”Современный урок родного языка в рамках реализации ФГОС”
методическая разработка

Нугуманова Миляуша Салимовна

  Межрегиональный научно- практический семинар:“Моделирование современного урока родного языка в основном общем образовании”

МБОУ “Гимназия №6 им.Г.Тукая “,МБУ “ Центр отличного образования”,Г Ижевск.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon fgos_shartlarynda_tugan_tel_hm_dbiyat_dreslre.doc50.5 КБ

Предварительный просмотр:

            ФГОС шартларында туган тел һәм әдәбият дәресләре.

                      Әгерҗе , 4 нче мәктәп, Ногманова МС

Заман мәгариф системасы алдында балаларга белем бирү максатын һәм бурычларын тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куя. Уку-укыту процессындагы яңалыкларны тормышка ашыру өчен дәүләт стандартлары төзелде. 

  Стандартларның максаты – үз иленең чын гражданинын тәрбияләү. Ә үз тамырларын белмәгән балада гражданлык хисләре туа алмый.

 Бүгенге көндә яңа буын стандартлары гамәлгә кертелгән шартларда укытучылар алдына яңа бурычлар куйды. Моңа кадәр яшәп килгән гадәти дәресләр, тәрбия чаралары белән генә чикләнеп калмыйча, яңача эш итүне таләп итә . Укучыларга белем бирүне генә түгел, ә аларны белем алырга өйрәтүне алгы планга китереп чыгара. Яңа стандарт укучыларны алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтүне төп максат итеп куя. Бу исә безгә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына да, белем бирүнең яңа алымнарын һәм методларын кулланып эш итүне, бүгенге көн таләпләренә җавап биргән дәресләр оештыруны бурыч итеп куя.

Бүгенге көн дәресенең яңалыгы нәрсәдә соң? Бу дәресләр укытучы һәм укучы арасында үзара хезмәттәшлеккә нигезләнә. Укучыларны эшкә этәрү, кызыксындыру максатыннан эш күбрәк төркемнәрдә оештырыла. Төркемдәге һәр бала үз фикерен әйтә, башкалар фикерен ишетә ала. Дәресләрнең уңай ягы шунда: дәрестә барлык бала да сөйләшә, төркемдәге балаларга үз фикерен җиткерә. Балалар бер-берсен тыңларга, бергәләп карар кабул итәргә өйрәнәләр. Туган  тел дәресләрендә безнең кайбер балалар бөтенләй дә сөйләшми, сыйныф алдында үз фикерен әйтергә кыенсына. Ә төркемдә ул сөйләшүгә мәҗбүри тартыла һәм озакламый сөйләшә башлый.

Бүгенге дәрестә нинди таләпләр куела соң? Иң беренче чиратта, ул барлык шартлары булган, заманча җиһазландырылган кабинетта югары дәрәҗәдә узарга тиеш. Икенчедән, укытучы дәреснең максат һәм бурычларын дөрес билгеләргә, эш төрләрен һәм укытучы укучы эшчәнлеген планлаштырырга тиеш. Өченчедән, дәрес проблемалы һәм укучының үсешенә хезмәт итәргә, укучыларны укытучы белән хезмәттәшлеккә этәрергә тиеш. Дүртенчедән, укытучы укучыларны эзләнергә, актив эшләргә, фикерләргә өйрәтергә тиеш. Бу исә укучыларны үзләре нәтиҗә чыгара белергә, иҗадилыкка ирешергә, укучыларның сәламәтлеген саклауга, укучылар белән кире элемтә урнаштырырга, балаларның мөмкинлекләрен истә тотып, нәтиҗәлелеккә ирешүгә шарт тудыра.

Бүгенге көн дәресе укучыга сайлау мөмкинлеге бирә, анда белем алуга омтылыш тудырырга, аны алган белемнәрен тормышта файдаланырга өйрәтергә тиеш.

Ә бүгенге көн туган тел дәресе нинди ? Укучыларга туган телгә мәхәббәт һәм кызыксынуны ничек уятырга? Бу мәсьәләне, укытуның нәтиҗәле алымнарын кулланып, гадәти булмаган дәресләр, укучыларны үзлекләреннән белем алырга өйрәтү аша ирешергә мөмкин. Дәрестә һәр укучыны кызыксындыра белергә һәм эшләргә өйрәтергә кирәк. Дәрес укучы өчен артык катлаулы булмаска, аны эзләнүгә этәрергә тиеш.

Бүгенге көн дәресләрен компьютер технологияләре, интерактив такта, мультимедиядан башка күз алдына да китереп булмый. Аның төп шарты да шул: кабинет заманча җиһазландырылган булырга тиеш.

Билгеләнгән позиция заманча дәрес оештыруга гомуми якын килүне формалаштырырга мөмкинлек бирә:

  • Дәреснең мәгълүмати өлешен арттыру. Дәреслек, хәтта мини-макс принцибына туры китереп төзелгән булса да, дәрестә бердәнбер мәгълүмат алу чыганагы булып каралмый;
  • Укучыларның уку нәтиҗәләрен бәяләүдә яңа ысуллар кертү;
  • Дәреснең технологик өлешен көчәйтү (нәтиҗәле педагогик технологияләр куллану);
  • Практик күнекмәләр булдыруга юнәлеш бирү, алардан башка укучыларда предметлы компетенцияләр формалаштырып булмый;
  • Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыру.

