектлаштыру укытучыдан түбәндәге компетенциягә ия булуны сорый: “Укытучы-укучы”  системасы белән идарә итү технологиясен белү, яңа педагогик технологияләрдән файдалану, укучыларга мөсәкыйль белем алу өчен шартлар булдыру, укучылар белән хезмәттәшлек итү, импровизациягә сәләтле булу һәм башкалар.

     Дәреснең тулы эчтәлеге, укучы һәм укытучы эшчәнлеге, универсаль уку гамәлләре (предмет, шәхескә кагылышлы, метапредмет)- барысы да технологик картада урын ала.

Технологик картаның төзелешен  өйрәнү, төрле вариантлары белән танышканнан соң, берсен сайлап алып гамәлдә эшләп карау бүгенге көндә актуаль санала.

     Максат һәм бурычлар.  Проектыбызның максаты булып,  4нче сыйныфта татар теле фәне буенча “Исем”  темасына дәреснең технологик картасын төзү һәм гамәлгә кертү тора.

Хезмәтебезне тормышка ашыру өчен,  түбәндәге  бурычларны билгеләдек:

1. Тема буенча фәнни-методик әдәбиятны уку, анализлау, кирәкле өлешләрне сайлап алу.

2. Дәреснең технологик картасын төзү һәм гамәлгә кертүгә әзерләү.

3.  Курсларда алган белемнәрне гомумиләштерү, тема буенча ФДБС таләп иткән планлаштырылган нәтиҗәләр, укучы һәм укытучы эшчәнлеген технологик картада  күрсәтү.

Тикшеренү объекты – 4 нче сыйныфта татар теле дәресе.

Тикшеренү предметы – Исем сүз төркеме.

Метод һәм алымнар. Өйрәнелә торган материалның характерына карап, тикшеренүнең төп методы булып эзләнү методы сайланды. Әлеге метод үз эченә фәнни һәм методик әдәбиятка күзәтү ясау, педагогик тәҗрибәне технологик карта аша күрсәтү кебек эш алымнарын берләштерә. Дәреснең технологик картасын төзегәндә  коммуникатив, әңгәмә, өлешчә проблемалы укыту методлары, карточка белән эшләү, диалог, монолог, уен кебек төп һәм ярдәмче алымнар кулланылды.

    Проектның фәнни-гамәли әһәмияте

Проект эшендә  4нче сыйныфта “Исем” темасын өйрәнү буенча төзелгән технологик карта китерелде. Әлеге материал кайбер укытучылар өчен дәрес биргәндә  ярдәм итәргә мөмкин.

Дәрес  мотивлаштыру, яңа дәреснең уку мәсәләсен билгеләү, яңа белемнәрне үзләштерү, беренчел тикшерү, ныгыту, мөстәкыйль эш, рефлексия этапларыннан  тора.  Эшебездә  өлешчә проблемалы укыту, мультимедия, сингапур, уен кебек заманча  технологияләр кулландык. Мәгълүматны үзләштерүне җиңеләйтү максатыннан дәрес презентация белән бергә алып барыла. Укучылар үзләренә билге куйганда, презентациягә карап, җавапларны чагыштырып карый һәм хаталарны төзәтә  алалар. Дәрестә укучылар белән индивидуаль эш һәм төркемнәрдә эшләү каралган. Алдагы дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерү һәм кабатлау максатыннан индивидуаль карточкалар әзерләнгән. Яңа теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен тест биремнәре кулланылган.

Проектта катнашучылар: татар теле һәм әдәбияты укытучылары.

Проектны гамәлгә кертү этабы

  1. Әзерлек этабы: Технологик карта төзү буенча фәнни-методик әдәбият белән танышу. Вакыты: 28.11.2016-3.12.2016
  2. Төп этап: 4 нче сыйныфта татар теле дәресенең технологик картасын төзү.  Вакыты: 5.12.2016-13.12.2016
  3. Йомгаклау этабы: Белем бирү мәктәбендә технологик картаны гамәлдә куллану. Вакыты: 2016-2017нче уку елы

Проект эшеннән көтелгән нәтиҗәләр түбәндәгеләр:

Фәнни һәм методик әдәбият исемлеге булдыру;

Технологик картаны язу, гамәлгә кертү өчен әзерләү;

Курсларда алган белемнәргә нигезләнеп, мөстәкыйль рәвештә технологик карталар язу күнекмәсе булдыру.

