Габдулла Тукайның Казан чоры иҗаты.
творческая работа учащихся (8 класс)

Каюмова Ляля Гайсиевна

Кереш.

        Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы) 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә элеккеге Казан губернасының Мәңгәр волосте (хәзерге  Татарстан Республикасының Арча районы) Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа. Аның тормыш юлын бәяләп, С.Хәким үз вакытында: “Тукай биографиясе – дөнья әдәбияты тарихында иң драматик биографияләрнең берсе. Болай караганда, шагыйрь узган юл озын түгел. Аның төп урыннары Кушлавыч – Кырлай – Өчиле – Казан – Уральск. Яңадан Казан. Ләкин шул авыллар, шул шәһәрләр арасында күпме фаҗига!” – дип язган иде. Чыннан да, биш айлык вакытында әтисе, ә дүрт яше тулып килгәндә әнисе дә үлеп ятим калган бала, кулдан-кулга йөреп, байтак авырлыкларны башыннан кичерә. Тукай шигырьләрендә, аерым алганда “Дошманнар” шигырендә “азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем”, - дип язган икән, монда хаклык зур, әлбәттә. “Исемдә калганнар” автобиографик очеркында да ул моның шулай булуын ачык чагылдыра: мәрхәмәтле Мөхәммәтвәли һәм Газизә, киң күңелле Сәгъди абый, Җаек шәһәрендәге җизнәсе Галиәсгар, Саҗидә апасын ул үзен олы юлга алып чыгучы халык вәкилләре итеп гәүдәләндерә. Г.Тукайның ишектән ишеккә сөрелеп йөрүе 1895 нче елда, тугыз яшьлек малайны җизнәсе һәм апасы Газизә  Җаек шәһәренә алдырганнан соң туктый. Ул бу гаиләгә зур кайгы килгәннән соң, Мәрзия һәм Гобәйдулла  исемле балалары үлгәннән соң китерелә һәм беркадәр вакыт рәхәттә яши. Ләкин бәхет озакка бармый. Җаекта яшәвенең бишенче елында соңгы тәрбиячесе – җизнәсе дә үлеп китә.

Шуннан соң Габдулла бу йортка сыймый, “Мотыйгыя” мәдрәсәсенә күчә, үз көнен үзе күрә башлый. Аерым мәгълүматларга караганда, Газизә апасының кияүдән аерылып кайткан кызы Зөһрә башта ук Габдулланы үзләренә алдыруга каршы була. Күрәсең, шагыйрьнең күченеп китү сәбәбе аның белән дә бәйле булгандыр.

         1907 нче елда Г.Тукай  Казанга килә. 1910 нчы елда шагыйрьне туберкулезның беренче билгеләре борчый башлый. Матди мөмкинлекләре булмау сәбәпле, ул ял итүдән, тыныч дәваланудан мәхрүм була. 1912 нче елда инде врачлар аның чирек үпкә белән калуын әйтәләр. Әмма иң авыр вакытларда да Тукай эштән туктамый. Вафатына алты ай кала аның бер типографиягә корректор булып урнашуы турында материал бар. Шагыйрь 1913 нче елның 2 нче апрелендә, кичке 8 тулып 15 минутта Казанның Клячкин шифаханәсендә вафат була.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fnni_esh.docx39.07 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль гомуми белем бирү бюджет учреждениесе П. Е. Воробьев исемендәге Түбән Үрәс  авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе

Габдулла Тукайның Казан чоры иҗаты.

        Никонорова А.В.,                                                          Каюмова Л.Г.,

8 нче сыйныф укучысы                                          татар теле һәм әдәбияты                                                                                                                                                     укытучысы

                

Түбән Үрәс - 2019

Кереш.

        Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы) 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә элеккеге Казан губернасының Мәңгәр волосте (хәзерге  Татарстан Республикасының Арча районы) Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа. Аның тормыш юлын бәяләп, С.Хәким үз вакытында: “Тукай биографиясе – дөнья әдәбияты тарихында иң драматик биографияләрнең берсе. Болай караганда, шагыйрь узган юл озын түгел. Аның төп урыннары Кушлавыч – Кырлай – Өчиле – Казан – Уральск. Яңадан Казан. Ләкин шул авыллар, шул шәһәрләр арасында күпме фаҗига!” – дип язган иде. Чыннан да, биш айлык вакытында әтисе, ә дүрт яше тулып килгәндә әнисе дә үлеп ятим калган бала, кулдан-кулга йөреп, байтак авырлыкларны башыннан кичерә. Тукай шигырьләрендә, аерым алганда “Дошманнар” шигырендә “азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем”, - дип язган икән, монда хаклык зур, әлбәттә. “Исемдә калганнар” автобиографик очеркында да ул моның шулай булуын ачык чагылдыра: мәрхәмәтле Мөхәммәтвәли һәм Газизә, киң күңелле Сәгъди абый, Җаек шәһәрендәге җизнәсе Галиәсгар, Саҗидә апасын ул үзен олы юлга алып чыгучы халык вәкилләре итеп гәүдәләндерә. Г.Тукайның ишектән ишеккә сөрелеп йөрүе 1895 нче елда, тугыз яшьлек малайны җизнәсе һәм апасы Газизә  Җаек шәһәренә алдырганнан соң туктый. Ул бу гаиләгә зур кайгы килгәннән соң, Мәрзия һәм Гобәйдулла  исемле балалары үлгәннән соң китерелә һәм беркадәр вакыт рәхәттә яши. Ләкин бәхет озакка бармый. Җаекта яшәвенең бишенче елында соңгы тәрбиячесе – җизнәсе дә үлеп китә.

Шуннан соң Габдулла бу йортка сыймый, “Мотыйгыя” мәдрәсәсенә күчә, үз көнен үзе күрә башлый. Аерым мәгълүматларга караганда, Газизә апасының кияүдән аерылып кайткан кызы Зөһрә башта ук Габдулланы үзләренә алдыруга каршы була. Күрәсең, шагыйрьнең күченеп китү сәбәбе аның белән дә бәйле булгандыр.

        1907 нче елда Г.Тукай  Казанга килә. 1910 нчы елда шагыйрьне туберкулезның беренче билгеләре борчый башлый. Матди мөмкинлекләре булмау сәбәпле, ул ял итүдән, тыныч дәваланудан мәхрүм була. 1912 нче елда инде врачлар аның чирек үпкә белән калуын әйтәләр. Әмма иң авыр вакытларда да Тукай эштән туктамый. Вафатына алты ай кала аның бер типографиягә корректор булып урнашуы турында материал бар. Шагыйрь 1913 нче елның 2 нче апрелендә, кичке 8 тулып 15 минутта Казанның Клячкин шифаханәсендә вафат була.

Эшебезнең максаты: Габдулла Тукайның Казан чоры иҗатын

тикшерү, анализлау.

         Максатыбызга ирешү юлында без үз алдыбызга түбәндәге бурычларны куябыз:

  1. Габдулла Тукайның Казан чоры иҗатына караган әдәбият белән танышу;
  2. Габдулла Тукайның Казан чоры иҗаты;
  3. Әлеге чорның әдәбиятта тоткан урыны.

Эшебезнең структурасы түбәндәгедән гыйбарәт: кереш, төп өлеш, йомгак һәм әдәбият исемлеге.

Габдулла Тукайның Казан чоры иҗаты.

1907 нче елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып Тукай килеп керә.

Ул Казан газета-журналларында эшләү өчен татар әдәби һәм сөйләм телен, рус, гарәп, фарсы, төрек телләрен белгән тәҗрибәле шагыйрь һәм публицист кайтты.

1907 нче елның көзеннән Тукайның Казан чоры — халкына, Ватанына шигъри сүзен әйтер өчен бирелгән биш ел да сигез айлык дәвере башлана. Тукай Казанга килүгә «Әл-ислах» газетасында, «Яшен» журналында актив катнаша башлый. Яңа дуслар да табыла. Болар: Фатих Әмирхан, Хөсәен Ямашев, Кәбир Бәкер, В.Бәхтияров, Галиәсгар Камал, С.Рахманколый, Гафур Коләхмәтов, бераз соңрак — Сәгыйть Сүнчәләй. Габдулла үзе теләгән әдәбият, журналистика өлкәсенә чума.

Шул чорда Тукай белән Фатих Әмирхан арасында кыска, ләкин мәңгелек дуслык урнаша. Тукайның дөньяга карашларын алга таба үстерүдә иң зур рольне, әлбәттә, акыллы, тәҗрибәле Фатих Әмирхан уйнаган. Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал ерак Җаектан килгән Тукайны Казан һәм аның эчке дөньясы белән таныштыр алар, эчкерсез күңелле яңа дуска эшлекле киңәшләр бирәләр...

