"Сыйфат дәрәҗәләре" темасына дәрес план-конспекты
план-конспект урока (6 класс)

Марданова Зульфия Анфасовна

Татар теле, 6 нчы сыйныф.

Дәреснең темасы: Сыйфат дәрәҗәләре.

Дәреснең тибы: Яңа материалны өйрәтү.

Дәреснең төзелеше:

I.   Оештыру өлеше.

II.  Башлангыч сыйныфларда алган белемнәрне хәтердә яңарту.

III. Яңа теманы аңлату.

IV. Белемнәрне билгеле бер системага салу, гомумиләштерү.

V.   Йомгаклау.

Дәреснең темасы программада “Сыйфат” бүлегенә кертелгән. Сыйфат дәрәҗәләрен  өйрәнүгә 1 сәгать бирелгән.

         Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актульләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы.

         Әлеге дәрестә укытуның традицион метод һәм алымнары белән беррәттән яңа педагогик технологияләр дә кулландым.

         Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем.

         Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә балаларның тәрбиялелеген күтәрү өстендә дә эшләргә тырыштым.

         Дәресемә түбәндәге максатларны  куйдым:

– укучыларның сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре  турында белемнәрен системага салып үзләштерү, тирәнәйтү,  гамәли куллана алуларына ирешү;

 – сыйфат дәрәҗәләрен  куллану күнекмәләрен камилләштерү, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне үстерү, бәйләнешле сөйләм телен, грамоталы язу күнекмәсен, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп эшләү, нәтиҗә ясау, бәяли белү күнекмәләрен камилләштерү;

 – укучыларда физик һәм акыл ягыннан кимчелекләре булган кешеләргә карата мәрхәмәтлелек,  үзара дустанә мөнәсәбәт, кешелеклелек тәрбияләү.

 

Метапредмет УУГ:

Танып-белү универсаль уку гамәлләре (ТБУУГ):

-мөстәкыйль рәвештә теманы, куелган проблеманы ача белү, фикер йөртү;

-уку мәсьәләсе тирәсендә логик фикерләү.

-алынган мәгълүматны модель, схемалар  ярдәмендә күрсәтә белү;

 

 

 

Коммуниатив универсаль уку гамәлләре (КУУГ):

-диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу;

-сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;

-үз фикерен тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;

-күмәк эш вакытында уртак фикергә килү;

-иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү, күршең белән хезмәттәшлек итү.     

Регулятив универсаль уку гамәлләре (РУУГ):

 

-дәреснең проблемасын (тема) һәм максатларын мөстәкыйль формалаштыру;

-максатка ирешү юлларын билгеләү;

-үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәле булуына ирешү, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу;

 

-кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу.

Планлаштырылган  нәтиҗәләр:

  Предмет буенча УУГ:

-сыйфат дәрәҗәләре, аларның мәгънә һәм ясалыш үзенчәлекләрен ачыклау.

Шәхси УУГ:

-шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү:

-үз алдыңа максат кую, аңа ирешү юлларын эзләү;

-активлыкка, мөстәкыйль, иҗади фикер йөртергә, фәнни-тикшеренү эшчәнлеген башкару, шәхес буларак формалашуны дәвам итү;

-үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбе”

Сыйфат дәрәҗәләре

(6 нчы сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе)

                   

                                                     Төзүче: Мәрдәнова Зөлфия                                    

                                                                Әнфәс кызы, беренче квалификацион

                                                             категорияле туган (татар) тел һәм                      

                                     әдәбияты укытучысы

Кәрәкәшле, 2019 нчы ел

Тема. Сыйфат дәрәҗәләре.

Максат.

 – укучыларның сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре  турында белемнәрен системага салып үзләштерү, тирәнәйтү,  гамәли куллана алуларына ирешү;

 – сыйфат дәрәҗәләрен  куллану күнекмәләрен камилләштерү, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне үстерү, бәйләнешле сөйләм телен, грамоталы язу күнекмәсен, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп эшләү, нәтиҗә ясау, бәяли белү күнекмәләрен камилләштерү;

 – укучыларда физик һәм акыл ягыннан кимчелекләре булган кешеләргә карата мәрхәмәтлелек,  үзара дустанә мөнәсәбәт, кешелеклелек тәрбияләү.

Метапредмет УУГ:

Танып-белү универсаль уку гамәлләре (ТБУУГ):

-мөстәкыйль рәвештә теманы, куелган проблеманы ача белү, фикер йөртү;

-уку мәсьәләсе тирәсендә логик фикерләү.