БЕРЕНЧЕ  БҮЛЕК

ФЕДЕРАЛЬ ДӘҮЛӘТ БЕЛЕМ БИРҮ СТАНДАРТЫ НИГЕЗЕНДӘ БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ИСЕМ СҮЗ ТӨРКЕМЕН УКЫТУ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

Башлангыч сыйныфларда татар теле укытуның эзлекле бер системасы булдырылган. Яңа мәктәпкә аяк баскан бала сүз, иҗек,  җөмлә кебек төшенчәләр белән таныша. Алга таба хәрефләр һәм авазларны аера белергә, укырга, язарга өйрәнә. Теге яки бу предметка, күренешкә   сорау кую юлы аша укучылар сүзләрне төркемнәргә  берләштерү серләренә төшенәләр.

Мәктәптә уку дәверендә бала бик күп сүз төркемнәрен өйрәнә. Һәр сүз төркемен аерым-аерым караганга кадәр, сүз төркемнәре турында гомуми мәгълүмат биреп китү уңышлы.  Болай  иткәндә укучыларга алдагы дәресләрдә өйрәнәчәк материалны үзләштерү, белемнәрен билгеле бер системага салу җайлырак булачак. Мөстәкыйль  сүз төркеме буларак укучы иң беренче  “Исем”  белән таныша, аны  үзенең сөйләмендә актив куллана.

Бүгенге татар теле дәреслекләренә “Исем” сүз төркеменә караган темалар киң итеп бирелә. 1 нче сыйныфта укучылар “предмет” төшенчәсе белән танышалар. Кешеләрне белдергән сүзләргә карата гына—кем?, ә калган сүзләрнең барысына да  нәрсә? соравы куелганын үзләштерәләр; кем? нәрсә? сорауларына җавап булган сүзләрне тексттан табарга, үзләре дә уйлап сүзләр әйтергә һәм язарга, җөмләләр төзергә  өйрәнәләр.

Алдагы сыйныфларда  кем? нәрсә? сорауларына җавап булган сүзләр “Исем” сүз төркеме буларак өйрәнелә.  4 нче сыйныфта исә 1-3 нче сыйныфларда үтелгәннәр барысы да тирәнтен кабатланыла, ныгытыла һәм гомумиләштерелә. Исемнең мәгънәсе, сораулары, җөмләдәге функциясе, ялгызлык һәм уртаклык исемнәр, ялгызлык исемнәрдә баш хәреф, исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары, күплек сан формасын ясаучы кушымчалар, борын авазларына ([н], [ң]), [л] авазына тәмамланган исемнәрнең күплек санда дөрес язылышы, исемнәрнең тартым белән төрләнеше, исемнәрнең килеш белән төрләнеше кебек темалар карала.  Килеш сораулары белән беррәттән җөмләдәге сүзләргә логик сораулар куярга гадәтләнү (урманда — нәрсәдә? кайда?; урманга — нәрсәгә? кая?), килеш исемнәренең ни өчен шулай аталуын мәкаль һәм әйтемнәр, әдәби текстлар үрнәгендә аңлау һәм үзләштерү, килеш кушымчаларын истә калдыру һәм аларны дәрес куллану, килеш кушымчасының, сүзнең соңгы авазы белән янәшә килеп, бертөрле ике тартык хасил иткән очракларының дөрес язылышы буенча ныклы белем бирелә.  Нәтиҗәдә, укучылар тексттан исемнәрне табарга, сораулар куярга, берлек сандагы исемнәргә күплек кушымчалары ялгый белергә, күплек сандагы исемнәрнең күплек кушымчаларын аерырга өйрәнәләр, сүзләрнең килешләр белән төрләнеше кабатланыла, ныгытыла, ялгызлык һәм уртаклык исемнәр, синоним һәм антоним исемнәр өйрәнелә, җөмләдә исемнәрнең ия, хәбәр, аергыч ролен билгеләү бурычы куела.

