9 сыйныфта татар теленнән төп дәүләт имтиханында изложение язу эзлеклелеге
план-конспект урока (9 класс)

Әюпова Алсу Фаит кызы

Укучылар татар теленнән төп дәүләт имтиханында ике тапкыр тексттны тыңлыйлар. Тыңлаганда язып барырга мөмкинлек бар. 1 кат укылгач, 3-4 минут вакыт бирелә. Икенче кат укыла. Аннары укучылар караламада изложениене язалар. Эш барышында сүзлектән файдаланырга мөмкин. Изложение язарга өйрәнгәндә балалалардан сөйләм осталыгы, төрле орфографик, пунктуацион, грамматик, фактик хаталар ясамау сорала.  Татар теленнән төп дәүләт имтихан эше тулаем язма эш дип атала. Чөнки ул изложение һәм сочинение өлешеннән тора. Сочинение изложениедәге билгеле бер җөмләләрдәге булган проблемадан чыгып языла.   

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Дәрес фрагменты35.09 КБ
Файл prezentatsiya.pptx98.69 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы “Кадер урта гомуми белем мәктәбе”

9 класс, татар теле буенча дәрес фрагменты

Тема: Татар теленнән төп йомгаклау имтиханында изложение язу эзлеклелеге

             Татар теле һәм әдәбияты укытучысы: Әюпова Алсу Фаит кызы

Кадер

2019

Дәрес максаты:

      1. Изложение язу күнекмәләрен гомумиләштерү (микротемаларның төп фикерен, вакыйгаларның эзлеклелеген  билгели белү, сөйләм төгәллеге һәм бәйләнешлелегенә, хаталарсыз язуга ирешү);

      2. Укучыларда фикерләү, нәтиҗәләр чыгару, бер-береңә ярдәм итү кебек сыйфатлар тәрбияләү;

     3. Туган телгә, туган илгә мәхәббәт, канатлы дусларыбызга карата мәрхәмәтлелек хисләре һәм кешелеклелек хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: текст, “Татар теленең орфографик  сүзлеге», компьютер, проектор, слайдлар, карточкалар, Мәрди Рәфыйковның “Ятим” исемле хикәясе.

Предметара бәйләнеш: татар теле һәм әдәбият.

Эш төрләре (алымнар): сорау-җавап, проблемалы сорау, карточкалар белән эшләү  һ.б.

Дәрес планы:

Дәрес элементлары

Вакыт

1

Оештыру моменты

1 мин

2

Актуальләштерү

2 мин

3

Төп өлеш (текстны тыңлау)

7 мин

4

Ныгыту (карточкалар белән эш)

7 мин

5

Өй  эше (бирелгән җөмлә буенча сочинение язып килергә)

2 мин

6

Йомгаклау

1 мин

        Дәрес барышы:        

Эпиграф: Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен. (татар халык мәкале)

  1. Оештыру. Дәрескә хәзерлек, уңай халәт тудыру. Хәерле көн, хөрмәтле кунакларыбыз, укучыларыбыз. Бүгенге гадәти булмаган көнне, укучылар, без сезнең белән “Татар теленнән төп дәүләт имтиханында изложение язу эзлеклелеге” дигән темага кечкенә генә дәрес фрагменты күрсәтәбез. Дәрестә текст буенча эшләрбез.  Микротемаларга, авыр язылышлы һәм аңлашылмаган сүзләргә игътибар итәрбез, туры сөйләмле җөмләләрне, аерымланган хәлле җөмләләрне билгеләүгә басым ясарбыз.

  1. Актуальләштерү. Экрандагы слайдка игътибар итәбез. Анда мондый юллар бар.
  • Бу юлларны ничек аңлыйсыз?
  1. Төп өлеш. Текст буенча эш. (тыңлыйбыз) Текст укылганда сезгә язып бару мөмкинлеге була. Иң мөһиме даталар, фактлар, терәк сүзләр язылырга тиеш. Изложение язу барышында укучы микротемаларны билгели, һәр абзацның төп фикерен ачыклый, һәм вакыйгаларны эзлекле рәвештә формалаштыра. Текстны беренче тапкыр тыңлаганда, аның эчтәлеген һәм авторның фикерен аңларга тырышыгыз.

