Рабочая программа по родному (татарскому) языку для 8 класса
рабочая программа (8 класс)

Ширеева Алсу Сагитовна

Рабочая программа по родному (татарскому) языку для 8 класса разработана в соответствии с ФГОС

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_kla_tatar_tele_1.docx60.51 КБ

Предварительный просмотр:

                      Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы

            муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

“Азнакай шәһәре  4 нче лицее”

«Каралды  һәм

кабул ителде»                                     «Килешенде»                               «Раслыйм»

МБ житәкчесе                               Милли мәсьәләләр буенча                “Азнакай шәһәре 4 нче    

                                                       директор урынбасары                         лицее” директоры

Сабирова Х.Г.  ________             Ширеева А.С._________                   Хәйруллин Л.Х. __________

Беркетмә №1                                                                                               Приказ №161

“28”август, 2018нче ел.                                                                           “29” август, 2018нче ел  

2018/2019 нчы уку елына

8 нче Б сыйныфының татар  төркемендә туган телдән

(татар теле) төп гомуми белем бирү өчен

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Ширеева Алсу Сәгыйть   кызы,

югары кв. категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

Беркетмә №1, 29 нчы август, 2018 нче ел

                                               2018/2019 нчы уку елы

    Уку-укытуны планлаштыру

Сыйныф: 8 нче Б

Укытучы: Ширеева Алсу Сәгыйть   кызы

Сәгатьләр саны барысы  70;  атнага 2

Планлаштырылган контроль дәресләр

Кереш һәм административ контроль эш

Арадаш аттестация эше

Проект эше

Диктант

Изложение

Сочинение

1/1

1

1

1

2

2

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

Белем бирү программасы: Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе «Азнакай шәһәре 4  нче лицее» ның төп гомуми белем бирү программасы.

Укыту программасы: Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларында “Туган тел (татар теле)” укыту предметының үрнәк эш программасы, I-XI сыйныфлар, Казан, 2018  Төзүчеләр: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Г.Р.Шакирова

Уку әсбабы: Г.Ф. Гайнуллина.  Рус телендә  гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) 8 нче сыйныф, Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2016

Предметны үзләштерүнең шәхескә кагылышлы,  метапредмет,  предмет нәтиҗәләре

Икенче буын стандартларының нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген укучының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия.

Икенче буын стандартлары шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта.

Нәтиҗәләргә таләпләр – гомуми белем программаларының барлык төрләренең состав өлеше. Алар шәхескә кагылышлы, метапредмет (эшчәнлекнең гомумиләштерелгән ысуллары) һәм предмет буенча (фәнне өйрәнү) нәтиҗәләрне үз эченә ала.

Укытуның көтелгән нәтиҗәләре:

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

  • татар теленең байлыгын, матурлыгын тоярга өйрәнү, аның чисталыгын саклауга ихтыяҗ булу; туган телне өйрәнүнең әһәмиятен аңлау;
  • белем ала белү, тел белеме өлкәсендә белемнәрне мөстәкыйль рәвештә үзләштерү, фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыра белү;
  • үзең алган белем күнекмәләрне тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү, тормышта үз урыныңны күзаллый башлау;
  • әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү;
  • үзеңне  тыңлаучы  күзлегеннән  анализлый  белү,  сөйләмне  камилләштерергә
  • омтылу;
  • үзбәягә сәләтле булу;
  • үз текстларыңны язуга кызыксыну булу

Метапредмет нәтиҗәләре:

Танып-белү универсаль уку гамәлләре (ТБУУГ):

  •     танып-белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм шунан чыгып максатлар кую;

-    язма һәм телдән тексттагы мәгълүматны аңлый белү (мөстәкыйль рәвештә текстның темасын, күтәрелгән проблеманы ача белү);

  • уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү;
  • төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;
  • төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мөстәкыйль рәвештә - - мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү;
  • тел берәмлекләрен сөйләм эшчәнлегендә дөрес һәм урынлы файдалана белү, язма сөйләм процессында орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен үтәү;
  • билгеле бер темага караган материалны сайлау һәм системалаштыру алымнарын үзләштерү;
  • тексттан фактик мәгълүматны аерып ала белү;
  • телләр арасындагы уртак проблемаларны, уртак кагыйдәләрне, аермалы якларны күрергә өйрәнү;
  • сүзлекләр, сүзлекчәләр, белешмә материаллардан файдалана белү;
  • телне әдәбият, тарих, җәмгыять белеме, экология предметлары белән бәйләп, дөнья, яшәү, табигать, кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыру;
  • үзеңнең белем системасында ориентлаша белү.