     Сүз төркемнәре турында белешмә биргәндә, һичшиксез, укучыларның логик фикерләүләрен үстерүгә игътибар итәргә кирәк, чөнки һәр яңа  сүз төркеме элек үткәннәргә нигезләнеп үзләштерелә. Шуңа күрә дә укытучыга сүз төркемнәрен өйрәтүнең билгеле бер системасын булдыру уңышлы. Болай иткәндә, укучылар сүз төркемнәренең үзенчәлекләрен җиңел исләрендә калдыралар. Мәсәлән:

  1. Сүз төркеменә билгеләмә.
  2. Сораулары
  3. Төркемчәләре
  4. Төрләнеше
  5. Ясалышы
  6. Җөмләдә роле

     Башлангыч сыйныфны тәмамлаган бала сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик билгеләрен таный, аера (исемнең санын, килешен, фигыльнең затын, заманын), берлек сандагы исемнәрне килеш белән төрләндерә, ясалышы ягыннан төрен билгели, текстта синоним һәм антоним исемнәрне таный белергә тиеш.

       Исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнүе, берлек һәм күплек санда килүе, аларның җөмләдә баш һәм иярчен кисәкләр булып килә алуы турында аңлатканда, укучыларда булган белемнәргә таяну уңышлы була. Материалны ныгытканда, дәреслектә бирелгән күнегүләрдән башка тагын укучыларның мөстәкыйль фикерләүләрен үстерергә һәм танып-белү эшчәнлекләрен активлаштырырга ярдәм итә алырлык, алган белемнәрен гамәлдә куллана белергә өйрәтерлек башка күнегүләрне дә үткәререгә кирәк була. Мәсәлән:

Түбәндәге сорауларга җавап бирү.

Бирелгән сүзләр барысы да исем була аламы? Булмаса, ни өчен? Ул исемнәр нинди мәгънә белдерәләр?

  1. Китап, дәфтәр, ишек, тәрәзә, күлмәк;
  2. Җәй, көз, яңгыр, буран, җил;
  3. Акыллы, күркәм, матур, кыю, сабыр, тыйнак;

Бирелгән исемнәрне мәгънәләре буенча төркемнәргә аерып язу: эшче, игенче, урындык, урман,  болын,  давыл, җил, яшен, имән, ат, бозау, сыер.

1)        профессия белдерүче: эшче, игенче;

2)        предмет исемнәрен белдерүче: урындык, урман, болын, имән;

3)        хайван исемнәре: ат, бозау, сыер;

4)        табигать күренешләрен белдерүче: җил, яшен, давыл;

4нче сыйныфта укучылар тарафыннан тапшырыласы министерство тестларында да исем темасына караган биремнәр шактый урынны алып тора.

Шунлыктан проектның темасын да “Исем” сүз төркемен өйрәнүгә багышладык.

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

ИСЕМ ТЕМАСЫ БУЕНЧА ТЕХНОЛОГИК КАРТА

2.1. Технологик карта турында гомуми мәгълумат

Технология -  ул билгеле бер  вакыт аралыгында, ничек, нишләргә кирәк дигән сорауга төгәл җавап. Дәреснең технологик картасы – дәрес сценариясенең гомумиләштерелгән-график чагылышы, аны проектлаштыруның нигезе, индивидуаль эш методларын чагылдыру чарасы.

Харисов Фираз Фахразович фикере буенча, технологик карта- дәресне сыйфатлы һәм нәтиҗәле итеп укытуны тәэмин итәрдәй методик эшчәнлекнең заманча формасы, проектлаштруның нигезе, федераль дәүләт белем бирү стандарты таләпләре буенча нәтиҗәлелеккә ирешү.

Дәрес барышын технологик карта  формасында язу  дәресне әзерләгәндә үк һәр этапта уку эшчәнлегенең төрләре, чаралары,  методлары, эчтәлегенең ни дәрәҗәдә дөрес һәм төгәл сайланганлыгын бәяләргә мөмкинлек бирә. Алдагы адым – дәреснең һәр этабын бәяләү, эчтәлекне дөрес сайлауны, кулланылган метод һәм формаларның төгәллеген бәяли.