Һәрбер өстәлдә татар теленең орфографик сүзлеге.

Текстны тыңлау (яза алганча язып бару)

Ятим

      Көз иде.  Яңа гына кар төшкән.  Хуш исле печән салынган чанага ятып, урманга таба барабыз.  Тын урманны яңгыратып ат пошкыра.

Урман каравылчысы Вәлиәхмәт абый Себер шахталарында йөреп пенсиягә чыккан да, кайтып, урманны сакларга алынган. Тик аның кебек кырыс холыклы кешегә урман бик килешеп бетми иде. Урманның җанлы тормышы бар, ә тормыш ягымлылыкны, игътибарлы булуны, күзәтеп-белеп яшәгәнне ярата.

Без Вәлиәхмәт абый янына якынлашып килә идек, кинәт ул безнең күз алдында сәнәк очындагы печәнен ташлады да, бик каты селтәнеп, ниндидер җан иясен бәреп төшерде.  Мин кар өстендә аксыл чуар кош селкенүен күрдем.  Эчем жу-у итте.

 –Вәлиәхмәт абый, нишләдең син,ябалакны үтергәнсең бит!- дип кычкыруымны сиздем.

Ул миңа карады да:        

-Үлсә ни,тавык урлый бит ул,-диде.

Аның җавабын ишетсәм дә,колагыма алмадым, бөтен белгәнемне берьюлы һәм кырыс итеп әйттем:

- Вәлиәхмәт абый, бу кошны ябалак дип атыйлар. Синең якын дустың, беләсең килсә, урманны , йортыңны саклый. Монда да тычкан чыелдавын ишетеп килгән, постта булган ул. Бер дә мәрхәмәтең юк икән синең!

Соңгы сүземне тавышны күтәреп әйттем. Урман каравылчысы кабат миңа карады. Йөзендә үкенү-гаҗәпләнү күренде. Вәлиәхмәт абый, нидер уйлап  ябалакның томшыгына җылы сулышын өрде. Ләкин аңа ярдәм кирәкми иде инде. Ул Вәлиәхмәт абыйның учында мәңгегә тынып калды.

 Хәзер уйлыйм: ябалакның берсе һәлак булгач, икенчесе ятим калган ич. Язгы көннәр якынлашкан саен, шул ятиме газаплана. Урманыннан инешкә кадәр парын эзләп килә. Кич җиттеме, аваз сала:

- Кайда син, яныма кил!        

Ә без, кешеләр, шул ятимнең хәлен аңламыйбыз.

(Мәрди Рәфыйков)

(сюжет бармы, бар, сюжетны күз алдына китерү)        

  • Микротемаларны билгеләү, текстның нинди мәгънәле кисәкләргә бүленгәнен билгеләү (ягъни композицион төзелешен карау)
  • Кайсы җөмләдә төп фикер ятканны билгеләү

 – текстның стилен билгеләү (әдәби стиль)

4. Ныгыту. Карточка: Абзацларны тиешле тәртиптә куярга

1) Ә без, кешеләр, шул ятимнең хәлен аңламыйбыз.

2) Без Вәлиәхмәт абый янына якынлашып килә идек, кинәт ул безнең күз алдында сәнәк очындагы печәнен ташлады да, бик каты селтәнеп, ниндидер җан иясен бәреп төшерде.  Мин кар өстендә аксыл чуар кош селкенүен күрдем.  Эчем жу-у итте.

3)      Көз иде.  Яңа гына кар төшкән.  Хуш исле печән салынган чанага ятып, урманга таба барабыз.  Тын урманны яңгыратып ат пошкыра.

4) Урман каравылчысы Вәлиәхмәт абый Себер шахталарында йөреп пенсиягә чыккан да, кайтып, урманны сакларга алынган. Тик аның кебек кырыс холыклы кешегә урман бик килешеп бетми иде. Урманның җанлы тормышы бар, ә тормыш ягымлылыкны, игътибарлы булуны, күзәтеп-белеп яшәгәнне ярата.