 Коммуникатив универсаль уку гамәлләре (КУУГ):

  •     сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;
  •     тыңлый белү, диалогта һәм коллектив фикер алышуда катнашу;
  •     төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;
  •     үз фикерен тормыштагы мисаллар ярдәмендә дәлилли белү;
  •     төрле җавапларны тыңлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау;
  • үз фикереңне язмача һәм телдән тулы һәм төгәл итеп җиткерә белү;
  • күмәк эш вакытында уртак фикергә килү;
  • мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү;
  • укылган текстлар буенча сораулар бирә алу;
  • парларда, төркемдә эшли белү;
  • башкаларны тыңлый, киңәш бирә белү;
  • сыйныфташлары каршында төрле темаларга чыгыш ясый белү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре (РУУГ):

-     мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын (тема) һәм максатларын формалаштыру;

  • проблеманы аңлый белү, гипотеза чыгару, үз фикереңне раслау өчен дәлилләр таба белү, телдән (диалогик, монологик) һәм язма сөйләмдә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен аерып алу, нәтиҗәләрне формалаштыру;
  • максатка ирешү юлларын билгеләү;
  • укытучы белән бергәләп яки мөстәкыйль рәвештә үз эшеңне, иптәшләренең җавапларын бәяләү;
  • кагыйдә, күрсәтмәләрдән чыгып эшне оештыру;
  • үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, үзконтроль; эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү;
  • биремнәрне үтәүнең дөреслеген бәяләү.

Предмет  буенча нәтиҗәләр:

  • 5-7 нче сыйныфларда өйрәнгән фонетик, сүз ясалышы һәм лексик закончалыкларны кабатлау; сүз төркемнәрен хәтердә яңарту;
  • сүзтезмә; җөмләдә сүзләр бәйләнеше; җөмләдә сүз тәртибе;  җөмлә, гади җөмлә, гади җөмлә төрләре; ике составлы һәм бер составлы җөмләләр; җөмләнең баш кисәкләре; җөмләнең иярчен кисәкләре; җөмләнең тиңдәш кисәкләре; җөмләдә модаль сүзләр; бер составлы җөмләләр;  исем җөмлә, фигыль җөмлә, сүз җөмлә; тулы һәм ким җөмләләр;раслау һәм инкяр җөмләләрне өйрәнү,
  • укылган текстның эчтәлеген аңлау, үз мөнәсәбәтләрен белдерү, укылган текстка бәйле рәвештә телдән һәм язмача фикер белдерү, тәкъдим ителгән темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү, татарчадан русчага һәм русчадан татарчага тәрҗемә итә белү.

Предметның эчтәлеге

 №

Төп темалар

Төшенчәләр

Сәг.

саны

7 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

Мөстәкыйль сүз төркемнәре.

 Бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәрен кабатлау

3

Синтаксис.

62

2.1

Сүз һәм җөмлә. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.

Синтаксис. Гади җөмлә синтаксисы һәм пунктуация. Синтаксис буенча гомуми мәгълүмат. Телебезнең синтаксик һәм сөйләм берәмлекләре (сүз, сүзтезмә, җөмлә кисәкләре, җөмлә һәм текст) турында төшенчә. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше турында гомуми мәгълүмат. Тезүле бәйләнеш. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре. Аларны үзара теркәүче чаралар. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр. Тиңдәш кисәкләр һәм гомумиләштерүче сүзләр янында тыныш билгеләре. Ияртүле бәйләнешнең сөйләм оештырудагы роле. Сүзтезмә турында гомуми төшенчә. Сүзтезмәдә ияртүче һәм иярүче кисәкләр. Татар телендә сүзтезмәләрнең төрләре һәм үзенчәлекләре.  

16

2.2

Җөмләнең баш кисәкләре.

Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм аның белдерелүе, төрләре. Хәбәр һәм аның белдерелүе, төрләре. Ия белән хәбәрнең җөмләдәге урыны. Ия белән хәбәр арасына сызык кую очракларыия, хәбәр, алар арасында сызык

5

2.3

Җөмләнең иярчен кисәкләреннән аергыч һәм тәмамлык.

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч һәм аның белдерелүе һәм аерылмыш белән бәйләнеше. Тиңдәш һәм тиңдәш түгел аергычлар. Тәмамлык һәм аның белдерелүе. Туры һәм кыек тәмамлыклар.

7

2.4

Хәл һәм аның төрләре.

Хәл һәм аның төрләре. Урын хәле.Вакыт хәле. Рәвеш хәле. Күләм хәле. Сәбәп хәле. Максат хәле. Шарт хәле. Кире хәл. Төрле хәлләрнең аерымлануы һәм  алар янында тыныш билгеләре.

12

2.5

Аныклагыч турында гомуми мәгълүмат.

Аныклагыч турында гомуми мәгълүмат. Аныклагычның аныкланмыш белән бәйләнеше. Аныклагычларның аерымлануы һәм алар янында тыныш билгеләре. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау

3

2.6

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре.

Тиңдәш кисәкләр янында теркәгечләр.

Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.

Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр.

5

2.7

Җөмләнең модаль кисәкләре.

