Сәләтле балалар белән эшне оештыру
материал

Бариева Диляра Тафкиловна

Сәләтле балалар белән эшне оештыру

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sltle_balalar_beln_eshne_oeshtyru._barieva_d.t.docx30.97 КБ

Предварительный просмотр:

Кукмара 3нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе

Сәләтле балалар белән эшне оештыру

Бариева Диләрә Тәфкиловна-

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кешегә бетмәс-төкәнмәс иҗат чыганагы салынган. Менә шул чыганакны ачарга, иреккә чыгарырга, кешегә иҗтимагый тормышта урынын табарга булышырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк.

Л.Н.Толстой.

 

Сәләт – ул кешенең эшчәнлек таләпләренә җавап бирүче һәм шул эшчәнлекнең уңышлы үтәлешенең шарты булып торучы индивидуаль психологик үзенчәлеге.

Психолог В.А.Крутецкий.

 

Иҗади шәхес – милләт һәм Ватан байлыгы.

Ә.З.Рәхимов

Эчтәлек

  1.  Кереш
  2. Төп өлеш
  1. Сәләтле бала нинди була?
  2. Сәләтле балалар белән эшләү алымнары
  3. Баланың сәләтен үстерүдә нигез шартлар

3. Йомгаклау

Кереш

Кешелек дөньясы яңа меңьеллыкка – XXI гасырга аяк басты. Без, татарлар, яңа гасырны кешелек үсешенә зур өлеш керткән халык буларак каршыладык һәм киләчәккә зур ышаныч белән карыйбыз. Шуның өчен дә хәзерге чорда дөньякүләм  мәсьәләләр  хакында фикер йөртерлек шәхес тәрбияләү аеруча әһәмиятле. Төрле телдәге фәнни чыганаклардан мәгълүматлар туплап, үз карашын берничә телдә аңлатып бирә алырлык киләчәк кешесен тәрбияләү төп бурыч булып тора.

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны эзләү, табу һәм тәрбияләү – ил өчен иң мөһим мәсьәлә. Талантлы яшьләр – җәмгыятьнең төп байлыгы. Ә һәр бала  үзенчә талантлы. Заман таләбеннән чыгып эш иткәндә генә бүгенге көн укытучысы уңышка ирешә ала. Әлеге мөһим таләпне истә тотып үз алдыма түбәндәге максатны куйдым.

1. Сәләтле укучыларны ачыклау, аларның иҗади эшчәнлегенә кирәкле шартлар тудырып талантын үстерү.

Бурычлар:

1. Шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып һәр укучыны актив акыл эшчәнлегенә тарту, иҗади сәләтен үстерү.

2. Укыту-тәрбия эшләрен оештырганда заманча укыту технологияләрен, алдынгы укытучыларның эш тәҗрибәләрен өйрәнеп файдалану.

3. Фәннәрнең кешелек практикасындагы әһәмияте турындагы күзаллауны үстереп укучыларны алган белемнәрен тормышта куллана белергә өйрәтү.

   

Төп өлеш

    1. Сәләтле бала нинди була?

Сәләтлелек билгеләре дигәндә, без, иң беренче чиратта, кешедәге акыл үсешенең югары дәрәҗәсен күз алдында тотабыз. Психолог-галим И.Дубровина сәләтле балаларны өч төркемгә, өч категориягә бүлеп карый. Аларның беренчесенә зыялылык сәләте кече яшьтән ачылганнар (вундеркиндлар); икенчесенә аерым фәннәрне бик яхшы үзләштерүчеләр; өченчесенә сәләтлелек билгеләре ачык сизелә торганнар керә. Ә менә психология фәннәре докторы Ю.Гильбух фикеренчә, билгеле яшьтәге аңлылык дәрәҗәсе акыл сәләтен билгеләүгә хезмәт итә. Акыл үсешенең югары темпы – сәләтле балага хас сыйфат. Аңлы, белемгә омтылучан балалар тумыштан сәләтле яисә тиешле тәрбия алу нәтиҗәсендә үзләренең иптәшләреннән камилрәк акылга ия булулары белән аерылып торалар.  Укытучы өйгә биргән эшләр белән генә чикләнмичә, өстәмә әдәбият һәм өстәмә күнегү-биремнәр үтәүче балаларны аеруча сәләтлеләр рәтенә кертергә була. Ә дәреслектәге уку материаллары исә күләме һәм тирәнлеге буенча уртача дәрәҗәдәгеләргә исәпләнелгән. Әгәр дә бала сәләтле булса, ул тәкъдим ителгән мәгълүматларның саны һәм сыйфаты белән генә канәгатьләнергә теләми һәм андыйлар үзләренә югарырак таләпләр куя торган мәктәпләрдә тырышыбрак укырга омтылалар.