Җавап: 1)3 2)4 3)2 4)1

Текст эчтәлегенә нигезләнеп,  сорауга җавап бирегез. Дөрес җавапның номерын түгәрәккә алыгыз.

Кайсы җөмлә түбәндәге сорауга җавап була ала?

Ябалак кешеләргә ничек ярдәм итә?

  1. Ә без, кешеләр, шул ятимнең хәлен аңламыйбыз.
  2. Синең якын дустың, беләсең килсә, урманны, йортыңны саклый.
  3. Тын урманны яңгыратып ат пошкыра.
  4. Соңгы сүземне тавышны күтәреп әйттем.

Караламага язу.

Изложение язудагы кыен очракларга игътибар итү:

 Хаталар өстендә эш. (Сүзлек белән эш)

Хаталар нинди була? Орфографик, пунктуацион, грамматик хаталар,  сөйләм хаталары, фактик хаталар.

Карточка. Орфографик хаталар

  1. Беръюлы, үкенү гәҗәпләнү, һолык, игьтибарлы, кәдәр
  2. вәлиәхмәт абзый, сембер
  3. пошкора, тормошо, йортоңно

Карточка. Пунктуацион хаталар. Тиешле тыныш билгеләрен куярга

Вәлиәхмәт абый нишләдең син ябалакны үтергәнсең бит  дип кычкыруымны сиздем

  1. : , . , ? ,
  2. - , , ! - .
  3. “ , , , , -
  4. - , . - .

Карточка. Грамматик хаталар.

пенсияга,     2) )чыелдауы      3) селкенеүн       4) мондада

Карточка. Сөйләм хаталары

         1)ат кычкыра

2)аваз куя

          3) колагыма куймадым

Карточка. Фактик хаталар

   1)Хуш исле печән салынган чанага ятып, болынга таба барабыз.  

     2) - Вәлиәхмәт абый, бу кошны карга дип атыйлар

 Бар булган хаталарны тикшереп чыкканнан соң, эшне акламага күчерәбез.           

5.Өй эше. Мәрди Рәфыйковның “Ятим”тексты буенча сочинение язарга. Текст ахырында китерелгән  “Хәзер уйлыйм: ябалакның берсе һәлак булгач, икенчесе ятим калган ич. Язгы көннәр якынлашкан саен, шул ятиме газаплана. Урманыннан инешкә кадәр парын эзләп килә. Кич җиттеме, аваз сала:

- Кайда син, яныма кил!        

Ә без, кешеләр, шул ятимнең хәлен аңламыйбыз” дигән  сүзләр буенча,  матур әдәбияттан 2 мисал, яки матур әдәбияттан 1 мисал, тормыштан 1 мисал кулланып, сочинение язарга.

6.Йомгаклау


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы: Әюпова Алсу Фаит кызы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы “Кадер урта гомуми белем мәктәбе ” 9 класс, татар теле буенча д әрес фрагменты

Слайд 2

Татар теле ннән төп йомгаклау имтиханында изложение язу эзлеклелеге

Слайд 3

Кеше булу кыен т үгел, кешелекле булу кыен. ( татар халык мәкале )

Слайд 4

Дөреслеген тикшер! Карточка: 1 ) Көз иде . Яңа гына кар төшкән . Хуш исле печән салынган чанага ятып , урманга таба барабыз . Тын урманны яңгыратып ат пошкыра . 2) Урман каравылчысы Вәлиәхмәт абый Себер шахталарында йөреп пенсиягә чыккан да, кайтып , урманны сакларга алынган . Тик аның кебек кырыс холыклы кешегә урман бик килешеп бетми иде . Урманның җанлы тормышы бар, ә тормыш ягымлылыкны , игътибарлы булуны , күзәтеп-белеп яшәгәнне ярата . 3)Без Вәлиәхмәт абый янына якынлашып килә идек, кинәт ул безнең күз алдында сәнәк очындагы печәнен ташлады да, бик каты селтәнеп, ниндидер җан иясен бәреп төшерде. Мин кар өстендә аксыл чуар кош селкенүен күрдем. Эчем жу-у итте . 4) Ә без, кешеләр, шул ятимнең хәлен аңламыйбыз.