Эндәш сүз һәм кереш сүзләр.

Аларны сөйләмдә куллану үзенчәлекләре.

Эндәш һәм кереш сүзләр янында тыныш билгеләре        

6

2.8

Бер составлы җөмләләр турында төшенчә

Бер составлы фигыль җөмлә. Тулы һәм ким җөмләләр.Раслау һәм инкяр җөмләләр турында гомуми төшенчә. Инкяр җөмләләрне белдерә торган чаралар. Раслау һәм инкяр җөмләләр, аларның сөйләмдә  кулланылышы.

8

8 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

Җөмләнең баш һәм иярчен  кисәкләре. Гади җөмлә төрләре. Җөмләнең модаль һәм тиңдәш кисәкләре.

5

Барысы

Шул исәптән: БСҮ - 8 сәг.  Диктантлар – 4, сочинение – 2, изложение – 2, тест-1, проект-1

70

КАЛЕНДАРЬ – ТЕМАТИК ПЛАН

Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темалары

план

факт

         7 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау - 2 сәгать  (+ 1 сәг.б.с.ү.) 

1

Б.с.ү № 1 Туган тел турында әңгәмә.

 03.09

2

Мөстәкыйль сүз төркемнәрен кабатлау.

06.09

3

Бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәрен кабатлау.

10.09

II. СИНТАКСИС – 62 сәгать

4

Сүз һәм җөмлә.Гади җөмлә синтаксисы һәм пунктуация.

13.09

5

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.Тезүле бәйләнеш.

17.09

6

Кереш контроль эш  (грамматик биремле диктант №1) Сүз төркемнәре буенча.

20.09

7

Хаталар өстендә эш. Ияртүле бәйләнеш. Аларны белдерә торган тел чаралары.

24.09

8

Сүзтезмә. Ияртүче һәм иярүче кисәкләр.

27.09

9

Җөмләдә сүз тәртибе. Җөмләдәге сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе.

01.10

10

Татар һәм рус телләрендә җөмләдә сүзләрнең урнашу тәртибе.

04.10

11

Гади җөмлә.

08.10

12

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре. Хикәя җөмлә.

11.10

13

Сорау җөмлә.

15.10

14

Боеру җөмлә.

18.10

15

Тойгылы җөмлә.

22.10

16

Ике  составлы һәм бер составлы җөмләләр.

25.10

17

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

29.10

18

Җөмлә кисәкләре.

08.11

19

Б.с.ү. №2 Изложение №1 “Шәфкатьсезлек”.

12.11

20

Хаталар өстендә эш. Җөмләнең баш кисәкләре. Ия.

15.11

21

Хәбәр һәм аның белдерелүе.

19.11

22

Ия белән хәбәрнең җөмләдәге урыны.

22.11

23

Ия белән хәбәр арасында сызык кую очраклары

26.11

24

Б.с.ү. №3 Сочинение № 1. “Изге җанлы минем әнкәем”.

29.11

25

Хаталар өстендә эш.  Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч.

03.12

26

Аергыч белән аерылмыш арасында  бәйләнеш.

06.12

27

Тиңдәш һәм тиңдәш булмаган аергычлар.

10.12

28

Б.с.ү. №4 Характеристика язу. Аергычны кабатлау.

13.12

29

Тәмамлык һәм аның белдерелүе.

17.12

30

Административ контроль эш № 2 ( грамматик биремле диктант)

20.12

31

Хаталар өстендә эш. Туры һәм кыек тәмамлыклар.

24.12

32

Хәлләр турында төшенчә. Урын хәле.

10.01

33

Вакыт хәле.

14.01

34

Рәвеш хәле.

17.01

35

Күләм хәле.

21.01

36

Сәбәп хәле.

24.01

37

Максат хәле.

28.01

38

Шарт хәле.

31.01

39

Кире хәл.

04.02

40

Б.с.ү. № 5  Контроль изложение №2 “Сугыш чоры икмәге”. 

07.02

41

Хаталар өстендә эш. Аерымланган  хәлләр.

11.02

42

Аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре

14.02

43

Хәлләрне кабатлау. Тест.

18.02

44

Аныклагыч.

21.02

45

Аныклагычларның аерымлануы һәм алар янында тыныш билгеләре.

25.02

46

Б.с.ү. № 6 Контроль сочинение № 2.  Н.Галимов “Ялгызлык”.

28.02

47

Хаталар өстендә эш. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре

04.03

48

Тиңдәш кисәкләр янында теркәгечләр.

07.03

49

Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.

11.03

50

Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр.

14.03

51

Диктант №3. “Дуслык”  Тиңдәш кисәкләр буенча.

18.03

52

Хаталар өстендә эш. Җөмләнең модаль кисәкләре.

21.03

53

Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре

01.04

54

Кереш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре

04.04

55

Кереш җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре

08.04

56

Җөмләнең модаль кисәкләрен кабатлау

11.04

57

Б.с.ү.№7 Концертка яки театрга баргач алган тәэсирләр турында диалог төзү

15.04

58

Бер составлы җөмләләр. Исем җөмлә.