Технологик карта – технологик документ формасы. Анда әйберне эшләп чыгаруның тулы процессы, операцияләр һәм аларның состав  өлешләре, материаллары, производство җиһазлары һәм технологик режим, әйберне эшләп чыгару өчен кирәкле вакыт, эшчеләрнең квалификациясе һәм башкалар языла.

Заманча дәрес структурасы хәрәкәтчән булырга, анда максатчан эшчәнлеккә берләштерелгән төрле эш төрләре тупланырга тиеш. Мөһим момент – укытучы укучының кирәкле юнәлештәге инициативасын хуплый һәм укучының үз эшчәнлеген оештыруына өстенлек бирә.

     Федераль дәүләт белем бирү стандартын тормышка ашыру белән бәйле рәвештә дәреснең структур өлешләрендә дә үзгәрешләр күзәтелә. Монда, гомумән, күптөрлелек хөкем сөрә. Укытучылар‚ дәреснең төзелешен билгеләгәндә, төрле чыганаклардан файдаланып, дәреснең этапларын төрлечә билгелиләр. Әмма дәреснең  структур өлешләре үзенчәлекле булып саналган яклары, вазифалары бар.  Мәсәлән,  оештыру һәм мотивлаштыру өлешләре мөһим момент булып санала. Чөнки биредә аның вазифасы укучыларда уңай психологик халәт тудыру белән бергә дәресне өйрәнүгә җиңел һәм уңышлы гына алып кереп китү буларак билгеләнә.

Дәресне планлаштыруның бер формасы буларак, дәреснең технологик картасы таблица рәвешендә төзелә. Дәрес этаплары вертикаль буенча языла.

Түбәндәге дәрес структурасын тәкъдим итәбез:

  1. Мотивлаштыру-ориентлашу.

-Уңай психологик халәт.

-Узган дәрестә өйрәнелгән УМ искә төшерү.

  1. УМ куюга әзерлек.

-Проблемалы бирем

-Теманы бергәләп ачу, максатлар билгеләү.

  1. Яңа белемне үзләштерү.Модель төзү
  2. Үзләштерүне беренчел тикшерү.
  3. Белемнәрне ныгыту.
  4. Ял минуты.
  5. Үз-үзеңне тикшерү элементы белән мөстәкыйль эшләү.
  6. Рефлексия
  7. Өй эше.

Технологик карта кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә: кайсы эш төрләрен  һәм нинди эзлеклелектә башкару, вакытын алдан хәл итү, материалны алдан планлаштыру, белем бирү нәтиҗәсенә йомгак ясау. Ул дәреснең эчтәлеген гомуми формада бирә. Шуңа күрә кушымта рәвешендә  презентация, тестлар, биремнәр, сораулар бирелә ала.

Укытучы, аның укыту процессына мөнәсәбәте, аның иҗадилыгы һәм профессиональлеге, аның һәр баланың сәләтен ачарга теләге – бу төп чыганак. Мәктәптә укыту-тәрбия процессын оештыруга федераль дәүләт белем бирү стандартының  яңа таләпләре аннан, ягъни укытучыдан башка яши алмый. Күп нәрсә укытучының характерыннан, аның профессиональ әзерлегеннән тора. Әгәр дә кеше яңалык өчен ачык, үзгәрешләрдән курыкмый икән, аз вакыт эчендә дә яңа шартларда беренче ышанычлы адымнарын ясый башлый.

Технологик картаның төзелешен  өйрәнү, төрле вариантлары белән танышканнан соң, берсен сайлап алып гамәлдә эшләп карау бүгенге көндә актуаль санала.

2.2. 4нче сыйныфта татар теле фәне буенча “Исем”  темасына дәреснең технологик картасы

Тема: “Исем сүз төркеме турында гомуми төшенчә”

Класс: 4 класс

УМК: Татар теле, Р.Х.Ягъфәрова, Р.Ә.Асылгәрәева.

Уку  предметы: татар теле

Дәреснең тибы: яңа белемнәрне үзләштерү (УМ кую һәм чишү)

Кулланылган ысул: өлешчә эзләнү, әңгәмә, коммуникатив.