-алынган мәгълүматны модель, схемалар  ярдәмендә күрсәтә белү;

Коммуниатив универсаль уку гамәлләре (КУУГ):

-диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу;

-сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;

-үз фикерен тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;

-күмәк эш вакытында уртак фикергә килү;

-иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү, күршең белән хезмәттәшлек итү.        

Регулятив универсаль уку гамәлләре (РУУГ):

-дәреснең проблемасын (тема) һәм максатларын мөстәкыйль формалаштыру;

-максатка ирешү юлларын билгеләү;

-үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәле булуына ирешү, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу;

-кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу.

Планлаштырылган  нәтиҗәләр:

  Предмет буенча УУГ: 

-сыйфат дәрәҗәләре, аларның мәгънә һәм ясалыш үзенчәлекләрен ачыклау.

Шәхси УУГ: 

-шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү:

-үз алдыңа максат кую, аңа ирешү юлларын эзләү;

-активлыкка, мөстәкыйль, иҗади фикер йөртергә, фәнни-тикшеренү эшчәнлеген башкару, шәхес буларак формалашуны дәвам итү;

-үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү.

 Дәреснең төре: яңа теманы өйрәнү дәресе .

Җиһазлау: такта, А4 форматтагы кәгазь бите, мәкальләр һәм табышмаклар белән индивидуаль биремле карточкалар, тест сораулары, таблицалар, компьютер, презентация, экран, проектор.

Дәрес барышы

I. Ориентлашу-мотивлаштыру этабы

Дәрескә уңай псилогик халәт тудыру (1 минут)

II. Белемнәрне актуальләштерү

Максат: башлангыч сыйныфларда сыйфат турында өйрәнгәннәрне искә төшерү (3 минут)

Туган җиребезгә кыш та килеп җитте. Кыш көннәрендә кар бөртекләре әйләнә-әйләнә, мамык кебек куыша-куыша, өй түбәләренә, агачларга төшә. Кыш балаларны туңдырмакчы була. Әмма балалар кыштан курыкмыйлар. Алар чана, чаңгы шуа. Кыш аларның битләреннән үбә

Туган җиребезгә ал таңлы, саф һавалы, сихри кыш та килеп җитте. Кышның суык көннәрендә матур кар бөртекләре әйләнә-әйләнә, мамык кебек куыша-куыша, биек  өй түбәләренә, ялангач агачларга төшә. Кыш нәни балаларны туңдырмакчы була. Әмма шаян  балалар усал кыштан курыкмыйлар. Алар чана, чаңгы шуа. Салкын кыш аларның алсу битләреннән үбә

Укучылар, кайсы текст тулырак, матуррак яңгырый? (Икенчесе)

Ни өчен дип уйлыйсыз? (Икенчесендә сыйфатлар бирелгән)

Әйе, балалар, икенчесендә сыйфатлар бар, шуңа текст матур да, тулырак та.

– Нинди сүз төркеме соң ул сыйфат? (Сыйфат предметның билгесен белдерә торган сүз төркеме) 

 Нинди сорауларга җавап бирә? (нинди? кайсы?кайдагы?) 

 Сыйфат предметның кайсы билгеләрен белдерә? (Төсен, тәмен, формасын, характер билгеләрен, физик үзенчәлекләрен)

Нәтиҗә: сыйфат – предметның төрле билгеләрен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? сорауларына җавап бирә торган мөстәкыйль сүз төркеме.

Үзбәя.

III. Уку мәсьәләсен кую (2 минут).

Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү.

– Ә хәзер, укучылар, презентациягә күз төшерик әле. ( слайд)

( Укучылар чылбыр буенча кычкырып укый.)

  • Укучылар, шигырьдә сүз нәрсә турында бара?
  • Бу малайлар турында сез нәрсә әйтә аласыз?
  • Аларның бәхәсе нәрсә турында?
  • - Алар мактанчыкмы, әллә ялганчымы?
  • Ә нәрсә белән мактаналар?
  • Ә хәзер бу өзектән сыйфатларны табыйк (олырак, җылырак, яктырак, кара, карарак, ябыграк, ваграк)
  • Бу сыйфатлар турында сез нәрсә әйтә аласыз? ( аларның күбесе чагыштыру дәрәҗәсендә кулланылган)
  • Нәрсә соң ул дәрәҗә, тагын нинди дәрәҗәләр була?
  • Укучылар, ничек уйлыйсыз, бүгенге дәреснең темасы ничек булыр?
  • Без бүген сыйфат дәрәҗәләрен өйрәнербез.
  • Без дәрестә үзебезгә нинди максат куярбыз икән?
  •  Сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре  турында белемнәр үзләштерү, тирәнәйтү.
  • Сезнең алда эш дәфтәрләре ята. Эш дәфтәрләренә числоны, дәреснең

темасын язып куябыз. Сыйфатларны таблицаның тиешле баганасына

 языгыз.

