Р. Фәйзуллинның "Онытма син!" шигырендәге сүзләрне сөйләмдә куллану.
план-конспект урока (8 класс)
8 нче сыйныфның рус төркемндә үткәрелгән ачык дәрес фрагменты эшкәртмәсе.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
8_nche_syynyfnyn_rus_torkemend_achyk_dres_eshkrtmse.docx | 22.15 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
“Ютазы гомуми урта белем бирү мәктәбе”
Р. Фәйзуллин “Онытма син!” шигырендәге сүзләрне сөйләмдә куллану.
8 нче сыйныфның рус төркемендә
үткәрелгән ачык дәрес
эшкәртмәсе.
Үткәрүче: Ганиева Р.Г.
2016 нче ел
Тема: Равил Фәйзуллинның “Онытма син!” шигырендәге сүзләрне сөйләмдә куллану ( 20 мин.).
Дәреc тибы: Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү.
Максат: 1) Хәтерләү, үткәнең, ерак, чәчкән, моңнар, ирек, моңлы, туган, авыл, кала, мирас, горур, киләчәк, тарих сүзләрен сөйләмдә куллана белү;
2)Укучыларның эзлекле фикерләү сәләтен, монологик- диалогик сөйләмне үстерү;
3) Туган якка, аның тарихына хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлау: Дәреcлек 137-138 нче битләр (Р.З.Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева ” Татар теле”) методик кулланма, мультимедиа проектор, биремле карточкалар, постерлар ясау өчен рәсемнәр, фломастерлар, кәгазь битләре.
Дәреc барышы:
- Оештыру моменты.1) Исәнләшү.
2) Дәрестә уңай психологик халәт тудыру.
-Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?
-Кояшлы иртә кебек! Татар телен, тукай телен өйрәнергә дип килдек.
3) Дежур укучы рапорты.
4) Дәреснең темасын, максатын әйтү.
- Дәреснең темасы- “Р. Фәйзуллинның “Онытма син!” шигырендәге сүзләрне сөйләмдә куллану.” Бүген без дәрестә бу шигырьдә өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә кулланырга өйрәнербез.
- Актуальләштерү
1)Алдагы дәрестә өйрәнгән сүзләрне кабатлау. Укучылар бирелгән сүзләрнең тәрҗемәсен табарга тиеш.
История, будущее, наследие, город, деревня, свобода
(Презентация буенча уен үткәрү. 3-8 нче слайдлар).
- Белем-күнекмәләрне камилләштерү.
1) Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзү.
Слайдта сүзләр бирелгән. Укучылар шул сүзләрдән җөмләләр төзиләр.(Һәр җөмлә аерым төстә бирелә. Бирем презентация буенча үткәрелә. 9-13 нче слайдлар ).
Тикшерү:1)Халкыңның тарихын белергә кирәк.
2)Син ерак бабайларның ничек яшәгәнен бел.
3)Һәр авылның, һәр шәһәрнең үткәне бар.
4)Үз тарихыңны яхшы белергә кирәк.
- Физминутка (14-18 слайдлар)
- Ныгыту.
1) Диалоглар төзү һәм сәхнәләштерү. Дәреслектәге 9 нчы күнегүне(138 бит) телдән эшләү. Һәр өстәлдән 2 укучы диалогны сәхнәләштерә.
2)Туган як турында постерлар ясау.(Укучыларга өстәлгә төрле рәсемнәр, мәкальләр бирелә. 1 нче өстәл командасы Татарстан Республикасы турында, 2 нче өстәл командасы -Урыссу бистәсе, 3 нче өстәл командасы Ютазы районы турында постерлар ясыйлар. Укучылар эшне башкарганда туган як турында матур җырлар яңгырый. Һәр командадан бер укучы үзләренең эшләрен яклый).
- Йомгаклау.
-Нәрсә ул туган як?
-Кешегә туган як ни өчен кирәк?
-Ни өчен уз халкыңның, үз илеңнең тарихын өйрәнергә кирәк?
(Көтелгән җавап: “Туган як ул-синең туган авылың, туган йортың, әти-әниең, әби-бабаларың. Һәр кеше үзенең туган ягын яратырга, аның тарихын белергә тиеш”)
- Билгеләр кую.