Слайд 5

Дөреслеген тикшер! Карточка. Ябалак кешеләргә ничек ярдәм итә? Җавап: Синең якын дустың, беләсең килсә, урманны, йортыңны саклый .

Слайд 6

Дөреслеген тикшер! Карточка . Орфографик хаталар Берьюлы , үкенү-гаҗәпләнү , холык , игътибарлы , кадәр В әлиәхмәт абзый, Сембер пошкыра , тормышы, йортыңны Карточка. Пунктуацион хаталар. Тиешле тыныш билгеләрен куярга Вәлиәхмәт абый нишләдең син ябалакны үтергәнсең бит дип кычкыруымны сиздем Җавап: - , , ! - .

Слайд 7

Дөреслеген тикшер! Карточка . Грамматик хаталар. 1)пенсиягә, 2) ) чыелдавы 3) селкенүен 4) монда да Карточка. Сөйләм хаталары 1)ат пошкыра 2)аваз сала 3)колагыма элмәдем Карточка. Фактик хаталар 1) Хуш исле печән салынган чанага ятып , болынга таба барабыз . 2) - Вәлиәхмәт абый , бу кошны ябалак дип атыйлар

Слайд 8

Хата төре Нинди хаталар еш күзәтелә? орфографик сыйфатларда -рак, -рәк чагыштыру дәрәҗәсе кушымчалары язылышы; алынма сүзләр ( гарәп-фарсы сүзләре ); парлы , кушма, тезмә сүзләр язылышы; ъ, ь билгеләре язылышы пунктуацион кереш сүзләр янында тыныш билгеләре куелышы; ия белән хәбәр арасында сызык куелышы; аерымланган кисәкләр янында тыныш билгеләре; туры һәм кыек сөйләм язылышы; кушма җөмләдә тыныш билгеләре куелышы. грамматик ия белән хәбәрнең ярашуы; тиңдәш кисәкле җөмләләр төзелеше белән бәйле хаталар; фигыльләрдә заман формалары; җөмләдә сүз тәртибе; артык аффикслар куллану; сөйләм хаталары Фактик хаталар алмашлыкларны уңышлы кулланмау; тиешле стилистик бизәкле сүзләрне дөрес кулланмау; диалекталь лексика кулланылышы Даталар белән бәйле хаталар Е ш очрый торган хаталар

Слайд 9

Өй эше . Мәрди Рәфыйковның “ Ятим”тексты буенча сочинение язарга . Текст ахырында китерелгән “Хәзер уйлыйм: ябалакның берсе һәлак булгач, икенчесе ятим калган ич. Язгы көннәр якынлашкан саен, шул ятиме газаплана. Урманыннан инешкә кадәр парын эзләп килә. Кич җиттеме, аваз сала: - Кайда син, яныма кил! Ә без, кешеләр, шул ятимнең хәлен аңламыйбыз” дигән җөмләләр буенча, матур әдәбияттан 2 мисал, яки матур әдәбияттан 1 мисал, тормыштан 1 мисал кулланып, сочинение язарга.

Слайд 10

Барыгызга да уңышлар телибез


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

7 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

XI сыйныфта татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшыруга әзерләнү (татар мәктәпләре өчен)

11 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән имтихан тапшыру өчен күрсәтмә вариант буларак тәкъдим итәм. Шулай ук имтихан тапшыручы укытучыларга да файдасы тияр дип уйлыйм....

9 сыйныфта татар теленнән төп дәүләт имтиханында изложение язу өчен текст.

Менә берничә ел рәттән инде безнең укучыларыбызга туган телләрдән төп дәүләт имтиханын сайларга мөмкинчелек бирелде....