 

    Төп укыту программаларын үзләштерү нәтиҗәләренә таләпләр — һәр укучының гыйлем туплауда ирешкән казанышларын шәхси бәяләү критерийлары ул. Шул нигездә укучының танып-белү, универсал белем туплау (операциональ) эшчәнлегеннән, мәгариф системасының барлык дәрәҗәләрендә (республика, төбәк, аерым мәгариф учреждениеләрендә) эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген интеграль бәяләүдән гыйбарәт.

    Нәтиҗәләргә таләпләр — гомуми белем программаларының барлык төрләренең состав өлеше. Алар шәхси, эшчәнлекнең гомумиләштерелгән ысуллары (метапредмет) һәм фәнне өйрәнү нәтиҗәләрен үз эченә ала.

   Метапредмет нәтиҗәләренә стандартларда универсал уку эшчәнлеге дип билгеләнгән гомумиләштерелгән эшчәнлек ысуллары кертелә. Алар, уку-укыту кысаларында гына куллану белән бергә, кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә танып-белү яки гамәли мәсьәләләрне хәл иткәндә файдаланылырга мөмкин.

    Яңа стандартта укыту күнекмәләре ике зур блокка — универсал блокка һәм фән блогына бүленгән. Универсал уку эшчәнлеге термины педагогикада бүген кулланыла торган гомуми уку күнекмәләрен, гомуми танып-белү, фәнне өстәмә өйрәнү эшчәнлеген алыштыра. Яңа стандартларны төзүчеләр аларны дүрт блокка —шәхси, регулятив, танып-белү һәм коммуникатив блокка берләштергән.

Шәхси эшчәнлек баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавын һәм кабул итүен, аның әйләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуны аңлауга юнәлтелгән.

Регулятив эшчәнлек танып-белү процессы белән идарә итәргә булыша. Алар гыйлем туплау мәсьәләсен кабул итү күнекмәсен, билгеле бер эшчәнлекне оештыруны планлаштыру, тикшерү, үзгәрешләр кертүне, үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирүне үз эченә ала.

Танып-белү эшчәнлеге тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлауны, хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләштерүне һәм куллануны тәэмин итә.

Коммуникатив эшчәнлек хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Ул партнерны тыңлый һәм аңлый белүдән, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра, үзеңнең эш-хәрәкәтеңне партнер эш-хәрәкәте белән чагыштыра белүне үз эченә ала.

ФДББС буенча дәрес структурасын (төзелешен) карап китик.

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында дәрескә әзерләнгәндә укытучы нәрсәләрне исәптә тотып эшли?

Иң беренче дәрес этапларының  конструкциясен төзү мөһим.

  • Уку материалының темасын
  • Теманың дидактик максатын
  • Дәреснең дидактик максатының тибын,
  • Дәрес тибын ачыклау:
  1. Яңа белемнәрне өйрәнү һәм беренчел ныгыту
  2. Яңа белемнәрне ныгыту
  3. Белем, осталык һәм күнекмәләрне комплекслы куллану
  4. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру
  5. Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен тикшерү, бәяләү, төзәтмәләр кертү.
  • Дәрес структурасын уйлау
  • Дәресне җиһазлау
  • Уку материалының эчтәлеген сайлау
  • Укыту методларын сайлау
  • Педагогик эшчәнлекне оештыруның формаларын сайлау
  • Белем, осталык һәм күнекмәләрне бәяләү
  • Дәреснең рефлексиясе.

Һәр дәрес укучы файдасына эшләргә тиеш. Яңа заман әхлаклы, кешелекле, хезмәт итәргә сәләтле, эшлекле шәхесләр көтә. 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ПРОЕКТИРОВАНИЕ И АНАЛИЗ СОВРЕМЕННОГО УРОКА АНГЛИЙСКОГО ЯЗЫКА В РАМКАХ РЕАЛИЗАЦИИ ФГОС ВТОРОГО ПОКОЛЕНИЯ.

ПРОЕКТИРОВАНИЕ И АНАЛИЗ СОВРЕМЕННОГО УРОКА АНГЛИЙСКОГО ЯЗЫКА В РАМКАХ РЕАЛИЗАЦИИ ФГОС ВТОРОГО ПОКОЛЕНИЯ....

Моделирование современного урока английского языка в рамках реализации ФГОС второго поколения.

   Для построения урока в рамках ФГОС важно понять, какими должны быть критерии результативности урока.......

Современный урок английского языка в рамках реализации ФГОС нового поколения

Утверждение государственных образовательных стандартов второго поколения возложило на учителя новые требования для достижения целей образовательного процесса,отвечающего нуждам современного общества. ...

Современный урок английского языка в рамках реализации ФГОС

Данная статья посвящена технологиям, способствующим формированию универсальных учебных действий обучающихся. При выполнении данных типов заданий, обучающиеся учатся самостоятельно планировать пути дос...

Современный урок английского языка в рамках реализации ФГОС

Современный урок английского языка в рамках реализации ФГОС...

Современный урок английского языка в рамках реализации ФГОС

Современный урок английского языка в рамках реализации ФГОС...

«Современный урок английского языка в рамках реализации ФГОС нового поколения»

Современный урок не может строиться по тому же принципу, который использовался десять или двадцать лет назад. Задача современного учителя — это не просто передача опыта и знаний. Вы должны заинт...