5-6 сыйныфларда татар теленнән арадаш аттестация эше
учебно-методический материал (5 класс)

Аглиуллина Лилия Шаукатовна

Материалы промежуточной аттестации по татарскому языку

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5-6_syynyflarda_aradash_attestatsiya_eshe.docx56.59 КБ

Предварительный просмотр:

ТР Әлки муниципаль районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе

ПРОЕКТ ЭШЕ

РУС ТЕЛЕНДӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ

ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ  5-6 НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ

ӨЧЕН АРАДАШ АТТЕСТАЦИЯ ЭШЛӘРЕ

                                                            Башкарды:

                                                        Әһлиуллина Лилия Шәүкәт кызы, ТР Әлки муниципаль районы Нәби Дәүли исемендәге

Базарлы Матак гимназиясе муниципаль бюджет

 гомуми белем учреждениесе –

ТР Әлки МР компетенция үзәгенең

беренче квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

ЭЧТӘЛЕК

КЕРЕШ..................................................................................................................3

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК  Рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең 5 нче сыйныф татар төркемнәрендә укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү формасы буларак арадаш аттестация эшләре................................6-9

1.1. Рус мәктәбендә татар теленнән арадаш аттестация үткәрүнең әһәмияте, максаты һәм бурычлары ........................................................................................6

1.2. Рус мәктәбенең 5-6 нчы сыйныф татар төркемнәрендә арадаш аттестациянең традицион формалары ...................................................................8

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК  Арадаш аттестация эшләренең формалары............10-21

2.1. Арадаш аттестация эшләренең төрле формаларда булуының әһәмияте...................................................................................................................10

2.2.  Арадаш аттестация эшләренең  яңа формалары..........................................11

ЙОМГАКЛАУ ......................................................................................................22

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ .........................................................................23-25

КУШЫМТА...................................................................................................26-27

КЕРЕШ

Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Әлеге предметлар буенча белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү укучыларның фәнни эшләрен оештыру аркылы да тормышка ашырыла. Укучыларның фәнни эшләр белән шөгыльләнүе аларда  фәнни фикерләү, иҗади эшләү сәләтен үстерү, тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырлык толерант шәхес тәрбияләү кебек максатларга ирешергә ярдәм итә. Мәктәптә укучыларның татар теле һәм әдәбияты буенча фәнни эшләрен оештыру бу предметларны укытуның бик мөһим һәм аерылгысыз компоненты булып тора, шуңа күрә әлеге проект эше кысаларында без фәнни эш белән шөгыльләнүне дәрес эшчәнлеге белән бәйләп өйрәнәбез.

Мәктәптә укучыларның фәнни эшчәнлеген оештыру информацион-коммуникатив чаралар ярдәмендә башкарыла: мәгълүмат туплау, аны системага салу, анализлау, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, презентацияләү һ.б. Бу чараларны барлау, аларны дөрес, урынлы һәм нәтиҗәле куллану мөмкинлеген тәэмин итү хәзерге укыту эшчәнлегенең актуаль мәсьәләсе булып тора. Гомумән, бүгенге уку-укыту барышы укытучылар алдына педагогик технологияләрнең принципларына таянып эшләү, уку-укыту эшендә әлегә кадәр булган  технологияләрнең барысын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану  максатларын куя. Димәк, хәзерге уку-укыту барышында иң әһәмиятле урынны заманча технологияләрнең берсе булган информацион-коммуникатив технология алып тора.  Башкача фәнни, методик әдәбиятта ул компьютер технологиясе, мультимедиа технологиясе, мәгълүмати технология һ.б. терминнар белән аталып йөри.

Татар теленнән белем бирү программасын үзләштерү, шулай ук аның бер бүлеген я курсны тулысынча өйрәнү арадаш аттестация эшләре үткәрүне максат итеп куя. Әлеге тикшерү һәм белемнәрне бәяләү эше гомуми белем учреждениесенең уку-укыту планында каралган тәртиптә һәм формаларда уздырыла.  

Арадаш аттестация эшләре – хәзерге белем бирү системасының аерылгысыз өлеше. Аның уку-укыту процессында белем бирү системасындагы үзгәреш-яңарыш, яңа технологияләрнең үтеп керүе белән тыгыз бәйләнгән. Россия Федерациясенең 2012 нче елның 29 нчы декабрендәге 273-ФЗ номерлы карары нигезендә гомуми белем бирү оешмаларының 2-8, 10 нчы сыйныф укучылары өчен арадаш аттестация эше уздыру тәртибе  расланган. Тикшерү эшләренең чагыштырмача яңа төре булганга күрә, бу темага проект тәкъдим итү татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен бик әһәмиятле.

Гипотеза: укытуны югары дәрәҗәгә күтәрү, теоретик белемнәрне практикада куллану, проектта һәрбер кешегә файдалы гамәли тәҗрибә үрнәкләре бирүгә ирешү.

Проектның максат һәм бурычлары: рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-6 нчы  сыйныф татар төркеме укучылары өчен төрле формадагы арадаш аттестация эшләре үткәрүнең әһәмиятен ачыклау, аларның төрле яңа формаларын әзерләү.

Тикшерү объекты: гомуми белем бирү мәктәпләренең арадаш аттестация үткәрү турындагы нигезләмәләре, гамәлдә булган 5-6 нчы сыйныф дәреслеге, эш программалары, арадаш аттестация материалларының бирелеше.

Тикшеренү предметы: арадаш аттестация эшләре.

Метод һәм алымнар. Проектны башкарганда күзәтү, тәҗрибәне гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, анализ алымнарын; чагыштыру, тикшеренү, эзләнү методларын куллану.

Проектның фәнни-гамәли әһәмияте: рус мәктәпләренең 5-6 нчы сыйныф татар төркемнәрендәге укучылар белән эшләүче укытучыларга без эшләгән арадаш аттестация материаллары гамәли эшләрендә кулланма булыр дип уйлыйбыз.