18.04

59

Бер составлы фигыль җөмлә.

22.04

60

Тәрҗемә күнегүләре.

25.04

61

Тулы һәм ким җөмләләр.

29.04

62

Раслау һәм инкяр җөмләләр турында гомуми төшенчә. Инкяр җөмләләрне белдерә торган чаралар.

02.05

63

Раслау һәм инкяр җөмләләрнең сөйләмдә кулланылышы.

06.05

64

Проект эше. “Җөмлә кисәкләре”.

09.05

65

Б.с.ү.№8 Текст өстендә эшләү: аңа исем бирү, планын төзү.

13.05

КАБАТЛАУ ( 4сәг.+1сәг.)

66

Арадаш аттестация эше (грамматик биремле диктант)

16.05

67

Хаталар өстендә эш. Гади җөмлә төрләрен кабатлау.

20.05

68

Җөмләнең тиңдәш кисәкләрен кабатлау.

23.05

69

Ел буена үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

27.05

70

Йомгаклау дәресе.

30.05

ЯЗМА ЭШЛӘР ГРАФИГЫ

Язма эш төре

Үткәрү вакыты

1

Кереш контроль эш №1 (грамматик биремле диктант). Съз төркемнәре буенча.

20.09.2018

2

Изложение №1 Шәфкатьсезлек.

12.11.2018

3

Сочинение №1 Изге җанлы минем әнкәем.

29.11.2018

4

Характеристика язу.

13.12.2018

5

Административ контроль эш № 2 ( грамматик биремле диктант)

20.12.2018

6

Контроль изложение №2 “Сугыш чоры икмәге».

07.02.2019

7

Контроль сочинение №2   Н.Галимов “Ялгызлык”.

28.02.2019

8

Диктант №3 “Табигатьнең язгы яме”

18.03.2019

9

Проект эше. Җөмлә кисәкләре.

09.05.2019

10

Арадаш аттестция эше ( грамматик биремле диктант)

16.05.2019

КОНТРОЛЬ-ТИКШЕРҮ МАТЕРИАЛЛАРЫ

 Кереш контроль эш  (грамматик биремле диктант №1). Сүз төркемнәре буенча.

Табигатьтәге могъҗиза.

Койма буендагы җирне җентекләп караганыгыз бармы? Аяк астында аунап яткан үлән сабакларын күзәтә башлау белән хәйран каласың.  Үлән тамырлары тармакланып җир астына сузылган. Аска төшкән саен тамыр тармаклана, нечкәрә, җиргә сеңә. Ничек шул нечкә җепләр каты җирне тишеп керә алган? Тамырны бер мәртәбә тартып чыгарасың, мәңге кире урынына утырта алмыйсың. Хәйран калырлык бөек могъҗиза бит бу! Үләннең тагын бер гаҗәеп сәләте сокландыра. Ул үз юлында очраган һәр нәрсәне урап уза белә. Аны моңа кем өйрәткән?

Үләннәр күләгәдән кояш нурларына таба  сузыла. Үсемлекләр җансыз дип без бик ялгышабыз.

Бирем. Сүз төркемнәрен билгеләргә.

I вариант: Үлән тамырлары тармакланып җир астына сузылган.

II вариант: Койма буендагы җирне җентекләп караганыгыз бармы?

Изложение №1

Шәфкатьсезлек.

       Яратам мин урманны. Андагы бөҗәкләрнең сәер гадәтләренә, кош- кортларның җитди кыяфәт белән үзләренә генә хас әллә ниткән эшләр майтарып йөрүләренә сокланып бетә алмыйм.

       Шулай да мин ул көнне үземнең иң яраткан әйберләремә, табигатькә карата зур игътибарсызлык күрсәттем. Аннан соң байтак вакыт үтсә дә, әнә шул игътибарсызлыгым өчен үкенүдән, күңел әрнүеннән арына алганым юк.

       Әйткәнемчә, урман буйлап акрын гына атлап киләм. Бер читтә бәхәсләшеп торган өч малайга күзем төште. Кулларында рогаткалар да күргәч, сагаеп калдым, алар исә минем агачларга поса- поса килгәнне сизмәделәр, бәхәсне дәвам иттерә бирделәр.

- Булдыра алмыйсыз сез, ата белмисез. Ә мин менә бишне бәреп төшердем, -диде озын буйлы, сары чәчлесе, аяк астына күрсәтеп. Яхшылабрак карасам... малайларның аяк асларында үтерелгән кошлар аунап ята. Сары чәчле малай кошларны алдына ук өеп куйган. Мин ул өемдә ике чыпчык, песнәк һәм сыерчыкны танып алдым.

