Доклад. Әдәбият дәресләрендә иҗади эшне оештыру.
методическая разработка на тему

Шайхулова Гульназ Фаязовна

Доклад. Әдәбият дәресләрендә иҗади эшне оештыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dbiyat_dreslrend_izhadi_eshne_oeshtyru.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт муниципаль районы

                       Доклад

Әдәбият

дәресләрендә

иҗади эшне

оештыру.

Әзерләде:

Яңа Кәшер санатор

интернат-мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Гөлназ Фаяз кызы

Шайхулова

2010

Әдәбият дәресләрендә иҗади эшне оештыру.

     Яшь буынны гүзәл, эчке һәм тышкы яктан матур, гармонияле, бай рухлы кеше итеп тәрбияләү - әдәбият укытучысының төп бурычы. Һәр укучы хис-омтылышларын, үз фикерләрен логик эзлекле әйтә белергә тиеш. Укучы җирдәге гап-гади матурлыкны да, ямьсезлекне дә, кешеләр-

дәге уңай һәм тискәре сыйфатларны да күңел күзе белән күрергә, аңа бәя бирә белергә тиеш.

     Мин үземнең дәресләремдә телебезнең матурлыгын, байлылыгын, аһәңлелеген ачып бирергә тырышам. Үз эшемдә төрле алымнар, эш формалары кулланам. Беренче карашка авыр булып тоелган бирем дә үзенең яңалыгы, гадәти булмавы белән укучыларны үзенә җәлеп итә торган булсын.

    Уку-укыту методлары системасында укучыларны әдәбияттан иҗади тикшеренү сочинениелары язарга өйрәтү аерым урын тота. Сочинение, җиренә җиткерелеп эшләнсә, укучыларның фикерләү сәләтен үстерүдә гаять зур роль уйный ала. Ләкин күп кенә очракта сочинениеләр еш кына тиешле әзерлексез, материал тупланмыйча, ике сәгать эчендә генә язды -рыла. Нәтиҗәдә сочинение урынына изложение яки, гомумән, бик тә тү-бән сыйфатлы, яки максатка ярашсыз фикерләр җыелмасы килеп чыга.

     Билгеле булганча, балаларның хис-кичерешләренә йогынты ясау җи-

ңел түгел. Ул тирән уйланылып, эзлекле оештырылганда гына хәл ителә ала.Шуңа күрә мин укучыларның сөйләм телен үстерүгә зур әһәмият би-

рәм. Иң беренче бурычым – балаларны сөйләргә өйрәтү. Укучы гап-гади нәрсәләрне дә аһәңле, матур итеп сөйли белергә тиеш. Тыңлаучылар аның сөйләменнән ләззәт алырлык, язмаларын укып куанырлык булсын.

     Безнең санатор интернат- мәктәпкә укучылар 9 районнан киләләр. Чит-

тән килгән балада сагыну хисе көчле була, шуны истә тотып мин дәрес -ләремне милли-төбәк компонентларына бәйләп алып барам. Аларда туган якларына, танылган якташларына һ. б карата соклану, ярату, алар белән горурлана белү сыйфатлары тәрбиялим. Менә шулай эшләгәндә балалар инде иҗади эшкә тотынырга берникадәр әзер булалар.  Гап-гади теманы алыйк, туган авыл темасына сочинение язу. Сочинение язарга кушканчы

дәрес-сөйләшү уздырсаң, күп мәртәбә отышлы булачак. Мондый дәрес -ләрне укучылар белән бергәләшеп план төзеп, бирелгән теманы ачу өчен,

план буенча сөйләшү алып барыла.  

     Сөйләшүләр барышында видеоязмалар куллану, музыка, җыр тыңлау дәрескә җанлылык кертеп җибәрә. Авыл табигате, урманнары, чишмәләре

төшерелгән видеоязма күрсәтү- гади авыл гына түгел, ә искиткеч матур туган авыл турында җанлы сөйләшү тудыра һәм ул кәгазьдә матур иҗади эш булып килеп чыга.