Проектта катнашучылар: татар теле һәм әдәбияты укытучылары.

Көтелгән нәтиҗә: төрле формадагы (диктант, биремле диктант, тест, проект эше һ.б.) арадаш аттестация эшләре әзерләп тәкъдим итү.

Хезмәтнең структурасы кереш, 2 бүлектән, йомгаклау өлешеннән,  әдәбият исемлегеннән һәм кушымтадан  гыйбарәт. Беренче бүлектә арадаш аттестация турында теоретик мәгълүмат бирелде. Икенче бүлектә арадаш аттестация төрләре һәм үрнәкләре урнаштырылды. Кушымтада диктант текстлары тәкъдим ителде.

БЕРЕНЧЕ  БҮЛЕК

РУС ТЕЛЕНДӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ 5-6 НЧЫ СЫЙНЫФ ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ФОРМАСЫ  БУЛАРАК АРАДАШ АТТЕСТАЦИЯ ЭШЛӘРЕ

1.1. Рус мәктәбендә татар теленнән арадаш аттестация үткәрүнең әһәмияте, максаты һәм бурычлары

 Укучыларның арадаш аттестациясе – белем бирү сыйфатын тикшерү төре. Ул укучыларның теоритик белемнәрне үзләштерү һәм осталык күнекмәләренең камилләшү дәрәҗәсен күрсәтә, алдагы этапка күчә алмаулары турынды нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Арадаш аттестация эшләре үткәрү закон нигезендә билгеләнгән.

Проект эшен башкару өчен, без Россия Федерациясенең 2012 нче елның 29 нчы декабрендәге 273-ФЗ номерлы карары белән таныштык,  мәктәпләренең арадаш аттестация эшләре турындагы нигезләмәләрен өйрәндек. Ул нигезләмәләр, мәктәп советында киңәшләшеп килешенгән, директор тарафыннан расланган булырга тиеш. Шуларга таянып, йомгаклау эшләре башкарыла һәм тикшерелә.

Гомуми белем бирү оешмаларының 2-8, 10 нчы сыйныфларында арадаш аттестация эшләре үткәрү мәҗбүри һәм программа материалын үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү өчен уздырыла. Укучыларның татар теленнән алган белемнәре даими рәвештә бәяләнергә, дәресләрдә укучы үзе үзләштергән материалны куллана алырлык белем, осталык һәм күнекмәләргә ия булырга тиеш. Арадаш аттестация эше һәр чирек материалының үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен дә, яртыеллыкны, еллыкны йомгаклау эше буларак та үткәрелә.

Максатлары:

  • укучыларның татар теленнән теоретик белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү,
  • аларның белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсен гамәлдәге белем стандартлары таләпләре белән чагыштыру,
  • уку-укыту программаларының үтәлешен тикшерү.

Белемнәрне тикшерү түбәндәге норматив документларга нигезләнә:

  1. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре;
  2. Гомуми белем учреждениесе Уставы;
  3. Гомуми белем учреждениесенең уку-укыту программасы;
  4. Арадаш аттестация үткәрү турындагы нигезләмәдә расланган бәяләү нормалары.

Белем алу формасы нинди булуга карамастан, гомуми белем бирү оешмаларының 2-8, 10 нчы сыйныфларында арадаш аттестация үткәрү мәҗбүри. Арадаш аттестация эшләрен башкару барлык укучыларга да рөхсәт ителергә тиеш. Белемнәрне тикшерү уку елы башында һәм ахырында йомгаклау контроль эшләре формасында уздырыла. Алар төрле форматта булырга мөмкин:

  • тест (компьютерда, кәгазьдә),
  • язма эшләр (диктант, изложение, сочинение, контроль эш),
  • реферат, проект  яки иҗади эшләр яклау,
  • әңгәмә.

Мәсәлән, 5 нче сыйныфта диктант, биремле диктант формалары, 6 нчы сыйныфта – биремле диктант, тест, 7-8 нче сыйныфларда изложение һәм тест, ә 10 нчы сыйныфта БДИ форматындагы тест тәкъдим ителә.

Арадаш аттестация эшләре 5 баллы системада бәяләнә. Уңай билге алган укучыларга, 1, 2, 3, 4 нче чирек билгеләрен дә исәпкә алып, еллык билге чыгарыла. Бәяләгәндә бәхәс чыкса, ул укучы файдасына хәл ителә.

1.2. Рус мәктәбенең 5-6 нчы сыйныфы татар төркемнәрендә арадаш аттестациянең традицион формалары.

Укучыларның тел материалын үзләштерү дәрәҗәсен, аларның грамоталылыгын диктант, изложение һәм сочинение яздырып тикшереп була. Бу эш төрләре “арадаш аттестация” термины кертелгәнче йомгаклау язма эшләре дип йөртелә иде. Контроль диктантлар елга 2 тапкыр яздырыла. 5 нче сыйныф өчен контроль диктанттагы сүзләр саны уку елы башында – 50-55 сүз, уку елы ахырында 50-60 сүз булырга тиеш. [15, 33] Грамматик биремле диктантлар да яздырып була, ул вакытта сүз саны кимрәк тә булырга мөмкин.

Изложение яздыру өчен матур әдәбият әсәрләреннән өзекләр, хикәя, текстлар алына. Изложение ярдәмендә укучының тема эчтәлеген ача белү осталыгы, лексик байлыгы, орфография, грамматика, пунктуация өлкәсенә караган грамоталылыгы тикшерелә. 5 нче сыйныфта 2 контроль изложение үткәрелә. Текстның күләме түбәндәгечә: уку елы башында тексттагы сүзләр саны 70-110, ә язма күләме 55-70 сүз; уку елы ахырында тексттагы сүзләр саны 110-140, язма күләме 70-85.  [15, 34]

Изложениене бәяләгәндә, фикернең логик эзлеклелегенә, эчтәлекнең тулы, дөрес бирелүенә, язма сөйләм теленең камиллегенә, грамоталы итеп яза алу дәрәҗәсенә игътибар ителә.