  1. Сыйфатларны тиешле урынга языгыз.

Гади дәрәҗә

Чагыштыру дәрәҗәсе

Артыклык дәрәҗәсе

Кимлек дәрәҗәсе

күгерәк

олырак

җылырак

яктырак

кара

карарак

ябыграк

ваграк

  • Җавапларны укыйбыз.
  • Алар арасында аерма бармы? (Укучылар сыйфатларның ясалышларында һәм мәгънәләрендә аерма булуын әйтәләр.)
  • (Укучыларның җаваплары тыңлана.)
  •  Сыйфат дәрәҗәләре ничек ясалган? (Кушымчалар ярдәмендә.)
  •  Бик яхшы. Укучылар, сыйфат предметның билгесен белдерә, дидек. Бу билге башка предмет билгесе белән чагыштырганда, артыграк, кимрәк яки гадәти, ягъни төрле дәрәҗәдә булырга мөмкин. ( слайд) Дәрәҗәләрнең дүрт төре бар: гади, чагыштыру, артыклык һәм кимлек.
  • IV. Яңа белемнәр ачу  (5 мин).
  1. Слайдта модель чыгарыла.
  • Укучылар, сезнең алдыгызда модель тулы түгел. Дәрес барышында сез аларны тутырып барырсыз.

Хәзер , беренче эш итеп. Дәрәҗәләрнең исемен языгыз.

  • Гади дәрәҗәдәге сыйфат предметның гадәти билгесен белдерә. Мәсәлән, биек тау, матур йорт һ.б.

Таблицага язган чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны гади дәрәҗәгә куеп языгыз.

  • Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфат, бер предметтагы билгенең, башка предметтагы билгегә караганда, чагыштырмача артык булуын белдерә, -рак-рәк кушымчасы ярдәмендә ясала. Мәсәлән, биек  биегрәк һ.б. Алар куышылып языла. Тартык авазга тәмамланган сыйфатларда –рак/-рәк алдыннан сузык аваз өстәлми.

Модельне тутырырга онытмыйбыз.

- Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат бер предметтагы билгенең башка шундый ук предметтагы билгедән бик күпкә артык икәнлеген белдерә. Алар өч төрле ясала. Беренче ысул: сыйфатның кабатланып килгән беренче авазына яки иҗегенә “п” яки “м” авазлары өстәлә: түм-түгәрәк, ямь-яшел, сап-сары, чып-чын, төп-төз.

2) иң, җете, үтә, дөм кебек кисәкчәләр ярдәмендә: бик тәмле, җете кызыл.

3)  бер үк сыйфатларны кабатлау юлы белән. Мәсәлән,  чибәрнең чибәре һ.б.

Модельгә кушымчаларны язабыз.

  • Кимлек дәрәҗәсендә сыйфат предметтагы билгенең гадәттәгедән бераз ким булуын белдерә һәм ул да кушымчалар ярдәмендә ясала. Кайбер сыйфатларның кимлек дәрәҗәсе юк.

 –гылт –гелт, -кылт –келт, сыл-сел-су кушымчалары ярдәмендә формалаша. –   (ал+су, ак+сыл, күк+сел, кыз+гылт, яшь+келт)

Модельгә кушымчаларны язабыз

Нәтиҗә ясау.

 Сыйфат дәрәҗәләренең һәрберсе мәгънә белдерә.

 Слайдлар буенча нәтиҗә ясау.

- Ә хәзер таблицаны тутырып бетерегез. Сыйфатларның артыклык һәм кимлек дәрәҗәсен ясап языгыз.

(Язып бетергәч укыйлар)

Үзбәя

Ял минуты. ( 3 мин)

Укучылар, әйдәгез, бер уен уйнап алабыз. Ул “мактанчыклар” дип атала. Кагыйдәләре түбәндәгечә:  музыка барышында сез түгәрәк ясап хәрәкәт итәсез. Музыка туктаганда туктыйсыз. Мин кем каршында калам, шул укучыга гади дәрәҗәдәге сыйфатны әйтәм. Мәсәлән: мин – акыллы, ә каршымдагы укучы “ә мин – акыллырак, үтә акыллы” дип, дәрәҗә формалары ясый.

  1. Сезнең алдыгызда яшел төстәге карточкалар бар. Хәзер сез шуларны язып куярсыз. (3 минут)

Карточка № 1

Мәкальләрдә  сыйфатлар төшереп калдырылган. Шуларны язып куегыз.

Дөньяда ........  бәхет – байлык, .....   бәхет –саулык.

.........    эшнең иртәсе-киче юк.

......   җил боз эретә, ......   сүз җанны эретә.

.....сүз – җан азыгы.

Файдалану өчен сыйфатлар: Игелекле , иң кечкенә, җылы (3 урында), иң зур,

Карточка № 2

 Тәкъдим ителгән табышмаклардан сыйфатларны табарга һәм аларның дәрәҗәләрен билгеләргә.

  1. Җәен соры, кышын – ак, аңа шулай яхшырак.
  2. Үзе кып-кызыл, күлмәге ямь-яшел.
  3. Кечкенә сары карт, кигән туны тугыз кат.

        4. Су түгел – сыек, кар түгел – ап-ак.

        

Эшләрнең дөреслеге тикшерелә.

Үзбәя

V. Алган белемнәрне ныгыту, формалаштыру. (3 минут)

1. Белемнәрне тикшерер вакыт җитте. Тест эшләп алабыз.

1. Сыйфат дәрәҗәләре ничә төрле була?

        а) 4;         ә) 3;                б) 2.    

  1. Предметтагы билгенең төп дәрәҗәдәгедән, нормадан кимрәк булуын  белдерүче сыйфат кайсы дәрәҗәгә керә?

                                                                         

 а) гади (төп) дәрәҗә

ә) кимлек дәрәҗәсе

б) артыклык дәрәҗәсе

  в) чагыштыру дәрәҗәсе

 3.  Бу сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләгез.

Саргылт яулык, әчкелтем җимеш, күгелҗем офык, зәңгәрсу  чәчәк, аксыл болыт, озынча кыяр, җылымса су.

а) гади (төп) дәрәҗә

ә) артыклык дәрәҗәсе

б) кимлек дәрәҗәсе

в) чагыштыру дәрәҗәсе

4. Бер предметтагы билгенең икенче предметагы шундый ук  билгедән артыграк            икәнлеген күрсәтүче сыйфат кайсы дәрәҗәгә керә?

а) гади (төп) дәрәҗә

ә) артыклык дәрәҗәсе

б) кимлек дәрәҗәсе

в) чагыштыру дәрәҗәсе

 

5. Яшькелт - дигән сыйфат нинди дәрәҗәдә?

а) чагыштыру;

ә) гади;

б) кимлек

6Кызылның кызылы, дөм сукыр, сап-сары, иң җиңел сыйфатлары нинди дәрәҗәдә?

а) артыклык дәрәҗәсендә;

ә) кимлек дәрәҗәсендә;

б) гади дәрәҗәдә.

Җавапларның дөреслеген тикшерү.

Үзбәя.

  1. Укучылар,  хәзер тактадагы эмблемага күз салыйк әле. Ул -  нинди эмблема? (инвалидлар көне турында)
  • Дөрес, укучылар. 3 нче  декабрьдә халыкара инвалидлар көне билгеләр үтелә. Кемнәр соң ул инвалидлар? ( физик кимчелеге булган кешеләр). 
  • Тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар, һәлакәткә дучар булып, яшьнәп яшәр чакта урын өстенә, инвалид коляскасына беркетелгәннәр язмышы хакында бераз сөйләшеп алыйк әле.

Слайдтан сезгә  карап торган малай – сезнең яшьтәшегез. Аның  гомерендә бер тапкыр да кулына кашык тотып ашаганы, аягына басып йөргәне дә, “әни “ сүзен әйткәне дә юк. Әмма ул бик сабыр холыклы, түзем бала, барысын да аңлый һәм якыннарына шулай матур итеп елмая. Әйдәгез без аңа үзебезнең изге теләкләре-безне юллыйк.  Терәк сүзләрне кулланып, открытка ясыйк. Теләкләребездә сыйфатларны кулланырга онытмыйк. Әнисе аңа укып бирер.

Терәк сүзләр: күркәм сабырлык, кояшлы көннәр, җылы сүзләр, йомшак күңелле туганнар, игътибарлы караш, ихлас күңелле дуслар

  Төркемнәрдә эшләү  (3 минут)

Һәр төркем үзенең открыткасын укый. Үзенең эшендәге җөмләләрдән сыйфатларга мисаллар китерә.

