Тесты по родной литературе к учебнику А.Р. Мотигуллиной по разделам. 9 класс
тест (9 класс)

Халилова Атия Сайфутдиновна

Тесты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл testy_po_rodnoy_literature_9_klass.docx23.34 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕСТЛАР

1 нче бүлек«Атадан улына чын мирас  - сүздер …» (первый раздел)

1. «Дастан» төшенчәсенә туры килгән билгеләмәнемсайлагыз.

1) эпик характердагы, гадәттә әкият сюжетларын, риваять-легендаларны әдәби эшкәртеп язылган әсәр;

2) персонажларныӊ трагик каршылыгына нигезләнгән һәм гадәттә фаҗига белән тәмамлана торган драматик жанр;

3) Урта гасыр, Шәрык, шул исәптән татар әдәбиятында киӊ таралган иҗат ысулы, поэтик форма.

2. Татар халык дастаннары ничә төркемгә бүленә?

1) 1;

2) 3;

3) 4.

3. Идегәйнеӊ икенче исеме ничек була?

1) Кобыгыл;

2) Гаделша;

3) Җантимер.

4. «Идегәй» дастанындагы Субра кем ул?

1) Идегәйнеӊ сакчысы;

2) җырчы карт;

3) Идегәйнеӊ агасы.

5. «Идегәй» трагедиясенеӊ авторы кем?

1) Г. Исхакый;

2) Г. ИбраҺимов;

3) Ю. Сафиуллин.

6. Кол Гали кая туа?

1) Алтын Урдада;

2) Болгарда;

3) Себер ханлыгында.

7. Йосыфныӊ атасыныӊ исеме ничек була?

1) Ягъкуб;

2) Яхъя;

3) Госман.

8. Казанда Кол Галигә бәйле нинди урыннар бар?

1) концерт залы;

2) һәйкәл;

3) театр.

2 нче бүлек.«Мәхәббәт бер булса да, ике йөрәктә яши» (второй раздел)

1.Сәйф Сараи – кайсы дәүләтнеӊ танылган әдибе?

1) Алтын урданыӊ;

2) Казан ханлыгыныӊ;

3) Мисырныӊ.

2. Сәйф Сараи кайда туган?

1) Болгар шәһәрендә;

2) Камышлы шәһәрендә;

3) Биләр шәһәрендә ;

3. Сөһәйл кем була?

1) гаскәр башлыгы;

2) хан;

3) сәудәгәр ;

4. «Сөһәйл вә Гөлдерсен» әсәре кайсы жанрда язылган?

1) поэма;

2) дастан;

3) әкият.

5. Сөһәйлнеӊ тышкы кыяфәте әсәрдә кемнеке белән чагыштырыла?

1) Идегәй;

2) Йосыф;

3) Туктамыш.

6. «Таһир – Зөһрә» әсәрен кем иҗат иткән?

1) Кол Гали

2) Сайади;

3) Сәйф Сараи.

7. Зөһрәнеӊ матурлыгы нәрсә белән чагыштырыла?

1) Ирам былбылы;

2) Мисыр сандугачы;

3) гарәп гөлҗимеше.

8. Багдад патшасы кызыныӊ исеме ничек була?

1) Маһым;

2) Маһруй;

3) Маһитап.

3 нче бүле «Гөл үссә – җирнеӊ күрке,

Кыз үссә – илнеӊ күрке» (третий раздел)

1. Г. Кандалый кайсы өлкәдә туган

1) Самара;

2) Ульяновск;

3) Оренбург.

2. Г. Кандалый иҗат иткән шигырь -

1) «Сәхибҗамалга»;

2) «Бибиҗамалга»;

3)  «Гөлҗамалга»;

3. Ризаэтдин Фәхретдин Татарстанныӊ кайсы районында туа??

1) Әлмәт районы;

2) Бөгелмә районы;

3) Баулы районы.

4. Р. Фәхретдин кайсы журналда баш мөхәррир булып эшли?

1) «Шура»;

2) «Ялт-Йолт»;

3) «Таӊ йолдызы!.

5. Кайсы әсәрне Р. Фәхретдин иҗат иткән?

1) «Төхвәи мәрдән»;

2) «Әсма, яки Гамәл вә җәза»;

3) «Сәйфелмөлек».

6. Г. Тукай кем белән «Яшен» журналын чыгара башлый?

1) Г. Камал;

2) К. Тинчурин;

3) Г. Кариев.

7. Кайсы әсәрне Ф. Әмирхан иҗат итмәгән?

1) «Хәят»;

2) «Татар кызларына»;

3) «Фәтхулла хәзрәт».

8. «Җомга көн, кич белән…» әсәренеӊ авторыкем?

 1) А. Гыйләҗев;

2) Ф. Әмирхан;

3) Г. Тукай.

4 нче бүлек«Бер йөрәктә туган җыр икенче йөрәкне кузгата»

(четвертый раздел)

1. Тематик яктан лирика ничә жанрга бүленә?

1) 4;

2) 5;

3) 6.

2. Р. Зәйдулланыӊ «Буран» шигыре лириканыӊ кайсы жанрына керә?

1) пейзаж лирикасы;

2) күӊел лирикасы;

3)  гражданлык лирикасы.

3. И. Иксанова  - кайсы журнальныӊ баш мөхәррире?

1)  «Түгәрәк уен»;

2)  «Сөембикә»;

3)  «Идел».

4. С. Әхмәтҗанова белеме буенча кем?

1) табиб;

2) укытучы;

3) сатучы.

5.  С. Әхмәтҗанованыӊ «Сүнмәс балкыш» циклы кемгә багышланган?

1) Г. Тукайга;

2) К. Фукска;

3) А. Пушкинга.

6. Кайсы әсәр сәяси лирика төренә керми?

1) С. Рәмиев «Таӊ вакыты»;

2) Г. Тукай «Өмид»;

3) С. Әхмәтҗанова «Татар акылы».

7. М. Шабаевныӊ «Корыган имән» шигыре лириканыӊ кайсы жанрына керә?

1) фәлсәфи лирика;

2) күӊел лирикасы;

3) пейзаж лирикасы.

8. Ф. Җамалетдинованыӊ «Кунак көткән кебек» шигыре лириканыӊ кайсы жанрына керә?

1) фәлсәфи лирика;

2) күӊел лирикасы;

3) пейзаж лирикасы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тест по родному литературе для 6 классов.

Обобщающий тест по произведению С.Сарыг-оола "Шойдак ирейнин Чудукмаа дугайында чугаа". Тест состоит из 8 вопросов. Праивльный ответ выбирается из трех возможных.Данный тест можно провести п...

Родная литература по учебнику Хажина В.И., Вильданова А.Х.

Рабочая программа по родной литературе 6 класс....

Тесты по родной литературе к учебнику А.Р. Мотигуллиной по разделам. 5 класс

Тесты разработаны  по родной литературе к учебнику А.Р. Мотигуллиной по разделам. 5 класс...

Тесты по родной литературе для промежуточной аттестации в 6 классе

Тестовая работа для промежуточной аттестации...