      Билгеле, шуннан артыгын мин тыңлый алмадым. Малайларның аяк асларындагы үтерелгән кошчыкларга карадым да каттым. Әнә бер сыерчык. Ул быел гына оядан очып чыкканбала кош әле. Көзгә кадәр тамагымны ныграк туйдырыйм, канатларымны ныгытыйм,әле минем алда ерак илләр, зур диңгезләр кичәсем бар, дип, урман буена килгәндер ул. Әнә бер песнәк ачылган томшыгын да ябарга өлгермичә һәлак булган. Шунда ук бер кызгылт кошның җансыз гәүдәсе аунап ята. Аның ачык күзләре түп-түгәрәк, зәп-зәңгәр.

      Хәзер мин шул малайларга бер генә сүз дә әйтә алмый калуыма үкенеп бетә алмыйм. Миңа ул малайлар әле һаман да рогатка белән гаепсез кошларны атып йөриләрдер шикелле. (229 сүз) ( Г. Рәхимнән)

Административ контроль эш № 2 ( грамматик биремле диктант)

Ямьле Мишә

Ямьле  Мишә! Мәрхәмәтле Мишә! Көн-төн агасың да агасың. Юлыңда очраган барлык чишмәләрне тиңең  итеп, үзеңә кушасың, киңәясең, зураясың, куәтләнәсең. Борылмалы юллар үтеп, мул сулы елгаларга барып чыгасың. Мине дә таныйсың  бит син. Туган көнне ук йомшак саф суың минем иреннәремне чылаткан. Син минем аерылгысыз  якыныма, туендыручыма әверелдең, эссе көннәрдә  кочагыңда  йөздереп иркәләдең.

 Кодрәтле Мишә! Иярт син мине йөгерек дулкыннарыңа, үзеңнән калдырма. Гел алга барырга, каршылыкларны җиңеп чыгарга өйрәт. Син мине саф күңелле яхшы кешеләр арасына алып бар.

Бирем.

1.5 нче җөмләдән тәмамлыкны табып языгыз.

2.Хәбәре боерык фигыль белән белдерелгән җөмләләрнең санын языгыз.

3.7 нче җөмләдән аергычны табып языгыз.

4.6 нчы җөмләдән ия белән хәбәрне табып языгыз.

Контроль изложение №2

Сугыш чоры икмәге.

              Кулыма икмәк телеме алганда, еш кына сугыш еллары исемә төшә. Ул еллар сабыйларны ятим итте, бер телем икмәккә тилмертте. Җиңү сәгате сукканнан соң да, сугышның авыр нәтиҗәләре байтак вакыт әле үзен сиздерде.. Мин һаман 1945 нче елның август башларында үзем шаһит булган күренешне оныта алмыйм. Без, бер группа солдат һәм сержантлар, туган илгә кайтып бара идек. Һәркайда җимереклек, хәрабәләр күзгә ташлана.  Авылларның исемнәре топографик картада гына калган. Исәннәр, кайда ничек, үзенчә оя корып, җимерекләрне бетерү, тыныч тормыш башлап җибәрү белән мәшгуль иде.

                Шулай кайта торгач, безнең эшелон кечкенә генә станциягә килеп туктады. Төшәргә команда булмаганлыктан, ачык ишектән генә тирә-юньне күзәтәбез. Шул вакыт әллә каян гына безнең вагон турысына 7-8 яшьләр тирәсендәге сәләмә киемле ябык кына малай килеп чыкты. Кызыксынып, бер сүз дәшмичә генә, малайны күзәтәбез. Аның, зур зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп,зәгыйфь кенә тавыш белән: “ Абыйлар, ипиегез юкмы, ипи бирегезче,”- диюеннән сискәнеп, эсселе- суыклы булып киттек. Ул тавыш әле дә колак төбендә яңгырап, күңелне тетрәтеп тора шикелле.

                 Менә бит ул каһәр суккан сугыш! Без фронттан, мең төрле үлем сынауларын үтеп, Европаны азатлыкка чыгарып кайтып киләбез, ә биредә сугышның авыр нәтиҗәләре: йорт-җирсез калган кешеләр, тилмереп икмәк сораучы ятимнәр каршылый. Без, аяусыз һөҗүмнәрдә иң якын дустын югалтканда да сыгылып төшмәгән кешеләр, дошманга чиксез нәфрәт белән сугарылган кырыс сугышчылар, күз яшьләрен күрсәтмәс өчен читкә борылдык...

                  Башка станцияләрдә дә икмәккә тилмерүчеләрне азмы- күпме шатландырдык, паекларны балаларга өләштек. Әмма беренче очраган малай онытылмый. Табынга утырган саен, икмәк сорап ялварган малай искә төшә, ул хис миңа икмәкне тагын да олыларга куша. (242 сүз)

(Көндәлек матбугаттан)

Диктант  № 3

Дуслык

         Дуслыкның гүзәл хис икәнен аңлау өчен, философ булу кирәкми дә. Ышаныч, түземлелек, уртак сөенеч, күпмедер дәрәҗәдә  көнләшү  хисе — дуслыкка бар да сыя.