1907 нче елда Казанга килгәч, ул биредә татар шагыйрьләренең, бигрәк тә С.Рәмиев әсәрләрен күпләп укый һәм татар сүзләренең шигырьдә матур яңгырашына соклана. Димәк, Казанга кайту Г.Тукай өчен халкыбыз теленә кайту да булган икән. “Без татарлар һаман да татарлар булып калдык”, - дип язды Г.Тукай, горурланып. Бу сүзләрдә тирән мәгънә бар. Әйе, башка халыкларның әдәбиятларына сокланырга, алардагы үз күңелеңә аваздаш якларга битараф булмаска мөмкин, әмма синең әдәбиятыңны да башкалар үз итсеннәр дисәң, аны нигездә туган милләтеңнең сәнгатьчә фикерләү чаралары ярдәмендә үстерү зарур. Моны гамәлгә ашыруы - Г.Тукайның әдәбиятыбыз алдында күрсәткән тагын бер зур хезмәте.

Тукай килгәнче Казанда халык әдәбияты, балалар әдәбияты мәсьәләләре беркайчан да проблема итеп күтәрелмәгән була әле. Дөрес, халык кулында балалар яратып укый торган Каюм Насыйри, С.Рахманколый, Таиб Яхин китаплары, аерым хрестоматияләр була. Казанның әдәби көчләре дә инде байтак танылган. Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Гафур Коләхмәтовлар инде билгеле талантлар. Казан – университетлы, институтлы, берничә гимназияле, күп сандагы реальное училищелы, мәдрәсәле, бик күп клублы, әллә ничә төрле җәмгыятьле шәһәр. Әллә ничә газета-журнал, әллә ничә басмаханә бар анда. Тукай Казанга килгәч тә, әнә шул мәдәният-мәгьрифәт атмосферасына чумып, иң кирәкле ике юнәлешне сайлап ала: халык әдәбиятын күтәрү һәм яшь буын өчен әсәрләр, уку китаплары, дәреслекләр язу. Тукай балалар әдәбиятына һәм халык әдәбиятын өйрәнү, бастырып чыгару эшенә нигез сала. Аның Казандагы кыска гомерендә балалар өчен булган унөч, халык иҗаты буенча дүрт, барлыгы утыздан артык китабы басылып чыга.

Казанда Тукайның энергиясе яңа, киң мәйдан сорый. 1910 нчы елның башында журналист ӘхмәтУрманчиев редакторлыгында сатирик журнал «Ялт-йолт» чыга башлый. Тукай бөтен көчен шушы журналга бирә, сатирик әсәрләренең бик күбесе «Ялт-йолт»та басыла. Ул шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша, әйтик, «Шәрык клубы» программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне оештыруда Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, Ф. Агеев, С. Рахманколый кебек алдынгы карашлы яшьләр белән бергә эшли. Концертларда үзе чыгышясый. 1910 нчы елның 15 нче апрелендә «Шәрык клубы»нда халык иҗаты буенча лекция укып, шәһәр яшьләрен таң калдыра. Шагыйрь үзенең табигый фикер әзерлеге белән илдә яңа революцион күтәрелеш башланганны тоеп ала. Әлегенә кара реакция эзәрлекләүләре, тикшерүләр, төрмәләр, судлар белән тетрәнеп алган татар яшьләре каршына чыгып Тукай тарихи оптимизм тулы сүзләрен әйтә:

«Дөресен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул,

Дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул». 

Тукай поэзиясенең чәчәк аткан вакыты, әлбәттә, Казан чоры. Китап нәширләре алдан  ук аның әсәрләрен басарга вәгъдә биреп торалар, аның әсәрләрен Оренбургтагы «Шура» белән «Вакыт» та, Казандагы «Йолдыз» да көтепкенә тора. Ихтимал, Галиәсгар Камал йогынтысындадыр (ул «Йолдыз» редакциясендәэшли), Тукайның социаль характердагы бик күп шигырьләре либераль юнәлештәге «Йолдыз»да басыла. Социаль-сәяси эчтәлекле «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре», «Көзге җилләр» кебек иң көчле шигырьләренең бу газетада басылуы шулай уйларга нигез бирә. Тукайның шагыйрь буларак дәрәҗәсе шулкадәр зур югарылыкка менә ки, байлар акчасына чыгып килгән дини-фәлсәфи-әдәби-сәяси журнал «Шура» Тукайның байларны тәнкыйть иткән үткен оциаль мотивлы «Сайфия» шигырен дөньяга чыгара.

Без, Г.Тукай әсәрләрендә халык өчен актуаль мәсьәләләрнең күтәрелүенә, аларның кыю фикерләргә, аңа кадәр очрамаган сурәтләү чараларына  бай булуына игътибар итәбез. Билгеле булганча, каләм әһеленең иҗаты аның үз шәхесе белән тыгыз бәйләнгән. Әйдәгез, Казанга кайткан шагыйрьнең замандашлары күңеледә беренче очрашудан нинди тәэсир калдыруына игътибар итик әле:Г.Камал: “Көннәрнең берендә кечкенә генә гәүдәле, өстенә “абыйсының бишмәтен кигән шикелле” кием кигән, өтек кенә бер малай редакциягә керде дә (“Йолдыз” гәзите редакциясе), өстәл өстендәге газетларны актара башлады.

Бераз укыгач:

  • Безнең газета-журналлар сезгә килә торгандыр бит? – диде.
  • Сезнең нинди газета?
  • “Фикер”, “Әлгасрел-җәдит”, “Уклар”.
  • Сез Уральскиданмыни?
  • Әйе.
  • Алай булгач, ...Габдулла Тукай да бик яхшы белә торгансыздыр?

Малай, елмайды да:

  • Ул Апуш  мин булам, - дип әйтмәсенме!?

С. Рәмиев: “Номер ишегемне ачып:

- Сәгыйть  әфәнде Рәмиев шушында торамы? – дип, бер малай килеп керде.

... Аның төсе коңгырт иде. Бәдәне зәгыйфь кенә булса да, әгъзалары бер-берсе илә бик туры килеп, бер күзенә ак төшкән булса да, ямьсез түгел, бәлки уртача матур, биек маңгайлы; борыны килешле вә һәр даим тулы булып ачылып торган зур күзле иде. Казанга килгән чакларында 21-22, вафат елында егерме җиде яшьлек булса да, һаман 14-15 яшьлек бала кебек кенә күренә иде”.

Татар театрының эшчәнлегенә дә Тукай зур игътибар бирә. Театрның үзәгендә төп фигура – Тукайның яшьтәше һәм Уральскидагы сабакташы Габдулла Кариев. Театрда әсәрләрен куйдыручы, кайбер спектакльләрдә үзе дә уйнаучы – Г.Камал. Тукайның Казанга килгәч язган иң әүвәлге шигырьләреннән берсе театр турында. Театрның әһәмиятен Тукай әхлакый яктан гына түгел, социаль караштан чыгып та билгели. Тукайның «Болгар»даторганда да, «Амур»да яшәгәндә дә бүлмәсе буш булмый. Татар интеллигенциясенең мондый җыелышларын яшерен агентура аркылы жандармерия һәм полиция күзәтеп тора. Кунакларның төрлесе була. Шагыйрь үз тирәсендә йөргән гайбәтчеләрдән качарга тырыша. Әмма бүлмәсенә Хөсәен Ямашев килгән минутларны ул гомерендәге иң якты минутлардан исәпли.

Кайвакытта, Казан атмосферасында эче пошып, Тукай сәяхәткә чыгып китә: Түбән Новгородка Мәкәрҗә ярминкәсенә барып килә; Сембер губернасында Гурьевка фабрикасында була; Әстерханга Сәгыйть Рәмиев янына кунакка бара. Шәһәрдә булганда да гел хәрәкәттә: әле «Шәрык клубы»нда концертта катнаша, әле «Мөхәммәдия» шәкертләре алдында чыгыш ясый, Крестовниковлар заводы белән таныша. 1911нче елның ахыры — 1912 нче елның башында Өчиледә яшәп ала, авыл халкының авыр, газаплы тормышын чагылдырган әсәрләр яза.

Күптәннән килгән үпкә авыруы көннән-көн көчәя. Шуның өстенә 1912 нче елның мартында зур фаҗига кичерә: ул «әүлия» дип атаган Хөсәен Ямашев — татар халкының иң гүзәл улларыннан берсе — кинәт үлеп китә. Бу көтелмәгән үлем Казан яшьләрен тетрәндереп җибәрә. Тукай Хөсәенгә багышлап ике шигырь яза. Ямашев үлгәч, ничектер дөньядан күңеле бизеп китә. Ул сәяхәткә чыга, Уфада, Петербургта була, аннан тагын Уфага килә. Дусларының киңәшен тотып, сәламәтлеген кайгырта башлый, казакъ даласына барып кымыз эчә. Бу йөрүләр, бу сәяхәтләр нәтиҗәсе буларак, искиткеч бай тасвирлы юлъязмалар циклы туа. Шулай да гомер  елларының инде санаулы гына калганын Тукай аңлый. Дөресрәге – айларының. Шуңа күрә бер генә көнендә әрәм итми, халыкка әйтәсе сүзләрен әйтеп бетерергә ашыга. 1912 нче елның җәендә Ф.Әмирхан белән бергәләп яңа әдәби-сәнгать журналы чыгарырга ниятләнәләр. Моның нашире итеп шул заманның алдынгыф икерле кымышлысы Әхмәтгәрәй Хәсәнине күндерәләр. Хәсәниләрнең Аккош күле янындагы дачасында мондый карар кабул ителә: журналны «Аң» дип исемләргә. Тукай аның беренче саны өчен махсус шигырьяза.

«Үтте инде, дустларым, ул үткән эш, ни булса ул;

Инде эшлик саф, ачык күзләр белән, чын аң белән.»

1913 нче елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Ләкин ул иҗат эшен туктатмый. Тукайның соңгы айларында язган әсәрләре аның чын мәгънәсендә зур патриот, гражданин һәм тарихны тирәнтен аңлаган шәхес икәнен исбат итәләр. Аның иң соңгы шигырьләрендә кат-кат Лев Толстойга мөрәҗәгать итүе, Шиһабетдин Мәрҗани шәхесе турында язуы, «Уянгач беренче эшем», «Юбилей мөнәсәбә белән», «Ике ихтар» кебек публицистикасы һәм «Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халы көмидләре», «Суык» шигырьләре — чын мәгънәсендә шедеврлар.

Тукай Клячкин хастаханәсенә кергәндә дә үзенең соңгы «сәяхәткә» чыгуын аңлап китә. Иртәгә больницага ятар алдыннан ул «Амур»дагы күршесе ФатихӘмирхан янына керә. Әмирхан аңа:

– Тиз терелеп чык, тиз күрешик! – дигәч, Тукай:

Юк, тиз күрешмик әле, син озаграк яшә, – ди...

1913 нче елның 15нче апрелендә (иске стиль буенча 2 нче апреле) бөек шагыйрь Габдулла Тукайның гомере өзелә. Казан шәһәренең моңа кадәр андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый. Авылларда, шәһәр мәдрәсәләрендә Тукайны күмгән көнне дәресләр уздырылмый. Матбугат органнары илнең төрле почмакларыннан килгән кайгы телеграммалары белән күмелә. Мәскәү, Петербургта чыккан рус матбугатында бу турыда хәбәрләр күренә. Бигрә ктә «Мусульманская газета» бу кайгылы хәлгә күп урын бирә. Анда телеграммалардан тыш Тукайга багышланган русча шигырьләр басыла. Рус һәм чит ил матбугаты Тукай шәхесе белән кызыксына башлый. Петербург газетасы «День» Тукайны «Татарский Пушкин» дип атап зур мәкалә бастыра. «Восточный сборник» дигән академик җыентыктаТукайның биографиясе, берничә шигырьнең русчага тәрҗемәсе бирелә. Лондонда чыга торган «Тһе Russian Review» (Рус журналы) 1914 нче елда Тукай турында мәгълүмат бирә, аның «Пар ат» шигырен инглизчә бастыра. Тукай турында Төркия матбугатында күп языла...

Казан шәһәренең бүген Островский исеме белән йөртелгән урамындагы больницадан Тукайны Яңа бистә зиратына озаталар. 1912 нче елда шагыйрь болай язган була:

«Язганың булса бәкалы, ул бәкага тартыла;

Мин дә булдым һич тә онтылмас кеше шул аркада.» 

Тукай исеме ничектер үзеннән-үзе халыкның мәдәниятен, әдәбият-сәнгатен берләштерүче, оештыручы мәгънәви бер уртак исемгә әйләнде. Бу тенденция 1913нче елдан соң ук шул юнәлештә үсеп китте, халык аның турында бәет чыгарды, күп шагыйрьләр аңа багышлап шигырь яздылар.

        

Йомгак.

Татар әдәбияты үсешенә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Алай гына да түгел, ул тугандаш төрки һәм Идел-Урал буйларындагы мари, удмурт, чуваш сүз сәнгатьләренең чәчәк атуына да зур йогынты ясады. Дөресен әйткәндә, Габдулла Тукай элеккеге зур илдәге барлык халыклар өчен дә ят булмады, киресенчә, аның әсәрләре тәрҗемә ителмәгән, чын мәгънәсендә югары сәнгатьчә шигырьләре яңгырамаган телләрне табу кыендыр. Г.Тукай татар халкын илебездә һәм дөнья күләмендә танытуда илче хезмәтен үтәде дисәк тә, хилафлык булмас. Тукай дигәндә – татар халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә – Г.Тукай дигән шигъри исем аңга килә. Чөнки, зур исәптән караганда, Г.Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да.

Һәр халыкның, һәр милләтнең үсешендә күтәрелеш чоры була. Андый чакта ул үзенең олы шәхесләренә, фикер ияләренә мөрәҗәгать итә, аларның мирасыннан акыллы киңәш эзли, кылган гамәлләрен, уй-фикерләрен чагыштыра, шуннан чыгып ялгыш-хаталардан арына.

Без дә бүген шундый күтәрелеш чорын кичерәбез. Гасыр башында Тукайны борчыган сораулар бүген безне дә борчый, алар бүген дә актуаль. Менә ни өчен бүген күпләр Тукайга, аның үлемсез иҗатына мөрәҗәгать итә. Аның иҗатында бүгенге көннең күп кенә сорауларына җавап табып була. Шуңа күрә дә Тукай безгә һәрчак бик якын. Шагыйрьнең мирасы халкыбызның мәдәни, милли тормышының нигезен тәшкил итә.

Тукай телебезнең бик нечкә төсмерләренә кадәр сиземләгән. Аның үлемсез шигъриятен уку безнең сөйләмебезне баета. Шуңа күрә безгә Тукайны кат-кат, кайта-кайта укырга, үз-үзебезне тәрбияләргә кирәк.

Аның иҗатын Татарстан Республикасы әдәбият, сәнгать өлкәсендәге Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары ышанычлы дәвам итә. Габдулла Тукай исемендәге филармония, Язучылар берлеге клубы, кинотеатр, Тукай музейлары уңышлы гына эшләп килә.

Ни генә булмасын, Тукай белән Казан бер-беренә аерылгысыз бәйләнгән!

Кулланылган әдәбият исемлеге

  1. Габдулла Тукай. Әсәрләр: 7томда.-Т.7: Сайланма әсәрләр, шагыйрь турында истәлекләр.- Мәктәп китапханәсе сериясе, ТаРИХ - 2002.
  2. Л.И.Минһаҗева,И.Х.Мияссарова “Татар балалар әдәбияты”:гомуми белем бирү мәктәпләре, урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку әсбабы, Казан:Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2009.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукайның балачагы

Татар әдәбитяыннан Г. Тукайга багышланган презентация...

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

Габдулла Тукайның томыш юлы һәм иҗаты.

Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча "Йолдызлы сәгать"....

Габдулла Тукайның "Су анасы" әкиятен өйрәнү дәресе.

Рус телле укучылар өчен,  4 нче сыйныфта Габдулла Тукай турында тулырак мәгьлүмат туплау һәм әсәрләре белән  танышу өчен үтеәрелгән дәрес эшкәрмәсе....

Г.Тукай. Шагыйрьнең Казан чоры иҗатына күзәтү ясау. “Пар ат”шигыре.(8нче сыйныфта татар төркеме өчен әдәбият дәресе)

Дәрестә Г.Тукайның Казан чоры иҗаты турында мәгълүмат бирелә, шагыйрьнең "Пар ат" шигыре анализлана....

Габдулла Тукай . Казан чоры.

Габдулла Тукайның Казан чоры иҗатын кабатлау буенча кроссворд...