Төп һәм ярдәмче алымнар: карточка белән эшләү, диалог, “Кем тизрәк?”, “Мин башлыйм, син дәвам ит” уены

Дәреснең темасы : “Исем турында гомуми төшенчә”.

Максат:        

Исем турында гомуми төшенчә  бирү.

Бурычлар:

укучыларның белемендә эзлекле бер система  булдыру;

матур язу һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү;

укучыларны  фикер йөртергә күнектерү;

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы:

-Татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

Метапредмет нәтиҗәләре:

Танып-белү УУГ:

- Дәреслек белән эшләү.

- Аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу

-Текстта әйтелә торган төп фикерне таба белү

- Объектларны чагыштыру.

- Фикерне логик чылбырга салу.

Коммуникатив УУГ: -Укытучы сөйләмен тыңлау һәм аңлау

–Диалог төзүдә катнашу.

- Фикерне дәлилли итеп җиткерә белү

-  Мәгълүматны   туплау өчен күмәк эш башкару

Регулятив УУГ: -Дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру

-          Ихтыяр көче, максатсатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

-          Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

-          Эш сыйфатына бәя бирә белү.

-          Нәтиҗә ясый алу. (Нәрсә белде, нәрсәгә өйрәнү икәнен билгели белү).

-          Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясый алу.

Предмет буенча: “Исем” темасы буенча күнегүләр эшләү,  биремнәрне үти алу.

Дәреснең этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ

I.Оештыру. Мотивлаштыру

1.Уңай психологик халәт тудыру

 (1 мин.)

Максат:

уңай халәт тудыру аша уку эшчәнлегенә әзерләү.

-Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

Хәерле иртә!

Хәерле иртә кошларга,

Хәерле иртә, Барлык дусларга!

– Яныгыздагы иптәшегезгә кояшлы көн теләгез,

– Каршыдагы иптәшегезгә кояшлы көн теләгез,

– Хәерле көн теләгез,

– Бер-берегезгә яхшы теләкләрегез өчен рәхмәт әйтегез.

– Укучылар! Бер-беребезгә елмаешып алыйк. Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик. Барыгыз да дәрескә әзерме?

бер-берсен сәламлиләр.

дәрескә әзерлекне тикшерәләр

(Ш) Укытучы укучы мөнәсәбәтләре

(Р) Дәреснең формасын максатын формалаштыру

2.Узган дәреснең УМ искә төшерү (7 мин.)

Максат:

уйлау, фикерләү сәләтләрен  үстерү: сүзләрнең ясалышы  буенча укучыларның белемнәрен тикшерү.

Бүгенге татар теле  дәресен  башлап җибәрәбез, игътибарлы булыгыз. Башта узган дәресләрнең укыту мәсьәләләрен кабатлап үтәрбез.

Нәтиҗә ясагыз:

Укучылар карточкаларны алалар, сүзләрнең ясалышы ягыннан төрләрен билгелиләр:

парлы, кушма, ясалма, тезмә.

Ясалышы буенча сүзләр кушма, парлы, тезмә, ясалма булалар. (схемаларын әйтәләр)

(Ш) Укуга мотив булдыру

(Т.б) Үтелгән темага туры килгән сүзләрне табу

(Р) Хаталарны табу, нәтиҗә ясау.

II.Яңа дәрескә УМ билгеләүгә әзерлек.

(8 мин)

Максат:  “Кем тизрәк?” уены аша яңа теманы ачыклау.

Теманы ачу.

Максат билгеләү.

1. Парларда эш.

– Ә хәзер без сезнең белән «Кем тизрәк?» дигән бер уен уйнап алырбыз. Сезгә бирелгән иҗекләрдән сүзләр төзеп язарга кирәк. Кайсы пар тизрәк төгәлли? Кайсы пар күбрәк сүз төзи?

(Һәр өстәлгә иҗекләр язылган бишәр карточка бирелә.)

МӘК-ТӘП, УКУ-ЧЫ, КОШ-ЧЫК, ДУС-ЛЫК, ДӘ-РЕС

2. Матур язу күнегүләре.

– Бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз? (Предмет һәм затларны белдерәләр.)

– Алар нинди сорауга җавап бирәләр? (Кем? нәрсә?)

– Димәк, дәресебезнең темасы ничек була инде? (Сүз төркемнәре. Исем.)

“Татар теленнән презентацияләр” дискы белән эш итү.

– Үз алдыбызга нинди максат куярбыз?

Карточкаларны туры китереп урнаштыралар.

Дәфтәрләргә матур итеп язалар: Мәктәп, укучы, кошчык, дуслык, дәрес.

Сорауларга җавап бирәләр.

Үзләре максат куялар: (Максат: исем сүз төркеме турындагы белем һәм күнекмәләрне камилләштерү, үстерү.)

(КУУГ) парларда эшләгәндә үзара хезмәттәшлеккә

 ия булу.

(РУУГ) эшчәнлекне оештыру

(Т.б)  Уку мәсьәләсен чишү

юлларын эзләү

(ШУУГ) чисталык сыйфатларына ия булу

III.Яңа белемнәрне үзләштерү. Модельләштерү.

(6 мин)

Максат: эзләнү юлы аша укучылар исемнең  үзенчәлекләрен билгеләүгә ирешү

(Кагыйдә чыгару.)

– Димәк, без, югарыда әйтелгәннәргә нигезләнеп, нинди кагыйдә чыгара алабыз?

– “Кем?»  соравына җавап бирүче сүзне табыгыз. (Укучы.)

–“Нәрсә?»  соравына җавап бирүче сүзне табыгыз. (Мәктәп, кошчык, дуслык, дәрес.)

–Нәтиҗә ясагыз:  . Мисаллар уйлап әйтегез.

Моделен төзеп карагыз:

Укучылар кагыйдә чыгаралар:

(Предметларны белдереп, кем? нәрсә? сорауларына җавап биргән сүзләр исем дип атала.)

Татар телендә кем? соравына бары тик кешеләрне белдергән сүзләр генә җавап бирә, ә калган барлык сүзләргә карата нәрсә? соравы кулланыла(Укучыларның җаваплары.)

Модельләштерәләр.

ИСЕМ

-сүз төркеме

-Кем? Нәрсә? соравына җавап бирә

-предметны белдерәләр

-Кешеләргә Кем? соравы, башка предметларга нәрсә? соравы куела.

(Ш) Эзләнү характерындагы биремне үтәү

(Р)  төзәтмәләр кертү, нәтиҗә ясау.

(К) укытучы белән хезмәттәшлек буулдыру

(Т) тиешле сүзне табу

IV. Үзләштерүне беренчел тикшерү.

(10 мин)

Максат: белемне ныгыту .

113нче күнегү

V.Белемнәрне ныгыту.

114нче күнегү

1. Дәреслек белән эш.

– Ә хәзер дәреслекләрдән 113 нче күнегүне табабыз. Биремне укыйбыз.

– Күнегүне башта телдән эшлибез. Аннан дәфтәргә язабыз. Сорауларга җавап бирәбез:

1) Исем нәрсәне белдерә?

2) Исем нинди сорауларга җавап бирә?

2. 114 нче күнегү белән эш.

– Түбәндәге лексик-тематик төркемнәргә  сүзләр язарга.

•        Җәнлекләр: …. (куян, тиен, бурсык, ас, йомран)

•        Үсемлекләр: … (чыпчык, сандугач, карга, саескан, карлыгач)

•        Кешеләр: … (абый, әти, бабай, әби, дус)

(исемнәрне табарга, нәрсә белдерүен әйтергә)

-Исем предметны белдерә.

-Кем? Нәрсә? Сорауларына җавап бирә.

Дәфтәрләргә күнегүне язалар, биремне үтиләр:

Җәнлекләр: …. (куян, тиен, бурсык, ас, йомран)

Үсемлекләр: … (чыпчык, сандугач, карга, саескан, карлыгач)

Кешеләр: … (абый, әти, бабай, әби, дус)

(Р)  Үз тәҗрибәсеннән чыгып күнегүне эшләү

(Т.б) Төп төшенчәләрне аера белү.

(К) Сыйныфташы белән уку

VI.Ял минуты

(2 мин)

максат: эш төрен үзгәртү, тема буенча белемнәрне камилләштерү

 «Мин башлыйм, син дәвам ит!» уены 

Музыка кую, карточкалар әзерләү

(укучылар бию көенә хәрәкәтләнәләр; көй туктауга, махсус әзерләнгән биремле карточкаларны алалар).