Үзбәя.

VI.Рефлексия. ( 3 минут)

    Максат: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау

- Дәрес башында нинди максат куйган идек? Без максатыбызга ирештекме?

- Нинди файдалы мәгълүмат алдыгыз?  Ул сезгә киләчәктә кирәк булырмы?

-Ә хәзер мин сезне үзем янына чакырам. Мин сезгә «Серле урындык» алып килдем. Ни өчен серле соң ул? Бу урындыкка утырган һәр кеше бары тик үзе эшләячэк изге эшлэре турында әйтәчәк. Әйдәгез, берәм-берәм утырабыз һəм сез әти-әниләрегезне, өлкәннәрне һәм инвалидларны  нинди  эшләр белән шатландыра аласыз, нинди ярдәм күрсәтә аласыз, шуларны әйтегез.

  ( хәерле иртә, хәерле көн телим, үземне тәртипле тотам, янәшәдәгеләргә мәрхәмәтле булам, үземне тәртипле тотам, яхшы билгеләр алам һ.б. )

VII. Өй эше бирү.

  1. Дәреслекнең 117-118 нче битләрдәге кагыйдәләрне укырга һәм  истә калдырырга.
  1. 263 нче күнегү (язма)
  1. Ярым иҗади бирем. Халык авыз иҗаты әсәрләреннән сыйфатлары булган 5 җөмлә табып языгыз. Сыйфатларның дәрәҗәләрен күрсәтегез.
  2. “Кышның үз кануннары” яки “ Бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк” дигән темага  шигырь яки кечкенә хикәя языгыз.

Укытучы.       

          Һич яхшылык эшли алмасаң син,

         Кешеләргә бик-бик теләп тә,

         Яхшы теләк телә,

         Ул да кайчак

         Зур көч өстәп куя йөрәккә, - дип яза Татарстанның халык шагыйре. Гомеренең 53 елын урын өстендә үткәргән Фәнис Яруллин. Бер-берегезгә карата мәрхәмәтле, игътибарлы, шәфкатьле булыгыз. Туган телебезне, туган авылыгызны, әти-әниләрегезне, якыннарыгызны. хөрмәт итегез. Ныклы белемнәр алып, киләчәктә тормышта үз урыныгызны табарсыз дип өшанам.

      Дәрес тәмам. Уңышлар телим сезгә. (2 минут)

Карточка № 1

Мәкальләрдә  сыйфатлар төшереп калдырылган. Шуларны язып куегыз.

Дөньяда ........  бәхет – байлык, .....   бәхет –саулык.

.........    эшнең иртәсе-киче юк.

......   җил боз эретә, ......   сүз җанны эретә.

.....сүз – җан азыгы.

Файдалану өчен сыйфатлар: Игелекле , иң кечкенә, җылы (3 урында), иң зур,

Карточка № 2

 Тәкъдим ителгән табышмаклардан сыйфатларны табарга һәм аларның дәрәҗәләрен билгеләргә.

  1. Җәен соры, кышын – ак, аңа шулай яхшырак.
  2. Үзе кып-кызыл, күлмәге ямь-яшел.
  3. Кечкенә сары карт, кигән туны тугыз кат.

        4. Су түгел – сыек, кар түгел – ап-ак.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча»

Цель урока: Развитие новых умений и навыков при игре в баскетбол, воспитание  дисциплинированности.Задачи урока: 1. Совершенствование  техники выполнения  передачи  мяча ...

ачык дәрес план-конспекты "Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау"

Сыйфат темасын үткәннән соң үткәрелгән, "Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау" дәрес план-конспекты...

Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау (план- конспект).

Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау.5 сыйныф, рус төркеме...

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча»

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Б...

План-конспект урока изобразительного искусства 5 класс. Тема:(Конструкция и декор предметов народного быта. Русская прялка) План-конспект урока изобразительного искусства 6 класс. Тема:(Линия и пятно в графике. Стилизация животных)

План-конспект урока изобразительного искусства 5 класс. Тема:(Конструкция и декор предметов народного быта. Русская прялка)План-конспект урока изобразительного искусства 6 класс. Тема:(Линия и пятно в...

Разработка спортивного мероприятия в летнем лагере " Сильный,смелый,ловкий". План-конспект тренировочного занятия по волейболу. План-конспект занятия по легкой атлетики

Разработка спортивного мероприятия в летнем лагере " Сильный,смелый,ловкий".План-конспект тренировочного занятия по волейболу.  План-конспект занятия по легкой атлетики....