Изложение һәм сочинение өчен 2 билге куела: беренчесе – эчтәлек һәм сөйләмне оештыра алуга, икенчесе – грамоталылыкка.

Сөйләм үстерүдә бәйләнешле яки контекстлы сөйләм төзи белү аеруча әһәмиятле. Бәйләнешле сөйләмнең үз алымнары, нормалары бар.

Каюм Насыйри грамматиканы өйрәнү максатын билгеләгәндә үк (“Сөйләшкәндә вә язганда телне хатадан сакламактыр”) телдән һәм язма сөйләм үстерүне күз алдында тота. Ана телендә сөйләгәндә, язганда сүз сайлый белүгә, сүзләрне дөрес әйтүгә, куллану принципларына, стилистик алымнарга игътибар итә (“Нәмунә”, “Кавагыйде китабәт”).

Галимҗан Ибраһимов “Татар телен ничек укытырга?” исемле китабында ана теле дәресләрендә телдән һәм язма сөйләм үстерүгә аеруча зур игътибар юнәлтә.

“Сөйләм яшәүдә нинди зур урын тотса, язып  аңлату да хәзерге мәдәни хәятта аннан аз ким әһәмиятле,”- ди ул. Шуңа күрә укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшергәндә сочинение яздыру әһәмиятле. Сочинение бәйләнешле сөйләм үстерү характерындагы язма эш төре санала. Хикәя, хат, ирекле тема, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган сочинениеләр була. Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме 1-2 бит булырга тиеш. 5 нче сыйныфта 1 контроль сочинение яздырыла.

Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен Р.Р.Шәмсетдинова, Г.К.Һадиева, Г.В.Һадиева, тарафыннан эшләнгән методик әсбапта (Казан, 2015)  5 нче сыйныф өчен татар теленнән шушы формадагы арадаш аттестация материалы үрнәкләре бирелгән. Арадаш аттестация материалының характеристикасы, төзелеше һәм эчтәлеге балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килә, федераль белем бирү  стандартлары таләпләрен үти.

                                   

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

АРАДАШ АТТЕСТАЦИЯ ЭШЛӘРЕНЕҢ ФОРМАЛАРЫ

2.1. Арадаш аттестация эшләренең төрле формаларда булуының әһәмияте.

Төрле характердагы грамматик биремнәр укучыларның белем дәрәҗәләрен ачыклау һәм тел күнекмәләрен үстерү максатыннан бирелә. Эшләрнең күләме Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы  тарафыннан расланган программа нигезендә төзелә. Белемнәрне тикшерүне төрлечә оештырырга мөмкин: фронталь сорау, тест эшләү, контроль эш, мөстәкыйль эш, биремле диктант һ.б. Бирелгән эшләр шулай ук укучыларны татар теленнән бердәм республика тесты үтүгә әзерли. Биремнәрне, сыйныфтагы укучыларның белем дәрәҗәсенә туры китереп, укытучы үзе дә үзгәртә ала. Арадаш аттестация укучыларның предмет буенча алган белем, осталык һәм күнекмәләренең федераль дәүләт стандартлары һәм укыту программасы таләпләренә туры килү-килмәвен ачыкларга ярдәм итеп кенә калмый, ә бәлки алга таба укучыларга белем бирүнең яңа юнәлешләрен билгеләргә этәргеч бирә.

Укучыларның белем дәрәҗәләрен арадаш аттестация ярдәмендә обьектив билгеләү алга таба укытуның метод һәм формаларына, программаларына, ФДБС таләпләренә туры китереп, төзәтмәләр кертергә дә мөмкинлек бирә. Арадаш аттестация үткәрүнең әһәмияте дә шунда.

Яңа федераль гомуми белем стандартын гамәлгә ашырганда, заманча фикерли белүче сәләтле балаларны үстерү өчен, предмет буенча арадаш аттестация үткәрүнең дә роле зур. Моңа кадәр татар теленнән арадаш аттестация үткәрү күбрәк грамматик биремле диктантлар яздыруга кайтып  кала иде. Бу төр эшләр хәзер дә үткәрелә, ләкин 9, 11 нче сыйныфларда кертелгән  БРТ, БРИ,  БДИ форматындагы имтиханнар урта сыйныфлардагы арадаш аттестация материалларының яңа формаларын эзләүне таләп итә.

2.2. Арадаш аттестация эшләренең  яңа формалары

Мәктәпкә арадаш аттестациянең яңа формаларын кертү – заман таләбе.

Яңа төр арадаш аттестация материалларында иҗадилыкны таләп итә торган, телне сиземләү һәм андагы күренешләрне мөстәкыйль рәвештә тикшерү, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау осталыгын үстерә торган биремнәрнең булуы да шарт.

Арадаш аттестация биремнәре укучының логик фикер йөртү осталыгын билгеләргә ярдәм итә. Без төзегән арадаш аттестация материалында  фонетика,  лексикология, сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча биремнәр бар. Шулай ук текстка исем бирү, иҗади эш башкаруны да күздә тота. Мисал өчен:

5 нче сыйныф (татар төркеме) өчен арадаш аттестация эше үрнәге

Максаты: укучыларның 5нче сыйныфта татар теле фәне буенча алган белем һәм күнекмәләрен тикшерү, белемнәрен бәяләү.

Чыганак: 5 нче сыйныф уку әсбабы (авторлары  Р.Р.Шәмсетдинова, Г.К. Һадиева, Г.В. Һадиева)

                                         1 нче вариант

1. [w] тартыгы булган сүзне табыгыз.

а) Вәсилә ә) Воронеж  б) Галимов   в) инфинитив

2. Кечкенә сүзенең   транскрипциясен  табыгыз.

 а) [къэчкэнэ ]  ә) [кэчкэнэ]  б)   [кечкенә]    в)    [кьэчкьэнә]

3.  ң хәрефе төшеп калган сүзне күрсәтегез.

а) чан.   ә) еракта.  б)  таба.  в) бәрә.ге  

4.  Таң сүзенә ялганырга тиешле күплек кушымчасын табыгыз.

а) –лар  ә) нәр  б)  -нар  в) –ләр

Текстны укыгыз һәм 5-10 нче биремнәрне эшләгез.

1. Әтисе белән бергә Таҗи балык тотарга барды. 2. Көн әле бик иртә. 3. Кояш та юк, ә шулай да якты. 4. Су өсте тып-тын. 5. Өф иткән җил дә юк. 6. Мондый вакытта балыкның яхшы чиртүе һәркемгә билгеле. 7. Таҗи ялтырап торган ап-ак чабакларны, әрсез алабугаларны чиләккә җыя бара. 8. Менә инде аларның балык сала торган чиләкләре тулып та килә. 9. Балык бик шәп эләгә.

5. Ирен гармониясе күзәтелгән җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә языгыз.

6. [w] тартыгы булган сүзләрне табып языгыз.

7. 1-2 нче җөмләләрдән 1 генә иҗектән торган сүзләрне табып языгыз.

8. Мондый сүзенең басымын күрсәтегез.

9. 7 нче җөмләдән аваз һәм хәреф саны туры килмәгән сүзләрне табып языгыз.

10. Текстка исем биреп ,  3-4 җөмлә белән дәвам итеп языгыз.

2 нче вариант

1.[в] тартыгы булган сүзне табыгыз.

а) Вәли ә) тавык  б) Галимов  в) авыл

2. Кадерле сүзенең транскрипциясен  табыгыз.

 а) [къадэрлэ]  ә) [къәдерле]  б)   [кәдерле]   в)    [кьәдэрлэ]

3.  н хәрефе төшеп калган сүзне күрсәтегез.

а) ча.гы   ә) без.ең  б)  ки.әш  г) та.  

4.  Гимназия сүзенә ялганырга тиешле күплек кушымчасын табыгыз.

а) –лар  ә) нәр  б)  -нар  в) –ләр

Текстны укыгыз һәм 5-10 нче биремнәрне эшләгез.

1. Безнең республикабыз Татарстан дип атала. 2. Аның табигате төрле һәм матур. 3. Анда калын урманнар, яшел тугайлы болыннар һәм түгәрәк күлләр бар. 4. Аның урманнарында мәһабәт мөгезлепошиларны, усал бүреләрне һәм кызыл төлкеләрне очратырга була. 5. Татарстанны күп сулы һәм балыклы елгалар бизи. 6. Безнең республикабыз аша Идел, Чулман, Агыйдел, Нократ, Зөя  елгалары ага.

5. Төрле сүзенең авазларын языгыз.

6. 2-3 нче җөмләләрдән [гъ] авазы булган сүзләрне табып языгыз.

7. Ирен гармониясе күзәтелгән җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә языгыз.

8. Балыклы  сүзенең басымын күрсәтегез.

9. Рәт гармониясенә буйсынмаган сүзләр булган җөмләләрнең санын билгеләгез.

10. Текстка исем биреп ,  3-4 җөмлә белән дәвам итеп языгыз.

                               1 нче вариант.

1.Тамыры дөрес күрсәтелмәгән  сүзне табыгыз.

а) тәмсезләнү ( тәмсез)  ә) яшьлек ( яшь)    б) язма (яз) в)  бүлмә (бүл)

2. Модальлек кушымчаларыннан гына торган рәтне күрсәтегез.

а)-кай,-рак,-га ә) –лар, -нчы, -ды б) –дан, -чы, -ым в) –даш, -та, -ма

3. Тамыр нигезле сүзне күрсәтегез

А) юлдашлар ә) кура җиләген  б) көньякка  в) авыллар

4. Һөнәрчелек сүзләреннән генә торган рәтне күрсәтегез.

а) ипи, уку ә) саран, тәрәзә    б) дару, табиб  в) чәй, урам

Текстны укыгыз һәм 5-10 нчы биремнәрне эшләгез.

1. Көз ахыры иде, күңелсез вакыт. 2. Бакчадагы агачлар күптән яфракларын койды. 3. Җырчы кошлар да җылы якка китте. 4. Тик песнәкләр, чыпчыклар гына калды. 5. Алар кыштан курыкмый бит. 6. Менә өч көн инде яңгыр яуды-яуды да, кинәт суытты. 7. Юллар, урам ташлары бозга әйләнде. 8. Аяк асты көзге шикелле булды. (Д.Аппаковадан)

5. 7 нче җөмләдән модальлек һәм бәйләгеч кушымчасы булган сүзне язып алыгыз.

6. 1 нче җөмләдән ачык иҗекләрдән генә торган сүзләрне язып алыгыз.

7. Ике аваз белдергән хәрефләр булган сүзләр кайсы җөмләләрдә бар?            Җөмләнең санын күрсәтегез.

8. Парлы сүзне язып алыгыз.

9. 3 нче җөмләдән ясалма сүзне язып алыгыз.

10. Текстны дәвам итеп, 3-4 җөмлә уйлап языгыз.

2нче вариант

1.Тамыры дөрес күрсәтелмәгән  сүзне табыгыз.

а) сабырлык (сабыр)  ә) эшләгез ( эш)    б) тәмсезләнү  (тәм)

в)  бүлмәгездә (бүлмә)

2. Бәйләгеч  кушымчаларыннан гына торган рәтне күрсәтегез.

а) -ның, -ыбыз,--ың ә)  –га,-лык,--ың  б)  –ка,-таш,-чык в)  –нар,-гач,-сыз

3. Ясалма нигезле сүзне күрсәтегез

А) юллар ә) мәктәбемне  б) көньякка   в) авылыгызда

4. Искергән сүзләреннән генә торган рәтне күрсәтегез.

а) игенче, итекче ә) сабакташ, гөбе    б) әрәмә, урманчы   в) ) көньяк, такта

Текстны укыгыз һәм 5-10 нче биремнәрне эшләгез.