Белгечләр исбатлавынча, сәләтле балаларның нәрсәгә сәләтле булулары билгеле бер шартларда ачыклана. Сәләтле булу нәселдәнлеккә генә бәйле түгел, монда баланың тирә-ягындагы кыймммәтләр системасы да зур әһәмияткә ия. Билгеле бер шартлар булдырганда, укучыларның күбесендә теге яки бу сәләтне үстерергә мөмкин.

Бу юнәлештә эшләгәндә, берничә мәсьәләне хәл итәргә кирәк була. Аларның беренчесе – укучыларның белем үсеше дәрәҗәсен бик тиз һәм төгәл билгеләү һәм шуның белән бәйләнешле рәвештә, дәресләрнең тема һәм формаларын планлаштыру вариантларын төгәл фәнни нигезләп сайлап алу, ягъни методиканы төгәл бер төркем, сыйныф яки укучы үзенчәлекләре белән килештерү механизмын булдыру.

Икенчесе – дәрестә дифференциале укытуны фәнни нигездә гамәлгә ашыру, үсеш дәрәҗәләре һәм әзерлекләре төрлечә булган укучыларның тиешле белем алуына ирешү, дәресләрдә нинди алым һәм эш формалары кулланырга кирәклеген билгеләү.

Өченчесе – дәрестә укытучы-укучы дуслыгын тагын да нәтиҗәле итү юлларын табу.

Акыл сәләтен эшкә җигү – шулай ук хәл итәсе мәсьәләләрнең берсе. Бу – туктаусыз алга бару мөмкинлеге тудыру дигән сүз.

Педагоглар, галимнәр, психологлар еш кына кеше акылының бу үзенчәлеген төрлечә фаразлыйлар. Гадәттә, мәктәп программасын үзенең яшьтәшләренә караганда тизрәк hәм тирәнтенрәк үзләштерә торган укучыны сәләтле, дип атыйлар. Ул фактларны, исем, фамилияләрне, сан, кагыйдәләрне җиңелрәк исендә калдыра, яңа теманы тизрәк үзләштерә, мәсьәләләрне тизрәк чишә, хатасыз яза. Әмма сәләтлелек тормыш, көнкүрештә - бертөрле, ә фәндә икенче төрле мәгънә белдерә. Бер өлкәдә, әйтик, музыкага сәләтле бала математиканы бөтенләй белмәскә мөмкин. Сәләтлелекне психиканың хәтер, фикерләү, дикъкать кебек үзенчәлекләре белән бутарга ярамый. Бу сыйфатлар турында гына сүз барса, алар кешегә барлык хәлләрдә дә бертөрле ярдәм итәрләр иде. Кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә дә махсус сәләт кирәк. Укучының сәләте турында aның өлгерешенә карап фикер йөртәләр. Балалар үзара үзләренең белем алу активлыгы белән бер-берсеннән аерылалар: нәкъ менә шундый аерымлык аларның шәхси сыйфатларына караганда өлгерешенә күбрәк тәэсир итә.

2. Сәләтле балалар белән эшләү алымнары

Сәләтле балалар белән эшләгәндә нинди алымнар кулланыла һәм аларның нәтиҗәлелеге нинди?

Терәк схемалар (конспектлар) – үзара нык бәйләнештәге сораулар яки тема буенча кыскача нәтиҗәләр системасы ул. Алар укучыларга теманы аңлату алдыннан өләшенә һәм балалар укытучы сөйләгәннәрдән җавап эзлиләр яки тема нәтиҗәләрен таба баралар. Әлеге конспектларда көчлерәкләр өчен текстлы биремнәр яки өстәмә сораулар бирелә. Мондый укытуның уңай нәтиҗәсе бар. Сәләтле балалар да, уртача белем алучылар да биремнәрне бик теләп үтиләр, сорауларга җавап табалар. Шулай итеп аларның белеме тирәнәя.

Текстлы биремнәр, шулай ук тестлар да киң кулланыла. Укучы үзе дөрес дип санаган җавапның берсен сайлап ала. Сәләтле балаларга катлаулырак, эзләнә торган сораулар яки җаваплар тәкъдим итәргә мөмкин.

Балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле булулары укучыларның бер-берсенең белемен тикшерү, проектларны яклау, дәрес-конференцияләрдә, семинарларда ачык күренә. Мәсәлән, дәрес-семинарларны алыйк. Һәр баланы актив катнаштыру – дәреснең төп таләбе. Алардан өстәмә әдәбият белән җитди мөстәкыйль эш (яңа чыганакларны уку, материалларны чагыштыру, кызыклы мәгълүматлар сайлап алу) таләп ителә.

Мәгариф өлкәсендә эзлекле үзгәрешләр барган хәзерге чорда сыйфатлы  белем бирү зур әһәмияткә ия. Чөнки ул укучыларның интеллектуаль, иҗади, һөнәри үсешен тәэмин итә. Белем сыйфаты һәм көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү тормыш сыйфатын булдыруда хәлиткеч этәргеч көч булып тора.

Сәләтле балалар белән эшләү безнең мәктәп эшчәнлегенең  иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Сәләтле балалар һәр мәктәптә дә бар. Без аларны һәрвакыт игътибар үзәгендә тотабыз һәм аларның бу сыйфатларын тагын да үстерергә тырышабыз. Сәләтле балалар белән эшләүнең төп максаты: һәр укучының сәләтен, иҗади башлангычын үстерү. Мондый укучылар белән эшләгәндә эзләнергә, яңа мөмкинлекләрдән файдаланырга туры килә.

 Шактый еллар инде мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадалар үткәрелә. Аңа әзерлек укытучыдан һәм укучыдан күп көч, түземлелек сорый. Бертуктаусыз эзләнергә, укырга, тел һәм әдәбият яңалыклары белән танышып барырга кирәк була. Олимпиадаларга юл гадәти дәресләрдән башлана.

Олимпиадалар уздыру – укучыларның иҗади һәм танып белү сәләтен активлаштырырга, талантлы балаларны ачыкларга мөмкинлек бирә, белем туплау белән кызыксынуны арттыра. Олимпиадаларга әзерләнгәндә, төрле эш алымнары кулланыла. Укытучы белән укучы арасындагы әңгәмәләр, фикер алышулар, тест биремнәрен үтәү, яңа чыккан фәнни китаплар, методик кулланмалар белән танышып, өйрәнеп бару зур әһәмияткә ия. Дәресләрдә бу укучыларга, темаларны үткән вакытта, өстәмә чыганаклардан файдаланырга, иҗади эзләнергә кушыла.

Фәнни конференцияләргә әзерләнүнең дә укучылар сәләтен үстерүдә зур әһәмияте бар. Бирелгән тема буенча укучы өстәмә чыганаклардан файдаланып әзерләнә. Үзен кызыксындырган сорауларга җавап эзли. Теманы тулысынча ачып бирү өчен, берничә чыганактан файдалана. Үзенең дәлилләрен берничә галимнең фикерләре белән ачыклый. Монда укучының мөстәкыйль фикер йөртүен, эзләнүен, нәтиҗә ясавын ассызыклап үтәргә кирәк.

Укучыларның иҗади сәләтен үстерүдә иҗади дәресләр, иҗади биремле күнегүләр, биремнәр зур роль уйный. Мәсәлән, сочинение язу, шигырь, хикәя, әкиятләр уйлап чыгару укучыларның иҗади фикерләү дәрәҗәләрен үстерә, сүзлек запасын баета, сөйләм телләрен үстерә.

3. Баланың сәләтен үстерүдә нигез шартлар

Хәзерге вакытта сәләтлелекнең ачык билгеләмәсе юк. Сәләт сүзенә аңлатма биргәндә, аны талант сүзенең синонимы итеп карау шактый зур авырлык тудыра. АКШның мәгариф комитеты сәләтлелеккә карата түбәндәге билгеләмәне бастырып чыгарды: сәләтле һәм талантлы балалар дип, тәҗрибәле белгечләр бәясе буенча, бер яки берничә эшчәнлек өлкәсендә югары уңышка ирешүчеләрне атарга мөмкин. Моңарга түбәндәгеләр керә: интеллектуаль (рухи), академик, иҗади, аралашу һәм әйдәп бару, матур әдәбият һәм спорт. Сәләтлелек төшенчәсенең нигезендә интеллектуаль үсеш һәм иҗадилык сәләте ята. Сәләтле балалар күзәтүчән һәм юмор хисләренә бай булулары белән аерылып торалар. Кызыксыну өлкәсендә үз максатларында нык торулары – сәләтле балаларның тагын бер билгеле үзенчәлеге.

Сәләтле балаларны ачыклау, күрсәтү мәктәп тормышында мөһим процесс булып тора. Сәләтлелек шәхеснең үзгәрми торган сыйфаты түгел, шуңа күрә кече яшьтәге диагностика нәтиҗәләре ышанычлы саналмый. Баланың сәләте үсешенең соңгырак этабында да ачыкланырга мөмкин.

Психологлар балаларның сәләтен үстерүдә нигез буларак түбәндәге уңайлы шартлар булдыру кирәклеген аерып күрсәтәләр:

1)     Балада үзбәянең югарылыгы. Димәк, аның үз көченә ышанучанлыгын булдыру.

2)     Гаиләдә һәм мәктәптә тиешенчә уңай психологик климат тудыру.

Соңгы вакытта индивидуаль (шәхси) уку планы турында күп сөйләнә. Сәләтле балаларга буш вакытны күбрәк калдырырга кирәк. Алар мөстәкыйль рәвештә үзләре омтылган дәресләргә вакытны бүләләр. Индивидуаль план сәләтле балага аерым фәннәр буенча программаны аз күләмдә һәм кимрәк нәтиҗәле итеп тә өйрәнергә мөмкинлек бирә.

Сәләтле балалар һәм аларның әти-әниләре белән нәтиҗәле эшләү өчен укытучыга нинди профессиональ сыйфатлар булдырырга кирәк соң?

1.     Баланың сәләтлелек билгесен аның эшчәнлегенең төрле өлкәсендә күрә белү.

2.     Укытуны диагностика нәтиҗәләре белән яраклаштырып алып бару.

3.     Үзенең эшчәнлеген әти-әниләрнең эшчәнлеге белән яраклаштыру.

4.     Әти-әниләргә һәм укучыларга консультацияләр бирә белү.

5.     Профессиональ өлгергәнлек.

6.     Сәләтле балалар белән эшләү өчен теоретик һәм практик хәзерлек.

7.     Эмоциядә тотрыклылык.

8.     Үзанализ бирә белү.

9.     Яхшы күңеллелек, аңлаешлылык, юмор хисенә ия булу.

Сәләтле баланы укыту, мөстәкыйль рәвештә катлаулы материалны аңлый белергә өйрәтү – сәләтле балалар белән эшләүче укытучының старт мәйданчыгы. Сәләтле балалар белән эшләп, без предметны гына укытып калмыйбыз, ә баланы фәнгә алып керәбез. Укучының кызыксынуыннан чыгып, аның иҗади темасы ачыклана. Без аннан мөстәкыйль идеяләр таләп итәбез.

Сәләтле балалар белән эш бик катлаулы һәм беркайчан да бетми торган эш. Ул укытучыдан психология өлкәсендә югары белем таләп итә. Укытучы психологлар, башка фән укытучылары һәм әти-әниләр белән хезмәттәшлек итәргә тиеш.

Сәләтле балалар белән эшләү укытучыдан үз белемен даими күтәреп торуны һәм үз эшенең остасы булуны таләп итә.

Бары тик сәләтле балалар белән эшләгәндә генә, мөгаллим үзе дә күп нәрсәгә өйрәнә, белемен тирәнәйтә. Дәресләрдә информация белемгә, ә белем күнекмәгә әверелә. Укытучы һәм укучыларда үз көченә ышаныч туа, алар үзләрен үзләре туплаган тәҗрибә белән көчле итеп сизәләр. Әгәр дә без җәмгыятьнең алга таба үсүен теләсәк, һәр укучыны, һәр шәхеснең үсешен тәэмин итәргә тиешбез.

Сәләтне үстерү өчен, балаларның фәннәр буенча белемнәрне һәм үзләре алдына куелган бурычларны эзлекле һәм системалы үтәүгә ирешү сорала. Бу юнәлештә эшләгәндә, берничә мәсьәләне хәл итәргә кирәк:

-       укучыларның белемендәге үсеш дәрәҗәсен бик тиз һәм төгәл билгеләү һәм, шуның белән бәйләнешле рәвештә, дәресләрнең тема һәм формаларын планлаштыру вариантларын төгәл, фәнни нигезләп сайлап алу, ягъни методиканы төгәл бер төркем, класс яки укучы үзенчәлекләре белән “килештерү” механизмын булдыру;

-       дәрестә  укытуны фәнни нигездә гамәлгә ашыру, үсеш дәрәҗәләре һәм әзерлекләре төрле булган укучыларның тиешле белем алуына ирешү, дәресләрдә нинди алым һәм эш формалары кулланырга кирәклеген билгеләү;

- дәрестә укытучы – укучы хезмәттәшлеген тагын да нәтиҗәле итү юлларын табу.

Бүгенге җәмгыятькә сәләтле, тирән белемле, эшлекле, талантлы шәхесләр кирәк. Мәгариф өлкәсендәге җитди үзгәрешләр, укыту программаларын сайлап алу мөмкинлеге, фәннәрне тирәнтен өйрәнү балаларның табигый сәләтен үстерүгә, чын мәгънәсендә талантлы шәхесләр тәрбияләүгә юл ачты. Билгеле, укучы фәннәрнең барысын да бертигез дәрәҗәдә үзләштерә алмый. Ләкин төрле фәннәр арасыннан берсе аеруча кызыксынып, яратып өйрәнелә. Балаларның нәрсәгә сәләтле булуларын, кызыксынуын игътибарсыз калдырырга ярамый. Сәләтне үстерү өчен тиешле шартлар булдыру әһәмиятле. Чөнки сәләт бары тик дөрес оештырылган эшчәнлектә генә үсә.

 Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри: "Табигый сәләтлелек ул очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчән булу тора,” – дигән. Чыннан да билгеле бер эш белән җитди һәм эзлекле шөгыльләнгән баланың сәләте тиз ачыла, кызыксынучанлыгы арта.

Йомгаклау

Сәләтле баланың укуга омтылышы, белем алу белән кызыксынуы сүрелүен алга таба төзәтү бик читен. Балачак hәм үсмерчакның hәp чоры теге яки бу белемне җиңелрәк үзләштерүгә көйләнгән. (Мәсәлән, балачакта туган тел hәм чит ил телләре җиңелрәк үзләштерелә.) Билгеле бер яшьтә баланың танып-белү сәләте тиешенчә файдаланылмаса, алга таба aның бу сыйфаты бөтенләй югалырга мөмкин.