      Дуслар серләрен яшерми. Балачактан без иң якын кешебезне дус-сердәш дип саныйбыз. Башкаларга кирәк тә булмаган нәрсәне арада олы бер сер итеп саклаган булабыз. Ул аерым гына кинога китсә дә, үпкәлибез. Әмма болар бар да вакытлыча гына бит. Еллар үтәр, карашлар үзгәрер. Дусларыбыз артыр. Кем беләндер әдәбият-сәнгать турында гәпләшербез, кем беләндер яңа әйбер алганда киңәшербез, кемнәндер кыен чакта ярдәм сорарбыз.

     Чын дуслык — гомерлек. Шөгыльләребез яңара, танышларыбыз алышына, үзебез дә  үзгәрәбез. Яңа дуслар да табыла. Юк, иске дуслар онытылмый. Бары тик вакытлар үтү белән аралар ерагаерга, фикерләр туры килмәскә мөмкин.

Бирем. Тиндәш кисәкләрне табып, асларына сызарга.

Арадаш аттестация эше.

1 нче вариант

1 нче бүлек.

Тексны укыгыз һәм А1-А10, В1-В10  биремнәрен үтәгез.

(1)Менә көз җитте. (2)Укулар башланды.

(3)Ефәк шарфлы апа безнең мәктәптә рус теле укыта. (4)Аны бик яраталар.

(5)Аның ире очучы икән. (6)Менә хәзер ул ут эчендә фа¬шистларны кырып йөри.(7)Ә Анна Сергеевна гомердә күз алдына китермәгән татар авылында балалар укыта.(8)Аңа бик еш хатлар килә. (9)Андый көннәрдә ул бик шат күре¬нә. (10)Ә кайчакта уйчанланып китә. (11)Кич, эштән бушаган арада, улы белән урамда йөри, чишмә буйларына төшә.

(12)Әллә күршедә генә торганга, әллә улы минем сеңлем белән дуслашканга, Анна Сергеевна мине дә яратты. (13)Мәк¬тәптә очраганда, ул минем белән сөйләшергә тырыша. (14)Мин тартынам, рәтләп русча да белмим бит. (15)Җитмәсә тагын тотлыгам.

(16)Беркөнне ул мәктәптән минем белән бергә кайтты, юл¬да кызык нәрсәләр турында сөйләде. (17)Мин шуны аңладым: әгәр тырышсам, мин тотлыгуымны бетерә алам икән.

(18)Шул сөйләшүдән соң, ул көн саен мине үзләренә ча¬кыра, бер үк сүзләрне кабатлата башлады.(19)Язга таба ми¬нем сөйләшүемдәге җиңеллекне мин үзем генә түгел, якыннарымда сизә башлады.

(20)Уку елы тәмамланды. (21)Берничә көн узгач, авылга авыр хәбәр килде: Петяның әтисе һава сугышыннан соң кире кайтмаган. (22)Бу хәбәрдән соң апа бер атна авырып ятты, төсе качты. (23)Ә беркөнне минем укытучы апам кинәт юк¬ка чыкты. (24)Аның кая киткәнен беркем дә белми калды.

(25)Күп еллар үтте. (26)Анна Сергеевна укыткан балалар, үсеп, күптән инде төрле өлкәләрдә илебезгә хезмәт итәләр. (27)Лә¬кин күңел түренә кереп урнашкан укытучыны беребез дә онытмады.

(Г.Бакиров)

Укылган текст нигезендә А1-А10 биремнәрен үтәгез. А1-А10 биремнәренең һәрберсендә берсе генә дөрес булган 4 җавап варианты бирелгән. Сайлап алынган җавапларның номерларын түгәрәк эченә алыгыз.

А1. Язучы кемне  ефәк шарфлы дип атый?

1)        әнисен

2)        укытучысын

3)        апасын

4)        сеңлесен

А2.  Төсе качты сүзтезмәсенең  (22 нче җөмлә) текстта нинди мәгънәдә кулланылуын билгеләгез.

1)        курыкты

2)        авырды

3)        кычкырды

4)        читенсенде

А3. Авазлар һәм хәрефләр саны туры килмәгән сүзне билгеләгез.

1)        көз

2)        укытучы

3)        балалар

4)        юлда

А4. Нечкә әйтелешле сүзне табыгыз.

1)        укулар

2)        мәктәптә

3)        авыл

4)        атна

А5. Орфографик  хаталы сүзне табыгыз.

1)        Анна Сергеевна

2)        уйчаннанып

3)        тәмамланды

4)        күңел

А6. Ясалма сүзне  табыгыз.

1)        еллар

2)        төсе

3)        авылга

4)        шарфлы

А7. Менә көз җитте җөмләсенең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

1)        Осень, ты пришла?

2)        Осень идёт.

