9 сыйныфта татар теленнән төп дәүләт имтиханында изложение язу өчен текст.
методическая разработка (9 класс)

Әюпова Алсу Фаит кызы

Менә берничә ел рәттән инде безнең укучыларыбызга туган телләрдән төп дәүләт имтиханын сайларга мөмкинчелек бирелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bhet_pilmne.docx16.55 КБ

Предварительный просмотр:

Бәхет пилмәне


    Шыгырдап лифт ачылган тавыш Сания әбине уйларыннан арындырды. Карашын тәрәзәдән алып, ишеккә таба атлады…
    – Әби, әби, без кайттык! – дип кычкырды нәни Зөһрә ишектән керә-керешкә. Аның артыннан әнисе, Сания әбинең килене Илсөяр керде. Карчыкның йөзе мизгел эчендә яктырып китте.
    – Яле, кызым, сөйләп җибәр, – диде ул, оныгының пәлтәсен салдыра-салдыра. – Бүген бакчада ниләр эшләдегез? Рәхәт булдымы?
    – Әйе, рәхәт булды. Уйнадык, рәсем ясадык, йокладык, – дип тезеп китте Зөһрә.

     – Ярар, балам, бар, хәзер кулыңны юып, аш бүлмәсенә чык. Тамак ялгап алырбыз. Әниең дә ачыккандыр, – диде Сания әби, оныгының көдрәләнеп торган җирән чәчләреннән сыйпап.
    – Бакчада нәрсә ашаттылар соң бүген, кызым?
    – Без бүген бәхет пилмәне ашадык, – диде Зөһрә, аш өстәле янына килеп утыргач.
Сания әби берара аңышмыйча торды. Килененә сораулы караш ташлады. Зөһрәне балалар бакчасыннан алып кайткан Илсөяр эчкерсез елмаеп куйды.
   – Нинди пилмән дисең син, кызым?
Зөһрә, «ничек аңламаска була инде?» дигәнне аңлатып, җилкәләрен сикертеп алды.
   – Пилмән инде, тик аның ите юк иде.
   – Ә-ә, пилмән ашаттылармыни? Аңламый торам тагын… Бәхет пилмәне сиңа эләктемени, балам?
   – Әби! – Зөһрәнең йөзе «һаман аңламыйсыңмыни?!» дип кычкырып тора. – Аларның бөтенесе дә бәхет пилмәннәре иде, мин ашап бетермәдем.
   – Бүген төшке ашка чумар пешереп ашатканнар, – дип елмайды Илсөяр…
«Бәхет пилмәне». Сания әбинең күңелендә балачак хатирәләре яңарды. Сугыш тәмамланган елны булды бу вакыйга. Аның да әнисе беренче тапкыр пилмән пешергән иде. Пилмән бөтергәндә берсенең эченә камыр гына тутырып калдырган. «Андый пилмән эләккән кеше бәхетле булачак», – дигәнгә чын күңелдән ышанган иде Сания ул чагында…

     «Бәхет пилмәне» пешереп ашаткан әнисе Миңневафа апаны утыртып, шул ук кичтә каядыр алып киткән өсте ябулы тарантас, ниндидер куркыныч кыяфәтле ир-атлар, авылдашларының үзен, әнисен мыскыллап көлүләре Сания әбинең күз алдында. Урманнан тотып кайткан куян өчен әнисен ике елга төрмәгә яптырган авыл советы рәисенә, очраган саен «карак, кулак» дигән сүзләр белән гөнаһсызга рәнҗеткән яшьтәшләренә хәтере калды аның. Шуңа күрәме, җае туры килмәдеме – инде тормышлар чагыштырмача рәтләнеп китсә дә, үз балаларына гомерендә бер генә тапкыр да «бәхет пилмәне» пешермәде…
    – Әби, андый пилмәнне ашаган кеше чынлап та бәхетле буламы? – Зөһрәнең соравы Сания әбине уйларыннан айнытып җибәрде.
    – Бәхетле була күр, балакаем, – диде Сания әби үзалдына сөйләнгәндәй салмак кына тавыш белән. Моңсу елмаеп, янә оныгы Зөһрәнең җирән чәчләреннән сыйпап алды. – Без кичергәннәрне төшеңдә дә күрергә язмасын…


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

7 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

XI сыйныфта татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшыруга әзерләнү (татар мәктәпләре өчен)

11 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән имтихан тапшыру өчен күрсәтмә вариант буларак тәкъдим итәм. Шулай ук имтихан тапшыручы укытучыларга да файдасы тияр дип уйлыйм....

9 сыйныфта татар теленнән төп дәүләт имтиханында изложение язу эзлеклелеге

Укучылар татар теленнән төп дәүләт имтиханында ике тапкыр тексттны тыңлыйлар. Тыңлаганда язып барырга мөмкинлек бар. 1 кат укылгач, 3-4 минут вакыт бирелә. Икенче кат укыла. Аннары укучылар караламада...