(алдагы сүз тәмамланган хәрефкә башланган исемнәр уйлап әйтәләр).

Балачак, кошчык, курчак, кием, машина.

(Ш)  Тема буенча фикерләрен уртаклашү

(П) Исемнәрне табу, тиешлесен дәвам итә белү

(Т.б) карточкадан тиешле җавапны таба алу

VII. Мөстәкыйль эш

(7 мин)

Максат: Өйрәнелгән тема буенча укучыларның белемен тикшерү.

Бәяләү. (Бер-берсен бәялиләр)

-Үз-үзләрен бәялиләр

1. Текст тәкъдим итү,  парларда эшләү.

– Текстны укып, исемнәрне табыгыз, сораулар куегыз һәм калын хәрефләр белән бирелгән ике сүзне сүз төзелеше ягыннан тикшерегез.

(Эшләрне тикшерү.)

Нәтиҗә: Исемнәргә нинди кушымчалар ялгана? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

Алдан эшләп бетерүчеләргә тест тәкъдим итәргә мөмкин:

1.Предметларның исемен белдереп, кем? нәрсә? Сорауларына җавап булып килә торган сүзләр ничек атала?

а)сыйфат

б)исем

в)фигыль

2.Исем сүз төркеменең белдергән сораулары:

а)кем? нәрсә?

б) нинди?

В)нишли? нишләде?

3. Кайсы рәттәге сүзләр барысы да исем сүз төркеменә керә?

а) утыра, уйлый, сөйли

б) зәңгәр, караңгы, ак

в)китап, дәфтәр, өстәл.

4. Исем сүз төркеме предметның

а) билгесен

б) исемен

в) эш-хәрәкәтен белдерә.

5.Кайсы рәттәге сүз исем сүз төркеменә буйсынмый?

а) ручка, укучы, урындык

б) парта, тәрәзә, шкаф

в)утыра, идән, тартма.

Укучылар текстны укыйлар, биремнәрне үтиләр;

-исемнәрне  табалар, сорау куялар;

-сүз төзелеше ягыннан тикшерәләр;

-бер-берсен тикшерәләр;

-бәялиләр.

Алдан эшләп бетерүчеләр тест биремнәрен үтиләр.

(К)Төркемнәрдә һәм парларда эшләү

(К)Башкалар фикерен исәпкә алу

(Р)Бәяләү, төзәтмәләр кертү

(Ш)Фикереңне дәлилли белү

VIII. Рефлексия.

Максат: үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәсен бәяләү 2 мин

Укучылар, дәресебез ахырына якынлашып килә,

 Әйдәгез барыбыз да чыгу билетларын алыйк. Билетлар түләүле. Бәясе: сезнең фикерләрегез. Бүгенге дәрестә кайсы юнәлештә авырлыклар тойдыгыз, шулар хакында билгеләп калдырачаксыз. Алдагы дәрестә сезнең фикерләрне истә тотып, дәресебезне башлап җибәрербез.

Бәясе: Сезнең фикерләрегез!

-Исемнәрне   билгеләүдә авырлыклар тоям.

-Сораулар куюда кыенлыклар кичерәм.

-Башка фикерләр:

Билетларга үз фикерләрен язалар.

(Ш)Үз фикереңне әйтә белү

(К)Башкаларның фикерен тыңлау һәм аңлау

IX. Өй эше бирү.

(2 мин)

1.Дәреслек, 55 нче бит, 116 нчы күнегү: сүзләрне укыгыз һәм нинди сүз төркеме икәнен билгеләгез.

2. 117нче күнегү: рәсем буенча исемнәр кулланып,  хикәя төзергә.

3. Әдәби укудан 2 җөмлә язарга, исемнәрне табарга.

Мин бүген сездән канәгать. Әйдәгез, бер-беребезне мактап алыйк.  Иптәшләребезгә дә рәхмәт әйтеп саубуллашыйк.

“Без уңганнар, без булганнар, без булдыклылар!”