1. Менә салкын кыш җитте.  2. Ачы җилләр, каты суыклар башланды.

3. Кошларга кыен. 4. Тик песнәкләр, чыпчыклар гына калды. Кыш көне алар ачлыктан һәм суыктан интегә.  5. Без кышлаучы кошларга җимлекләр ясадык. 6. Аларны тәрәзә каршындагы агачларга элеп куйдык. 7. Җимлекләргә ярма, көнбагыш, ипи кисәкләре салдык. 8. Иң беренче песнәкләр, чыпчыклар очып килделәр.

(“Сабантуй” газетасыннан)

5. 8 нче җөмләдән модальлек һәм бәйләгеч кушымчасы булган сүзне язып алыгыз.

6. 6 нчы җөмләдән ачык иҗекләрдән генә торган сүзләрне язып алыгыз.

7. Кушма сүз булган җөмләнең санын күрсәтегез.

8. Кайсы җөмләләрдә ике аваз белдергән хәрефләр булган сүзләр кайсы җөмләләрдә бар? Җөмләнең санын күрсәтегез.

9. 5 нче җөмләдән ясалма сүзне язып алыгыз.

10. Текстны дәвам итеп, 3-4 җөмлә уйлап языгыз.

Эшне бәяләү:

1-10 нчы биремнәр 1әр балл белән бәяләнә,

Максималь балл – 10 балл.

 “5” ле – 10-9 балл,

 “4” ле –  8-7 балл,

 “3” ле –  6-5 балл,

 “2” ле –  4-0 балл.

Арадаш аттестация өчен тест материаллары рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларының татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылары өчен Р.Р.Шәмсетдинова, Г.К. Һадиева, Г.В. Һадиева төзегән уку әсбабына һәм  “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү оешмаларының татар сыйныфлары өчен татар теленнән программа”сына (Төзүче-авторлар: Р. К. Сәгъдиева, Р. М. Гарәпшина, Г. И. Хәйруллина, Казан, 2015) нигезләнеп төзелде. Программада фонетика  бүлеген өйрәнүгә зур урын бирелгәнлектән, тестта да фонетика бүлеге буенча биремнәр төп урын алды. Биремнәр бары тик укучылар үзләштерергә тиеш булган белем, осталык һәм күнекмәләрне тикшерү максатын күздә тота. Аларны эшләгәндә, укучы өйрәнгән кагыйдәләрне исенә төшерергә һәм, аларга нигезләнеп, дөрес җавапны билгеләргә тиеш.

Рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең 5 нче  сыйныф татар төркемнәрендә укучылар өчен арадаш аттестация эше биремнәре (БРТ форматы)

1 нче вариант

 А1. Алынма сүзне билгеләгез.        

1) җәй;    2) салкын;    3) шагыйрь;   4) батырлык.        

А2. Нечкә сузыкны билгеләгез.

  1. а;    2) ә;    3) у;    4) о.        

АЗ. Басым соңгы иҗеккә төшмәгән очракны күрсәтегез.        

1) әнием;    2) авылыбызның;    3) килдеңме;    4) зәңгәр.      

А4. Бүгенге көндә кулланылмый торган искергән сүзне билгеләгез.  

1) сыйныф;   2) чәйнек;    3) азатлык;   4) чабата.

А5. Кайсы сүзнең антонимы дөрес бирелмәгән?

1) биек - тәбәнәк;   2) тирән - сай;   3) зур - кечкенә;   4) матур - чибәр.  
А6. Аваз белән хәреф саны туры килмәгән очракны билгеләгез.

1) мәктәп;    2) туганнар;    3) яшьлек;    4) ятимлек.
А7. Татар   һәм   рус   телләрендә   мәгънәләре   ягыннан   туры   килмәгән   фразеологизмнарны  билгеләгез.

  1.  урманга утын төяп бару - ехать в тулу со своим самоваром;
  2.  исе дә китми - и в ус не дует;
  3.  балтасы суга төшкән кебек - как в воду опущенный;
  4.  һавадан алып сөйләү - за семью замками.

А8. Билгеле бер төбәктә генә кулланыла торган сүзләр ничек атала?

  1. неологизмнар;        3) диалекталь сүзләр;
  2. искергән сүзләр;        4)фразеологизмнар.                                                А 9. Омоним сүзләр арасында артык очракны билгеләгез.

1) көзге;   2) алма;    3) кечкенә;   4) кара.
А10. Яңгырау - саңгыраулыкта парлап бирелгән авазлар рәтендә кайсы артык?
1) 6- п;    2) з - с;    3) д - т;    4) г - х.          

В. Текстны укыгыз һәм аннан соң бирелгән күнегүләрне үтәгез.

Көн саен шулай: Зөһрә мәктәптән йөгереп кайта да стенада эленеп торган календарь каршына килә. Аннары, тирә-ягына каранып, әнисе юклыгына ышангач, кесәсендә йөргән кечкенә кызыл карандаш белән календарьның  бүгенге битен буйый башлый. Кызылга буялган битләр көннән - көн арта бара. "Биш"ле алган көннәрдә генә буйый ла ул календарьны. Әмма шулай туры килә инде - көн саен "биш"ле алып кайта Зөһрә. Кайбер көннәрдә икешәр, өчәр "биш"ле куялар әле. Шуңа күрә, көн саен "биш"легә буярга туры килә календарьны. Кыл - кызыл булып бетте инде ул...

Әнисе күрсә, орышыр микән? Зөһрә белә: китапларны буярга ярамый. Календарьны да буярга ярамыйдыр... Ә менә Зөһрәнең гел буйыйсы килә. Кызыл белән язылган календарь битләре - бәйрәм көннәр бит. Зөһрәнең дә, "биш"ле алган көннәрдә календарьны кызылга буяп, бу көннәрне бәйрәм итеп күрсәтәсе килә. Бәйрәм ясаган өчен әнисе нигә тиргәсен ди аны?! (Г. Гыйльманов).

 Биремнәр:

  1.  Тексттан сингармонизм законына буйсынмаган сүзләрне табыгыз.
  2.  Китап сүзенә фонетик анализ ясагыз.
  3.  Аваз белән хәреф туры килми торган очракка тексттан ике мисал языгыз.
  4.  Китапларны сүзен төзелеше ягыннан тикшерегез.
  5.  Текстның үзеннән орышыр сүзенең синонимын табыгыз.

С1. Текстка исем бирегез.

С2. Үзегезнең иң яраткан "кызыл белән язылган календарь битләре" (бәйрәмнәр) турында 5-6 җөмләдән торган хикәя төзеп языгыз.

2 нче вариант

А1. Антонимнардан ясалган парлы сүзләрне билгеләгез.

1) аллы-гөлле;   2) абына-сөртенә;    3) иртәле-кичле;   4) шау-шу.

А2. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзне билгеләгез.

1) авылдашым;   2) Татарстан;    3) белемлеләр;   4) билбау.
АЗ.
[к] авазы кергән сүзне билгеләгез.

1) көрәк;   2) кадак;   3) күбек;   4) Кәрим.
А4. Калын сузык авазны билгеләгез.

1) и;   2) е;   3) у;   4) ү.
А5. Алынма сүзләрнең татар телендәге синонимнары арасында хаталы очракны табыгыз.

  1. километр-чакрым;        3) адвокат-яклаучы;
  1.  экзамен-сынау;        4)председатель-урынбасар.

А6. Ь билгесенең аеру Вазыйфасын үтәгән очрагын билгеләгез.

1) яшьтәш;   2) ямьле;   3) кәгазь;   4) көньяк.
А7. Хәреф саны белән аваз саны туры килмәгән очракны билгеләгез.

1) төзелеш;   2) васыять;   3) шигырь;   4) миһербанлык.
А8. Ябык иҗекле сүзне билгеләгез.

1) кара;   2) күке;    3) ташкын;   4) Сара.
А9. Исемнең күчерелмә мәгънәдә килгән очрагын билгеләгез.

  1.  Куян урманда яши.

Бу кадәр куян булырсың дип уйламаган идем, улым. (А. Алиш)

  1.  Ул куян тиресеннән тегелгән бүрек кигән иде.
  2.  Алар куян асраучылык белән шөгыльләнәләр.

А10. Дөньяга аваз салды фразеологизмының мәгънәсен билгеләгез.
1) туды;    2)  үлде;    3)  йокыдан торды;    4)  ашады.
 

В. Текстны укыгыз Һәм аннан соң бирелгән күнегүләрне үтәгез.

Ипекәй

Бала, теле ачылганда, иң беренче "әннә", "мәммә" сүзләрен әйтә. Ана һәм ризык. Ана - җан бирүче, ә ризык - яшәтүче. Ана белән ризыктан башка җир йөзендә тереклек булмас иде. Ризык дигәнебез, беренче чиратта, ул - икмәк. Икмәк барлык ризыклардан өстен тора, бик күп ризыклар икмәктән башлана, икмәккә кайтып кала. Икмәк булмаса, иң зат, иң бәяле әйберләрнең дә кыйммәте бетә. Мин үзем икмәкне кеше өчен иң кирәкле ризык итеп кенә түгел, ә илнең иң зур байлыгы, дәүләтнең төп куәте дип тә саныйм. Чыннан да, илдә, дәүләт кулында икмәк җитәрлек булмаса, халык тук, бөтен яши алыр идемени? Халык икмәкнең кадерен кытлык елларында гына түгел, һәрвакытта, иң уңган чакларында да бик яхшы белгән. Ул аны юкка-барга әрәм-шәрәм итмәгән, саклап тоткан, ничек тә запас белән торырга тырышкан. Чөнки ел елга охшап килми, быел бар, ә киләсе елда аның уңмавы, аз булуы мөмкин. Безнең татар халкында исә икмәккә хөрмәт аеруча зур иде. "Ипекәй" дип кадерләп кенә йөртә иде ул аны. Безнең беренче ризыгыбыз булган икмәккә кеше игътибары, кеше мәхәббәте кирәк. Бары шул чакта гына муллыкка ирешеп булачак. (Ә. Еники)

Биремнәр:

 1) Сингармонизм законына буйсынмаган 4 сүз сайлап языгыз.

 2) Халык сүзенә фонетик анализ ясагыз.

 3) Икенче һәм аннан соңгы иҗекләрдә ы - е хәрефе язылып, о - ә авазы ишетелгән очракка 2 мисал языгыз.

4) Муллыкка сүзен төзелеше ягыннан тикшерегез.

 5) 1 һәм 2 нче абзацтан алынма сүзләр сайлап языгыз.

С1. Икмәк, ризыкны олылау турында мәкальләр китерегез.

 С2. Ана, ата, туган ил, икмәк... Сезнең өчен кадерле, изге булган тагын нинди сүз бар? Шул турыда 5-6 җөмләдән торган текст төзегез.

 Эшне бәяләү:

А.1-10 нчы биремнәр 1әр балл белән бәяләнә,  

В.1-5 нче биремнәр 1әр балл белән бәяләнә,  

С.1-2 нче биремнең 1 балл белән бәяләнә.

Максималь балл – 20 балл.

“5” ле – 20-18 балл,

“4” ле – 17-14 балл,

“3” ле –  13-10  балл,

“2” ле – 9-0 балл.

Арадаш аттестация эшләренең соңгы елларда гына популярлашып киткән яңа формасы – ул проект эше яклау. Татар телен һәм әдәбиятын укытуда кулланылучы инновацион технологияләр арасында проектлар методы әһәмиятле урын алып тора. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Элек проект сүзе техника өлкәсендә генә кулланылган булса,  хәзер бизнес,  музыка,  театр,  тел-әдәбият өлкәләрендә дә теләгеңне тормышка ашыру планы буларак кулланыла. Проектлар методы – нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән укыту методы ул. [10, 4б.] Укучылар өчен проект ул:

  • иҗади мөмкинлекләрен ачу,
  • төркемдә эшләү күнекмәләрен булдыру,
  • үзе сайлаган кызыклы проблеманы ачу,
  • үзенең эшен (хезмәтен) презентацияләү.

 5 нче сыйныф уку әсбабында  (Р.Р.Шәмсетдинова, Г.К. Һадиева, Г.В.Һадиева) һәм укыту программасында проект эше бирелгән. Ләкин укытучы фонетика һәм лексикологиягә караган эшне үзе дә тәкьдим итә ала. Бу очракта өйрәнелгәннән чыгып укучыларга шундый темалар  бүлеп бирә ала (Сингармонизм законы, аның төрләре. Синоним. Антоним. Омоним. Искергән сүзләр турында төшенчә. Яңа сүзләр (неологизмнар). Фразеологизмнар.)

Укытучы бөтен темаларны тәкъдим итмәскә дә мөмкин. Һәр төркем үз өлешенә тигән проект эшен башкара. Төркемнәр эчендә яңадан бүленеш була. Мәсәлән, “Антонимнар” темасын алыйк. Беренче төркем теманы грамматик категория буларак өйрәнә (телчеләр). Икенче төркем антонимнарны тарихчылар күзлегеннән өйрәнә (антонимнарның килеп чыгышы). Өченче төркем антонимнарны халык авыз иҗаты үрнәкләрендә  өйрәнә (фольклорчылар). Дүртенче төркем антонимнарның безнең тормыштагы ролен өйрәнә (социологлар). Дәрестә укытучы укучыларны кирәкле әсбаплар (орфографик, орфоэпик, татарча-русча, русча-татарча сүзлек, Татар балалар фольклоры китабы, Татар халык мәкальләре китабы, Татар теленең аңлатмалы сүзлеге,  Х.Ш. Мәхмүтов  “Ел тәүлеге – 12 ай”,  Н.Исәнбәт “Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле йөз төрле уен”, Ф.М.Хисамова “Татар теле фонетикасы” һ.б.) белән тәэмин итә. Укытучы укучыларга китапларны  күрсәтеп, проект эше принципларын аңлата.

Укучылар проектны эшлиләр һәм икенче дәрестә якларга әзерләнәләр (теләге булган укучы презентация дә күрсәтә ала). Иң мөһиме – сайлап алынган тема турында күбрәк материал җыеп, тулы картина булдыру.

Укучылар материалны өйдә туплый, сыйныфта үзлектән проект эшен тәкъдим итү өчен әзерлиләр, үз эшләрен яклыйлар.

ЙОМГАКЛАУ

Рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-6 нчы сыйныф татар төркемнәре өчен проект кысаларында арадаш аттестация материаллары әзерләү барышында без түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:

  • арадаш аттестация форма төрлелегенә карамастан, укучыларның предмет буенча үзләштергән белем, осталык һәм күнекмәләренең күрсәткече булып тора,
  • гомуми урта белем мәктәпләренең 9, 11 нче сыйныфларында БРТ, БРИ,  БДИ форматындагы имтиханнар кертелү урта сыйныфларда да шундый ук формадагы арадаш аттестация үткәрүне таләп итә. Шунлыктан рус мәктәпләренең 5-6 нчы сыйныфларында мондый яңа форманы кертү – заман таләбе,
  • татар телен укытуда кулланылучы инновацион технологияләр арасында проектлар методы әһәмиятле урын алып тора. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар, ә андый эшчәнлекнең нәтиҗәсе – белем дәрәҗәсенең күрсәткече. Шулай булгач, проектлар яклау арадаш аттестация формасы буларак та кулланылырга тиеш,
  • без әзерләгән арадаш аттестация материалларының яңа төрләре татар теле укытучылары, югары уку йорты, көллият студентлары өчен файдалы кулланма булачак.

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

Законнар

1. Федеральный закон №273 от 29.12.2012 "Об образовании в Российской Федерации". Статья 58. Промежуточная аттестация обучающихся.

Норматив документлар

2.  «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк программа V-IX сыйныфлар» (Төзүче-авторлар: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Г.Р.Шакирова, Казан, 2013).

 3. “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү оешмаларының татар сыйныфлары өчен татар теленнән программа” (Төзүче-авторлар: Р. К. Сәгъдиева, Р. М. Гарәпшина, Г. И. Хәйруллина, Казан, 2015).

4. Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар (басма өчен Г.Р. Галиуллина, Д.Ф. Заһидуллина җаваплы). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011. – 279 б.

                                                Фәнни хезмәтләр

5. Заһирова Г.Ш. Укыту-тәрбия процессында заманча инновацион компьютер технологияләрен куллану / Г.Ш.Заһирова // Развитие исследовательской компетенции учителя татарского языка и литературы. Сборник статей и докладов. – Казань: ИРО РТ, 2015. – Б.: 65-69.

6. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. - Казан: “Мәгариф”, 2002

7. Татар теле. Кагыйдәләр җыентыгы. Анализ үрнәкләре. Төзүче-авторлар Гыймадиева Н.С., Галләмова Р.В., Казан, “Гыйлем” нәшрияты, 2015.- 64 б.

8. Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. –Казан:Мәгариф, 2013.

Методик кулланма

9. Максимов Н.В. Бердәм республика имтиханы. Татар теле. – Казан: Школа, 2016.

10. Максимов Н.В. Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология: Укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: Мәгариф, 2012.

11. Дәреслек: Татар теле: рус телендә  төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек ( татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)  5 нче сыйныф. Р.Р. Шәмсетдинова, Г.К. Һадиева, Г.В. Һадиева.- Казан: “ Мәгариф- Вакыт” нәшрияты, 2015. – 112 б.

12. Татар теле: рус телендә  төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек ( татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар белән)  эшләүче  укытучылар өчен методик әсбап. Р.Р. Шәмсетдинова, Г.К. Һадиева, Г.В. Һадиева.- Казан: “ Мәгариф- Вакыт” нәшрияты, 2015. -–126 б.

13.Татар теле.  Контроль эшләр һәм диктантлар. Гомуми урта белем бирүче рус мәктәпләрендә татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар  өчен. Хафизова Г.С., Якубова Н.Г. – Казан: Гыйлем, 2015 – 112 б.

14. Харисова Ч.М., Харисов Ф.Ф. Татар теле: олимпиадага әзерләнү. 9 нчы сыйныф (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). –  Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2016. – 120 б.

15. Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле. Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. Казан Татарстан китап нәшрияты. 2007. – 87 б.

16. Юсупова Ә.Ш., Мөгътәсимова Г.Р., Нәбиуллина Г.Ә., Хафизова Г.С., Якубова Н.Г. Татар теле. 9 нчы сыйныф: Бердәм республика тесты үтүгә әзерләнү өчен кулланма. Рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). – Казан : Гыйлем, 2016. – 56 б.

Электрон ресурслар:

17. Шәкүрова М. М. Татар теленә туган тел буларак өйрәтү эчтәлеге, принциплары һәм алымнары / Диалектология, история и грамматическая структура тюркских языков: сборник материалов Международной тюркологической конференции, посвященной памяти профессора Казанского университета Д.Г.Тумашевой (21-24 октября 2011 г.) / под ред.  Р.Р.Замалетдинова.- Казань: Отечество, 2011. - С. 524-527 Адресы: http://repository.kpfu.ru/?p_id=29017

18. Требования к научно-исследовательской работе. [Электронный ресурс]: режим доступа: http://www.vsoh1.ru.

19. http://www. tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

20. http://www.edu. kzn.ru  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем порwww.mon.tatar.ru

КУШЫМТА

Контроль диктант:

Кит.

Кит суда яши, ләкин ул балык түгел. Балыклар саңаклары белән сулыйлар, ә китның үпкәләре бар. Аның борыны юк. Борын урынына башында ике тишек бар. Кит шулар аша сулый.

Китның тиресе шома һәм тәңкәсез. Тире астында калын май катламы бар. Ул китның тәнен җылыта. Китның сулавы ерактан күренә. Бу вакытта су өстендә фонтан атылган кебек була. (55 сүз)

(“Туган тел” китабыннан)

Бирем: балыклар, тиресе  сүзләрендә ничә иҗек бар.

 Китның сүзе сингармонизм законына буйсынганмы?

Туган ил кайдан башлана?

Кыш белән язның, җәй белән көзнең үз матурлыгы бар. Бу матурлык бер-берсен кабатламый. Елның фасыллары һәммәсе дә  матур, гүзәл.

Туган илебез дә карап туймаслык матур һәм бай!

Менә шул туган туфрак, туган ил кайдан башлана соң?

Ул син яши торган шәһәрдән, син тора торган авылдан, син укый торган мәктәптән башлана. Туган ягыңны онытма, кечкенә дустым.

( 55 сүз)

(Г. Галиевтән)

Бирем: яз, авыл сүзләренә фонетик анализ ясагыз.

Контроль диктант:

Март.

Кыш бетә, ә яз башлана. Көндезге кояш кар ныгытмаларын вата. Бөтен җирдә тамчы тамганы ишетелә.

Иртән өстә кояш балкый, аста кар ялтырый. Өйләр янында чыпчыклар күңелле чыркылдый  һәм күгәрченнәр гөрләшә. Урманда тукраннар  барабан кагалар. Март аенда урман да җанлана. Агач ботаклары бөреләр бүртә. Каен, талларның ботаклары соргылт төскә керә.

Һәркайда сыерчыклар өчен оялар куела. Карга, чәүкә, саесканнар күлләвектән су эчә. ( 60 сүз)

(Н. Сладковтан)

Бирем: 4 җөмләдән антонимнарны, 5 җөмләдән синонимнарны табыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФЛАРДА ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫН КОММУНИКАТИВ ТЕХНОЛОГИЯ НИГЕЗЕНДӘ УКЫТУНЫҢ ӨСТЕНЛЕГЕ

Мәкаләдә рус телле балаларны татар теленә өйрәтү проблемасы яктыртыла. Бу эшне Р.З.Хәйдарованың коммуникатив технологиясенә нигезләнеп башкару иң отышлысы дип саныйм....

3 сыйныф (татар төркеме) өчен әдәби укудан арадаш аттестация биремнәре

3 сыйныф (татар төркеме) өчен әдәби укудан арадаш аттестация  биремнәре...

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына аттестация узу өчен тестлар

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына аттестация узу өчен тестлар...

8нче сыйныфларның татар төркемнәрендә татар әдәбиятыннан арадаш аттестация өчен контроль тестлар

8 нче сыйныфларның татар төркемнәрендә  татар әдәбиятыннан еллык контроль тесты.1. Кем ул Габдулла Тукай?А. РәссамӘ.ШагыйрьБ. ҖырчыВ. Гармунчы2. “Беренче театр”дагы Хәмзә бай:А. Иске фикерлеӘ.Фик...

5-6 нчы сыйныфларда татар әдәбияты дәресләрендә укучыларның белемнәрен тикшерү өчен биремнәр, тестлар.(рус төркемнәре өчен)

Хөрмәтле коллегаларым! Мин бу биремнәрне, тестларны 5-6 нчы сыйныфларда, татар әдәбияты дәресләрендә, укучыларымның белемнәрен тикшерү өчен төзедем. Рус телле балаларга татар әдәбияты бик катлаулы бул...

5-11 нче сыйныфларда (рус төркеме) татар теленнән факультатив “Күңелле татар теле” программасы

ldquo;Күңелле татар теле” факультатив программасы 5-11 нче сыйныфларда укучы рус телле балаларга татар телен уен, тыңлап аңлау, диалогик-монологик сөйләмгә чыгу рәвешендә өйрәнү өчен төзелгән....

Татар теленнән аттестация өчен тестлар

Татар теленнән аттестация өчен тестлар...