3)        Вот осень  пришла.

4)        Золотая осень пришла.

А8. Мәк¬тәптә очраганда, ул минем белән сөйләшергә тырыша җөмләсендәге мәктәптә сүзе нинди килештә килгән?

1)        баш килештә

2)        юнәлеш килештә

3)        урын-вакыт килештә

4)        төшем килештә

А9. Калын хәреф белән бирелгән фигыльнең төрен билгеләгез. Берничә көн узгач, авылга авыр хәбәр килде: Петяның әтисе һава сугышыннан соң кире кайтмаган.

1)        хәл фигыль

2)        сыйфат фигыль

3)  исем фигыль

4) хикәя фигыль

А10. Калын хәреф белән бирелгән сүз нинди сүз төркеме? Аның кая киткәнен беркем дә белми калды.

1)        сыйфат

2)        алмашлык

3)        исем

4)        рәвеш

2 нче бүлек                                                          

В1-В10 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Җавапларны сүз яки цифрлар белән языгыз.

В1.Тексттан ялгызлык исеме кулланылган җөмләләрнең саннарын арта бару тәртибендә языгыз.

Җавап: ______________  

В2.19-24 нче җөмләләрдән ясалма исемнәрне язып алыгыз.

Җавап: ______________  

В3. 7-9 нчы җөмләләрдән урын-вакыт килешендәге исемнәрне арта бару тәртибендә языгыз.

Җавап: ______________  

В4.Тексттан рус алынмалары кергән җөмләләрне арта бару тәртибендә языгыз.

Җавап: ______________  

 В5.20-27 нче җөмләләрдән юклык формасында килгән фигыльләрне арта бару тәртибендә языгыз.                                            

 Җавап: ______________  

 В6. 24 нче җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.

 Җавап: ______________  

 В7. 11-13 нче җөмләләр арасында тиңдәш кисәкләр булган җөмләләрнең номерын языгыз.

Җавап: ______________  

 В8. 3 нче җөмләдәге мәктәптәсүзе кайсы җөмлә кисәге булып килә. Җавапны сүз белән язарга.

Җавап: ______________  

 В9. 11 нче җөмләнең төрен билгеләгез.

 Җавап: ______________  

 В10. 20-23 нче җөмләдән кушма сүзне табып языгыз.

 Җавап: ______________  

2 нче вариант

1 нче бүлек.

Тексны укыгыз һәм А1-А10, В1-В10  биремнәрен үтәгез.

 (1) Зәй буендагы ялгыз шомырт төбенә палаткабызны корып, җәен бик күңелле ял иткән идек без. (2) Мин кармак салып утырам, улым чикерткәләр куа, зәңгәр-кызыл тубын чөеп уйный, кошлар белән нидер сөйләшә, арыгач, шомыртның күләгәсенә ятып йоклый.

(3) Шул көннәрдән бирле шомырт якын дустыбызга әйләнде, һәм без улым белән һәр яз шомыртыбызның хәлен белергә бара торган булдык.

(4) Шомырт безне бик куанып каршылый, нәни яфраклы ботакларын селкетеп, безне сәламли.

(5) Быел шомыртыбызның яфрак ярган шатлыгын уртаклашырга бара алмадык. (6) Шунлыктан аның мул чәчәкле хуш исле бәйрәменә вакытында барып җитәргә ашыктык.

(7) Шатлыгын уртаклашырга дип килсәк тә, шомыртның бик моңаеп утырганын күрдек без. (8) Дустыбызның бәйрәменә соңга калдыкмы? (9) Әнә бит, инде чәчәк таҗларын коеп бетерә язган ул.

(10) Килеп җитүгә, дустыбыз каршында башларыбызны иеп, сүзсез калдык. (11) Юк, чәчәкләрен коймаган шомырт, аны талаганнар. (12) Ботагы белән сындырып алып, кул җитәрдәй бөтен чәчәкләрен урлап киткәннәр. (13) Урлар чәчәк калмагач, кайсыдыр тагын да өскәрәк үрмәләгән һәм шомыртның бер ботагын сындырып ук төшергән. (14) Ул каерылган ботак җиргә үк салынып төшкән, яфраклары йөзләрен җыерганнар. (15)  Тал-тирәк арасында ниндидер кошлар моңсу гына сайрый, бөтен Зәй буе моңсуланып калган иде. (16) Акрын гына шомыртыбыз янына атладык.

(17)        - Шомырт... елый, - диде улым, агачның һәр ботагында

җемелдәгән тамчыларга карап, үзенең дә күзләреннән чыккан күз

яшьләрен сөрткәләп алды.

(18)        Әйе, елый иде шомырт...(Р.Төхфәтуллин)

Укылган текст нигезендә А1-А10 биремнәрен үтәгез. А1-А10 биремнәренең һәрберсендә берсе генә дөрес булган 4 җавап варианты бирелгән. Сайлап алынган җавапларның номерларын түгәрәк эченә алыгыз.