Башкаларның фикерен тыңлау һәм аңлау (К)

ЙОМГАК

Технологик карталар төзү укытучыдан бик күп вакыт таләп итсә дә,  ул дәреснең һәр этабын, укытучы һәм укучы эшчәнлеген, универсаль уку гамәлләрен төгәл чагылдыру белән үзенчәлекле.

4нче сыйныф укучылары өчен дәреснең технологик картасын төзегәндә иҗади характердагы ысулларны- өлешчә эзләнү, коммуникатив ысул, әңгәмәне кулланырга тырыштык.  Карточка белән эшләү, диалог, “Кем тизрәк?”, “Мин башлыйм, син дәвам ит” уены кебек төп һәм ярдәмче алымнардан файдаландык, “Мәгариф һәм Вакыт” нәшрияты  тарафыннан чыгарылган “Татар теленнән презентацияләр” дискын кулландык.

Уйлау, эзләнүне таләп иткән презентацияләр аша укучыларда   татар телен өйрәнүгә тотрыклы кызыксынучанлык  үстерү һәм шул нигездә һәр укучы шәхесен үсеш режимына чыгару, уку-укыту субъектын тәрбияләү, ягъни  аның алдында торып баскан мәсьәләләрне мөстәкыйль рәвештә хәл итәргә омтылган , үзүсешкә  ия булган кешене тәрбияләргә  мөмкин.

Дәресне оештыруда заманча технологияләрдән файдаландык. Мисал өчен, яңа дәрескә уку мәсьәләсе билгеләү этабын  проблемалы укыту элементлары, мультимедия презентациясе, ял итү өлешендә уен, рефлексия этабын сингапур технологияләре аша тәкъдим итеп, уку материалын аңлаешлырак итеп җиткерергә, белемнәрне системага салырга, үзлектән белем алуны яхшыртырга тырыштык.

Сүзебезне йомгаклап, шуны әйтәсебез килә: дәрестә  яңа булган бирем-ситуацияләр кулланган вакытта  укучыларның аңлы рәвештә укуга теләге арта,ул фән белән ныграк кызыксына башлый, уз эшенә җаваплы карый, төркемдә үзара тарсынмыйча аралашырга өйрәнә.Иптәшләренең фикерләрен бәяли,хөрмәт итә. Шулай ук укучының танып белү эшчәнлеге камилләшә,ул үзендә ышаныч тоя, эшкә омтылышы көчәя. Шуңа күрә дәреснең һәр этабын алдан уйлап, төрле эш алымнарын кертеп планлаштырырга кирәк.

                                            ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

Методик хезмәтләр

  1. Казачкова, С.П.  Начальная школа. Требования стандартов второго поколения к урокам и внеурочной деятельности. М., “Планета”, 2014.
  2. Миронов А.В. “Как построить урок в соответствии  ФГОС?” Волгоград : Учитель, 2014. - 174 с.

Фәнни хезмәтләр

  1. Харисов Ф.Ф. Татар теле: яңача укыту юнәлешләре.-Казан, 2015.-53б.
  2. Ягъфәрова Р.Г. Татар теле 4 нче сыйныф (2 кисәктә), Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2014.

Электрон ресурслар

  1. Сәгъдиева Р.К., Хөснетдинов Д.Х.  Татар теленнән презентацияләр-664 слайд. Казан, “Мәгариф һәм Вакыт” нәшрияты
  2. Технологик карта: дәреснең оештыру өлеше.  Электронный ресурс:  режим доступа:  http://magarif-uku.ru/teachers-room/tekhnologik-karta-deresnen-oeshtyru-ol/


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Статья по теме: Педагогический проект. Метод проекта в образовательном процессе: Международный школьный проект в рамках подготовки к устному экзамену на немецкий языковой диплом.

Эта статья может вызвать интерес у учителей немецкого языка, а также у учащихся, изучающих немецкий язык. В проекте принимали учащиеся 10 а класса нашей школы ГБОУ СОШ № 481. Тема проекта - &quo...

Проект? Проект… Проект!

Литературный проект как средство проверки усвоения изученного по литературе материала....

Проект? Проект… Проект!

Литературный проект как средство проверки усвоения изученного по литературе материала....

Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцветы»

Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцв...

Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцветы»

Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцв...