Нәрсә белән?
план-конспект урока

Гульназ Азатовна Рахимова

"Нәрсә белән?" темасына план-конспект. Мещерякова системасы,1 сыйныф.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nrs_beln.docx17.9 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес темасы: Нәрсә белән? соравы

Дәрес җиһазы:

  1. Урындыклар ( аларның саны балалар саны бер), сәгать
  2. Беренче  өстәлдә рәсемнәр һәм уенчыклар: аю, куян, бүре, эт, туп, машина, курчак.
  3. Ишек артында – төлке. Сумка
  4. Буфет, (ачык,ябык пиктограммалар)
  5. Сумкада чәй, шоколад, конфет, аш, бәрәнге, балык
  6. Тартмалар (кара, кызыл, сары)
  7. Иҗекләр җыелмасы (2 команда өчен дә)
  1. (Балалар өчен ярымтүгәрәк  итеп урындыклар тезеп куелган. Аларның саны балалар саны белән туры килә. Укытучы балаларны ишек янында матур сүзләр әйтеп каршы ала.)
  • Исәнмесез, балалар!
  • Исәнмесез, ........
  • Хәлләрегез ничек малайлар?
  • Эйбәт,рәхмәт.
  • Хәлләрегез ничек кызлар?
  • Рәхмәт әйбәт. Сезнең хәлләр ничек?
  • Бик яхшы рәхмәт.Урындыкларга утырыгыз!
  • Сәгать кайда?
  • Тегендә.
  • Кайда тегендә?
  • Шкафта
  • Ә менә сәгатҗ. Әйдәгез, саныйбыз. Сәгать ничә? ( сәгатьтәге саннар буенча санау). Сәгать 9 , татар теле дәресен башлыйбыз.
  1. Әйдәгез буфетка барабыз. Буфет ачыкмы?
  • Юк, буфет ябык

– Балалар мин кем?

-Укытучы

-Ә сез кемнәр?

-Укучылар

-Әйдәгез тикшерәбез. Басыгыз.(Укытучы, укучы уены 2 тапкыр) Бик яхшы. Идәнгә утырыгыз, кызлар басыгыз, малайлар урындыкларга утырыгыз. Әйдәгез мәктәп мәктәп уйныйбыз.  (Аю,куян, бүре, эт, туп, пычак, машина, курчак)
-(Өстәлгә күрсәтеп) Бу нәрсә?

- Бу аю

- Ә бу нәрсә?

- Бу да аю.

- Аерма бармы?

- Әйе бу аю чиста, ә бу аю пычрак һб

- Хәзер мин укучы, кем укытучы була?

3-4 баланы уйнатам

  • Балалар әйдәгез җырлыйбыз.

Хәзер мин аю

Хәзер мин куян

Хәзер мин бүре

Хәзер эт шаян

Хәзер мин туп

Хәзер мин пычык

Хәзер машина

Хәзер мин курчак.

Бик яхшы балалар утырыгыз.   ( Ишеккә шакыган тавыш) Балалар кемдер шакый. Бу кем?

- Бу мин

- Син кем?

- Әйтмим бел.

- Син аюмы?

- Юк, мин аю түгел.

(Балалар сорый 4-5 кеше)

- Мин төлке.

- Төлке кер.(төлке керә сумка белән)

- Хәлләрен ничек төлке?

- Рәхмәт яхшы? Ә сезнең хәлләрегез ничек?

- Яхшы рәхмәт.

- Ә бу нәрсә?

- Бу кабинет.

- Бу сезнең кабинетмы?

- Әйе бу безнең кабинетыбыз. Безнең кабинетка рәхим ит.

- Кабинетта нәрсә бар?

 Стена, тәрәзә .....

- Минем ашыйсым килә.

-  Әйдәгез ашыйбыз. Хәзер мин укытучы апа түгел. Буфет ачыкмы?

- Әйе буфет ачык.

-  Ә монда нәрсә бар?

- Монда ипи бар (сумдан рәсемнәрне күрсәтеп ала)

- Әйе ипи бар. Тагын нәрсә бар?

- Аш та бар.

- Башта нәрсә ашыйбыз?

- Аш.

-Әйдәгез аш ашыйбыз. Сорагыз

- Аш бирегез зинһар.

- Менә аш. Алыгыз, алыгыз.(Һәр балага аш өләшеп чыгарга)

Төлке кул белән ашый башлый.

Ай –яй яй төлке. Балалар ашны нәрсә белән ашыйбыз? Кул беләнме? Кашык беләнме?

  • Кашык белән.
  • Аш нинди?
  • Җылы?
  • Тагын нинди?
  • Тәмле.
  • Хәзер нәрсә ашыйбыз?
  • Бәрәнге (шулай бәрәңге(Бәрәнгене нәрсә белән ашыйбыз), балык, чәй)
  • Төлке син чәйне нәрсә белән эчәсен? Шоколад беләнме? Конфет беләнме?(күрсәтеп)
  • Шоколад белән.
  • Дарина чәйне нәрсә белән эчәсен?
  • ......
  • Дарина Аяздан сора.
  • ......(5-6 баладан сорарга)
  • (төлке) Рәхмәт бик тәмле.
  1. Балалар басыгыз. Эйдәгез бу мин бу син уенын уйныйбыз. Зарина син кем белән уйныйсын? (бөтен баладан сорап чыгасын).Бу мин . Бу син. Бу ул.

Бик яхшы! Малайлар идәнгә утырыгыз. Кызларурындыкка утырыгыз. Малайлар басыгыз. Урындыкка утырыгыз.

-Стена кайда?

  1. - Менә стена.

 - Алена кил монда. Хәзер син

- Тәрәзә кайда.

(3-4) бала уйный.

  - Теге нәрсә? ( тартмага ишарәләп)

Ул тартма.

Тартма нинди?

Кызыл, матур.

Нәрсә бар?

Әйтмим бел.

Бу карандашмы? (шушы тәртиптә сораулар бирәләр)

Бу шоколад.  Ул нинди?

Баллы, кечкенә.

Эйе. Бу сезгә. (балаларга шоколадлар тарату)

Татар теле дәресе бетте. Саубулыгыз, укучылыр.