"Олегның кәефе нигә юк?"
видеоурок (5 класс)

Тимиркаева Ольга Анатольевна

Предварительный просмотр:

5нче сыйныф. Рус төркеме.

Дәреснең темасы: Олег турындагы текст өстендә эш.

Максат:

Белем бирү максаты (предмет нәтиҗәсе): Өйрәнгән лексиканы  сөйләмдә куллана белүне камилләштерү.

Үстерү максаты (метапредмет нәтиҗәсе): Укучыларның сөйләм байлыгын арттыру, темага карата булган белемнәрен тулыландыру, танып белү активлыгын арттыру,бәйләнешле сөйләмнәрен киңәйтү, балаларда аралашу ихтыяҗын тудыру өстендә эшне дәвам итү.

Тәрбияви максат (шәхескә юнәлдерелгән нәтиҗә): Укучыларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, ярдәмчел булу, олыларга, тирәбездә яшәүчеләргә ихтирам тәрбияләү.

Укытучының планлаштырылган нәтиҗәләре.

Шәхси УУГ:

  • укуга карата кызыксыну хисе;
  • укучы ролен үзләштерү;
  • нәтиҗәләргә анализ һәм үзконтроль;

Метапредмет нәтиҗәләр.

Регулятив УУГ:

  • укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;
  • укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү;

Коммуникатив УУГ

  • иптәшләренең сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;
  • парларда эшли белү;

Танып – белү УУГ:

  • укытучы биргән сорауларга дөрес һәм аңлаешлы җавап бирә, тиешле мәгълүматны таба белү.

Җиһазлау:дәреслек, компьютер, проектор, дәрес темасына ясалган презентация, LearningApps.org программасында ясалган уеннар,

сүзлекләр 

Дәрес барышы

  1. Дәресне оештыру (исәнләшү, укучыларның хәлләрен сорашу)

Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы:- Исәнмесез!

- Хәерле көн!

-Кәефләрегез ничек?

-Укучылар, дәресебезне башлыйбыз, мин сезгә бүгенге дәрестә уңышлар телим!

-Сезнең парталарыгызда болыт рәсеме бар. Шуңа игътибар белән карагыз әле.

C:\Users\1\Desktop\13799784-059a-4fa7-8dfc-c6f49a1facb2.jpg

Нинди сүзләрне таптыгыз? (Олег, уйнады, икеле алды һ.б.)  Димәк, без кем турында укырбыз? Ул нинди малай микән? Сез ничек уйлыйсыз?

Әйдәгез, сары битләргә Олегка сыйфатлар язып карагыз әле.

Дәреслек белән эш.

- Укучылар, 28 нче битне ачыгыз. Хикәя белән танышабыз (укучылар хикәяне укыйлар).

Экранга карагыз әле.

Олегка туры килә яки туры килми?Биремне эшлибез.

Димәк, Олег нишли? (укучылар мисаллар китерәләр)

Тагын тактага карагыз әле.

Җөмләләрне текст тәртибендә урнаштырырга кирәк. Укучылар чиратлап такта янына чыгалар, җөмләләрне дөрес урнаштыралар.

Җөмләләрне кабат укыгыз. Яхшы!

Ситуатив күнегүләрне чишү.

Скажите, что

у Олега нет настроения;

он получил двойку;

у Олега нет настроения, потому что он получил двойку;

Олег играл на улице;

он долго играл на улице;

он долго играл на улице, смотрел телевизор;

Олег получил двойку, потому что долго играл на улице и смотрел телевизор.

Хикәяне сөйлибез (укучылар сөйлиләр).

Сораулар бирегез әле (укучылар үзләре сораулар уйлыйлар, сыйныфташларына  сорауларны бирәләр)

Ә хәзер диалог төзибез (укучылар диалогны төзиләр, парлап сөйлиләр)

Рефлексия.

Сары битне тагын алыгыз әле. Олег нинди малай? (укучылар аңа хас сыйфатларны сайлап укыйлар).

Укытучы сораулары:

Олег нинди малай? Ни өчен?

Олегның кәефе яхшымы? Ни өчен? Ә ул ни өчен икеле алды?

Укучылар нинди булырга тиеш?

Яхшы, укучылар, бүген бик тырышып эшләдегез. Рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрес эшкәртмәсе .Тема: Олегның нигә кәефе юк?

5 нче сыйныф рус төркемендә үткәрелгән туган (татар ) теленнән үткәрелгән  дәрес эшкәртмәсе.Дәреснең темасы "Олегның нигә кәефе юк?...