    Балаларны бер районнан булганнарын бер төркемгә җыеп, икенчеләрне икенче төркемгә җыеп үз районнары турында материаллар тупларга ку-

шам. Әлеге төркемнәр үз чиратларында тагын кечерәк төркемнәргә бүле –неп,бер ишләре газета-журналлардан җыелган, матур әдәбияттан алынган

материаллар белән эшлиләр, икенчеләре компьютердан үз район, шәһәр-    ләре турында материаллар җыя. Шулай эшләгәннән соң, төркемнәр бары -сын бергә туплап, компьютерда слайдлар ясый алалар.      

   Менә шушы эшләрдән соң, сочинениеләр нигезендә, стенгазета өчен ту-

ган якка багышланган кечкенә хикәяләр конкурсы уздырам. Уңышлы чык каннарын стенгазетага урнаштырабыз. Гомумән, төрле темаларга кечкенә

хикәяләр яздыруны мин эш тәҗрибәмдә күп кулланам. Мәсәлән: “Минем

әнием”, “Безнең мәктәп”, “ Минем яраткан шөгылем” һ. б. лар.

    Шигырьләр өйрәнгәндә һәрвакыт араларында шигырь язучылар юкмы дип кызыксынам. Әгәр дә сәләтле бала бар икән, бу очракта баланың әлеге иҗади сәләте ачылуга ярдәм итәм, юнәлешләр бирәм, шигырь язу серләренә төшендерәм. Күп дәресләремдә сәламләүне мин үзем иҗат иткән шигырь юллары белән башлыйм. Бу диалог рәвешендә бара, мин укучылар белән шигъри юллар әйтеп исәнләшәм, алар миңа шигъри юл- лар белән җавап кайтара. Мәсәлән:

Укытучы.

Исәнмесез, укучылар

Килдегезме дәрескә,

Уен, көлке эшләрегез

Калдымы тәнәфестә?

Укучылар:

Кыңгырауны ишеттек тә

Ашыктык без дәрескә

Җиңнәребезне сызганып

Тотынабыз зур эшкә.

  Дәрестә куллану өчен  үзләренә дә шушындый шигырьләр уйларга тәкъдим итәм. Укучыларның бу эшләрен дә бергәләп эшкәртеп, дәресләребездә куллана башлыйбыз.

      Проза әсәрләрен өйрәнгәндә әдәби әсәрләр буенча рәсемнәр ясарга кушам. Әлеге рәсемнәр аша алар, әсәргә карата туган хис-кичерешләрен

чагылдыра белергә тиешләр. Мәсәлән, Ф. Әмирханның “Хәят” әсәрен үткәндә: “Әсәрнең төп персонажы Хәят ни өчен алсу күлмәктән?- дигән сорау куям. Менә бу алсу күлмәк Хәятнең җитлеккәнлеген, аңа инде кияүгә чыгарга вакыт җиткәнлеген белдерә. Менә шушы рәвештә яса-

ган рәсемнәрне күрсәтә-күрсәтә укучы эчтәлекне сөйләргә тиеш. Ни өчен ул теге яки бу образны ясаганда әлеге буяуларны кулланган, бу буяулар аша ул аларның кайсы сыйфатларын ачарга теләгән, менә шушыларны бәян итә-итә укучым сөйли алса, мин үземнең дәресемнән канәгать калачакмын.

     Әнә шундый эшләр оештырылганда, укучыларга иҗади эшләрне эшләү авыр йөк булмас. Алар аны коры, гомуми җөмләләр белән түгел, ә җанлы

тел, кайнар хисләр белән иҗат шатлыгы кичереп язарлар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәбият дәресләрендә белем һәм тәрбия берлеге

научная статья, опубликованная в сборнике Министерства Образования...

Доклад по татарской литературе на тему "Әдәбият дәресләрендә А.Г.Яхин методикасын куллану"

Статью можно использовать в преподавании татарской литературы...

Әдәбият дәресләрендә иҗадилыкны үстерү.

Әдәбият дәресләрендә  иҗади эшләр үткәрү....

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә тестлар

Лексикология бүлеге буенча белемнәрне тикшерү....

Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга к...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә эзләнү-тикшеренү эшен оештыру

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә эзләнү-тикшеренү эшен оештыру күнекмәләре күрсәтелгән. Тема, максат, төп бурычлар һәм җиңел ысуллар ......

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү...