Тиңдәш кисәкләр.Китап.
учебно-методический материал (5 класс)

Гыйлванова Рәмилә Рафаил кызы

Тиңдәш кисәкләр, алар янында тышыш билгеләре. Лексик тема "Китап".

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon kitap_4_kl.ppt905 КБ
Файл kitap.docx14.27 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Юк аягы, юк күзе, Сөйли, өйрәтә үзе. Телгә аннан оста юк, Аннан якын дус та юк.

Слайд 2

. Кулдан кулга йөри ул, Бөтен телдә сөйли ул. Белмәгәне юк аның Көзгесе ул дөньяның.

Слайд 3

. . Бик күп тел белсә дә, Сөйләшми бер телдә дә. Өйрәним, дисәң, өйрәтә, Карышмый беркемгә дә. Ул нәрсә?

Слайд 4

Китап- синең дустың.

Слайд 5

Яшь дусларым! Иртәләрен кояш белән бергә уянып, әти-әниләрегез эшкә җыенганда, сез дә изге сәфәргә кузгаласыз – белем йортына – мәктәбебезгә юл тотасыз. Сезнең дә үз хезмәтегез бар. Ул – белем алу. Көмеш кыңгырау моңлы чыңнарын таратуга, дәрескә кереп утырасыз һәм иң беренче эш итеп кулга китап аласыз.

Слайд 6

Китап – белем чишмәсе. Китап – галим, телсез мөгаллим. Белем алыйм дисәң ничаклы,Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны. Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә. Китапсыз көн – югалткан көн. Китап – ул адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе... Китапны дусны сайлаган кебек сайла. Китап – бакча, андагы язулар- шул бакчаның гөлләре. Күп укысаң, күп белерсең.

Слайд 7

Есть книжка, которую читали все. И ты, и твои папа с мамой , и дедушка, с бабушкой. Эта книжка- азбука. С ней ты идешь в первый класс. Она помогает шагнуть в мир знаний. Без азбуки не сочинишь письмо, не прочтешь вывеску , не напишешь свою фамилию. Первая книга.

Слайд 8

Татар телендә беренче китап Беренче татар китабы 1722нче елда дөнья күрә. Ул гар әп шрифты белән чыккан Петр I манифесты. Ә 1800нче елда Казанда татарча китап басу өчен типография ачарга рөхсәт бирелә. Татар халкы китапка: «Тәгам тән үстерә, китап күңел үстерә»,-дип караган. Хезмәт халкында китап уку, яки укыганны тыңлау традиция булып формалашкан. Ул кышкы озын кичләрдә кич утырган. Монда бала-чага, туган-тумача, күрше-күлән дә кергән. Киросины булган, өе иркенрәк һәм күңеле киңрәк булганнарга җыелган халык. (Ш.Җәләлиев)

Слайд 9

Беренче китаплар нинди булган

Слайд 10

. 2 апрель – Бөтендөнья балалар китабы көне.

Слайд 11

Помните!



Предварительный просмотр:

   

Тема: Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре. Китап.

Максат:Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләренең куелышын ачыклау

Тиңдәш кисәкләрнек телдә куллану, дөрес билгеләрне язуда куллану.

Дәрес барышы:   1.Тиңдәш кисәкләр турында белгәннәрне ачыклау. През. Буенча эшләү.

Китап тарихыннан. Өзекне уку һәм соңгы ике җөмләне анализлау.

Нәтиҗә:    Тиңдәш кисәкләр үзара санау интонаөиясе һәм теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә.

2.  Тыныш билгеләренең куелышын мисаллар ярдәмендә ачыклау. 5-7 слайд.

1. Теркәгечләрдән башка гына бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасында өтер куела:

            Мин торам кырларда, болында, урманда. (Г.Т.)

2. Тиңдәш кисәкләр янында һәм, да, та, яки, яисә, я теркәгечләре кабатланмаса, өтер куелмый:

             Иркәли һәм сөя кояшның яктысы.(Г.Т.)

3. Каршы куючы теркәгечләр белән бәйләнгән тиңңәш кисәкләр арасына өтер куела:

              Син авылга кайттың, ләкин безгә кермәдең.

4. Кабатланып килгән теркәгечләр белән бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына өтер куела:

              Ул инде яза да, укый да, рәсем ясый да белә.

5. Кискен каршы куюны белдергән теркәгечсез тиңдәш кисәкләр арасында сызык куела:

              Йөгерәм, йөгерәм – куып җитә алмыйм.

6. Үз өчендә өтерләр булган җәенке тиңдәш кисәкләр арасында нокталы өтер куела:

              Ул анда җир астыннан бәреп чыккан ямь – яшел хәтфә үләннәргә сокланып йөрде; кыш көне туңып, яз көне терелә башлаган урманның сулыш алуын тыңлады. (Г.К.)

3. Текстны тиңдәш кисәкләр белән тулыландыр, тыныш билгеләренең  куелышын аңлат. 8 слайд.

4. Китап турында мәкуал һәм әйтемнәр. Тәрҗемә эше. Кайсы җөмләдә тиңдәш кисәкләр бар.

5.Әдәбият елы турында мәглумәт.

6. Китапка караган кагыйдәләр чыгыру.

Йомгаклау.

 Өйгә эш:  “Минем яраткан китабым” темасыны инша яып килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый каралык"

Укучыларда китап укуга кызыксыну уятырга мөмкинлек бирәчәк тәрбия сәгате....

"Соңгы китап" - тәрбия чыганагы

Әмирхан Еникинең "Соңгы китап" әсәре буенча доклад...

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча китап укучылар конференциясе.

Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре белән танышу. Ана хакы,кешеләрнең ата-ана алдындагы бурычлары турында фикер алышу. Олыларга , туган туфракка, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт хисләре тәрбиял...

Класс сәгате. Кызыл китап ни сөйли?

Класс сәгате яки экологик кичә өчен сценарий үрнәге....

Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның роле

Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның ролеМәктәптә тәрбия һәм белем бирү эше нигездә китап ярдәмендә тормышка ашырыла.  Шул максаттан укучыларда китап укуга...

Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның роле

укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү, китапка мәхәббәт тәрбияләү....

Китап - акыллы киңәшче.

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен кабатлау дәресе....