А1. Калын әйтелешле сүзне табыгыз.

1)шомырт

2)чәчәк

3)төбенә

4)җәен

А2. Авазлар һәм хәрефләр саны туры килмәгән сүзне билгеләгез.

1)улым

2)ботагы

3)дустыбыз

4)ялгыз

А3. Орфографик хаталы сүзне табыгыз.

1)яфыраклары

2)йөзләрен

3)иеп

4)моңаеп

 А4.  Ясалма сүзне табыгыз.

1)шомыртыбызның

2)күзләреннән

3)яфраклары

4)күңелле

А5. Урын-вакыт килеше кушымчасы булган сүзле җөмләне табыгыз.  

1) Шомырт безне бик куанып каршылый, нәни яфраклы  ботакларын селкетеп, безне сәламли.

2) Быел шомыртыбызның яфрак ярган шатлыгын уртаклашырга  бара алмадык.

3) Әйе, елый иде шомырт...

4) Шунлыктан аның мул чәчәкле хуш исле бәйрәменә вакытында барып җитәргә ашыктык.

А6. Парлы сүзне табыгыз.

1)тал-тирәк

2)күңелле ял

3)Зәй буе

4)елый иде

А7.Сорау җөмләне табыгыз.

1)8

2)5

3)3

4)10

А8. Калын хәреф белән бирелгән фигыльнең төрен  билгеләгез. Шатлыгын уртаклашырга дип килсәк тә, шомыртның бик моңаеп утырганын күрдек без.

1) хәл фигыль

2) сыйфат фигыль

3)  исем фигыль

4) инфинитив

А9. Алынма сүзне табыгыз.

1)палаткабызны

2)ботак

3)күләгәсенә

4)шомырт

А10. Калын хәреф белән бирелгән сүз нинди сүз төркеме? Ботагы белән сындырып алып, кул җитәрдәй бөтен чәчәкләрен урлап киткәннәр.

1)сан

2)алмашлы

3)исем

4)рәвеш

2 нче бүлек

В1-В10 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Җавапларны сүз яки цифрлар белән языгыз.

В1. 3 нче җөмләдәге якын  сүзенең антонимын уйлап языгыз.

Җавап: ______________  

В2. 1-3 нче җөмләләрдән уртаклык юнәлешендә килгән фигыльне язып алыгыз.

Җавап: ______________  

В3. 18 нче җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.

Җавап: ______________  

В4. 5-14 нче җөмләләрдән  юклыкта килгән фигыльләрне арта бару тәртибендә  языгыз.

Җавап: ______________              

В5.  11-13 нче җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкле  җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: ______________  

В6.  16 нчы җөмләдәге акрын  сүзе кайсы җөмлә кисәге булып килә.Җавапны сүз белән язарга.

Җавап: ______________  

В7. 17-18 нче җөмләләрдән тезмә сүзне табып языгыз.

Җавап: ______________  

В8. 10 нчы җөмләнең төрен билгеләге

Җавап: ______________  

В9. 1-5 нче җөмләләрдән хәл фигыльләр кулланылганнарын арта бару тәртибендә языгыз.

Җавап: ______________              

В10. 10-15 нче җөмләләрдән  ялгызлык исем булган җөмләнең санын күрсәтегез.

Җавап: ______________  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по родному (татарскому) языку. 3 класс

3  нче сыйныф өчен туган телдән эш программасы түбәндәге  документларга нигезләнеп төзелде: МБГБУ “Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе”нең башлангыч гомуми белемнең төп белем...

рабочая программа по родному (татарскому языку) для 5-го класса

Курсның эчтәлегеЯлгызлык һәм уртаклык исемнәре.Тартым һәм килеш белән төрләнгән исемнәрнең берлек һәм күплек сандагы кушымчаларын аера белү.Тамыр, кушма парлы, тезмә исемнәрнең ясалышы, аларның сөйләм...

Рабочая программа по родному (татарскому) языку для учащихся 9 класса русской школы, изучающих татарский как родной

Рабочая программа по родному (татарскому) языку для учащихся 9 класса русской школы, изучающих татарский как родной...

Рабочая программа по родному(татарскому) языку 7-9 классы

Рабочая программа по родному (татарскому) языку 7-9  классы...

Рабочая программа по родному ( татарскому языку) для 1 класса

Рабочая программа для 1 го класса по родному языку...

Рабочая программа по родному (татарскому)языку, 5 класс

Рабочая программа по родному (татарскому)языку для 5 класс татарских школ соответствует ФОП 2023 года. Имеются  ПРИЛОЖЕНИЕ К РАБОЧЕЙ ПРОГРАММЕ, Оценочный материал  (диктанты, излое...

Рабочая программа по родному (татарскому)языку для татарских школ, 6 класс

Рабочая программа по родному (татарскому)языку для 6 класс татарских школ соответствует ФОП 2023 года....