Хәзерге заман фәне баланың кече яшьтән үк нәрсәгә сәләтле, hәвәc булуын билгели ала. Балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле, талантлы булуын укытучылар, психолог, социаль педагоглар өйрәнергә hәм алардагы бу сыйфатларны үстерергә ярдәм итәргә тиеш. Талантлы бала һәрвакыт үзенең җәмгыятькә кирәклеген тоеп, алга таба зур эшләр башкара алуына ышанып яшәргә тиеш.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: дәресләрдә кулланылган эш алымнары (карточкалар белән эш, рәсем, картиналар буенча иҗади эшләр, компьютерда эшләү) - барысы да укучыларның сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән. Бары тик сәләтле балалар белән эшләгәндә генә, мөгаллим үзе дә күп нәрсәгә өйрәнә, белемен тирәнәйтә, тәҗрибә туплый. Дәресләрдәге информация –белемгә, ә белем күнекмәгә әверелә. Укытучы һәм укучыларда үз көченә ышаныч туа, алар үзләрен туплаган тәҗрибәләре белән көчле итеп сизәләр. Әгәр дә без җәмгыятьнең алга таба үсүен теләсәк, һәр укучының, һәр шәхеснең үсешен тәэмин итәргә тиешбез.

Сәләтле укучылар белән эш формалары:

• иҗади остаханәләр (мастерская)

• сәләтле укучылар белән группалап эш

• факультативлар

• кызыксынуларына карап түгәрәкләр

• конкурслар

• интеллектуаль марафоннар;

• электив курслар;

• олимпиадаларда катнашу

• индивидуаль план буенча эш

• профиль алды классы белән эш    һ.б.

Сәләтле балалар белән эшләгәндә түбәндәгеләр үтәлергә тиеш:

-        программа материалын баету

-        сәләтле укучыларның хезмәтләрен күрә белү һәм үстерү

-        махсус программа белән эшләү

-        дифферинциаль якын килү, аларга консультацияләр бирү

-        үз һәм сыйныф эшчәнлеген анализлау

-        иҗади эш өчен материал әзерләү

-        укучыларның киеренкелеген киметү

-        төрле типтагы һәм авырлыктагы күнегүләр эшләү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эшнең тәмамлануын белдерүче аналитик фигыльләр

Ф.С.Сафиуллина дәреслеге буенча 7-сыйныфта  рус төркемендә дәрес үткәргәндә  күрсәтмә һәм интерактив тактада эшләү өчен  күнегүләр....

«Базарда» тексты өстендә эшне дәвам итү.

Дәреснең темасы «Базарда» тексты өстендә эшне дәвам итү. Тибы : лексик Һәм грамматик күнекмәләрне камилләштерү.Үткән дәрестә өйрәнгән лексиканы һәм хәзерге заман  фигыльләрне сөйләмдә куллануны ...

Презентация к уроку по теме «Базарда» тексты өстендә эшне дәвам итү.

На презентации использованы материалы для урока, представлены картины овощей и фруктов, задания по теме урока....

Доклад. Әдәбият дәресләрендә иҗади эшне оештыру.

Доклад. Әдәбият дәресләрендә иҗади эшне оештыру....

Эссе "Тиңләп булмый Сезнең эшне башка белән"

Тиңләп булмый Сезнең эшне башка белән....

Татар теленнән сыйныфтан тыш эшне оештыру тәҗрибәсеннән (рус телендә).

Татар теленнән сыйныфтан тыш эшләрне оештыру системасы....

Сәләтле балалар белән эш, мәктәптә фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру

Бүгенге көндә безнең төп бурычыбыз – баланың табигатьтән бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес буларак тәрбияләү....